Мәңгелеккә язылып калды исеме

(Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнү)

Мәрьямия ГАЛЛӘМОВА,

 Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы

Татарстанның халык шагыйре, язучы Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туа. Фәнискә дүрт яшь чагында әтисе Гатаулла абзыйны фронтка озаталар. Күп  тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Алты  бала әтисез кала. Аларны  әниләре тәрбияләп үстерә. Фәнис Яруллин мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза. Тик аларны ул беркемгә дә күрсәтми, калын бер дәфтәргә язып бара.

Бөек Ватан сугышында әтиләрен югалткан алты балалы гаиләгә тормыш итү җиңел булмый. Аларга  җәен бәләкәй арба, кышын чананы бик күп тартырга туры килә. 1957 елда Фәнис Яруллин Совет Армиясе сафларына чакырыла. Бервакытны спорт күнегүләре үткәргәндә турниктан егылып, ул гомерлек бәлагә дучар була. Шул егылу аркасында нык имгәнеп, Фәнис аягына басып йөри алмас хәлдә кала. Моннан соң аның бөтен тормышы, яшәү рәвеше сыйфат ягыннан үзгәрә. Ул әдәбият белән ныклап дуслашып китеп, язучылык эше белән кызыксына башлый, кулына каләм ала. Ул  үзенең дөньяда барлыгын әдәбият аша белдерергә тели. Беренче әсәрләре басылып чыгуга ук, ул меңәрләгән укучыларының иң яраткан язучысына әверелә.

Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты Фәнис Яруллин 53 ел урын өстендә ятып иҗат итте. Ул – 46 китап авторы. Шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин 73 яшендә вафат булды.

Фәнис Яруллин әсәрләре ни өчен күп кешенең күңеленә ошаган соң? Ни өчен бүген дә аның иҗатын бөтен кеше ярата? Минемчә, ул кешеләрне яраткан, әсәрләрен  гади телдә сурәтли алган. Аның  һәр әсәре халыкның үзе турында.

Без укучылар белән әдәби уку дәресләрендә төрле язучыларның әсәрләрен укыйбыз. Аның әсәрләре җиңел укыла, теләсә кайсы образ җанлы булып күз алдына килеп баса. Фәнис Яруллин һәр героен яратып тасвирлый. Аларның эчке дөньясын, эш-гамәлләрен, характерларын ачып бирә. Ул авыл тормышының башкалар язмаган якларын, проблемаларын күтәреп чыккан, һәр сүзнең урынын белеп файдаланган. Кеше характеры турында укыйсың икән, син аның үзен күргән кебек буласың, ул ашаган ризыкның тәмен, ул йөргән болыннарның исен тоясың. Бу – язучының сурәтләү осталыгы зур булуын, тел-сүз байлыгыннан уңышлы файдалануын раслый. Һәр герой үзенчә ачыла һәм алар берсен-берсе кабатламыйлар. Фәнис Яруллинның әсәрләрендә туган ягы, туган авылы тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, кешеләрнең эш-гамәлләре һәм хис-тойгылары сурәтләнә. Язучы сүзләрне билгеле бер максат белән сайлап ала, урнаштыра.

Минем фәнни-тикшеренү эшемнең максаты – Фәнис Яруллин иҗатындагы тел-сурәтләү чараларын өйрәнү, аларның төп үзенчәлекләрен күрсәтү. Мин әсәрләрдәге тел-сурәтләү чараларын табып, әдипнең осталыгын ачыкларга телим. Аларны төркемләп, аерым мисаллар ярдәмендә бәяләргә тырыштым. Фәнни-тикшеренү эшем кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Фәнис Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Һәр халыкның язучысы үзенең туган теленең гасырлар буена тупланып килгән сүз байлыгыннан файдалана. Фәнис Яруллин да шушы сүзләр байлыгын бик оста итеп, теләсә нинди сүзне сурәтләү өчен кулланган. Мин моңа аның әсәрләрен укыганнан соң, аның ни дәрәҗәдә сүзгә бай кеше булуына ышандым. Әдип үзе китте, эше калды. Ә исеме мәңгелеккә безнең күнелләрдә язылып калды.

Фәнис абый безгә  үзенең бай мирасын калдырып китте.

Мин шушы мираста булган тел-сурәтләү чараларын анализлап чыктым.  Фәнис Яруллинның  “Йолдыз тапкан кыз”, “Ак каз”, “Йокыбай”, “Бер ярлы белән бер бай”, “Яз кайда кышлый”, “Биюче бака”, “Зәңгәр күлдә ай коена”, “Урман әкияте”, “Буар елан”,  “Бер ярлы белән бер бай”,  “Ике тамчы”,  “Юылмас хурлык” әкиятләрен, “Кызыл алма”,  “Ак төнбоек”, “Кояштагы тап”   хикәяләрен, “Гайни”, “Ялкау ялы” шигырьләрен бик яратып укыдым. Әсәрләр миңа бик ошады. Аның әсәрләре безгә аңлаешлы итеп язылган. Аларда вакыйгалар мавыктыргыч, кызыклы сурәтләнә, тиз укыла һәм җиңел хәтердә кала.

