Мәгърифәт йолдызлыгында янган якты йолдыз ул

№57

(Сургут дәүләт педагогика университеты оешуга – 30 ел)

Рәфис ШӘЙМӘРДАНОВ,

Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы

 Хәзерге тиз үзгәрүчән иҗтимагый-икътисадый шартларда да И.С.Тургеневның: «Гыйлем – яктылык һәм ирек тә. Гыйлемнән кала башка бернәрсә дә кешене шулай ирекле итә алмый», – дигән сүзләре  бүген дә актуаль булып кала бирә. Кешене шәхси үсештә, һөнәри үзбилгеләнүендә фәкать төпле һөнәри белем генә ирекле итә ала. Яхшы гыйлем кешене финанс бөлгенлегеннән азат итә, иҗади, кызыклы, бай һәм тулы канлы тормыш белән яшәвен тудыра.

Өч дистә ел эчендә безнең уку йорты педагогия училищесыннан университетка кадәр булган юлны үттек. Бүген Сургут дәүләт педагогика университетын регионда гына түгел, ә Россия күләмендә дә  танылган яшь, кызу темплар белән үсә торган университет буларак беләләр.

Педагогика университетының кабатланмаслыгы – аның һөнәриләрендә. Ул – бербөтен булган тулы, катлаулы организм.  Безнең көч, безнең талпыну, безнең сулыш – безнең тормышка аша торган өметләр – ул бергәлек халәтендә туа. Безнең һәрберебезгә дә иҗат белән сугарылган атмосфера, фикер кыюлыгы, фәнгә сусаганлык, мөгаллим шәхесен ихтирам итү, демократик рух, университет хәләте кыйммәт. Фәкать шундый атмосферада гына яңа фикерләр, игелекле башлангычлар туа һәм аларга безнең университетыбыз бик бай.

Соңгы елларда без СурДПУ үсеш программасын тормышка ашыру белән мәшгулъ. Инде дүртенче тапкыр университетыбыз «Россиянең 100 яхшы югары уку йорты»   исемлегендә һәм «Европа сыйфаты» дигән алтын медаль белән бүләкләнгән.

2003 елда уздырылган югары уку йортлары эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре университетыбызның уңышлы үсеше күрсәткече булып тора. Ул ел саен Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырыла. Ирешкән уңышларыбыз күрсәткече буенча безнең университет ХМАО-Юграның абсолют яхшы уку йорты булып танылды. Ул гына да түгел, Россия күләмендә үзенә тиң уку йортлары арасында иң югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы югары уку йортлары исемлегенә кертелде.

Мөгаллимнәребез үзләренең гыйлем осталыкларын, тормыш тәҗрибәсен студентлар белән бик теләп уртаклаша. Мөгаллимнәр белән студентлар арасындагы шундый хезмәттәшлек спорт мәйданнарында, халыкара һәм Россия күләмендә уздырылган һөнәри, фәнни ярышларда, олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүгә китерә. Игелекле җиргә төшкән белем  орлыклары яхшы шытымнар бирә. Әйтик, яшь галим-филологыбыз Андрей Кулешов Мәскәүдә уздырылган «Рус сөйләме дәресе» бәйгесендә I урынны яулады, ә Дарья Яковлева Ханты-Мансида узган «2013 ел студенты» округ бәйгесендә җиңүче булды.

Бөтенроссия иҗтимагый проектлар бәйгесендә иҗтимагый-гуманитар факультеты «Y-Land» проекты белән II урынны яулады.

Шәһәр күләмендә уздырыла торган студентлар иҗаты «I курс – беренче чыгыш» фестивалендә 8 ел рәттән беренчеленке тотабыз. Ике ел рәттән шәһәр фесиваленең Гран-приен без яулыйбыз. Быел да студент язында округта иң яхшылар рәтенә чыктык. Бегларян Гор (СКК факультеты) һәм «Модалы остаханә» студиясе Ульяновск шәһәрендә узган «Россиянең студентлар язы»нда көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар.

2013 елның октябрь аенда Сочида безнең спортчылар Урал федераль округы җыелма командасы составында Бөтенроссия студент отрядлары спартакиадасында I урынны яулады. Без дүрт мәртәбә параолимпия уеннарында чемпион булган студентыбыз – Алексей Ашапатовның Сочида Олимпия утын күтәреп баруы белән горурланабыз. III курс студенты Павел Ивашканың Сургут дәүләт педагогика университеты кара класслы спорт мастеры һәм 2014 елда Германиядә үткәрелгән Европа чемпионатының көмеш призеры булуы бездә горурлык хисе тудыра. Ханты-Мансийскида апрель аенда безнең чаңгыда шуу буенча җыелма командасы триумфаль җиңү яулады, округ студентлар чаңгы ярышы бәйгесендә бишенче мәртәбә чемпион булды. Сургут дәүләт педагогика университеты мини-футболда – Бөтенроссия «Алтын лигасы» финалчысы. Сургут дәүләт педагогика университетының гер күтәрү буенча җыелма командасы – студентлар арасында 2014 елда Россия чемпионаты җиңүчесе.

