«Математик поезд»да сәяхәт

 

(Зурлар төркемендә математикадан үткәннәрне кабатлау дәресе)

Гөлнур МОСТАФИНА,

Казанның КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячесе

Дәреснең максаты. Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен ныгыту; геометрик фигураларны дөрес итеп аеру; төсләрне тану; фикерләү сәләтен арттыру; музыка ярдәмендә дөрес санау.

Җиһазлау. Стенага кәгазьгә ясалган зур поезд рәсеме эленә; икешәрләп бер-бер артлы урындыклар урнаштырыла (балаларның санына карап, һәр урындыкка кызыл, яшел, сары, зәңгәр геометрик фигуралар – өчпочмак, түгәрәк, квадрат,турыпочмаклык, әйләнә ябыштырыла). Билетлар ясала. Һәр билеттагы 5 төрле геометрик фигура 4 төрле төскә буяла. Билет “сату” урыны әзерләнә. Залның бер почмагында “аланлык” корыла, анда кәгазьдән ясалган агачлар, бүкән төпләре, ясалма чәчәкләр куярга мөмкин. “Кәҗә бәтие ничек итеп санарга өйрәнгән?” уены өчен башлыклар да әзерләнә.

Дәрес-сәяхәтнең барышы

Тәрбияче. Балалар (дәрес башлаганда, алар түгәрәк ясап басып торалар), дәресне башлыйбыз. Барыгыз да бер-берегезнең кулын тотыгыз. Сез итпәшегездән килгән җылыны тоясызмы? Кулларыгызны кысыбрак тотыгыз. Сезне кояш җылыта дип хис итегез. Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Ничек рәхәт булып китте. Шулаймы? (Тәрбияче әйткәнне балалар эшләп бара.)

– Хәзер сезнең белән «математик поезд»га утырып «сәяхәт»кә чыгарбыз. Әмма поездга утырыр өчен безгә билет алырга кирәк. Билетлар гади түгел, аларга геометрик фигуралар төшерелгән. Ә менә кем дә кем билеттагы тамга буенча вагонда үз урынын тиз генә эзләп таба, ул безнең белән сәяхәткә бара. Ә хәзер Дилә – билет сатучы, калганнарыгыз исә билет алучылар булсын. (Балалар бер-бер артлы тезелеп, билет алалар, билет буенча урыннарын табалар.) Һәрберегез дә үз урыннарыгызны дөрес таптыгызмы икән? Яле, Нурия, билетларны тикшереп, карап чык һәм безгә дөресме-юкмы икәнен әйтеп бир. (Нурия тикшереп чыга. Билетларны икенче ягына төрле-төрле 10 рәсем төшерелгән.)

– Инде сәяхәткә китәргә дә вакыт җитте. (Бер бала быргы кычкыра: «Тү-тү-тү». Башкалар куллары белән төрле хәрәкәтләр ясыйлар.)

Тәрбияче. Безгә поездда барганда күңелсез булмасын өчен, бераз сөйәләшеп, күңел ачып алыйк. Менә бер рәссам, сәяхәткә чыгасыбызны белгәч, үзе ясаган рәсемне бүләк итте. Әйдәгез, шул рәсемнәрне карыйк.

1 нче рәсем

– Бу нәрсә?

– Бу машина.

– Машина нинди геометрик фигуралардан ясалган? Азат, син әйтеп кара әле.

– Машинаның кабинасы – квадраттан, арбасы – турыпочмаклыктан, тәгәрмәчләре түгәрәктән ясалган.

– Бик дөрес.

2 нче рәсем

– Бу кем?

– Бу кеше фигурасы.

– Дилә, кеше фигурасы нинди геометрик фигуралардан тора?

– Кеше фигурасының башы түгәрәктән ясалган; гәүдәсе, кул һәм аяк очлары әйләнәдән тора, кул һәм аяклары турыпочмаклыктан ясалганнар.

– Бик дөрес. Без, сөйләшә торгач, беренче тукталышка да килеп җиткәнбез. Ә хәзер әкрен генә урыннарыгыздан торыгыз да “аланлык”ка килегез.

