Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны хезмәткә өйрәтүдә әти-әниләрнең роле

Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Казандагы 80 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Бүгенге замана тормышта үз юлын табарга, дөрес һәм матур, әхлаклы, әдәпле итеп яшәгә теләгән һәр кешедән креатив, иҗади, укымышлы, оста булуны таләп итә. Ә бу сыйфатлар каян килә соң? Әлбәттә, тырышлыктан һәм хезмәт сөюдән. Уку да, белем туплау да, көрәк, пычкы тотып эшләү дә – аларның барысы да сабырлык, җиң сызганып, булсын дип, ахыргы нәтиҗәсен күрим, дип эшли торган эш, хезмәт. Димәк, һәрнәрсә тырышлыкка, хезмәт сөюгә барып тоташа. Менә шушы логик, гади генә кагыйдәне ата-аналарның белүе бик мөһим.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны хезмәт сөя торган кеше итеп тәрбияләү өчен әти белән әни кешенең үзләренең хезмәт сөючән булулары кирәк. Йортта, фатирда, хуҗалыкта тәртип булмау – хезмәт яратмауның билгесе. Үзе яшәгән җирлектә тәртипсезлекне күреп үскән бала, шул шартка ияләнә, шулай булырга тиеш, дип уйлый. Әти-әнисе белән бергә хуҗалыкта, өйдә эшләп үскән бала тәртип, эш рәте күреп үсә.

Кечкенәдән кешеләргә ярдәм итү, әби-бабайга ярдәмгә эш эшләргә кайту кебек күркәм үренешләр һәр бала тормышында булырга тиеш. Әлеге процесста олы кешеләрнең күңелләрен күрү, аларга ярдәм итеп, шатлык хисләре бүләк итә белү балаларны әхлакый яктан тәрбияли.

Өйдә әти-әни үрнәгендә эш эшләп үскән бала балалар бакчасында да аерылып тора. Алар иптәшләренә игътибарлы, ярдәмчел булалар; уйнагач, уенчыкларын җыеп куялар; ашагач, өстәлдән ипи валчыкларын учларын җыеп, тәлинкәгә салалар; салфетка белән өстәлгә яки идәнгә тамган җирләрне сөртәләр, тәлинкәләрен билгеле бер урынга илтеп куялар; тәрәзә төбендә үсеп утырган гөлләргә су сибәргә кирәкмиме дип кызыксынып, тәрбияче апаларыннан сорыйлар; урын-җирләрен матур итеп җыештыралар, киемнәрен элеп куялар; аяк киемнәрен туры итеп тезеп куялар, урамнан кергәч, кулларын юалар – боларның барысы да өйдә әти-әни үрнәгендә өйрәнелгән яхшы күнекмәләр булып тора.

Балаларны кечкенәдән эш эшләргә өйрәтү баланың үзенә һәм әти-әнигә киләчәктә зур файда китерә. Баланың хезмәт сөючән булуы аңа тырышып укырга, тормышта үз юлын табарга ярдәм итә. Бала өстәлгә килеп утырган ризыкның, өстенә кигән киемнең, уңайлы шартларда яшәүнең, акчаның муллыгы каян балыкка килгәнен аңлап үсә. Менә шуны аңламый калган балага тормышта яшәргә авыр була – ул үз тормышын да җайлый алмый, әти-әнисенә дә, әби-бабасына да ярдәм итә алмый, киресенчә, ул алардан акча сорап яшәргә мәҗбүр була: бу – матур күренеш түгел. Хезмәт тәрбиясе алмаган балалар гаилә корсалар да, җәмгыятьтән артта калып барачаклар, проблемалы гаилә булып саналачаклар, үз балаларына да дөрес үрнәк күрсәтә алмаячаклар.

Тәртипсез гаиләләр җәмгыятькә зыян сала. Бүгенге көндә Көнбатыш илләреннән кергән азгынлык үрнәкләре тәртипсез гаиләләргә тиз үтеп керә һәм җәмгыятьтә үрчи башлый.

Шуның өчен үз милләтебезгә хас булганча, эш сөеп, җиң сызганып эшләп, намуслы хезмәт куеп, табынга килеп утырган ризыклардан сыйланып, тырыш хезмәт куеп табылган акчаларга матур итеп, тормышның, әти-әни, әби-бабай, туганнар, дусларның кадерен белеп яши белергә кирәк. Болар – үзе зур хезмәт.

Әлбәттә, кеше тормышының уңайлыгы өчен бүгенге көндә дәүләт кайгыртучанлыгы, уңайлыклар, алдынгы технологияләр бар, балалар бакчасы, мәктәп, уку йортлары эшчәнлеге дә югары темпта бара, ләкин гаиләдә бирелгән үрнәк хезмәт тәрбиясе, әхлак кагыйдәләре үз вакытында  — бала кечкенә чакта бирелеп калырга тиеш. Бала үскәч, соң була, баланың балалык еллары әрәмгә үткән була. Шушы искәрмәләрне ата-аналар аңласа иде.

Файдаланылган әдәбият

  1. Җәләлиев Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2000.
  2. Шакирова.С.Т. Кечкенәдән аңлап үс. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2018.