Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларга тел өйрәтүнең заманча педагогик технологияләре

№ 161

Гөлчәчәк КӘРИМОВА,

Казандагы 50 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе, татар теле тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе җитәкчесе

Россия мәгарифен модернизацияләү мәктәпкәчә белем бирү системасында конструктив үзгәрешләргә китерде. Педагогик тәрбия бирүдәге традицион алымнарны бала белән тәрбияче аралашуына корылган шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технологияләр, танып-белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру методлары алмаштырды.

«Танып-белү сөйләм үсеше” юнәлешенең асылы – татар теленә кызыксынуны арттыру, татар телендә аралашу теләге уяту бурычы билгеләнгән. Авазларны дөрес әйтүгә нигез салуга, сәнгатьле сөйләүдә, лексик берәмлекләрне туплауда мәгълүмати-аралашу, инновацион технологияләр, аудио, видео язмалар, методик укыту  комплектлары, матур әдәбият ярдәмгә килә.

Республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны татар теленә өйрәткәндә, инновацион технологияләр куллану – ул аеруча кече яшьтәге сабыйларга телне аралашу коралы буларак өйрәтү күздә тотыла. Элек, телләрне өйрәткәндә, теория күбрәк кулланылса, хәзер өйрәнгәнне гамәлдә куллану, телне уеннар, әкиятләр, мультфильмнар, мультимедиа аша үзләштерүгә, ягъни татар телен инновацион технологияләр ярдәмендә өйрәнүгә игътибар бирелә.

Белем бирүнең яңа алымнары турында сөйлибез икән, татар телендә аралашкан гаиләдәге балаларга туган телен камилләштерү, рус телен өйрәтү, шулай ук рус телле балаларга татар телен өйрәтүне дә күздә тотабыз. Телне балалар бакчаларында өйрәтү өчен махсус методик укыту комплекты төзелде. Биредә тәрбиячеләр, ата-аналар өчен әдәби әсәрләр җыентыклары, татар, рус телендә видео, аудио материаллар комплектлары тупланган. Яңа программа өчен махсус татар телендә мультфильмнар, анимацион сюжетлар эшләнгән. Болар барысы да балаларның сөйләм телен үстерә. Татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар, музыкаль әкиятләр, җырлар  яздырылган дисклар балага өйрәнгән белемнәрен ныгытырга, тагын да күбрәк сүзләр өйрәнергә ярдәм итә. Уен формасында, әкият персонажлары катнашында эшчәнлекләр өйрәнгән теманы яхшырак истә калдырырга ярдәм итә. Эш дәфтәре шулай ук мавыктыргыч, тел өйрәнү әсбабы булып тора.

Мәктәпкәчә яшьтә татар телен өйрәнүнең төп максаты – балада фикер йөртү күнекмәсен булдыру, дөрес итеп телдән сөйләсен өчен, беренчел күнегүләрне үзләштерү тора. Өйрәтү барышында балалар татар сөйләмен тыңлап аңларга, үзләренә якын темага өйрәнгән сүзләр кулланып татар телендә аралаша белергә тиеш.

Татар телен аралашу дәрәҗәсендә яхшы белү – бүгенге көн ихтыяҗы: бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектауль, әхлакый яктан камилләшүе өчен дә кирәк.

Программаның мөһим элементы булып баланың фикерләү сәләтен үстерә торган интерактив биремнәр тора. Алар сөйләмне камилләштерергә, сүзлек запасын баетырга, иң мөһиме – татар теленә кызыксыну уятырга, күп мәдәниятле шәхес тәрбияләргә булыша. Компьютер технологияләре, интерактив тактаны кулланып эшләү, аудио-видео язмаларны файдалану татар теленә кызыксынуны арттыруда зур роль уйный. Дәресләрдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану – татар теленә җәлеп итүнең иң отышлы, яхшы юлы. Махсус эшләнгән уен формасындагы биремнәр, танып-белү хикәяләре, әкиятләр, табышмаклар яңа мәгълүматны истә калдыру һәм җиткерүдә балаларның мөмкинлекләрен арттыра.

Балалар бакчасына йөрүче зурлар төркемендәгеләрдә үз контроль-бәяләү эшчәнлеге барлыкка килә. Бу – сөйләмдә үз хаталарыңны төзәтү, эчтәлек сөйләгәндә әсәрдәге төшеп калган мәгънәви урыннарга кире кайту, сыйфатны яхшырту максатында биремнәрне кабат эшләүдә чагыла.

