Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә милли тәрбия бирү

№ 136

Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылының «Умырзая» балалар бакчасы I квалификация категорияле тәрбиячесе

Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Шулардан, балаларны гаиләдә, балалар бакчасында киләчәк тормыш өчен бай рухлы, әхлаклылык ягыннан тотрыклы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен нигез булдыру. Бу – балаларны халкыбызның милли  рухында тәрбияләүнең төп юнәлеше. Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор җиде яшькә кадәр, чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шул вакытта салына, ә тормыш өчен мөһим хисләр биш яшь тулганчы формалаша. Димәк, балага үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Халкыбызның “Гыйлем-кош, акыл-канат” дигән мәкале бар. Шуны истә тотып, без балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләү, аларның тормышта үз урыннарын табулары, тиешле биеклектә “очулары “ өчен тырышабыз.

Сабыйларның сәламәтлеген ныгыту, интеллектуаль, физик һәм шәхси үсешен тәэмин итү һәм шуларга ирешү өчен тәрбия эшендә милли гореф-гадәтләрне куллану — безнең төп бурычыбыз. Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.  Шуның өчен дә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен,йолаларын һәм бәйрәмнәрен кечкенәдән өйрәтү балаларны тәрбияләүдә мөһим чараларның берсе булып тора. Хәзерге чорда компьютер, телефон, интернет балаларның аңына һәм рухына кайбер әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдерә. Алар милләтнең гасырлар буе формалашкан әхлак кагыйдәләрен кире кагалар. Мондый шартларда  балалар бакчаларында нәниләрне халкыбызның күркәм аралашу традицияләре нигезендә тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш. Бу изге эшне башкаруның бик күп юллары бар дип уйлыйбыз.

Балаларга татар халык мәдәнияты турында төшенчә бирү, аның байлыгына, зәвыклылыгы, сәнгатьлелегенә соклану уяту бурычы оешкан белем бирү эшчәнлекләре үткәргәндә, төрле режим вакытларында, бәйрәмнәр, кичәләр уздырганда балаларны фольклор әсәрләре, табышмаклар, такмак һәм такмазалар, үчекләвеч һәм үртәвечләр, халык җырлары,түгәрәк уеннары, татар халкының өс- баш аяк киемнәре, төрле һөнәр ияләре, нәфис сынлы сәнгате һәм сәнгать осталары белән таныштыру вакытларында тормышка ашырыла.  Мәсәлән, “Аулак өй”, “Тәгәри китте йомгагым”, һәр елны апрель аенда үткәрелгән үз эченә күп чаралар алган Тукай айлыгы шундый  чаралардан санала. Балаларның эзерлеге “Йолдыз сәгате”, “Брейн-ринг”. “Зирәкләр һәм тапкырлар “ бәйгеләрендә сынала.

Ата-бабаларыбызның һөнәрләре, тарихы белән дә таныштыру балаларны шәхес буларак тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Шушы максаттан чыгып оештырылган музей балалар өчен иң кызыклы урыннарның берсе. Анда ясалган экскурсияләр вакытында “Дәү әни” янында кунакта булып, самавырдан чәй эчеп, аның йорт җиһазлары, эш кораллары,  кием-салымнары, бизәнү әйберләре белән танышып чыгу балалар өчен зур шатлык китерә, аларны әби- бабайларның үткәненә алып кайта, туган халкының тарихы белән таныштыра, уйландыра, кайбер уңай нәтиҗәләр ясарга да ярдәм итә: үзенең ата-анасын, халкын, милләтен ихтирам итәргә өйрәнә, аның байлыгын, тарихын сакларга омтыла.

Тәрбиячеләр өчен бала психологиясен , аның уй-теләкләрен,эстетик зәвыкъларын  ачык белү зарури нәрсә.Чөнки баланың эчке дөньясы,уй-фикерләре, омтымыш — хыяллары, яшәү һәм хәрәкәт рәвеше билгеле бер социаль тирәлек кысаларында формалаша. Боларны белми торып ,бала күңеленә якын килү, аңа нинди дә булса тәэсир ясау мөмкин түгел. Кече яшьтән үк төрле түгәрәк, хәрәкәтле уеннар уйнау, әкиятләр уку , аеруча йола бәйрәмнәрен үткәрү нәниләрнең эчке дөньясын өйрәнүдә  төп чыганакларның берсе булып кала.

Халкыбызның этнографиясен, борынгы заманнардагы йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү нәтиҗәсендә балалар аңында “Мин кеше”,”Гаилә” соңыннан “минем нәселем”дигән төшенчәләр уелып калачак һәм мондый төшенчәләрне формалаштыра башлау өчен һәр елны сабыйлар түземлелек белән  көтеп ала торган Сабантуй бәйрәме зур әһәмияткә ия. Бер көн элек сөлге җыю белән башланган кичә ул. Гармун көенә җырлап бәйрәм белән котлап , алардан матур теләкләр ишетеп , авыл әйләнеп бүләкләр җыеп кайталар балалар .  Икенче көнне мәйданда бәйрәм  башланып китә. Монда татар халкына хас бөтен сыйфатлар да сынала балаларның: җитезлек — өлгерлек тә , көч-түземлек тә,җиңдергәндә еламас өчен сабырлык әти-әниләр йөзенә  кызыллык китермәс өчен тырышлык, иптәшләре  алдында сынатмас өчен зур егетлек тә. Бала үсә барып, аның аңында инде башка катлаулырак төшенчәләр иңә, мәсәлән, дөнья,”галәм”, “хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы”, “кеше — табигатьнең бер кисәге”, һ.б. Табигать белән бәйләнгән йола бәйрәмнәрендә катнашу, балаларны татар халкының зур рухи байлыгы булуы, аның акыл белән эш итә белүенә тагын бер кат инандыра. Шундый чараларга мисал итеп “Сөмбелә”, “Нәүрүз” кебек йола бәйрәмнәрен кертергә мөмкин. Мондый бәйрәмнәр балаларны табигатькә  тагын да  якынайта ,”табигать- олы йорт ул, аны сакларга кирәк “дигән төшенчәне ныгыта,бу аларда рухи һәм әхлак тәрбиясе бирүдә бер чара булып кала.

Җыеп әйткәндә, татар халкының фольклоры, сынлы нәфис сәнгате, гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре  балаларның әхлак, әдәп, итагатьлелек сыйфатларын баета, тормышта үз урыннарын табарга нык ярдәм итә дип саныйбыз без.