Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасы эшчәнлегендә заманча педагогик технология буларак проектлар методы

№97

Розалия Шәйдуллина,

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Үрнәк балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыка җитәкчесе

Бүгенге көндә мәгариф системасында укыту-тәрбия процессындатөрле юнәлешләрне үз эченә алган, шәхеснең үсешенә төрле дәрәҗәдә йогынты ясаучы күп төрле яңа технологияләр  бар.

Балалар бакчаларында проектлар методын куллану бик уңышлы.Проект методы эзләнү эшчәнлеген, балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфаталарын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра.Балалар бакчаларында проект методын куллануның төп максаты булып — балаларны ирекле иҗади шәхес буларак тәрбияләү тора.

Мин, музыка җитәкчесе буларак, үз эшемдә иҗади,уен, мәгълүмати төрдәге проектлар методын кулланам. Бу төр эш барышындабалалар үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр.Процесста бала, тәрбияче һәм ата-ана бердәмлеге тагын да ныгый, эшнең нәтиҗәсенә уңай йогынты ясала.

Үз проектларымны түбәндәге план буенча төзим һәм тормышка ашырам:

1.Проект эшенең максатын һәм бурычларын, практик нәтиҗәсен билгеләү.

2.Максатка ирешү юлларын билгеләү.

3.Проектның план-схемасын төзү.

4.Планны тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән берлектә кабул итү;

5.Тәрбиячеләргә мөрәҗәгать итү;

6.Проектны тормышка ашыру буенча аерым эшләрнең вакытын билгеләү.

7. Төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итү (мәктәп, китапханә, мәдәният йорты һ.б)

8.Эш барышында үзгәрешләр, искәрмәләр кертү.

9. Балаларга үзаллы үтәү өчен биремнәр әзерләү.

10. Проектның презентациясенә сценарий төзү.

11.Проектны үтәү нәтиҗәләрен  киң куллану.(педсовет, түгәрәк өстәлләр, семинар, тәҗрибә уртаклашу һ.б)

Максатка ирешү нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • балаларның сәламәтлеген саклау, психологик уңай халәт тудыру;
  • танып белү сәләтен үстерү,
  • иҗади күзаллау сәләтен үстерү;
  • иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
  • аралашу, коммуникатив осталыкларынүстерү.

Проектларның берсе – туган төбәгемнең  милли йолаларын өйрәнү буенча проект эше:«Татар халык гореф-гадәтләре», «Орчык өмәсе».

Проект: Татар халык гореф-гадәтләре.«Орчык өмәсе».

Кереш

Проектның актуальлеге. Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Иң мөһиме, бу бәйрәмнәрне халыкның яше-карты бергә уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Бу гадәтләр югалмасын өчен без аларны онытмаска, хөрмәт итәргә, белергә тиеш, чөнки ул безнең милләтебезнең тарихы. Безнең телебезне югалтмас, саклар өчен, аларны белергә кирәк. Шуңа күрә  хәзерге заманда бу бик актуаль проблемаларның берсе.

Максат: Балаларны милли мәдәният белән таныштыру һәм туган якның традицияләренә якынайту.

Бурычлар:

  1. Туган як традицияләренә һәм татар халык йолаларына хөрмәт тәрбияләү.
  2. Балаларда татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
  3. Борыңгы заман тормышына, милли киемнәргә кызыксыну уяту, милли ядькәрләрнең үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау.
  4. Балаларның әдәби – музыкаль сәләтләрен һәм аларның иҗади активлыгын, мөстәкыйльлеген ачарга булышу.

Проектның тормышка ашыру формалары:

  1. Әңгәмә.
  2. Табышмаклар, мәкальләр, рәсемнәр туплау, өйрәнү.
  3. Җырлы-биюле, хәрәкәтле, дидактик уеннар уйнау.
  4. Презентация әзерләү, карау.
  5. Музыка тыңлау.
  6. Интернеттан тупланган мәгълүмәтне балаларга җиткерү.

Проектта катнашучылар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр, тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе.

Проектның тибы:төркем һәм әти-әниләр белән.

Дәвамлыгы: 2 ай.

Проектның төре: иҗади-практик юнәлеш.

Җиһазлар:тасвирланган эшчәнлек өчен материаллар; проектор; музыкаль центр; милли ядькәрләр; пианино.

Проектның нәтиҗәсе:

-балалар ана телендә дөрес һәм матур итеп аралашырга өйрәнә;

-элек-электән килгән татар халык гореф-гадәтләрен, йола уеннарын, татар халык җырларын, биюләрен өйрәнәләр;

-халык авыз иҗаты белән кызыксыналар, аңа хөрмәт белән карыйлар;

-әти-әниләр, балалар бакчасы, тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчесе белән тыгыз элемтәдә торалар.

