Матур өй

№52

(Балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек рус төркемендә сәхнәләштерү өчен)

Гөлфия ШӘРИФУЛЛИНА,

Яр Чаллыдагы 19 нчы “Алёнка” балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе

Залда урман күренеше, агачлар арасында, урта өлештә өй, өйнең эче күренми, геройлар тәрәзәдән сөйләшә, бер якта алмагач, алмагачта 9-10 алма муляжы эленгән. Икенче якта “түтәлдә” 3-4 кәбестә муляжы яки чын кәбестә утыра.

“Кем бар анда?” соравын һәрвакыт соңгы килгән герой бирә. Автор булып шул төркемдәге татар милләтеннән булган бала сөйли.

Автор. Борын-борын заманда түгел, без яшәгән заманда, әллә кайда да түгел, үзебезнең Татарстанда, Саба районында Лесхоз дигән авылда яшәгән, ди, бер данлыклы урманчы. Аның исеме Нургали, ул безнең президентыбыз Рөстәм Миннехановның әтисе булган икән. Нургали бабай табигатьне, урманны, җәнлекләрне бик яраткан, ди. Үзе урманнан кайтып кермәгән, күз карасы кебек, аны начар уйлы кешеләрдән, ут-күздән саклаган, корыган агачларны чистартып, алар урынына яшь үсентеләр утырткан, җирен йомшартып, су сибеп аларны тәрбия кылган. Шулай ук җәнлекләр турында да бик нык кайгырткан, аларны аучылардан яклаган, кышын ачлыктан саклаган, пошилар карга батып тилмермәсен дип, җәйдән үк алар өчен олау-олау печән өемнәре әзерләгән. Һәм бик матур бер болын уртасында көзге  тоташ яңгырлардан, язгы әче җилләрдән, кышкы өермә бураннардан һәм салкыннан, җәен эссе кояштан ышыклансыннар өчен, җәнлекләргә агачтан бик матур өй салып куйган. Берничә көн үтүгә, анда мондый хәлләр башланган:

Тычкан килә, туп белән уйный, үзе җырлый.

Тычкан. Туп-туп, кызыл туп, сикер-сикер кызыл туп,

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10, сикер-сикер кызыл туп.

(Өй янына килеп җитә.) Ай-яй, нинди матур өй! Тук-тук, бу өйдә кем яши? Беркем дә юк! Ур-ра, бу өйдә мин яшим! (Өйгә кереп китә.)

Куян килә, бер урында 3-4 кәбестә күрә.

Куян. Ай, кәбестә! Мин кәбестә яратам.

Йөгереп барып, су сипкеч алып килә, җырлый җырлый, су сибә.

Бар матур бакча, анда кәбестә үсә,

Кәбестә шундый зур, кәбестә кечкенә.

Кәбестә кил әле, биеп-биеп кит әле

Әл-лә-лә, әл-лә-лә, биеп-биеп кит әле.

(Өй янына килеп җитә.) Ай-яй, нинди матур өй! Тук-тук. Бу өйдә кем яши?

Тычкан. Кем бар анда?

Куян. Мин – Куян.

Тычкан. Нинди куян?

Куян. Кечкенә, матур, чиста, әйбәт, ак куян.

Тычкан. Ә мин – Тычкан, кил монда!

Куян. Рәхмәт. (Куян өйгә кереп китә.)

Кәрзин тотып керпе килә, алмагач янына җитә.

Керпе. Алма!(Саный-саный  җыя.) 1-10, күп алма!

Җырлый.

Мин ашыйм тәмле алма, тәмле алма, тәмле алма,

Әйе шул, әйе шул, мин ашыйм тәмле алма.

Өй янына килеп җитә.

Ай-яй, нинди матур өй! Тук-тук. Бу өйдә кем яши?

Куян. Кем бар анда?

Керпе. Мин – Керпе.

Тычкан. Нинди керпе?

Керпе. Кечкенә, матур, чиста, әйбәт, соры керпе.

Тычкан. Мин – Тычкан.

Куян. Ә мин – Куян, кил монда!

Керпе. Рәхмәт! (Керпе өйгә кереп китә.)

Бии-бии, Төлке килә, үзе җырлый.

Төлке. Мин биим-биим-биим, мин матур биим-биим,

Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә, мин матур биим-биим.

Өй янына килеп җитә.

Ай-яй, нинди матур өй! Тук-тук. Бу өйдә кем яши?

Куян. Кем бар анда?

Төлке. Мин – Төлке.

Куян. Нинди төлке?

Төлке. Кечкенә, матур, чиста, әйбәт, кызыл-сары төлке.

Тычкан. Мин – Тычкан.

Куян. Мин – Куян.

Керпе. Ә мин – Керпе, кил монда!

Төлке. Рәхмәт. (Төлке өйгә кереп китә.)

Җырлый-җырлый, Бүре килә.

Бүре. Мин җырлыйм-җырлыйм-җырлыйм,

Мин матур җырлыйм-җырлыйм,

Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә,

Мин матур җырлыйм-җырлыйм.

Өй янына килеп җитә.

Ай-яй, нинди матур өй! Тук-тук. Бу өйдә кем яши?

Төлке. Кем бар анда?

Бүре. Мин – Бүре.

Төлке. Нинди бүре?

Бүре. Зур, матур, чиста, әйбәт, соры бүре.

Тычкан. Мин – Тычкан.

Куян. Мин – Куян.

Керпе. Мин – Керпе.

Төлке. Ә мин – Төлке, кил монда!

Бүре. Рәхмәт. (Бүре өйгә кереп китә.)

Кисмәк белән бал, агач кашык тотып, аю килә.

Аю. Мин бал ашыйм, ай-яй, бал тәмле, мин бал яратам!

Өй янына килеп җитә.

Аю. Ай-яй, нинди матур өй! Тук-тук. Бу өйдә кем яши?

Кем бар анда?

Аю. Мин – Аю.

Нинди аю?

Аю. Зур, матур, чиста, әйбәт, көрән аю.

Тычкан. Мин – Тычкан.

Куян. Мин – Куян.

Керпе. Мин – Керпе.

Төлке. Мин – Төлке.

Бүре. Ә мин – Бүре, кил монда!

Аю. Юк, рәхмәт, мин зур, өй кечкенә.

Бүре. Юк, өй зур, кил монда! (Аю өйгә кереп китә)

Автор. Шулай итеп, алар барысы бергә шул өйдә яши башлаганнар. Тик кенә ятмаганнар, һәрберсе үз тамагын үзе кайгырткан, ә өйне һәрвакыт тәртиптә тотканнар: Төлке өй җыештырган, Аю утын ташыган, Бүре мичкә яккан, Куян су китергән, Тычкан әрекмән яфраклары җыеп киптергән, ә Керпе аннан киемнәр теккән. Әле бүген дә алар шунда дус һәм тату яшәп яталар икән.

Барысы бергә чыгалар, өйне әйләнеп җырлыйлар.

Бергә. Бу өй матур, бу өй зур.

Монда яши Тычкан, мин – Тычкан,

Монда яши Куян, мин – Куян.

Әйе шул, әйе шул,

Бу өй матур, бу өй зур.

Монда яши Керпе, мин – Керпе,

Монда яши Төлке, мин – Төлке.

Әйе шул, әйе шул,

Бу өй матур, бу өй зур.

Монда яши Бүре, мин – Бүре,

Монда яши Аю, мин – Аю.

Әйе шул, әйе шул,

Бу өй матур, бу өй зур.

Бер рәткә тезелеп басып, баш ияләр.