Мәктәп әсбаплары

№52

Люция ЗЫЯТДИНОВА,

Казандагы 314 нче балалар бакчасының I квалификацияле категорияле тәрбиячесе

Максат:

– әйберләрнең билгеләрен (форма, төс), кулланылышын ачыклау;

– балаларны мәктәп әсбаплары турында план буенча хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү;

– мәктәптә уку теләген уяту, мәктәп әсбапларына сакчыл караш тәрбияләү.

Метод һәм алымнар: кереш әңгәмә күрсәтү, план төзү, сораулар, аңлату, тулыландыру, өстәү, матур әдәбият куллану, уен алымы, чагыштыру, анализ, бәя.

Җиһазлау: мәктәп сумкасы, әсбаплар.

Дәрес барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Без сезнең белән бүген татар теле дәресен башлыйбыз. Балалар, тиздән сез кая барасыз? Апаларыгыз, абыйларыгыз кайда укыйлар?

Балалар. Мәктәптә.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, мәктәптә. Ә мәктәпкә нәрсә алырга кирәк?

Балалар. Сумка.

Тәрбияче. Сумкада нәрсәләр бар?

Балалар. Дәфтәрләр, китаплар, ручка, карандаш, линейка, бетергеч, пенал, көндәлек.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Ә кайсыгыз белә, бу әйберләр ничек атала? Менә болар бөтенесе дә мәктәп әсбаплары дип атала. Кабатлагыз әле.

Тәрбияче. Без бүген сезнең белән мәктәп әсбаплары турында сөйләшәбез. Балалар, сезгә бу әйберләр турында хикәя төзеп сөйләргә кирәк булачак. Әсбаплар турында мин биргән план буенча сөйләрбез. Сумка күрсәтәм. Бу нәрсә? Ул нәрсә өчен кирәк? Мин нәрсә төзедем? (План.) Димәк, план буенча предмет атамасы, формасы, төсе, нинди материалдан булуы турында сөйләргә кирәк. Минем үрнәк хикәямне тыңлагыз.

Бу – сумка, ул зәңгәр төстә, дүрт почмаклы, каптыргычлы, аның баулары бар. Сумкага мәктәп әсбаплары салып йөрергә була. Балалар, сез, минем яныма берәм-берәм өстәл янына чыгып, сумканы ачып, аннан бер мәктәп әсбабын алып, хикәя төзеп сөйләрсез. Кем тели?

Беренче бала (китап ала). Бу – китап, ул калын, аның тышында – чәчәк тоткан кыз рәсеме. (Әлифба.) Китапның битләре бар, анда хәрефләр язылган, рәсемнәр ясалган.

Икенче бала. Бу – дәфтәр, ул китаптан юкарак, битләре шакмаклы һәм юллы була. Ул язу өчен кирәк.

Өченче бала. Бу – буяу карандашлары, алар төрле төстә, алар белән рәсем ясыйлар. Рәсем ясаганда, каты басарга ярамый.

Дүртенче бала. Бу – графитлы карандаш, аның белән рәсем ясап булмый, ул дәфтәрләрнең кырыйларын сызу өчен кирәк. Рәсемнәр ясаганда, башта графитлы карандаш белән ясыйлар, ә аннан соң буяу карандашлары белән буйылар. Аңа каты басарга ярамый.

Бишенче бал. Бу – бетергеч, ул резинадан ясалган, дүрт почмаклы, ак төстә, ул дөрес сызылмаган, дөрес, матур ясалмаган әйберләрне бетерү өчен кулланыла.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, сез карандашны очлаган саен, ул кечерәя бара. Ә менә ул очлаган саен кечерәймәсен өчен, нинди карандашлар бар? (Механик карандашлар.) Балалар, уйлап карагыз әле, сезнең карандашыгыз бар, ә бетергечне сез оныткансыз. Ничек уйлыйсыз? Ул бетергечне каян табарга була? Менә карагыз әле: карандашның өске өлешендә бетергеч була.

Алтынчы бала. Бу – пенал, ул пластмассадан ясалган, аның эчендә ручка, бетергеч, карандаш салу өчен бүлекләре бар.

Җиденче бала. Бу – линейка, ул агачтан ясалган, аның саннары, үлчәү сызыклары бар, ул тигез сызу өчен кирәк.

Тәрбияче. Балалар, менә сезнең пеналыгыз бар, ә линейкагызны сез онытып калдыргансыз. Шул очракта линейканы кайдан табарга була? (Пеналның капкачы линейка була.)

Сигезенче бала. Бу – ручка, эчендә буяу салынган таякчык бар. Ул ручка пастасы дип атала. Аның очы тимердән эшләнгән, ул язу өчен кирәк.

Тәрбияче. Балалар, ручканың пастасы икенче әйберләрне буямасын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Ручканың капкачы булырга тиеш һәм ул капкач белән ручканың пастасын ябалар.) Балалар, бик яхшы, барыгыз да катнаштыгыз, булдырдыгыз. Хәзер, әйдәгез, ял итеп алабыз.

Хәрәкәтле уен “Кәрия-Зәкәрия” (түгәрәктә җырлап уйнылар).

Дидактик уен.

Тәрбияче. Балалар, ә хәзер, тагын бер уен уйнап алабыз. Уен “Белмәмеш мәктәпкә бара” дип атала.

Карагыз әле, бүген безгә Белмәмеш килде. Ул мәктәпкә бара икән. Ул мәктәп әсбапларының исемнәрен яхшы белүе белүе белән мактана. Әйдәгез, тикшереп карыйк әле аның сумкасын. (Балалар сумкада артык әйберләр турында әйтәләр: анда уенчыклар, машиналар бар.)

Белмәмеш, ә болары нәрсә?

Белмәмеш. Боларымы? Ә-ә-ә, болары уйнау өчен. Мин, арыгач, алар белән уйнармын.

Тәрбияче. Балалар, ә мәктәптә уйнарга ярыймы?

Балалар. Ярый, ләкин уенчыклар белән мәктәптә тәнәфес вакытында гына уйнарга ярый.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, тагын бер мәртәбә мәктәп әсбапларын кабатлыйк әле. (Кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Ә хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм һәм сораулар бирәм.

“Сара мәктәпкә бара!” шигырен укый.Балалар, шигырь кем турында?”, “Сара нигә шатлана?” кебек сораулар бирә.

Тәрбияче. Балалар, сез бүген бик тырыштыгыз, барыгыз да актив булдыгыз.

Безнең дәресебез шуның белән тәмам. Сау булыгыз!