Шәһәр этабында «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңүчеләр арасында күпчелеге безнең университетны тәмамлаучыларның булуы гадәткә кереп бара.

Сургут дәүләт педагогика университетының «Туган мәктәбеңә педагог булып кайт», «Мөгаллим образын торгызу» проектлары, фәнни-гамәли җыеннар уздыру, «Түгәрәк өстәл»ләр, шәһәр, район, округ мөгаллимнәренә укыту семинарлары уздыру уңышлы үтә. Без шәкертләребезгә балаларны ярату, җаваплылык, тынгысызлык кебек сыйфатларны, бер сүз белән әйтсәк, балалар йөрәгенең инженерлары булуны тәрбиялибез.

Мондый мактаулы кереш сүздән соң 30 ел узган тарихыбызга һәм анда булган мөһим вакыйгаларга әйләнеп кайтыйк. Бу сикереш нәрсәдән башланды? Кем округта педагогик гыйлем куелышының шундый биеклекләргә күтәрелешенең инициаторы һәм генераторы булды?

30 ел эчендә шундый зур теләктән менә дигән педагогик университет хасил булды! Мәгариф тарихыннан безгә билгеле булганча, югары уку йортлары үзләренең абруйларына берничә йөз еллар дәвамында ирешә. Ә без моңа 30 ел эчендә ирештек. Күрәмсең, бу – вакыт таләбе һәм оештыручыларның изге теләге булгандыр.

1986 ел – Сургут педагогика училищесы

РСФСР Мәгариф министрлыгының 1986 елның 2 июлендә кабул ителгән 789 нчы боерыгы нигезендә Сургут педагогика училищесы ачыла, һәм ул Сургут шәһәренә, районына педагогик кадрлар әзерләргә тиеш була. Училищеда ике: мәктәпкәчә һәм мәктәп бүлекләре ачыла. Дүрт предмет-цикл комиссиясе төзелә. Алга таба әлеге комиссияләр җирлегендә кафедралар оеша, һәм укыту-фән педагогик комплексы «Тубыл педагогика институты – Сургут педагогика көллияте» хасил була. Училище, алга таба үсеш алып, мөстәкыйль уку йортына – педагогика көллиятенә әверелергә әзерләнә. 1989 елдан башлап 1991 елга кадәр педагогика училищесында фәнни-тәгълимати семинар эшләп килә. Бу елларда училищеның төп традицияләре туа. 1986 елдан башлап ел саен I курс студентларының туристик слеты уза башлый. «Ачык ишекләр» көне, «Укытучы көне» бәйрәме, мөгаллимнәр күмәклегенең ачык исәп-хисабы уза башлый.

1992 ел – Сургут югары педагогика училищесы (көллияте)

Уку йортының статусы күтәрелү мөгаллимнәр алдына җитди проблема куя: кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп үз һөнәри-фәнни дәрәҗәңне күтәрү. Бу эштә Мәскәү педагогика дәүләт университеты галимнәре бәяләп бетерә алмаслык ярдәм күрсәтә. Югары мәктәп педагогикасы өлкәсендәге гыйлемнәрне яңарту һәм тирәнәйтү буенча МПДУ профессорлары курслар уздыралар. 1994 – 1995 елларда педагогика көллиятендә тәрбияләнгән беренче фән кандидатлары барлыкка килә. 1994 елның маенда көллият директоры Надежда Василий кызы Коноплина «Педагогик көллият шартларында инновацион идарә итү процесслары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Көллият мөгаллимнәре арасында тикшеренү эшләре башланып китә, 36 мөгаллим, кандидатлык имтиханнары тапшырып, диссертация язу эшенә керешә, һәм мөгаллим әзерләү процессының актуаль проблемалары темалар итеп сайлана. Нәтиҗәсе буларак Сургут педагогика көллиятендә «Педагогик инновацияләр» фәнни-тикшеренү лабораториясе барлыкка килә. Предмет-цикл комиссияләре, кафедралар югары мәктәп педагогикасын, эшчәнлекле укыту технологиясен үзләштерә.