Боларның барысы да балалар бакчасында федераль дәүләт белем бирү стандартлары программасы (ФДББС) максатлары белән яраклаша. ФДББС – баланың үз үсешен булдыру, шәхес буларак формалаштыру, заманча җәмгыятьтә яшәргә әзерләү, сабыйның физик һәм психик сыйфатларын төрле яклап үстерү, сәламәтлеген ныгыту, күңеленә әхлак кагыйдәләрен сеңдерүне үз эченә ала. Балада ватанпәрвәрлек тәрбияләү, актив тормыш рәвеше алып бару, төрле мәсьәләләрне чишкәндә иҗади якын килү, гореф-гадәтләргә, буыннан-буынга күчеп килгән рухи кыйммәтләргә хөрмәт белән карау кебек сыйфатларга зур игътибар бирелә. Әлеге бурыч-максатлар төрле формада: уен рәвешендә, коммуникатив хезмәттә, танып-белү һәм тикшеренү, продуктив эшчәнлектә чагылыш таба. Балалар бакчасында белем бирүнең федераль дәүләт стандартларында нәкъ менә уен эшчәнлегенә басым ясала, чөнки бу алым телне өйрәнгәндә иң нәтиҗәле ысул булып тора.

Телне өйрәнгәндә югары нәтиҗәләргә ирешү уңай психологик мохиткә һәм мотивациягә дә бәйле.  Телне өйрәнүдә инновацион технологияләр куллану ярдәмгә килә.

Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә педагог коллективлары тәрбия эшләрендә инновацион технологияләрне актив куллана.

Шуңа да балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп максаты – шәхесне үстерүдә куелган бурычка туры килгән инновацион педагогик технологияләрне, балалар белән эшне оештыру формаларын, алымнарын дөрес сайлау.

Педагогик технология белем бирү барышын, белемнәрне үзләштерү нәтиҗәләрен, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала; педагогик процессның оештыру-методик инструментариясе ул. Заманча белем бирү технологияләргә түбәндәгеләр керә:

сәламәтлек саклау технологиясе – баланың физик сәламәтлеген саклау, ныгыту, үстерүгә шартлар тудыру мөмкинлеге, сәламәт яшәү рәвеше турында балада кирәкле белем һәм күнекмәләр формалаштыру (бармак уеннары, хәрәкәтле уеннар);

проект эшчәнлеге технологиясе – балаларны уен, экскурсия, танып-белү, конструктив укыту проектлары аша шәхес арасындагы хезмәттәшлеккә тартып социаль-шәхси тәҗрибәне баету һәм үстерү;

тикшеренү эшчәнлеге технологиясе – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда тикшеренү-эзләнү эшчәнлеген арттыру (тәҗрибә, эксперементлар, күзәтүләр, дидактик уеннар аша);

мәгълүмати-коммуникатив технология – замана баласы үсә, камилләшә торган дөнья. Ул әти-әнисе үскән дөньядан аерыла. Интерактив такта, планшет, компьютер һәм башка заманча мәгълүмати технологияләр кулланыла;

шәхси-ориентлашкан технологияләр – мәктәпкәчә белем бирү системасының үзәгендә бала шәхесе. Иң мөһиме – балалар бакчасында, гаиләдә уңайлы шартлар тудыру, шәхесне үстерүдә куркынычсыз ысуллар табу;

уен технологиясе – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Бала уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен технологиясенә предметларның билгеләрен чагыштырырга, каршы куеп өйрәнергә мөмкинлек биргән уеннар, күнегүләр, аерым билгеләр буенча предметларны берләштерүгә корылган бер төркем уеннар, чынбарлык белән ялган күренешләрне аерырыга өйрәткән уеннар, сүзне тиз арада кабул итү, фонематик ишетү, зиһенлелекне сынауга юнәлтелгән һәм башка уеннар керә;

«ТРИЗ» технологиясе (иҗади мәсьәләләрне чишү теориясе). Бу теорияне галим Т.С.Альтшуллер эшләгән. Тәрбияче баланы уйларга мәҗбүр итә торган традицион булмаган эш алымнарын куллана. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яраклашкан «ТРИЗ» технологиясе баланы «Бар нәрсәдә иҗат» шигаре астында тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Мәктәпкәчә яшьтә һәр баланың мөмкинлекләрен ачыклап, аны иҗади яктан ачу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәк.

Әлеге технологияне балалар бакчасында куллануның төп максаты – бер яктан, фикерләү, диалектлык, ситемалылык, хәрәкәтчәнлекне үстерү, икенче яктан, эзләнү активлыгын, яңалыкка омтылышны, сөйләм һәм иҗат күзаллавын булдыру. Балалар бакчасында «ТРИЗ» технологиясен куллану – ул балада иҗади мөмкинлекләрне ачу.

Яңа педагогик технологияләр куллану, технология алымнары балалар бакчасына йөрүче сабыйның казанышларын гарантияли, мәктәптә дә бу укучылар уңышка ирешәчәк. Һәр педагог – алынма ысуллардан файдаланса да, технология тудыручы. Технология иҗаттан башка барлыкка килми. Технология дәрәҗәсендә эшләргә өйрәнгән педагог өчен үсештәге танып-белү процессы һәрчак төп юнәлеш булачак.