Мәктәпкәчә яшьтәге кече төркем балаларына сенсорик тәрбия бирүдә дидактик уеннарның әһәмияте

 

Илүзә ШАКИРҖАНОВА,

Казандагы 273 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Мәктәпкәчә яшьтәге кече төркем балаларының акыл эшчәнлеген үстерү өчен сенсорик тәрбия бирү бик әһәмиятле. Сенсорик тәрбия  − ул баланың үзен әйләндереп алган предметларның формасын, төсен, зурлыгын, күләмен, исен, тәмен тою органнары буенча танып кабул итә белүе. Тирә-якны өйрәнүне, аңлауны, тануны нәкъ менә шушы кечкенә яшьтән башларга тәкъдим ителә, чөнки балалар бакчасына килгәндә балаларның әле сизү-тою хисе, вак моторика, күз үлчәме, төсләрне тану кебек күнекмәләре үстерелмәгән була — бу тәрбиячеләрнең төп максаты һәм бурычы булып билгеләнә.

Тәрбияче үз алдына түбәндәге бурычларны куя:

– сенсорик тәҗрибә туплау өчен шартлар тудыру;

– төсләрне, зурлыкны, күләмне, исне, тәмне таный белергә өйрәтү;

– эшне ахырына кадәр эшләп бетереп, уңай нәтиҗәгә ирешергә, максатны чынга ашырырга өйрәтү, ихтыяр көчен тәрбияләү, үстерү, ныгыту.

Уен − һәр бала тормышында була торган иң файдалы, иң төп, иң уңайлы, иң рәхәт эшчәнлек. Бары тик уен гына балага физик һәм рухи сәламәтлек бирә ала, киң мәгълумат белән аның акыл эшчәнлеген баета, һәръяктан баланы үстерә. Уен барышында бала җитез физик хәрәкәтләр генә түгел, ә җитез фикерләргә, уйларга, чагыштырырга, анализларга, синтезларга, гомумиләштерегә, карар кылырга өйрәнә. Уеннан бала канәгатьләнү хисе ала һәм тагы да яңадан-яңа уеннар уйнау теләгендә кала.

Бала психикасындагы мөһим сыйфатларны формалаштыруда да уенның роле зур.

Дидактик уеннар сенсорик тәрбия бирүнең иң кулай алымыннан берсе, аларбалаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтә һәм тәрбия бирә.

Тотып карау, тою алымына корылган дидактик уеннар вакытында балалар предметны бер билгесе буенча гына танырга, материалның фактурасы буенча танырга, мәсәлән, бер-берләренә охшаш берничә предметны капчыктан кул белән капшап табарга, яки предметны башта күрсәтеп, шуны капчыктан капшап карап табарга өйрәнә. Мәктәпкәчә яшьтәге кече төркем балалары өчен бу бик кызыклы һәм ирешелә торган зур уңыш, сөенеч.

Предметның формасын истә калдыру өчен дидактик уеннарны картиналар һәм рәсемнәрдән күрсәтелгән формадагы предметларны табу, предметның нинди геометрик фигуралардан төзелгәнлеген, ул фигураларның микъдарын билгеләү, үзеңнең тирә-ягыңдагы предметларның билгеләрен атый белү яки бертөрле предметлар арасыннан артык предметны табарга өйрәнү максаты белән уенны оештыру да кызыклы һәм файдалы.

Предметның зурлыгын билгеләргә өйрәнгәндә балалар предметларны биеклеге буенча чагыштыралар, мәсәлән, иң кыска лента, иң озын лентаны чагыштырып табалар, яки төрле төстәге чашкаларны зурдан кыскага таба тезәләр, биш төрле зурлыктагы уенчыкны биш төрле зурлыктагы коробкаларга салалар, яки рәсемдә ясалган предметларны кайсы алдарак, кайсы арттарак урнашканлыгын әйтәләр.

Предметларның төсләрен өйрәнер өчен бертөсле предметларны аерып билгеле бер урынга кую, мәсәлән, күрсәтелгән рәсем буенча, көз, кыш, яз, җәй фасылларының төсләрен җыю, яки тутый кош, төсле әтәч, салават күпере образларында кулланылган төсләрне җыю, ак ромашкалар арасыннан зәңгәр ромашканы, ягъниаерылып торган артык төсне алып кую кебек дидактик уеннар уйнарга мөмкин.

Сенсорик осталык балаларның интеллектуаль үсешенең нигезе булып тора, балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын үстерә, тормыш чынбарлыгына әзерли,  сөйләм телен баета, күреп, ишетеп, моторик, образлы истә калдыруны ныгыта.

Уеннар, бигрәк тә дидактик уеннар балаларны тормышны, тирә-юньне, көнкүрешне танып белергә әзерли, балаларга үз-үзләрен, эчке дөньяларын аңларгаярдәм итә. Үз вакытында алынган күнекмәләр балаларга алга таба үсәргә, ныгырга, үзләрен шәхес итеп тоярга ныклы нигез булалар.

Кулланылган әдәбият

  1. Дидактические игры и упражнения по сенсорному воспитанию дошкольников / Под ред. Л. А. Венгера. – М.: Просвещение, 2015. – 424с.
  2. Козлова С. А., Куликова Т. А. Дошкольная педагогика. – М.: Академия, 2106. – 434 с.
  3. Метиева Л. А., Удалова Э. Я. Развитие сенсорной сферы детей. – М.: Просвещение, 2019. – 160 с.