Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телен укытуда Мещерякова В.Н. методикасы элементларын куллану

Эльвира Борһанова,

Казандагы 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 Хәзерге вакытта безнең республикада кеше  йогынтысына нигездә ике милли мәдәният, гореф-гадәт, ике этник система  нормалары, сөйләм   һәм  үз-үзеңне тоту кагыйдәләре тәэсир итә.

Татар телен укыту — бик катлаулы методик бурычларның берсе. Кечкенә балалар өчен икенче телне өйрәнү мотивациялэре юк. Моннан тыш, рус телле балалар өчен, ә кайберәүләргә  татар гаиләсеннән булса да, татар теле – чит тел кебек өйрәнелә. Куйган максатлар балалар өчен бик абстракт, шуңа күрә без укыту процессын аларның ихтыяҗларын белеп төзергә тиеш.

Татар төркемендә тәрбияче булып эшләгәнгә күрә, безнең өчен татар теле укыту методикасы зур сорау булып тора. Чөнки,  балалар бакчасында инглиз теле түгәрәге дә алып барганга, минем өчен бу сорау икеләтә актуаль. Тел өйрәнү уңышлы  булсын өчен, безгә тел тирәгенә кереп өйрәнергә кирәклеген аңлыйбыз. Минем өчен инглиз телен өйрәту В.Н.Мещерякованың  методикасы иң нәтиҗәлеләрнең берсе итеп күренә. Бу методика берничә дәрәҗәдән тора:

-аудирование, отып алу ( Мин җырлый беләм)

-аудирование, сөләмен үстерү (Мин сөйли беләм)

-уку

-язу

-анализлау.

Методиканың үзенчәлеге ул – максималь рәвештә тел мохитенә тулысынча кереп аудирование аша өйрәнү. Әлеге программа буенча балалар кызыксынып, теләк белдереп җырлыйлар, шигыйрь сөйлилэр, төрле рольләргә кереп, әкиятләр уйныйлар. Валерия Николаевнаның методикасы балаларга яңа теманы җиңел үзләштерегә булыша.

  1. Казан  мәктәпләрендә яңа татар теле укыту методикасы кулланыла башлаган. Мәсәлән, 8 татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен В.Н.Мещерякова тел өйрәнү методикасын инде икенче ел кулланалар. Педагоглар әйтүе буенча, балалар иркен сойләшә, хәттә, җырлый башлыйлар.
  2. Программа авторы Валерия Николаевна 8-10 яшькә кадәрле балаларда Импритинг дигән механизм эшли ди. Бу механизм теләсә нинди башка телне өйрәнүдә дә зур мөмкинчелек бирә. Ягъни, тәрҗемәсез, кагыйдәләрсез, анализсыз,  кат-кат кабатлаганда яна сүзләр, хәтта зур фразалар баланың хәтерендә кала. Бала аны отып кала.

Бу механизм аудирование, сөйләм, буенча эш ителэ. Шуна күрэ дәрестә, без җырлыйбыз, уйныйбыз, бармак уеннары үткәрәбез, төрле рольлләр инсценировкада башкарабыз.

Методикада минимакс принципын кулланабыз. Минимакс принципы буенча хәрбер балага максималь дәрәҗәдә белем бирергә тырышабыз.

-Күп сөйләшү, һәм жестлар белән сөйләшү. Мәсәлән, минем кәефем яхшы! Мин сине яратам!

-Күрсәтмәләр куллану. Аудиоязмалар, хәрәкәтле җырлар тыңлау.

-Дәрестә балалар өчен уңайлы хәл тудыру. Балалар тиз арымасын өчен дәрес барышында еш эш барышын төрләндерергә, уеннар уйнатырга кирәк.

Һәм барлык бу эшләрне башкару өчен мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (компьютер, интернет, интерактив такта, DVD, аудио язмалар) безнең өчен зур мөмкинлекләр бирә.