Мәктәбебездә – Белем бәйрәме

Гүзәлия ГАРИПОВА,

Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Илүсә КАМАСИНА,

Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Кичә барышы  

(Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырый. Урман аланында – өй, агач төбе, агачлар, тылсымлы китап һәм магнитофон.)

Нәни тылсымчы (тәрәзәдән карый, чакыра). Әй, Зирәк Ябалак, хәерле иртә!

Зирәк Ябалак (агачка кунып). Хәерле иртә, Нәни тылсымчы!

Нәни тылсымчы (киерелеп-сузылып өйдән чыга). Бераз язылып алырга кирәк. Нигә әле син кашларыңны җыерып, йөзеңне чытып утырасың, Зирәк Ябалак?

Зирәк Ябалак (канәгатьсезләнеп кенә). Тагын шул биюләр, ә тылсымга кайчан өйрәнергә уйлыйсың?

Нәни тылсымчы (магнитофон кабазып бии). Борчыма әле мине, теңкәмә тидең инде! Кайчан да кайчан? (Биюдән туктап.) