Матурлык иленә юл

 

(Дәрестән тыш эшчәнлек)

Лилия ХӨСӘЕНОВА,

Ютазы районы Урыссудагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– балаларны татар халкының милли киемнәре, мили орнаментлар белән якыннанрак таныштыру. Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау;

– милли киемнәргә бизәкләр төшерү;

– балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

– үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларыңның, уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

– төрле фикерләрне чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Регулятив УУГ:

– үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү.

Танып-белү УУГ:

– булган белемнәрне куллана белү;

– өйрәнгәненнән чыгып сорауларга җавап табу;

– чагыштыру, нәтиҗә ясау.

Коммуникатив УУГ:

– фикереңне телдән әйтә белү, башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

– күмәк һәм парларда аралаша, эшли белү.

Җиһазлау: халкыбызның милли әйберләре: күлмәк, түбәтәй, калфак, милли орнаментлар җыелмасы, презентация, бизәк өлгеләре, чемодандагы музей.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең барышы

  1. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез яхшымы? Әйдәгез, кулга-кул тотынышып бер-беребезгә үзебезнең сәламебезне, җылыбызны бүләк итик әле.

  1. Проблемалы ситуация тудыру. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Укучылар, мин сезгә бер җыр тыңларга тәкъдим итәм. “Кәләпүшем-калфагым” җыры.

– Әлеге җырда нинди кием телгә алынды?

– Кәләпүш, калфак. (Чемодандагы музей экспонатларына күзәтү ясау.)

– Әйе, дөрес, укучылар, Менә сезнең алдыгызда калфак белән түбәтәй. Минем кулымда татар хатын-кызларының иң матур бизәнү әйбере. Ир-атларның милли баш киеме. Игътибар белән карагыз әле. Алар нинди?

– Матур, бизәкле.

– Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

– Халкыбызның милли бизәкләре турында сөйләшербез.

  1. Дәрестән тыш эшчәнлекнең максатын чишү

– Милли, бизәк төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Әйдәгез, аңлатмалы сүзлектән карыйк.

Бизәк (орнамент) латин теленнән килеп чыккан. Билгеле бер тәртиптә тезелгән нинди дә булса рәсемнең яки сызымның ритмлы чиратлаштырылучы бизәкләрне орнамент дип атыйлар.

– Укучылар, милли бизәкләрне калфак белән түбәтәйләрдә генә очратабызмы?

– Юк.

– Тагын нинди киемнәрдә очратабыз?

– Күлмәкләрдә, камзулларда, алъяпкычларда, читекләрдә. (Слайдта, чемодандагы музейда бизәкле киемнәрне карау.)

– Күрәсезме, укучылар, барлык киемнәргә дә орнаментлар, бизәкләр төшерелгән. Бизәкләр нәрсәгә охшаган?

– Чәчәкләргә, үсемлекләргә, дулкынлы, бормалы бизәкләргә.

– Дөрес, укучылар.  Ә аларны бизәү өчен үрнәкләрне каян алганнар?

– Табигатьтән алганнар.Татар милли орнаментның төп бизәкләре чәчәкләр, үсемлекләр: лалә, канәфер, кыңгырау, чалмабаш чәчәкләре, өчьяфраклар. (Слайдта бизәкләрне күрсәтү.)

– Бизәктә лалә – яңарыш чәчәге. Ул язын беренче булып шытып чыга, җирне яңарта. Чынбарлыкка якынрак итеп сурәтләнә торганы – лалә чәчәге.

Халык арасында лаләләрнең килеп чыгышы белән бәйле кызыклы легенда яши: имеш, бер яфракның чык тамчысын яшен суккан һәм яфрак дөрләп яна башлаган. Шул чак кисәк кенә һава суына, теге яфрак туңып лаләгә әверелә. Шулай итеп, җиһанга яңа чәчәк – лалә яралган. Эчке якта, таҗларның төбендәге каралык, гүя, шул янудан калган.

– Күптөрле татар орнаментлары һәм бизәкләре арасында геометрик орнамент та шактый зур урын ала: дулкыннар, йөгереп килгән дулкыннар, бау-әйләнмәләр, үрелмәләр, борылма. Күптөслелек татар орнаменты өчен үзенчәлекле. Күбесенчә өстенлек итүче якты төсләр: яшел, сары, шәмәхә, зәңгәр, куе кызыл һәм кызыл төсләр. Бизәкләрдә гадәттә дүрттән алып алты төрле төс катнаша. Өстенлек иткәне: зәңгәр, күк, яшел, сары һәм кызыл тон.

Ял итү

“Түбәтәй” уенын уйнау.

  1. Иҗади эш эшләү

– Укучылар бу бизәкләр бүгенге көндә дә популяр бит. Сез минем белән килешәсезме?

– Әйе.

– Экранга карыйк. (Слайдларда милли бизәкләр төшерелгән бүгенге киемнәр.) Хәзер милли мотивларның шулай популярлашуы миңа бик ошый.

– Укучылар хәзер сез дизайнерлар булырсыз. Сезнең өстәлләрдә футболка һәм букча бар. Шулай ук бизәү өчен милли орнаментлар, бизәкләр бар. Бүгенге киемнәребезгә милли бизәкләр белән матур, заманча милли төс өстәрсез. Сезгә 3 минут вакыт бирәм.

– Хәзер үзегезнең брендларыгызны иптәшләрегезгә тәкъдим итәрсез. (Укучылар эшләрен дусларына тәкъдим итә.)

– Бик яхшы, рәхмәт.

  1. Рефлексия

– Укучылар, әлеге киемегезне, букчагызны чемодандагы музейга саласызмы?

– Юк.

– Ни өчен? Әйдәгез нәтиҗә ясыйк.

Бу бизәкле киемнәр бүгенге көндә дә бик актуаль. Безгә алар бик ошый.

Укытучы. Шулай итеп дәресебез ахырына якынлашты.  Балалар, татар телен, тарихын, мәдәниятын өйрәнегез, хөрмәт итегез, горурланып йөрегез. Сезнең татарлыгыгыз бөтен әйберегездә дә чагылыш тапсын. Халкыбызның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләтебез үткәнен хөрмәт итсен иде.