Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүдә әти-әниләр белән эшләү үзенчәлекләре

№ 91

Гөлнур МОСТАФИНА,

 Казандагы Ш. Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясе тәрбиячесе

         Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик  тәрбия бирүдә әти-әниләр белән эшләү – балалар бакчасы эшенең бер өлеше булып тора. Гаиләгә таянып, бергәләп эшләү нәтиҗәсендә генә без мөһим мәсьәләләрне чишә, экологик яктан белемле, XXI гасырда яши торган кешене тәрбияли алабыз.

Хәзерге заман проблемаларының берсе – экологик проблема, шуның өчен без экологик тәрбиягә зур игътибар бирергә тиешбез. Ни өчен бүгенге көндә бу проблема бик актуаль? Сәбәбе–табигатьтәге иң акыллы җан ияләре – кешеләр эшчәнлегендә, экологик яктан караганда дөрес булмаган, табигый гармониянең җимерелүенә китерә торган эшчәнлектә күренә.

            Без барыбыз да тумышыбыз белән балачактан. Табигатькә китергән яки китерүче кешеләрнең дә һәрберсе кайчандыр балалар булганнар. Нәкъ менә шуның өчен экологик тәрбияне балалар бакчасыннан, кечкенәдән башларга кирәк. Безнең бурычыбыз – әти-әниләргә балаларда экологик культура күнекмәләрен тәрбияләүнең зурлыгын күрсәтү. Ә экологик культура нәрсәдән гыйбарәт?

            Экологик культура – төпле белемнәр, практик күнекмәләр, эстетик кичерешләр, уңай эмоцианаль мөнәсәбәт һәм табигый тирәлектә балаларның үз-үзләрен тотышы (табигатькә карата кызыксыну,ярату,һәм ярдәм итү теләге,аның матурлыгын күрә һәм соклана белү сыйфатлары.)

                 Балаларга экологик тәрбия бирү барышында әти-әниләр белән эшнең традицион төрләрен (әти-әниләр җыелышлары, консультацияләр, әңгәмәләр, конференцияләр) һәм шулай ук традицион булмаган төрләрен (эшлекле уеннар, педагогик хезмәт күрсәтү бюрасы, туры элемтә, түгәрәк өстәл, дискуссияләр) куллану уңай  нәтиҗәләр бирә. Ләкин бу төрләрнең барысы да педагогик хезмәттәшлеккә нигезләнгән булырга тиеш. Эш ике юнәлештә алып барыла:

—         педагог – әти – әни

—         педагог – бала – әти- әни.

Эшне башлап җибәрер алдыннан кем белән эшләргә кирәклеген аңларга кирәк.Монда әти-әниләрнең белем дәрәҗәсе, гаиләнең психологик халәте – микроклиматы күздә тотыла.Димәк эшне дифференцияләштерү, әти-әниләрне төркемнәргә бүлеп эшләү нәтиҗәле.Эшебездә шәхси якын килүнең мөҺимлеге түбәндәгеләрдән  күренә:

      Күп кешеләр белән эшләүнең традицион төрләре куелган максатка  ирешүгә китереп җиткерми. Әти-әниләр белән аралашуның теге-яки бу төрен сайлап алу вакытында кайбер нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк. Әти-әниләр,педагог күрсәтмәләрен көтеп кенә түгел, ә үзләре, мөһим проблемаларны чишү барышында дөрес юлларны таба белергә тиешләр. Мисал өчен: “Экологик тәрбия бурычлары” дип исемләнгән әти-әниләр җыелышлары оештырганда тәрбияче, әти-әниләрнең экологик тәрбия проблемаларын аңлауларын ачыклау макстатыннан, анкеталаштыруны алдан уздырырга мөмкин. Җыелышны балалар һәм әти-әниләр командалары арасында КВН ярышы итеп башлап җибәрергә, ә балалар киткәч,әти-әниләр белән бу мероприятие буенча анализ ясарга була. Нәтиҗә чыгару түбәндәгечә:

         1. Экологик тәрбиянең нигезләре әйләнә-тирәгә  карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга   юнәлдергән.

         2. Балалар бакчасы берүзе, гаилә ярдәменнән башка,бу юнәлештә зур уңышларга ирешә алмый.

         3. Бала характерының 80% үзенчәлекләре гаиләдә, әти-әни тарафыннан салына.

         Әйтеп киткәнебезчә, экологик культураны формалаштыру өчен балага фәнни, шул ук вакытта аңлашырлык белемнәр бирергә, тирә-юньне күзәтә һәм кызыксына белергә өйрәтергә кирәк. Әйләнә-тирәдәге  гади әйберләрне тылсымлы итеп, гадәтине – гаҗәеп күреп үскән, тереклекнең матурлыгына соклану хисе кичергән балалар табигатьтә беркайчан да ялгыш адым ясамый,моны без балаларның аңына җиткерергә тиешбез, әйләнә-тирә дөньяны җимерергә хакыбыз юк, һәм моны без балаларның аңына җиткерергә тиешбез. Әйләнә-тирә дөньяны үзебезнең күмәк йортыбыз итеп кабул итәргә кирәк. Әти-әниләргә, балалар белән бергәләп,  күзәтүләр оештыру, кошлар һәм хайваннар тавышларын тыңлау, кояш чыгышы һәм батышына соклану- болар барсы да уңай нәтиҗәләргә китерә. Әгәр без, бу чараларны ешрак кулланабыз икән, балаллар үзләренең әти-әниләре белән, болын-кырларның моңын  тыңларга, кошлар сайравына кушылып җырларга, тормышка бөтенләй башкача карарга өйрәнәчәкләр.