Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура башлангычы формалаштыру

№ 201

Гүзәлия ХӘЛИУЛЛИНА,

Чаллыдагы баланың аң-белемен үстерү үзәге – 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган (17. 10. 2013; 1155 нче боерык) «Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты»нда мәктәпкәчә яшьтәге баланың физик һәм психик сыйфатларын төрле яклап үстерү, аны хәзерге җәмгыятьтә яшәргә әзерләү мөһимлеге күрсәтелә. Баланың кызыксынуын арттыру, танып белү омтылышын, күзаллавын, иҗат активлыгын үстерү, анда мөстәкыйльлек, максатчанлык, үз эш-гамәлләре белән идарә итү күнекмәләре үстерү игътибар үзәгенә куела.

Безне әйләндереп алган табигать дөньясы бай, матур һәм чиксез күптөрле. Ә мәктәпкәчә яшьтәге балачак – кешенең шәхес буларак үсешенең башлангыч этабы. Балаларны табигать белән кечкенә яшьтән үк таныштырырга кирәк. К.Д.Ушинский табигатьне юкка гына “бөек тәрбияче” дип атамаган. “Балаларда табигатьне тоемлау хисен уяту – ул игелеклелек, шәфкатьлелек һәм әдәп-әхлак сыйфатларын тәрбияләүгә яхшы мөмкинлекләр тудыру”, – дигән бөек педагог. Экологик тәрбия бирүнең төп максаты – ул балаларда башлангыч экологик культура формалашыру.

Экологик культура ул – әйләнә-тирә дөньяга, табигатькә карата уңай хис-тойгылы мөнәсәбәт, үзенең сәламәтлегенә һәм тирә-юньнең торышына җаваплы карау, билгеле бер бәяләү системасында ориентлашу һәм әхлак нормаларын үтәү.

Бу максатка ирешү өчен баланы тәрбияләү, укыту һәм үстерү  өлкәсеннән бер-берсенә бәйле бурычларны чишәргә кирәк:

  • мәктәпкәчә яшьтәге балалар аңларлык элементар фәнни экологик белем системасын формалаштыру;
  • табигатьне танып белү активлыгын үстерү;
  • табигатькә карата үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үзләштерү, гадәти тормышта сакчыл караш булдыру;
  • табигатькә һәм тирә-юньгә уңай хис-тойгылы мөнәсәбәт, гадел, сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт, табигатькә карата симпатия хисләре үстерү;
  • табигать күренешләрен күзәтү осталыгын формалаштыру;
  • билгеле бер бәяләү системасын булдыру (үзеңне табигатьнең бер өлеше итеп кабул итү, кеше белән табигатьнең үзара бәйләнеше, табигать белән аралашу әһәмияте);
  • табигатьне саклау һәм кирәк булганда аңа ярдәм итү теләге (үсемлекләр һәм хайваннарны саклау, аларны карап тәрбияләү), якын тирәдәге табигатьне саклауга юнәлтелгән эшчәнлекне формалаштыру;
  • тирә-юньдә үзеңне дөрес тотмау нәтиҗәләрен алдан күрү осталыгын үстерү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура башлангычы формалаштыру эше төрле методик алым һәм чаралар аша тормышка ашырыла:

– күзәтүләр; күрсәтү; аңлату;

– әңгәмәләр;

– китаплар, рәсемнәр карау;

– экологик уеннар;

– мөстәкыйль эшчәнлек;

– экскурсияләр;

– әдәби сүз (табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәр һ.б.);

– әкиятләр, хикәяләр куллану;

– табигатьтә  хезмәт;

– тәҗрибәләр.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү сүздә генә түгел, гамәлдә дә булырга тиеш. Бакчабызның территориясен, төркемне яшелләндерүдә катнашкан балалар чәчәкләрне таптамас, агач-куакларның ботакларын сындырмас. Кошларның хуҗалыкка китергән файдасын белә торып, канатлы дусларын рәнҗетмәс, кышын аларга җимлекләр ясап, даими ашатып торыр, ә язын, җәен аларның гүзәл сайрауларын тыңлап, соклана белер.

Без, зурлар төркемендә балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, экологик эшне алып барабыз. Балаларда экологик культура башлангычы формалаштыру эшендә безгә педагогия фәннәре кандидаты С.Н.Николаеваның «Яшь эколог» программасы, «Туган телдә сөйләшәбез» УМКсы, М.Ф.Кашапованың «Табигатьне саклыйк, балалар!» һ.б. методик ярдәмлекләре ярдәм итә.

Безнең балалар бакчасында экологик эшне алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең балалар бакчасының территориясе яшеллеккә күмелгән. Шуның өчен балаларның саф һавада режим буенча үткәрелгән вакытлары уңай микроклиматта, яшел зонабызда үтә. Бу – табигать, тирә-як мохите белән танышу өчен иң кулай чара.

Безнең төркемдә экологик эшне алып бару өчен экологик үзәк, кечкенә эксперименталь лабаратория бар. Экологик үзәктә бүлмә гөлләре, экологик тематикасына багышланган дидактик уеннар, глобус, төрле энциклопедияләр, гербарий папкалары, террариумнар,  табигать күренешләре  һ.б. төрле рәсемнәр, күчмә-папкалары бар.

Төркемебездә төрле бүлмә гөлләре үсә. Аларны тәрбияләүдә: су сибү, яфракларына кунган тузанны сөртү, төпләрен йомшартуда балалар актив катнаша. Бүлмә гөлләрен күзәтү вакытында балалар әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен киңәйтә.