1995 ел – Сургут дәүләт педагогика институты

1995 елда Сургут педагогика көллияте базасында Сургут дәүләт педагогика институты ачыла. Ул, беренче көннәреннән үк Россия Федерациясенең югары мәктәбе системасына кереп, шәһәр, округ һәм илнең педагогик кадрлар әзерләү программасын гамәлгә ашырырга керешә. Ул 16 белгечлек буенча кадрлар әзерли башлый, һәм шуларның фәкать өчесе генә педагогикага кагылмый. Оешу дәверендә институтта көндезге формада кадрлар әзерли торган 8 факультет барлыкка килә. Озакламый аспирантура һәм диссертация яклау советлары ачыла, һәм ул 11 белгечлек буенча фәнни-педагогик кадрлар әзерләүгә керешә.

2001 елда узган педагогика институтының эшчәнлеген тикшерү дәүләт аттестация һәм аккредетация комиссиясе Себердә ачылган яшь югары уку йортының тотрыклы үсешен билгели. 2001/2002 уку елында педагогик  комиссия ясаган җитешсезлекләрне бетерү өстендә генә түгел, ә якындагы елларда институтның статусын күтәрү өстендә «5 адым» дип аталган программа кабул итә һәм аны тормышка ашырырга керешә.

2005 ел – Сургут дәүләт педагогика университеты

Россиянең мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү буенча аккредитация коллегиясенең 2005 елның 7 апрелендә кабул иткән карары нигезендә Сургут дәүләт педагогика институты «Сургут дәүләт педагогика университеты»статусын алды. Сургут дәүләт педагогика университеты бүген – округның югары педагогик һәм гуманитар белем үзәге. Хәзерге вакытта университетның алты факультетында 26 югары һөнәри гыйлем программалары буенча белгечләр, бакалаврлар әзерләнә. Әлеге 26 программа  кинәйтелгән җиде юнәлештә эшли: икътисад һәм идарә итү; гуманитар фәннәр; гыйлем һәм педагогика; мәдәният һәм сәнгать; хезмәт күрсәтү өлкәсе; иҗтимагый фәннәр; автоматика һәм идарә итү. Университетта алты фәнни белгечлек буенча ике докторлык диссертацияләре яклау советлары эшли. Безнең педагогика университетында укыту-тәрбия процессын 65% фән докторлары, профессорлар, фән кандидатлары, доцентлар алып бара.

Университетыбыз Россиянең һәм төбәгебезнең әйдәп баручы фәнни оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар арасында Россия мәгариф академиясе, Россия табигый фәннәр академиясе, Россия фәннәр академиясенең Себер бүлеге бар. Университетыбыз галимнәре башка университет галимнәре белән бергә фәнни эзләнүләр алып бара. Алар арасында Мәскәү педагогика дәүләт университеты, Россия фәннәр академиясенең суперсанак үзәге, Россия фәннәр академисенең археология һәм этнография институтының Себер бүлеге, Россия фәннәр академиясенең психология университеты, Россия фәннәр академиясенең Бөтендөнья әдәбияты институты, Халыкара педагогик гыйлем академиясе һ.б.

Белгечләр әзерләү сыйфатын дәүләт кенә билгеләми, ә иҗтимагый оешмалар һәм җәмәгатьчелек тә уздыра. 2005 елда Сугут дәүләт педагогика университеты «Европа белем сыйфаты» иҗтимагый бәйгесенең «Россиянең иң яхшы 100 югары уку йорты» номинациясендә лауреат булды. 2007 елда ХМАО-Югра губернаторы премиясе бәйгесендә округның югары уку йортлары арасында «ХМАО-Юграның иң яхшы белем бирү учреждениесе» биш номинациянең дүртесендә җиңүче дип табылды. 2002 елдан башлап Сургут дәүләт педагогика университеты галимнәре «Елның иң яхшы фәнни китабы» дигән Бөтенроссия бәйгесендә лауреат булып таныла. Шулар арасында профессор Р.Х.Шәймәрданов 11 тапкыр лауреат исемен яулады.

2009 елда Сургут дәүләт педагогика университеты «Европа сыйфаты»ның «Россиянең иң яхшы 100 югары уку йорты» номинациясендә алтын медальгә лаек була.

2011 – 2016 елларда үсеш программасы

Сургут дәүләт педагогика университеты 2011 елдан «2016 елга кадәр булган үсеш программасы»н тормышка ашыруга кереште.

2012 елда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган югары уку йортлары эшчәнлеген бәяләү исемлегендә безнең университет нәтиҗәле эшләүче уку йортлары исемлегендә һәм аның интернет-порталы үтә күренмәле һәм иң отышлы төзелгән дип танылды.