Нинди матур алан! Без хәзер сезнең белән шушында ял итәрбез. Тик утырмыйбыз, бер көй тыңларбыз. Сез шул көй астында, күзләрегезне йомып, 10 га кадәр эчтән генә дөрес итеп санарга тиешсез. Ә соңыннан исә шушы көй астында ничек санаганыгызны (тиз, әкрен, уртача тизлектә) әйтерсез.

Әзерләндек. Тынлыйбыз. (Бер татар халык җыры язылган пластинка уйнатыла, нәниләр санарга керешәләр. Кемнең ничек санавын тикшерәм, үзем дә санап күрсәтәм.)

– Ә хәзер шушы ук көйгә кулларны чабып саныйк. (Кечкенәләр тәрбияче белән бергә саныйлар. Кинәт урманнан балта тавышы ишетелә.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, урманчы Нури абзыйның балта тавышын саныйк. Ул балтасы белән бүрәнәнгә ничә тапкыр сукканын санап барыгыз, аннары ул санны төрле рәсемнәр (төрле санда) төшерелгән карточкадан күрсәтегез. (Рәсемнәр сатып алынган билетлар артына ясалган. Мәсәлән, карточкага күбәләк (4 туп һ.б.) рәсеме ясалган. Бала алар арасыннан үзенә кирәген сайлап ала.)

(Менә урманчы Нури абый, маңгаендагы тирен сөртә-сөртә, үзе дә балалар янына килә.)

Нури абый. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез, Нури абый!

Нури абый. Балалар, минем шушы тирәдә генә төенчегем бар иде, күрмәдегезме?

Азат. Мин күрдем, Нури абый, менә ул, ал.

Нури абый. Ай, рәхмәт, энем Азат. Әллә нишләп туңып киттем, анда пиджәгем бар иде, шуны киим әле.

Азат. Нури абый, синең пиджәгең бигрәк матур икән. Төймәләре дә бик күп.

Нури абый. Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Күзегезне йомып, пиджәктәге төймәләрне санагыз. Ягез, кем кыюрак? Әйдә, Нурислам, син башла. (Пиджәкнең бер ягында – 5, ә икенче ягында 4 кенә төймә, бишенчесе исә, ялгышып, пиджәкнең җиңенә тагылган.)

(Нурислам, күзен йомып, төймәләрне саный.)

Тәрбияче. Беренче рәттәге төймәләр саны икенче рәттәге төймәләр саныннан ничәгә артык?

Нурислам. 1 гә артык.

Тәрбияче. Әйтегез әле, икенче рәткә ничә төймә таксак, беренче рәтнеке кадәр була?

Нурислам. Берне таксак.

Нури абый. Балалар, ул төймәм минем бар бит. Менә ул, мин аны ялгышып җиңемә тагып куйганмын.

Нурия. Нури абый, синең пиджәгеңнең ялгаулары да бик кызык икән.

Нури абый. Ә нәрсәсе бик кызык, Нурия?

Нурия. Әнә карагыз әле, Нури абыйның аркасындагы ямавы әйләнәгә охшаган.

Илназ. Ә менә монысы турыпочмаклык бит.

Айназ. Өченчесе – өчпочмакка.

Азат. Дүртенче фигура – квадратка.

Нури абый. Кара инде син аны, чынлап та, бик кызык килеп чыккан икән шул. Балалар, ә сез табышмаклар беләсезме?

Балалар. Беләбез.

Нури абый. Мин сезгә ике мәсьәлә-табышмак әйтәм, тыңлап карагыз әле.

  1. Без, без, без идек,

Без җиде абзый идек.

Икебез китте урманга,

Без ничәү калдык инде?

Айнур. Бишәү калдык.

Нури абый. Бик дөрес.

  1. Без, без, без идек,

Без биш урманчы идек.

Тагын килде дүртебез.

Булды хәзер ничәү без?

Нурислам. Сез хәзер 9 булдыгыз.

Нури абый. Дөрес. Бик яхшы.

Тәрбияче. Нури абый, безгә китәргә вакыт. Сезгә бик зур рәхмәт, Кайтыр юлыбыз ерак. Бу якларга тагын бер килеп чыгарбыз әле. Балалар, Нури абый белән саубуллашыйк та үз урыннарыбызга утырып кузгалыйк.