Матур әдәбият теле – образлы тел. Әдәби әсәр телен анализлаганда, андагы сурәтләү чараларына, мәкаль һәм  әйтемнәргә, сөйләм үзенчәлекләренә игътибар иттем. Әлеге чараларны эзләү һәм анализлау сөйләмемне үстерергә  ярдәм итте. Автор кулланган чаралар, алымнар язучының дөньяга карашын, иҗат юнәлешен дә билгели.

Фәнис Яруллин  чагыштыруларны яратып куллана. Чагыштыру нәтиҗәсендә предмет һәм күренешләрнең охшаш һәм аермалы якларын ачыклап була.

  • Карурманда бер Буар елан яшәгән, ди. Юанлыгы бүрәнәдәй, озынлыгы дилбегәдәй, күзләре табактай, маңгае кабактай булган аның. (“Буар елан”)

Язучы әсәрләрендә мәкаль  һәм әйтемнәрне күп файдалана.

  • Биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз. (“Бер ярлы белән бер бай”)
  • Байлык — бер айлык. (“Йолдыз тапкан кыз”)
  • Нахак сүзне онытып булмый. (“Ак каз”)
  • Кеше өлешенә тияргә ярамый. (“Йокыбай”)
  • Карга күзен карга чукымый. (“Бер ярлы белән бер бай”)
  • Кайгы белән шатлыкны күрер өчен маңгай күзе кирәкми. (“Кызыл алма”)
  • Бәхетле чагыңда хәтер кыска була. (“Яз кайда кышлый”)
  • Караклыкның башы энә урлаудан башлана диләр. (“Ак төнбоек”)
  • Һи,— дигән Сукыр тычкан,— юньсезлекне күрер өчен күз кирәкмени? Тозсыз белән юньсезне күзсез дә белә. (“Буар елан”)

Әдәби әсәрләрдә әдәби тел нормаларына туры килмәгән тагын бер күренеш – рус алынмаларын  татар сөйләменә яраклаштырып куллану. Мондый сүзләр шулай ук персонажлар телендә генә очрыйлар һәм шактый нык үзгәртелеп әйтеләләр, фонетик үзгәрешләр кичерәләр.

  • Давай әйт. Син бит миңа гомерең белән бурычлы. (“Ак төнбоек”)
  • Минем кәчтүм бар инде, Илгиз абый.
    – Бар өстенә бар сыя ул. Шундый зур батырлык эшлә дә, понимаешь, бүләк тә алма ди. Аннан нәрсә була ул? Әллә соң кәчтүм ошамыймы? (“Ак төнбоек”)

Әдәби  нормаларга туры килмәгән лексик чаралар (диалекталь сүз).

  • Синең эшләр хутта, малай, ә? – диде ул бер тәнәфестә. – Өйгә бирелгән мәсьәләләрне чишеп, баш ватасың юк. (“Ак төнбоек”)
  • – Әй син, хәерче, – дигәннәр сакчылар. – Нигә капка кагасың? Ниең калды монда? (“Биюче бака”)

Әдип әкиятләреннән төрле дәрәҗәләрдәге сыйфатларны бик күп таптым.

  • Менә бермәлне ефәк арасыннан Айның түп-түгәрәк, яп-якты йөзе күренгән.
  • – Рәхмәт, чибәркәй,— дигән Ай чын күңеленнән,— коткардың.
  • – Алай әйтмә, – дигән Айсылу, – мин чибәр түгел, мин ямьсез кыз. Шул ямьсезлегемнән оялып мин көндез өйдә генә утырам. (“Зәңгәр күлдә ай коена”)
  • Ә-ә, шулаймы? – дигән Гөберле бака. – Әгәр бөтен күлгә ишеттерерлек итеп: «Гөберле баканың тавышы сандугачныкыннан матуррак», – дип кычкырмасаң сиңа бу күлдән чыктым юк. (“Зәңгәр күлдә ай коена”)

Фәнис Яруллин иҗатында синоним сүзләрне бик күп таптым. Күп кенә әсәрләрдә синоним исемнәр бар.

  • Хәзер инде бу урманда теләсә нинди җәнлек-җанварлар рәхәтләнеп йөриләр, ди. Ә Сукыр тычкан кышкы озын кичләрдә туган-тумачаларына, дус-ишләренә, кич утырырга кереп, Буар елан белән очрашуы турында сөйли икән. (“Буар елан”)

Язучы әсәрләрендә синонимнар сөйләмне образлы итүдә зур роль уйныйлар, әйтергә теләгән фикерне ныгыту, тулыландыру өчен хезмәт итәләр.

