Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ана теленә өйрәткәндә, ТРИЗ алымнарын кулланып, әкиятләр аша аларның иҗади сәләтләрен үстерү

№ 173

Гөлинә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Мөсфирә НУРГАЛИЕВА,

Казандагы 366 нчы балалар бакчасынын югары квалификация категорияле татар теле  тәрбиячеләре

Әкиятләр- балаларны халкыбызның рухи мәдәниятен өйрәнүгә  алып керүче иң отышлы чыганаклардан санала. Алар ярдәмендә халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, кош-корт һәм хайваннар тормышы,табигате, әйләнә-тирә дөньясы, тылсымлы әкият геройлары белән таныштырып, балаларның күзаллауларын баетуга юл ачыла.

Билгеле булганча, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кече яшьтәге балаларны эчтәлеге ягыннан катлаулы булмаган, кыска күләмле, аларга аңлаешлы әкиятләр белән таныштырабыз.

Ә менә 5 – 7 яшьлек баланың әкиятнең я башын, я булмаса ахырын уйлап табып, төрле үзгәртү, борылыш аша әкият дөньясына омтылуы беренче иҗат башлангычы дисәк, һич тә ялгыш булмас.

Беренче эш итеп, гадәттәгечә әкият текстын укып, төп эчтәлеге белән танышабыз, андагы вакыйгалар, катнашучылар турында фикер алышабыз, эш-гамәлләргә бәя бирәбез. Гомумән, традицион гадәти эш алып барыла.

Бу эшнең икенче этабы һәм төп максаты – балаларны әкиятне тыңлаучы ролендә генә калдырмыйча, гадәти булмаган эчтәлектә сөйләү рәвешен төрләндереп, ахырын үзгәртү, ишетмәгән ситуацияләр өстәү, берничә сюжетны берләштереп сөйләргә өйрәтү. Шул чакта гына, балалар эшчәнлекнең үзәге булып тора. Һәр бала, әкиятне үзенчә фикерләп күзаллый һәм үзгәртә ала. Гадәти булмаган шушы алым балага әкияттә  булган вакыйгаларны, катнашучы геройларда булган уңай һәм тискәре сыйфатларны ачыкларга яисә яңа ситуация тудырырга, шул ук вакытта геройга үзгәрергә дә ярдәм итә ала. Бу очракта яхшылык җиңә, ә начарлык йомшак кына итеп тәнкыйтьләнә. Моннан балада ситуацияне яхшы юл белән үзгәртеп була дигән фикер дә формалаша.

Инде әкиятләр белән гадәти булмаган эшне оештыру ысулларына тукталыйк.

1. Проблемалы ситуацияләр методы.

2. Модельләштерү методы.

3. Каршылыкларны чишү методы.

4. «Ком мәйданчыгы» методы.

5. Эмпатия (театральләштерелгән уен) методы.

Хәзер саналган методлар белән якыннан танышып узыйк:

Проблемалы ситуацияләр методы – балаларның иҗади күзаллауларын үстерергә теге яки бу проблеманы чишү юлларын табарга өйрәтә.

«Әгәр болай булса,нәрсә булыр иде»

А.Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте өстендәге эш барышын карап узыйк. Әкиятнең эчтәлеге белән тулысынча танышкач, проблемалы ситуация тудырабыз. Мәсәлән,

– Әгәр Хуҗаны эзләргә Үрдәкне җибәрмәгән булсак, нәрсә булыр иде?

– Казны җибәргән булсак,  әкият ничек үзгәрер иде?

– Әгәр Үрдәкне җибәреп тә серне берәүгә дә сөйләмичә, Хуҗаны эзләп тапса, нәрсә булыр иде?

– Әгәр Үрдәк Керпенең киңәшен истә тотып, башкаларга серне сөйләмәсә, ничек булыр иде?

«Әгәр болай булса, нәрсә булыр иде?»

«Шүрәле» әкияте мисалында карап китик:

1. Әгәр Шүрәленең бармагы кысылмаса, әкият ничек үзгәрер иде? (Я булмаса, Былтыр Шүрәлене үзе үк бәладән коткарыр иде.)

2. Әгәр Былтырның балтасы төшеп калса, әкият ничек үзгәрер иде?

3. Әгәр Былтыр белән Шүрәле очрашмаган булса, әкият ничек үзгәрер иде?

4. Әгәр Былтыр каршына Аю чыккан булса, нәрсә булыр иде?

