Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кулларның вак моторикасын үстерү
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кулларның
вак моторикасын үстерү
Ризилә ВӘЛИЕВА,
ТР Биектаудагы «Байгыш»
балалар бакчасы тәрбиячесе
«Балалар кулында осталык никадәр күбрәк булса, бала шулкадәр акыллырак». В.А. Сухомлинский
Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФГОС ДО) нигезендә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен (3 яшь – 8 яшь) эшчәнлекнең берничә төре билгеләнгән, шуларның берсе продуктив эшчәнлек: конструкторларны, модульләрне, кәгазьне, табигый һәм башка материалны да кертеп, рәсем ясау, ябыштыру, аппликация.
Балалар бакчасында хәзерге мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең аңлы вакытларының күп өлешен үткәрәләр. Шуңа күрә тәрбияченең бурычы – бала һәрьяклап һәм актив рәвештә үсәрлек шартлар тудыру. Уңышлы интеллектуаль һәм психофизик үсештә кулларның вак моторикасы зур роль уйный. Эш шунда ки, әйләнә-тирә дөнья турындагы төп мәгълүматны бала куллары аша ала, тотып карый, предметларны күтәреп карый, ташлап карый. Нәкъ менә шул хәрәкәтләр ярдәмендә тәҗрибә туплау бара, шуңа күрә балаларга барысына да кагылырга, сыйпап карарга, эләктерергә һәм әйләнә-тирәдәге предметларны тәмләп карарга кирәк. Мәгърифәтчелек чорында немец философы Иммануил Кант «Кул – үзенә күрә тышкы ми ул!» дигән. Чыннан да, бармак очларында бик күп рецепторлар урнашкан, алар кешенең үзәк нерв системасына импульслар җибәрә. Ә кул чукларында урнашкан нокталарга йогынты аларның эшен җайга салу максатында эчке органнарга йогынты ясарга мөмкинлек бирә.
Галимнәр мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында эшчәнлекнең продуктив төрләре никадәр күбрәк җәлеп ителсә, аның вак моторикасы һәм, димәк, психик процесслары шулкадәр нык үскәнлеген күптән исбат иткәннәр.
Үз тәҗрибәмдә мин продуктив эшчәнлекнең түбәндәге төрләрен кулланам: ябыштыру, аппликация, рәсем ясау. Биредә төрле материалларны: пластилин, балчык, ком һәм, әлбәттә, тозлы камырны аерып карарга мөмкин. Мин һәм тәрбияләнүчеләрем тозлы камырга өстенлек бирәләр: беренчедән, бу экологик чиста һәм гипоаллерген продукт, икенчедән, кулларны эшләтү камырны болгату процессында ук башлана. Югарыда санап үтелгән материалларның теләсә кайсысын кулланганда, бармакларның актив нокталарына массаж ясала һәм, димәк, бөтен нерв системасының эше яхшыра. Вак моториканы үстерү өчен лепканы мәктәпкәчә яшьтән үк куллана башларга һәм алымнарны катлауландыру һәм вак детальләрне ябыштыру юлы белән камилләштерергә кирәк. Лепка темасына кагылгач, пластилинография турында искә төшермичә булмый. Бу техникада картиналар тудырып, балалар сөйләм формалашуга ярдәм итә торган вак моториканы үстереп кенә калмыйлар, шулай ук баланың сенсор тәҗрибәсе баетыла, ул пластиканы, форманы һәм авырлыкны тоя ала. Пластилинография белән эшләнгән картина балага хис-кичерешләрен, әйләнә-тирә дөньяны үз күзаллауларын белдерергә, эстетик зәвыгын формалаштырырга һәм хәрәкәтләрне координацияләүне үстерергә ярдәм итә.
Шулай итеп, вак моториканы уңышлы формалаштыру һәм үстерү өчен эшчәнлекнең төрләре җитәрлек булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин.