Мәгърифәтчелек реализмыннан тәнкыйди реализмга күчү

№ 178

Ләйсән ГАЛӘВЕТДИНОВА,

Казандагы 62 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Энҗе ИБРАҺИМОВА,

Казандагы 62 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәреснең төре: өлешчә эзләнүле, проблемалы.

Дәреснең максаты: әдәби юнәлешләр турында белемнәр формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет: рус һәм татар әдәбияты юнәлешләрен чагыштыру; сүзлекләр белән эшли белү;

предмет: әдәбиятта тәнкыйди реализм, модернистик агымнар: импрессионизм, символизм, романтизм юнәлешләре турында өйрәнү;

шәхескә кагылышлы: уңышларга һәм уңышсызлыкларга дөрес бәя бирү.

Укучылар эшчәнлеге төре: күзәтү, чагыштыру, фикер алышу, нәтиҗә ясау, аңлату, сөйләү, уку, тикшереп карау, бәяләү.

Белем алу чыганаклары: презентация; Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007; Мәхмүтов М.И. Русча-татарча мәктәп сүзлеге. – Казан: ТКН, 1989.

Методик тәкъдим: укытучы, укучылар эшчәнлеген оештыру формасыннан чыгып, укучылар белән ничек эшне оештырасын билгели, сыйныф үзенчәлегеннән чыгып, эшчәнлек төрен үзгәртә ала.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү

– Мәгърифәтчелек реализмы нинди иҗат агымы?

– Мәгърифәтчелек реализмы агымына нинди сыйфатлар хас?

– Мәгърифәтчелек реализмы кайсы әсәрләрдә күзәтелә?

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы кайчан формалаша? (XIX гасырның 2 нче яртысында формалаша.)

Укытучы. Ә аны XX гасыр башында тәнкыйди реализм алмаштыра.

Укучылар, тактада ике сүз: тәнкыйть һәм тәнкыйди реализм. (1 нче слайд) Бу сүзләр белән бәйле рәвештә сездә нинди ассоциация барлыкка килде?

– Укучылар, димәк, без сезнең белән бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (2 нче слайд) Дәрестә ниләр эшләрбез, максатка ничек ирешербез? (Гадәттәгечә, сүзлекләр белән эшләрбез, сорауларга җавап бирербез, чагыштырырбыз, фикер алышырбыз.)

IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Укытучы. Мәгърифәтчелек реализмннан тәнкыйди реализмга күчү һәм башка иҗат юнәлешләре  турында өйрәнербез. Ә хәзер дәрестә өйрәнәчәк сүзләр белән танышыйк. (Дөрес әйтелешне тыңлау, уку, тәрҗемә итү. 3 нче слайд)

тәнкыйть – критика

юнәлеш – направление

камил зат – совершенная личность

чынбарлыкны – действительность

җәмгыять – общество

кире кагу – отвергать

агым – течение

1. Тәнкыйди реализм белән танышу. Сүзлек белән эш. Сүзлектән сүзләрнең лексик мәгънәсен укыту.

2. Тәнкыйди реализмга хас булган сыйфатлар белән танышу (4, 5 нче слайдлар)

* тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен «йокыдан уятуга», яшәп килүче иске тәртипләрне кире кагуга йөз тоту;

* аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны тәнкыйтьләүнең алга чыгуы;

* өч принципка нигезләнүе: кеше тирәлектә яши, аның тормышы җәмгыять белән тыгыз бәйләнгән, ул — тарихи чор җимеше;

* гуманистик һәм җәмгыяви идеалларның югары күтәрелүе.

Укытучы. Бу агым кысаларында сатира, комедия жанры үсеп китә. Сез Г.Камалның бу юнәлештә язылган кайсы әсәрләрен беләсез? (6 нчы слайд) Исегезгә төшерегез. (Укытучы укучыларга   видеоязмада Г.Камалның «Беренче театр» комедиясенең өзеген карарга тәкъдим итә: https://www.youtube.com/watch?v=eaFqZ-EVu6I).

Укучылар. Г.Камалның «Банкрот», «Беренче театр» әсәрләре тәнкыйди реализм юнәлешендә язылган.

Укытучы. «Беренче театр» пьесасының үзәгендә искелек белән яңалык арасындагы тартыш ята. Каршылыкның бер ягында – театр куйдыртмаска йөрүче Хәмзә бай, икенче ягында балалары, якыннары тора. Әсәрдә искелеккә ябышып ятучылар тәнкыйтьләнә.

