Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә гаилә һәм балалар бакчасының үзара мөнәсәбәте

№ 130

Наилә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 377нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Халкыбызның гыйбрәт тулы тарихында әхлак, әдәп, инсафлылык төшенчәләре – үзе бер дөнья. Бу дөньяның «өйалды»на гына аяк бассаң да, офыкларының үтә биеклегенә, мохитнең гажәеп хушлыгына хәйран каласың. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар күрсәткәнчә, ата-бабаларыбыз адәмне Кеше иткән әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гасырлар дәвамында бай тәҗрибә туплаганнар. Һәм туплап кына калмаганнар. Җиһанны, кеше табигатен танып белү, милли аң, милли горурлык, иҗтимагый-икътисади яшәешкә багланыш кебек рухи кыйммәтләрне фәлсәфи дәрәҗәгә күтәрүгә ирешкәннәр. Һәм боларның һәммәсен дин, Ислам, шәригать калыбына салып, бөтен бер тәгълимат хасил иткәннәр. Шул ук вакытта гомумкешелек тәҗрибәсеннән дә йөз чөермәгәннәр, аның иң тормышчан үрнәкләреннән иҗади файдалану юлын сайлаганнар.

Өлкән буыннар тәҗрибәсе сакланырга һәм баетылырга, гаилә шул нигездә корылырга тиеш. Менә шуның өчен без балаларны халыкның гореф- гадәтләрен, милли уеннарын, жырларын, әйтем-мәкальләрен һәм табышмакларын файдаланып тәрбияләргә тиеш. Әлбәттә, халык авыз иҗатын да искә алып. Чөнки ул – акыл һәм гүзәллек чыганагы, эстетик, әхлакый, хезмәт һәм физик тәрбия чарасы да.

Элек-электән балалар гаиләнең төп билгесе булып саналган. Аның төп вазифасы – кеше нәселен дәвам иттерү, буыннар элемтәсен югалтмау. Моны кешеләр һәрвакыт яхшы аңлаган. Гаилә кешеләр аңына гаять зур әхлакый хәзинә булып кереп урнашсын өчен, бик күп эшләргә кирәк. Бала белән дә, бакча, мәктәп белән дә…

Гаилә – бала үсеше өчен табигый мохит. Шәхес буларак, сабый әти-әнисе йогынтысында формалаша башлый. Бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Бала күп вакытын өйдә әти-әнисе янында үткәрә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленә сендереп бара. Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Гаиләдә баланы, дәрес өйрәткән кебек, каршына утырып, озаклап үгет- нәсихәт бирүчеләр сирәктер. Барысы да эш арасында бара. Мисаллар да кул астында гына. Болай үтемлерәк тә була кебек. Балалар бик күзәтүчән, тиз үзләштерүчән, әмма тиз онытучан булалар. Кат-кат әйтергә, игътибарга өйрәтергә кирәк чаклар да була. Җанлы мисаллар белән күрсәтеп я әйтеп биргәндә күңелдә ныграк саклана. Әдәплелек гыйлеме – һич өйрәнеп бетмәслек бер дөньядыр ул. Зыялы кеше тышкы кыяфәте белән үк үзенә тартып тора. Дөресрәге, аның итагатьле мөгамәләсе, әдәпле карашы әсир итә.

Балалар бакчасы исә мәрхәмәтлелек һәм фидакарьлек, кешеләрне ярату һәм намуслылык идеалларын яклауны дәвам иттерә. Аның әхлакый программасы модага ияреп үзгәрә алмый. Балалар бакчасы гомер-гомергә рухи хәзинә туплый килә һәм ул кыйммәтле байлыкны яңа буыннарга тапшыра бара. Гаиләнең әхлакый саулыгы һәм яхшы яшәве – җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге һәм ныклыгы нигезе дигән кире кагылгысыз хакыйкать тә тормыш тәҗрибәсе җимеше.

Кечкенәләрне үз-үзләрен әдәпле тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренә өйрәтү бала туган көннән үк башлана. Гаиләдә нигез итеп алынган күнекмәләр балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә.

Әдәплелек кагыйдәләре бала иртән торганнан, йокларга ятканчы гел-гел кабатланып тора, ялгышлар вакытында төзәтелә. Ләкин бу кагыйдәләр аларның гадәтенә, ихтыяҗына әйләнсен өчен атнага бер әдәплелек дәресе үткәрү унай нәтиҗә бирә.

Балалар белән дәресләрне әңгәмә рәвешендә үткәрергә мөмкин. Тик бу әңгәмәләрнең җанлы, балаларның актив катнашында алып барылуы шарт. Бу дәресләрдә халык педагогикасы алымнары, тәрбия чаралары кулланыла. Халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән мәкальләр, табышмаклар, сынамышлар, әкиятләр кулланыла. Шулай ук халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре дә бик күңелле уза. Бу,әлбәттә, балаларга тәрбия бирү эшенә уңай йогынты гына ясаячак.