Балалар. Нури абый, сау бул, исән-имин тор.

Нури абый. Балалар сау булыгыз! Безенең якларга тагын килегез.

(Балалар яңадан уз урыннарына – «поезд» га утыралар. Бер бала быргы кычкырта: «тү-тү», башкалар кулларын алга-артка хәрәкәтләндереп алалар.)

Тәрбияче. Әйдәгез, безгә күңелсез булмасын өчен, тагын сөйләшеп алыйк. Азат, Айназ синең кайсы ягында утыра,

Азат. Айназ минем уң ягымда утыра. (Алда, арта сүзләрен кертеп, җаваплар тыңлап, тагын 4 – 5 балага сорау бирелә.)

Тәрбияче. Сөйләшә торгач, икенче тукталышыбызга килеп җитүебезне сизмәгәнбез дә. Инде әкрен генә урындыкларыгыздан торыгыз һәм су буена килегез. Хәзер бер уен уйнап алабыз. Уен “Кәҗә бәтие ничек итеп 10 га кадәр санарга өйрәнгән?” дип атала. (Балалар башаларына алдан әзерләнгән башлыкларын кияләр. Уенда “кәҗә бәтие”, “бүре”,”ат”,”сыер”, “эт”,”песи”,”төлке”,”куян”,”аю”,”каз” катнаша.)

Тәрбияче (сөйли, балалар тиешле хәрәкәтләрне ясап торалар). Бервакыт кәҗә бәтие, сикерә-сикерә, болын буенча бара икән, каршысына бүре килеп чыккан.

Бүре. Кәҗә бәтие, мин сине ашыйм.

Кәҗә бәтие. Син мине ашама, мин сиңа санап күрсәтәм. Мин кәҗә бәтие – бер, ә син бүре –ике буласың. (Шулай дигәч, йөгереп китә.)

Бүре. Ах, син мине саныйсың? (Куышалар.)

Тәрбияче. Каршыларына ат килеп чыга.

Ат. Кая болай йөгерәсез?

Бүре. Карале, бу мине саный, хәзер сине дә саный.

Кәҗә бәтие. Әйе шул, саныйм. Мин кәҗә бәтие – бер, бүре – ике, син ат – өч буласың.

Ат. Ах, син мине дә саныйсың? (Куышалар.)

Тәрбияче. Каршыларына сыер килеп чыга. (Шушындый ук тәртиптә“кәҗә бәтие”, “бүре”,”ат”,”сыер”, “эт”,”песи”,”төлке”,”куян”,”аю”,”каз” белән дә сөйләшеп, барысын да санап чыга.)

Тәрбияче. Дуслар, безгә әнә шул елганы кичеп чыгарга кирәк, әмма унга кадәр саный белсәң генә, батмыйча чыга аласың. Хәзер миңа уңга кадәр санап күрсәтегез. (1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10.) Бер-бер артлы санагыз. (Беренче, икенче… унынчы.) Бик дөрес. Ә хәзер минем “көймә”гә утырыгыз. (Алдан ук кәгазьдән яслаган “елга” идәнгә җәеп салына, балалар бер-бер артлы тәрбияче артына тезелеп басалар.) Киттек. Менә елганы да кичтек, инде кайтыр вакыт та җитте. Барыгыз да урыннарыгызга утырыгыз. Менә шулай кузгалдык! (Бер бала быргы кычкырта: “тү-тү”, калганнары куллары белән төрле хәрәкәтләр ясап алалар.) Балалар, “Бакча” тукталышына кайтып җиткәнче бер җырлап та алыйк, күңеллерәк булып китәр. (Бари Рәхмәтнең “Биш чия” шигыренең сүзләрен татар халык көенә башкаралар.)

Тәрбияче. Балалар, менә без “Бакча” тукталышына кайтып та җиттек, хәзер барыгыз да минем яныма килегез. Әйтегез әле, сезгә сәяхәт ошадымы? Нәрсәләр эшләдек? Нәрсәләрне искә төшердек? (Сораулар бирелә, җаваплар алына.) Шуның белән сәяхәтебез тәмам.