Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны театральләштерелгән эшчәнлек нигезендә халыкның көнкүреш тормышына иммерсив якынайту

Надилә ШАКИРОВА, Гүзәл ШӘЙДУЛЛИНА,

Казандагы 65 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячеләре

Максат: халык мәдәниятын, иҗатын танып белүдә балаларның ихтияҗларын һәм теләкләрен формалаштыру һәм баету.

Бурычлар:

белем бирүдә:

– Татарстан халыкларының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнгәндә балаларның кызыксынуларын арттыру;

– борынгы заман әйберләре белән таныштыру;

– татар һәм рус халыкларының рухи мирасы турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту;

үстерелешле:

– баланың фикерләү сәләтен үстерү;

– халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телләрен һәм күзәтүчәнлекләрен үстерү һәм баету;

– халык уеннары ярдәмендә балаларның коммуникатив осталыкларын үстерү;

тәрбияви:

– балаларда татар һәм рус халкының мәдәниятенә кызыксыну уяту;

– татар һәм рус халыкларының гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү;

– үзенең тамырларын, милли чыганакларын танучы ирекле һәм иҗади шәхес тәрбияләү;

– Туган илгә мәхәббәт һәм патриотик хис формалаштыру.

Шөгыль барышы

(Борынгы замандагыча җиһазланган авыл йорты. Өй эчендә әби белән бабай утыра. Шулвакыт тавыш ишетелә: «Ничек яши икән әби-бабай? Ни хәлләрдә икән авылым? Әллә инде туган якка кайтып киләсеме? Бигрәкләр дә сагындым үзләрен». Машина туктаган тавыш ишетелә. Өй янына балалар килә (әби белән бабайның оныклары: Кәрим, Илназ, Алия, Аишә, Әхмәт).

Балалар. Исәнмесез, әби, бабай!

Әби, бабай. Исән-саулармысыз, балалар! Исән-сау кайтып җиттегезме?

Балалар. Әйе. Сезне бик сагындык.

Әби. Әйдәгез, өйгә узыгыз. Тәмләп чәй эчәрбез.

(Табын янына утыралар. Әби мичтән бәлеш ала, чәй эчәләр.)

Балалар. Әби, бәлешең бик тәмле. Ничек шундый тәмле итеп пешердең?

Әби. Күрәсезме минем нинди мичем бар? Анда бәлеш бик тәмле була. Мичкә табаны куйганда кулым пешмәсен өчен минем менә табагачым да бар. Ә бәлешнең өстен майлап җибәрергә каз канатыннан ясалган канатымны күрәсезме? (Әби балаларга күрсәтә.)

Хәзер бар нәрсә дә заманча. Без яшь чакта бар да башкача иде. Менә карагыз әле. (Әби балаларны борынгы замандагы әйберләр белән таныштыра.)

Әби. Өйләр менә шундый бүрәнәдән иде. Өй янында кое. (Бүрәнәдән ясалган өй макеты, ишегалдында кое, агачлар, йорт хайваннары.) Өй эчендә төрле җиһазлар булган. Мондый якты утлар булмаган, керосин лампаларын яндырганнар. Сарык асрап, аның йоныннан җеп эрләгәннәр. Менә бу каба, шунда йонны чистартып бәйләгәннәр һәм җеп эрләгәннәр. Ә җептән бияләй, оекбаш бәйләгәннәр. Ә сыер сөтеннән үзләре май ясаганнар. Сөтне чүлмәккә салып, шушындый таяк белән болгатканнар. Шулай итеп, май барлыкка килгән. Ә менә бу сандак. Аның эчендә сөлгеләр, күлмәкләр, яулык, алъяпкыч, кулъяулыклар булган. Менә шундый киемнәр кигәннәр. (Әби киемнәрне күрсәтеп сөйли.) Киемнәрне менә шундый бәләк белән үтүкләгәннәр. Монысы ирләр баш киеме. Аның турында сезгә бабагыз сөйләр.

Бабай. Ир-егетләр һәрвакыт түбәтәйдән йөргән. Мәрҗәннәр, укалар белән чиккән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кигәннәр. Ә башка вакытта гади түбәтәйдән йөргәннәр. Түбәтәй белән уеннар да уйнаганнар. Әйдәгез, без дә бергәләп уйнап алыйк әле. («Түбәтәй» уены. Берничә бала җәза үти, ә иң соңыннан бабай җәза ала. Ул татар биюен башкара.)

Балалар. Рәхмәт, әби-бабай. Бик күңелле булды.

Әби. Балалар, әйдәгез, авылның матурлыгын карап кайтыйк. Инеш буйларыннан бер әйләник әле, без дә яшьлегебезне искә төшерербез. (Бабай кулына гармунын ала. «Авыл көе»нә бергәләп чыгып китәләр.)