Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләүдә заманча технологияләр куллану буенча педагогик коллектив белән эш оештыру

№45

Альбина ЗАРИПОВА,

Казандагы 272 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

Әхлакый-патриотик тәрбия бирү – ул Ватанга карата мәхәббәт, аның тарихы, мәдәнияте, табигате һәм казанышлары белән актив кызыксыну. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга горурлану хисе һәм халыкны хөрмәт итә белүне формалаштырырга кирәк.

Психологлар раславынча, үстерү һәм формалаштыру акрынлап туплау һәм эмоциональ үзләштерү процессында башкарыла. Әлбәттә, бу эш тәрбияченең нинди алымнар куллануыннан, эшне ничек оештыруыннан тора.

Әхлакый-патриотик тәрбия бирү максатларына ирешер өчен, тәрбиячеләрнең һөнәри хәбәрдарлыгын даими арттыру кирәк. Хәзерге вакытта һөнәри хәбәрдарлык тәрбия, белем бирү өчен бер шарт булып тора. Һөнәри компетентлыкны арттыру өчен, заманча алымнар булып методик эш тора. Шуннан чыгып, методик эшнең төп бурычы – тәрбияченең иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен, белем бирү тирәлеген булдыру. Методик эшнең эчтәлеге турыдан-туры аның формалары белән бәйле. Практика күрсәткәнчә, методик эшнең иң нәтиҗәле түбәндәге формалары булып чыкты.

Консультацияләр. Педагоглар өчен патриотик тәрбия турында консультацияләр циклы: «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый тәрбия бирү үзенчәлекләре»; «Гаилә – әхлакый тәрбия бирү буенча беренче баскыч», «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны дәүләт символикасы белән танышуның хокукый нигезләре» һ.б. Аларның темалары тәрбиячеләрнең таләпләре буенча сайлана.

Укыту семинарлары. Методик эшнең нәтиҗәле формасы – укыту семинары. Семинарларны үткәрү шарты – барлык тәрбиячеләрнең катнашуы. Семинар алдыннан һәркемгә педагогик сәләтен, педагогик фикерләүне, аралашучанлыкны үстерер өчен, биремнәр тәкъдим ителә. Семинар дәресләр әхлакый-патриотик тәрбия проблемаларын тирән танышырга, алымнары һәм ысулларын үзләштерергә тәкъдим итә.

Семинар-практикумнар. Белем бирү сыйфатын күтәрү һәм үстерү максаты буенча семинар-практикумнар үткәрергә мөмкин. Чөнки алар тар юнәлешкә ия. Темалар тәрбиячеләрнең таләпләре нигезендә сайлана.  Нәтиҗәдә тематик күргәзмә ясала, һәм һәр педагог үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтә.

Смотр-конкурс. Педагогларның активлыгын стимуллаштыру өчен, смотр-конкурслар үткәрергә мөмкин. Смотр-конкурс – педагогларның профессиональ белемнәрен, күнекмәләрен, педагогик эрудиция мөмкинлеген тикшерү ысулы.

Иҗади төркем. Иҗади төркем утырышларын үткәрү формалары төрле: эшлекле уеннар, коллектив-иҗади эшчәнлеге (педагогик процессның планлаштыру сорауларына фикер алышу мөмкинлеген бирә). Әлеге эш кысаларында тәҗрибә уртаклашу башкарыла. Иҗади төркем һәр педагогның эшен активлаштыра, берләштерә һәм әхлакый-патриотик тәрбия бирү процессын камилләштерә.

Һәрбер педагог, әхлакый-патриотик тәрбия бирү процессында тәрбияләнүче ихтыяҗын һәм ата-аналар сорауларын исәпкә алып, югары дәрәҗәдә тормышка ашырырга мөмкин. Шул рәвешле һөнәри эшчәнлекне методик яктан ияртү педагогик осталыкны һәм иҗади потенциалны үстерергә мөмкинлек бирә.