Шулай ук төркемебездә табигать белеменә багышланган өстәл уеннары да байтак. Ул уеннар көн дәвамында: белем бирү эшчәнлегендә, режим вакытларында, бигрәк тә кичен еш кулланыла. Безнең төркемдә “Ел фасыллары”, “Хайваннар һәм аларның балалары”, “Су – яшәү чыганагы”,“Дүртенчесе артык”, “Агачлар”, “Йорт хайваннары» һ.б. уеннар бар. Балалар бу уеннарны мөстәкыйль рәвештә дә уйныйлар.

Эсперименталь лабараториясендә төрле тәҗрибәләр үткәрү, ачышлар ясау өчен кирәкле җиһазлар урнашкан. Балаларның эзләп табу эшчәнлегендә  ярдәм итүче приборлар: микроскоп, лупа, компас, үтә күренмәле колбалар һәм пробиркалар,комлы сәгать һ.б. бар. Моннан тыш төрле үсемлек орлыклары, агач кайрылары, нарат һәм чыршы күркәләре, табигый байлыклар коллекциясе (төрле ташлар, ком, балчык, туфрак һ.б.) тупланган тартмалар һәм савытлар бар. Һәр тәҗрибә балаларда зур кызыксыну уята. Балаларның ачышлар ясаулары, төрле мәгълүмәтләрне мөстәкыйль  рәвештә табарга өйрәнүләре тәрбия-укыту эчтәлеген баета, аның сыйфатын үстерә һәм хәзерге заман таләпләренә җавап бирә алуын тәэмин итә.

Табигать шартларын исәпкә алып, экологик эшчәнлекне саф һавада үткәрергә тырышабыз. Балалар белән табигать күренешләрен күзәтәбез, табигать күренешләре арасындагы гади бәйләнешләрне һәм һава торышын билгеләргә өйрәнәбез: көн кояшлымы, яңгырлымы, күк йөзе болытлымы, кояшлымы, җил исәме, юкмы һ.б. Урамнан кергәч, төркемдәге табигать календарендә шушы күзәтүләрне билгеләп куябыз.

Балалар белән берлектә яшелчә бакчасында хезмәт итәбез. Язын, җәен, көзен балалар бакчада эшли: бөртекле культуралалардан арыш, бодай, арпа, солы һ.б. чәчә, яшелчәләрдән кишер, суган, чөгендер һ.б. утырта. Кечкенә генә бөртек нәни үсентегә әверелеп, файдалы хуҗалык культурасы булып үсүен бик кызыксынып күзәтә алар. Яшелчә бакчасының күзәтүләр көндәлеген дә алып барабыз. Төркемдә язын суган утыртабыз, балалар белән ничек үсүен күзәтәбез, су сибәбез.

Балалар бакчада гына түгел, ә уйный торган участокта да хезмәт итә: коелан ботакларны, яфракларны җыя, чәчәклекне тәрбияли. Шул рәвешле балаларда чәчәкләргә карата мәхәббәт хисе һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләнә.

Балаларны безнең якта кышлаучы кошларның тормыш-көнкүреше белән таныштырабыз. Кошларның кыш көне ризык таба алмаулары, шуңа күрә аларга ризык куярга кирәген аңлатабыз. Салкын көз һәм кыш көннәрендә көн саен балалар белән кошларның җимлекләренә азык салабыз. Безнең мәйданчыкка песнәкләр, чыпчыклар, каргалар, чәүкәләр очып киләләр.

Балалар бакчасында гына экологик культура биреп, әти-әниләр тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Әти-әниләр дә төрле конкурсларда, күргәзмәләрдә актив катнаша. Болар – “Көзге байлык”, “Кошларга җимлек” конкурслары, “Алтын көз”, “Кышкы матурлык” һ.б. рәсем күргәзмәләре.

Музыка җитәкчесе белән берлектә “Уңыш бәйрәме”, Яңа ел бәйрәмнәре уза. Шулай ук әти-әниләргә балалар белән берлектә елның төрле фасылларында парк, скверларда йөреп, табигатьне күзәтергә тәкъдим итәбез. Аннан соң балалар, бакчага килгәч, үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаша.

Табигать белемен өйрәнгән вакытта балалар төрле яклап үсеш ала. Шул рәвешле сыйфатлы оештырылган тәрбияче эшчәнлеге балаларның фикерләү сәләтен, табигать күренешләренең күптөрлелеген, табигатьтә барган зур һәм кечкенә үзгәрешләрне күрергә һәм тоемларга өйрәтә.

Тәрбиячеләр балаларның табигать турындагы белемнәрен системалы һәм эзлекле рәвештә киңәйтә; табигать һәм кешенең аңарда тоткан урыны турында тулаем караш, экологик культура формалаштыра; әйләнә-тирәгә карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияли, балаларда табигатьтә үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәсен булдыра, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтә.

Шулай итеп, балаларга экологик тәрбия бирүнең төрле ысулларын һәм алымнарын кулланып, без аларның туган як табигате белән бәйле белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын ныгытабыз, табигатькә ихтирам һәм мәхәббәт хисләре, сакчыл караш тәрбиялибез, аның матурлыгын күрергә өйрәтәбез. Балалар бакчасында алган әлеге гади белемнәр балаларга зур тормышта да кирәк булачак.

Без – кешеләр, Җир йөзендәге барлык тереклек ияләре, кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр – табигать балалары! Бер-беребезне саклап, кадерләп яшик!