Модельләштерү методы

Бу очракта балаларга таныш әкият геройлары «модельләшеп», төрле геометрик фигураларга яшеренә, аларның формасына һәм төсенә карап, кайсы образ икәнлегенә төшенәсең. Бу методны уртанчылар төркеменнән башлап кулланырга да була.

Бу юнәлеш өстендә эшләгәндә, тәрбияче  әкренләп балаларны конкерт образлардан абстракт образга күчерә бара. Әкият нигезендә санамыш, саннар  ярдәмендә кечкенә мәсьәләләр дә төзеп була.

Әйдәгез, «Шалкан» әкиятен алыйк. Шалкан     , … , ә геройларны төрле үлчәмдәге турыпочмаклар белән билгелибез.Тәрбияче сөйли бара, ә балалар өстәлдә турыпочмакларны тезә баралар. Аннан шушы модельгә карап, балалар әкиятнең эчтәлеген сөйлиләр, геометрик фигуралар әкиятнең эчтәлеген балаларның үзләренә сөйләү өчен терәк модель булып тора. «Шалкан» әкиятендәге персонажларны үлчәме буенча билгелибез.

Ә менә «Теремкәй» әкиятен өйрәнгәндә формасы берүк, үлчәме һәм төсләре төрле булган модель кулланып була. Эш азрак катлаулана һәм төсләр төрлелегенә игьтибар бирелә. «Шалкан» әкияте сыман тәрбияче сөйли, ә балалар өстәлдә түгәрәкләрне тезә. Аннан тезелгән түгәрәк модельләр ярдәмендә эчтәлекне үзләре сөйлиләр.

Башка эчтәлектәге әкиятләр белән дә эшне төрләндереп оештырырга мөмкин. Мәсәлән, «Әкиятнең ахырын уйла» соравы белән мөрәҗәгать итәбез.

1. «Шалкан» әкиятен карыйк.

«Шалканны тартып чыгаргач, әкиятне ничек дәвам итеп була? (Сез ничек уйлыйсыз?) Әкиятнең ахыры уңышлы тәмамлансын өчен ничек үзгәртеп була?» дигән сораулар бирергә мөмкин.

2. «Сертотмас үрдәк» . (Сез ничек уйлыйсыз?)

3. «Бүре һәм кәҗә бәтиләре» әкиятен карыйк.

Бирем. Әгәр бер кәҗә бәтие әнисе белән китсә, ике кәҗә бәтие алар артыннан барса, ә ике кәҗә бәтие су коенырга киткән булсалар, өйдә ничә кәҗә калыр иде?

4. «Шүрәле» әкияте өчен бирем. Әгәр Шүрәленең бармагы кысылмаса, аның белән  ничә Шүрәле дус булып уйнар иде?

5. «Ике кыз» әкияте өчен бирем (әни, әти, 2 кыз, куян, төлке, бүре, аю, сандугач).

– Әгәр олы кыз үзен яхшы яктан күрсәтсә, аңа ничә җәнлек булышыр иде?

Каршылыкларны чишү методы

Әлеге метод әйберләрнең, күренешләрнең охшаш һәм аермалы  якларын табарга өйрәтә. Зурлар төркемендә өйрәнелә торган «Куркак юлдаш» әкиятен алыйк (2 кеше, аю).

Охшаш яклары:

– Ике иптәш урман аша уза.

– Икесенә дә аю очрый.

– Икесе дә аюдан шүрли.

Аермалы ягы: берсе куркып, агач башына менеп китә, иптәшен бәладә ташлап калдыра; икенчесе үлгән булып җиргә сузылып ята.

Моннан балалар белән нәтиҗә  чыгарабыз: «Дустың үзеңнән яхшырак булсын». (Иң матур сүз, 110 нчы бит)

«Ике кыз» әкиятен алыйк (куян, төлке, бүре, аю, сандугач, 2 кыз, әти, әни).

Охшаш яклары:

– ике кыз да бер өйдә яши;

– урманга килгәч, икесенә дә бер үк төрле җәнлекләр очрый;

– икесенә дә бер үк сорау, гозер белән мөрәҗәгать итәләр.

Аермалы яклары:

– олысы усал, ялкау;

– кече кыз уңган, булган, тырыш;

– очраган ситуацияне икесе ике төрле кабул итә.

Бу әкияттән «Яхшылыкка – яхшылык» дигән мәкальне өйрәнәбез.

Хәйдәрнең «Керпе туны» әкияте белән таныштырганда да шушы методны кулланырга мөмкин.