Төп өлеш.

Проект буенча балалар белән эш:

  1. Рәсемнәр карау (сарык, йон ала торган кайчы, йон, каба, орчык, йомгак)
  2. «Орчык өмәсе» бәйрәме турында әңгәмә.
  3. Табышмаклар, мәкальләр өйрәнү.
  4. Дидактик уеннар: “Кайсы артык?”, “Урынын тап”
  5. Җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар: “Кем беренче урый?”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Орчык бөтерү”, “Без-без, без идек”.
  6. Җырлар, биюләр өйрәнү.
  7. Өй эше: әти-әниләр белән “Казан арты” тарих-этнографик музеена бару.

Проект буенча тәрбиячеләр белән эш:

  1. Проектны эшләү буенча фикер алышу.
  2. Проектны тормышка ашыруда булышу.

Гаилә белән үзара эш итү:

  1. Әти-әниләр белән проект турында киңәшләшү.
  2. Материал, рәсем, фотографиялар туплауда булышу.
  3. Балаларны “Казан арты” тарих-этнографик музеена экскурсиягә алып бару.
  4. Бәйрәмдә катнашу.

1 этап – әзерлек.

  1. Әти-әниләр белән проект турында киңәшләшү (әти-әниләргә проект турында белдерү, аларга проектның ролен аңлату).
  2. Проектны эшләү буенча тәрбиячеләр белән фикер алышу (проектны тормышка ашыруда булышу).
  3. Күрсәтү өчен материаллар, уеннар, җырлар, биюләр сайлау (проектны тормышка ашыру шартларын барлыкка китерү).

2 этап – төп.

  1. Рәсем карау (сарык, йон ала торган кайчы, йон, каба, орчык, йомгак) (балаларда җепнең ничек барлыкка килгәненә кызыксыну уяту).
  2. Карточкалар төзү (табышмаклар, мәкальләр, санамышлар) (балаларның күзаллавын киңәйтү һәм кызыксынуларын үстерү).
  3. «Орчык өмәсе» бәйрәме турында әңгәмә (балаларны милли мәдәният белән таныштыру; борыңгы заман тормышына, милли ядькәрләренә кызыксыну уяту).
  4. Дидактик уеннар: “Кайсы артык?”, “Урынын тап”(балаларның милли йолалар турындагы белемнәрен системалаштыру, алган белемнәрен уен барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү).
  5. Табышмаклар, мәкальләр өйрәнү (балаларның белемгә кызыксынуларын, табышмаклар чишүдә логик сәләтен үстерү, мәкальләрнең эчтәлеген аңларга булышу һәм аларны өйрәнү; балаларның күзаллауларын һәм фикерләү процессын киңәйтү).
  6. Җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар: “Кем беренче урый?”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Орчык бөтерү”, “Без-без, без идек” (балаларны хәрәкәтләндерү; уеннарга кызыксыну уяту).
  7. Җырлар өйрәнү: “Эх, күңелле өмәсе”, “Кояшлы безнең ил”, “Гүзәл туган ягыбыз” (балаларның җырлау күнекмәләрен формалаштыру; чиста яңгыраш, дөрес әйтелеш, сәнгатьле башкара белү осталыгына ирешү).
  8. Биюләр өйрәнү: Парлы бию, “Әпипә”, “Самавыр” (татар биюен башкару техникасын камилләштерү; татар халык биюләрен өйрәтү.).
  9. “Әбиемнең серле сандыгы” күңел ачу кичәсе (балаларны милли киемнәр, ядькәрләр белән таныштыруны дәвам итү, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт уяту).
  10.  Өй эше: әти-әниләр белән “Казан арты” тарих-этнографик музеена бару (Балаларда борыңгы заман тормышына, милли ядькарләргә кызыксыну уяту).

3 этап – йомгаклау.

  1. «Орчык өмәсе» бәйрәме оештыру (балаларны милли мәдәният белән таныштыру һәм туган якның традицияләренә якынайту).
  2. Проектны презентацияләү (тәрбиячеләр, әти-әниләр алдында үз башкарган эшеңне яклау).

Йомгаклау.

Татар халкында милли бәйрәмнәр күп. Аларның кайберләре телдән-телгә күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, кайберләре, кызганычка каршы, бөтенләй онытылып юкка чыккан. Ә бит борынгы әби-бабаларыбызның рухи хәзинәсе булган милли бәйрәмнәребезнең балалар тәрбияләүдә әһәмияте чиксез зур. Шуны истә тотып безгә милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне онытмаска, яңа буын балаларында аларга карата хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләргә кирәк.