  • Әй, сөйкемле Ай, матур Ай, – дигән Айсылу, әз генә түз. Мин хәзер…” (“Зәңгәр күлдә ай коена”) (I том, 376 нчы бит). Синонимнар рәтендәге “сөйкемле”, “матур”,  сүзләре ярдәмендә автор айга  ачыклык кертә.
  • Тинтәк! – дигән Буар елан. – Дөньядагы бөтен суалчаннарны җыйсаң да, минем хәтле була алмый. Мин зур, мин көчле, мин батыр. Аңладыңмы инде? (“Буар елан”)

Автор синонимнарны кешенең хис-кичерешләрен көчәйтү, образларның  тышкы кыяфәтен төгәлрәк  бирү өчен кулланган. Бер үк сүзне кабатламыйча, мәгънәдәш сүзләр тапкан.

  • “Йөрәге, кызган тимер кыршау белән кинәт китереп кыскандай, авыртырга, сызларга тотынды”. (“Зәңгәр күлдә ай коена”)
  • Әмма кыз үзе турында уйламаган, тизрәк Айны коткарырга тырышкан. Бака ефәген бөтен көченә ерткалаган, өзгәләгән. (“Зәңгәр күлдә ай коена”)
  • Ул бу минутта үзен кимсетелгән, кыерсытылган итеп тойды. (“Ак төнбоек”)
  • Арыганнар, талганнар,

Егылганнар, ауганнар −

Бар да аңа тотына,

Зур бәладән котыла. (“Гайни” шигыре)

  • Йөгермимен, чапмыймын,

Сазга батып кайтмыймын.

Чапсын, әйдә, юләрләр,

Мин аякны саклыймын. (“Ялкау ялы” шигыре)

  • Ай: Коткарыгыз, батам бит. Батып үләм бит, коткарыгыз, зинһар өчен.

Чуртан: Нәрсә син анда төнне куркытып акырасың, бакырасың? (“Зәңгәр күлдә ай коена”)

Әдип әкиятләрендә саннарны да күп куллана.

  • Зур бер агачның яфрагы өстендә ике тамчы сөйләшеп утыра: — Кояш чыгып кыздыра башласа, безгә бик кыен булачак! – ди беренче тамчы.

ü    Икәү бергә кушылыйк та, җиргә сикереп төшик! – ди икенчесе. (“Ике тамчы”)

  • Икешәр тапкыр килергә үзеңне кем дип белдең? – дип кызып китте Шөһрәт. (“Ак төнбоек”)
  • Юк,— дигән беренче тамчы, – мондагы тормыш миңа ошамый. Минем җир өстеннән челтер-челтер агасым, дулкыннарга кушылып чабасым килә.
  • – Ә моннан, җир астыннан ничек чыкмак кирәк? – дигән икенче тамчы. (“Ике тамчы”)

Шөһрәт Гадиләнең бер батып, бер калкып маташканын күреп, күлгә ташлана. (“Ак төнбоек”)

Фразеологик  әйтемнәр — халкыбызның күңел энҗеләре. Ф. Яруллинның иҗатында алар чиксез кулланылган. Моңа дәлил түбәндәге мисаллар:

  • Андагы матурлыкны, андагы байлыкны күрсәң, хәйран калып шунда ук телдән язасың. (“Яз кайда кышлый?”)
  • Аю өеннән тамак туйдырып чыкканчы, урманның ярты халкы аксап беткән. (“Урман әкияте”)

Фәнис Яруллин әсәрләрендә фразеологик әйтелмәләрне телне баету, сөйләмгә җанлылык, бирү өчен кулланган.

Язучы әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне дә куллана.

  • Тик онытма: без сине монда дүрт күз белән көтеп торабыз. (“Яз кайда кышлый?”)

Әсәрләрдә  зат алмашлыклары  да уңышлы кулланылган

  • Кешене ышаныч яшәтә.
  • Сиңа да, миңа да ул кирәк.
  • Күңелдә ышаныч булганда
  • Иң авыр юллар да җиңелрәк. (“Авылга кайткач “)
  • Тинтәк! – дигән Буар елан. – Дөньядагы бөтен суалчаннарны җыйсаң да, минем хәтле була алмый. Мин зур, мин көчле, мин батыр. Аңладыңмы инде? (“Буар елан”)

Фәнис абый антонимнарны каршылыклы халәт-күренешләрне белдерүгә, каршылыкларны сиздерүгә антонимнарны  оста куллана.