Предметларны чагыштыра белергә өйрәнүгә уңышлы мисаллар китереп карыйк. «Керпенең туны нәрсәне хәтерләтә? Нәрсәгә ошаган?» дигән сорауга сез нинди чагыштырулар  китерерсез икән?

Балалар мондый җаваплар бирде:

– Нарат, чыршы энәсенә;

– тегә торган энәгә;

– гөлҗимеш куагындагы энәгә4

– безгә;

– кыяр кабыгындагы чәнечкеләргә.

«Ә нинди аермалыклар табып була соң? Уйлап карыйк әле» дигән сорауга мондыйрак җаваплар алынды:

– Керпенең туны энәле, ә калганнарныкы йомшак;

– энәләр кыска, ә йон озын.

«Ком мәйданчыгы»

Бу очракта балалар әкият персонажларын куллары белән тотып, ком буенча хәрәкәтләндереп, төрле кызык мисаллар уйлап чыгарып сөйлиләр, шулай кечкенә иҗади шәхесләргә әвереләләр. Бу метод әкиятне аңларга һәм озаграк хәтердә калдырырга мөмкинлек бирә. Ком табигый материал буларак, уен өчен балаларга тагын да кызыклы бит әле. Кайсы баланың ком белән уйныйсы килмәс? Башта әкиятне бергәләп укып, аңлашабыз. Һәр катнашучының эш-гамәле хакында сөйләшәбез. Аннан үзләре ком эчендәге уенчыклар белән уйныйлар. Эчтәлегенә төшенгәч кенә, балаларны җанландыру өчен сораулар бирелә. Бу методны ачыклау өчен А.Алишның «Бикбатыр белән Биккуркак» (Иң матур сүз. 79 нчы бит) әкиятен карап узыйк. (Куян, песи, тычкан, эт.) Балаларга мондыйрак сораулар бирелә:

1. Ничек итеп куянны курыкмаска өйрәтеп була дип уйлыйсыз?

2. Сез песи урынында булсагыз, үзегезне ничек тотар идегез?

Балалар төрлечә җавап бирә:

– Песи урынында булсам, мин дә дустыма булышыр идем.

– Сез куян урынында булсагыз, үзегезне ничек тотар идегез?

– Мин дә куркыр идем.

– Мин курыкмас идем.

– Спорт белән шөгыльләнсен.

–  Песи кебек сөт эчеп, хәл җыйсын.

– Ул кечкенә әле, зур үскәч, курыкмас.

Эмпатия методы, исеменнән аңлашылганча, балага әкият геройлары образына керергә ярдәм итә. Шушы методларны кулланып, әкиятләр өстендә эшләгәннән соң, театраль уенга күчәргә мөмкин. Алар үзләренә кирәк атрибутларны сайлап, өйрәнгән әкияти образларны гәүдәләндерәләр.

– Әйдәгез, «Кем нәрсә ярата?» дигән татар халык әкиятен сезнең белән дә уйнап карыйк. (Әкият «Алар бәхәсләшәләр икән әле – һаман килешә алганнары юк», дип тәмамлана.)

Тәрбияче. Балалар, ә бу дуслар бәхәстә булмаса, үзләрен ничек тотарлар иде  дип уйлыйсыз?

Балалардан мондыйрак җаваплар алынды:

– Алар, берсен-берсе уздырып, үзләре нәрсә яратканны сөйләмәсләр иде.

– Һәркем үзенчә яшәр иде.

Тәрбияче. Әгәр бу дуслар уртак фикергә килгән булсалар, әкият ничек тәмамланыр иде?

Җаваплар:

– Бергәләп түгәрәктә җырларлар иде:

Сөяк тәмле, сөт тәмле,

Әйе шул, әйе шул.

Ярма, кәбестә тәмле,

Ярма, кәбестә тәмле.

– Утырып, чәй эчәрләр иде.

– Урамга тау шуарга чыгарлар иде.

–Яраткан ризыклары белән бер-берсен сыйларлар иде.

Тәрбияче. Ә сез ничек уйлыйсыз? (песи – сөт, эт – сөяк, әтәч –солы, кәҗә – кәбестә)

Чыннан да, балаларның сөйләм телен үстерүдә һәм аны камилләштерүдә, иҗади фикерләвен баетуда, уңай сыйфатларны тәрбияләүдә әкиятләрнең роле әйтеп бетергесез. Без кулланган алымнар балаларны шәхес буларак та тәрбияләргә булыша һәм үз фикерен урынлы дәлилли белергә өйрәтә. Иҗади фикер йөртергә өйрәнүче кечкенә дусларыбыз тормыш мәктәбен менә шулай башлыйлар.