«Банкрот» әсәрендә автор кешенең акчага, байлыкка омтылуын, акча алдында кол булуын күрсәтә, байлык өчен хәтта җинаять кылырга да әзер булуын ача. Автор реаль тормышны күрсәтә, әнә шуны тәнкыйтьли.

3. Слайд белән эш.

Укытучы. Тагын бер юнәлеш турында өйрәнәбез: романтизм. Нәрсә ул романтизм? Слайдта язылган мәгълүматны укыйбыз. (7 нче слайд)

Укытучы. Татар әдәбиятында романтизм XX йөз башында формалаша. Кеше җир йөзендә иң камил зат кебек сурәтләнә. Тормышны идеаллаштыра. Чынбарлыкны кире кага. Автор аерым бер темаларны үстерә, кабатлый: югалган бәхет, ялгызлык, ялгышлык, хата ясау. Рус әдәбиятында А.С.Пушкин, В.А.Жуковский, татар әдәбиятында Г.Тукай, Дәрдемәнд, И.Ибраһимов, М.Фәйзиләр романтизм юнәлешендә язган.

Шушы мәгълүмат буенча бирем эшлибез. Укылган текст буенча сораулар төзисез һәм ул сорауларга җаваплар бирәсез.

4.Әдәбияттагы тагын бер зур юнәлеш белән танышабыз. Модернизм юнәлеше. Модернизм – ул татар әдәбиятында XX гасыр башында барлыкка яңа әдәби юнәлеш. Үз эченә импрессионизм, символизм агымнарын ала.

– Укучылар, хәзер мини-проект эшлибез. Ике төркемгә бүленәбез. Һәр төркем биремнәр ала.

1 нче төркем – символизм,

2 нче төркем импрессионизм агымнары турында мәгълүмат туплый.  Әдәби агымның аңлатмасын, хас сыйфатларын табасыз. Бу юнәлештә язылган  әдәби әсәрләрне мисалга китерәсез. Соңыннан эшегезне яклыйсыз. Сезгә 10 минут вакыт бирелә.

5. Мини-проект яклау.

(Укучылар үз презентацияләрен тәкъдим итә.)

Укытучы. Укучылар, димәк, модернистик алымнар әдәбиятттагы классик структураны җимерергә омтыла. Кеше чынбарлыктан кача, үз дөньясында яши, яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп тасвирлана.

V. Яңа теманың үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

Тест (8 нче слайд)

1. Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы кайчан формалаша?

а) XIX гасырның 2 нче яртысында формалаша;

ә) XIX гасырның 1нче яртысында формалаша;

б) XX гасырда.

2. Мәгърифәтчелек реализмын кайсы юнәлеш алмаштыра?

а) модернизм;

ә) тәнкыйди реализм;

б) символизм.

3. Ш.Камалның «Буранда», Ф.Әмирханның «Хәят» әсәрләре кайсы юнәлештә язылган?

а) модернизм;

ә) символизм;

б) импрессионизм.

4. Г.Камалның  «Банкрот», «Беренче театр» әсәрләре кайсы юнәлештә язылган?

а) модернизм;

ә) символизм;

б) тәнкыйди реализм.

(Укучылар тестка сорауларына биргән җавапларын слайдта язылган эталон белән  тикшерә.) (9, 10 нчы слайдлар)

VI. Рефлексия. Бәяләү этабы

Дәрестә нәрсә белүләрен һәм нинди юллар белән ирешүләрен ачыклау. Үз эшчәнлекләренә бәя бирү.

– Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Дәрескә нинди максат куйган идек? Аңа нинди юллар белән ирештек?

VII. Өй эше

Өй эшен эшләү буенча күрсәтмәләр бирелә: биремнәр сайлап алуга нигезләнгән. (11 нче слайд)

1 нче төркем: рус әдәбиятыннан әдәби юнәлешләргә мисаллар китерергә;

2 нче төркем: түбәндә бирелгән әсәрләрнең юнәлешләрен билгеләргә:

Г. Исхакый «Зиндан», М.Фәйзи «Галиябану», Ш.Камал «Акчарлаклар».

Презентация: http://xn--80aaivq1a3a.xn--p1ai/?attachment_id=10130