  • Шөһрәт Гадиләнең бер батып, бер калкып маташканын күреп, күлгә ташлана. (“Ак төнбоек”)

Әсәрдән сынландыруны да күп таптым. Сынландыру җансыз предметларны җанлы итеп күрсәтү дигәнне аңлата.

  • Төнлә барлык кешеләр йоклап беткәч, бакалар бакылдаудан, кошлар сайраудан, җилләр исүдән туктагач, Зәңгәр күлгә төшеп Ай коена икән. Хуш исле сабын белән юынгач, су өстендә тирбәлә икән, күлнең иң тирән урынына кереп чумып уйный икән. (“Зәңгәр күлдә Ай коена”)
  • Шулай әллә ничә тапкыр тирбәлгәч, әллә ничә тапкыр чумып чыккач, төнбоек чәчәкләре җыярга тотына икән. Чәчәкләрнең дә төрлесен түгел, иң акларын, тәмам ачылып җиткәннәрен генә җыйган ул. (“Зәңгәр күлдә Ай коена”)
  • Кинәт Җил уяна һәм  көчле итеп өрә. Күлдә коенучы Ай бака ефәгенә уралып кала. Ай ярдәм сорап кычкыры. Аның матурлыгына сокланган Чуртанкай Һәм Гөберле  бака ярдәм итмиләр. (“Зәңгәр күлдә ай коена”)
  • Көзге төн. Салкынча яңгыр сибәли, йолдызлар каядыр качышып беткәннәр. Ай да ялгыз йөрүдән ямь тапмыйча, болытларга төренеп йокларга яткан.
  • – Әй син, хәерче, – дигәннәр сакчылар.

– Нигә капка кагасың? Ниең калды монда?

– Мин хәерче түгел, – дигән Гөберле, – мин – Башбармакның кендек әбисе.

Сакчылар шаркылдап көләргә тотынганнар. (“Биюче бака”)

Фәнис Яруллин “Юылмас хурлык” әкиятендә  куркаклыкның начар гадәт икәнен,  мактанырга ярамаганлыкны күрсәтә.

  • – “Әнкәм, әнкәм! Куркып калдым, кичер мине. Мактандым мин уздырмыйм дип хәтта җилне. Әнкәм, әнкәм, әгәр белсәң миңа өйрәт, батыр булып үсәр өчен нәрсә кирәк?”

Язучы “Кояштагы тап” хикәясендә  укучыга бервакытта да алдашырга ярамаганлыгын аңлата.

  • “Белмәде, әнием суның кайсы чишмәнеке икәнлеген белмәде”, – дип уйлаган ул. Шулай дип уйлавы булган, күктә яп-якты булып янучы кояш кинәт карала башлаган. Дөнья коточкыч ямьсезләнеп киткән. (“Кояштагы тап” хикәясе).         

Йомгак

Фәнис Яруллин – оста язучы. Ул үз әсәрләрендә сынландыруларны, чагыштыруларны, антоним һәм синоним сүзләрне бик күп һәм оста итеп кулланган. Әдип әкиятләрендә мәкаль-әйтемнәрне  оста һәм урынлы файдаланган. Рус алынмаларын туган телебезгә яраклаштырып куллану бар. Әдәби тел нормаларына туры килмәгән лексик чараларны (диалекталь сүзләр) да таптым. Әдип төрле дәрәҗәләрдәгы сыйфатларны бик урынлы кулланган.

Язучының әсәрләрен укыганда, аның сүз байлыгына, тәмле теленә сокланасың. Бу – аның әдәби телне һәм халык авыз иҗатын яхшы белүе турында сөйли. Әдипнең иҗаты белән танышканнан соң, миндә аңа булган ихтирам хисе тагын да артты. Мин аның талантына сокландым. Киләчәктә дә балалар Фәнис Яруллин  әсәрләрен яратып укыр дип уйлыйм.

Язучы арабызда юк инде. Ләкин аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә бик әһәмиятле. Алар бүген дә газета-журнал битләрендә басыла. Аның әкиятләре гади итеп, балаларга аңлаешлы итеп язылган.  Ул әкиятләре аша балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш белән таныштыра, алар күңелендә яхшы сыйфатлар формалаштыра, төрле матур гадәтләргә, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатларны булдырырга тырыша. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора.

Фәнис Яруллин үзенең якты образлары белән балаларда батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Үзе китте, эше калды. Әдип безгә  үзенең бай мирасын мәңгелеккә  калдырды. Аның иҗаты мәңге яшәр!

Файдаланылган  әдәбият

  1. Яруллин Ф.Г. Зәңгәр күлдә ай коена: Әкиятләр. – Казан. Тат. кит. нәшр., 1990. – 272.
  2. Яруллин Ф.Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Хәтер, 2002. – 480 б.