Безнең студентлар шәһәр иҗат фестивалендә «I курс студентының беренче чыгышы» 2012 елда I урынны яулады. Җиде мәртәбә безнең студентлар «Ел студенты», «XXI гасыр лидеры» округ бәйгеләрендә җиңүчеләр булды.

2013 елда Сургут дәүләт педагогика университеты бишенче мәртәбә «Россиянең иң яхшы 100 югары уку йорты» бәйгесенең «Иң яхшы профиль югары уку йорты» лауреаты булды.

2012/2013 уку елында 6 зур төбәк һәм шәһәр фәнни-гамәли җыеннар узды. Сургут дәүләт педагогика университеты мөгаллимнәре Альбина Әмирҗан кызы Камәртдинова һәм Александра Эдуардовна Щербакова, Ханты-Мансийскида «Акыллыбашлар» бәйгесендә «Мәгълүмати технологияләр» һәм «Киләчәк медицинасы» номинацияләрендә җинү яулап, үз ачышларын тормышка ашыру өчен фәнни-техник өлкәдә кече эшмәкәрлеккә теләктәшлек күрсәтүче Бортник фонды грантын да яуладылар. III курс студенты Павел Ивашко Италиядә узган Европаның җиңел атлетика буенча яшьләр арасында икенче мәртәбә чемпион титулын яулады.

2014 елның декабрендә университетыбыз эшчәнлеген бәяләү буенча дәүләт аккредитация комиссиясе эшләде. Мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек итү федераль хезмәтенең. 2015 елның 31 марты боерыгы безнең университетның дәүләт аккредитациясен уңышлы үтүе һәм 38 юнәлеш буенча агымдагы алты елга белем хезмәте күрсәтү хокукы бирелүен игълан итте.

Без үз тарихыбыз белән горурланабыз. Безнең коллектив үз алдына гади булмаган актуаль бурычлар куя һәм аларны тормышка да ашыра. Димәк, яулыйсы биеклекләр алда әле!

Менә без чираттагы юбилейга әзерләнәбез. Безгә – 30 яшь! Аны лаеклы каршы алырга һәм алга яңа планнар билгеләргә кирәк.

Без беренче чиратта яуланган биеклекләрне ныгытырга телибез. Сургут дәүләт педагогика университеты үз төбәгебездә педагогик белем эстәтү өлкәсендә лидер булып калырга тиеш. Булачак мөгаллимнәрне университетның бай мирасын, традицияләрен файдаланып тәрбияләргә; яңа ирешелгән уку, фән, тәрбия өлкәсендәге уңышларга таянырга. Шул сәбәпле юбилей программасы кысаларында түбәндәге чараларны уздырачакбыз:

• ректорда университетның иң яхшы укучы студентларын, яхшы эшләүче мөгаллимнәрен, университетның элекке студентларын, хезмәт ветераннарын, училище-көллият-югары уку йортының мактаулы хезмәткәрләрен, социаль хезмәттәшлек итүчеләрне тантаналы кабул итү;

• университетыбыз музеенда «Сургут дәүләт педагогика университетының язмышын үзгәрткән кешеләр, вакыйгалар…» дигән яңа экспозициясен ачу;

• Гыйльми советның тантаналы утырышы;

• Мөгаллим һәйкәлен тантаналы ачу;

«Педагогика университеты белән горурланам!» дигән бәйрәм программасы.

Юбилей елының фәнни вакыйгалары:

• «Студентлар – фәнни эзләнүдә» дигән темага студентларның фәнни конференциясе;

• «Яшь буын һәм белем җәмгыяте» округ укучылар конференциясе;

• «Глушков укулары»;

• «Сургут дәүләт педагогика университетының иң яхшы мөгаллиме» бәйгесе.

Студентлар бәйгеләре:

• Сургут дәүләт педагогика университының иң яхшы студент төркеме;

• Юбилей елының иң яхшы студенты;

• «30 нчы яз» дигән студентларның иҗат фестивале;

• «Ел проекты» бәйгесе;

• «Студентларның иң яхшы фәнни лабораториясе» бәйгесе;

• «Студентларның иң яхшы фәнни мәкаләсе» бәйгесе;

• «Студент портреты» дигән темага фотоконкурс;

• Студентлар арасында «Минем тормышымда Сургут дәүләт педагогика университеты» дигән темага иң яхшы эссе бәйгесе;

• Сургут дәүләт педагогика университетының юбилей спартакиадасы.

Сургут дәүләт педагогика университеты ректоры, педагогика фәннәре  докторы Надежда Васильевна КОНОПЛИНА фотосурәте (2 нче слайд) һәм башка фотолар 3 ‒ 12 нче слайдларда.

Шаймарданов СТА+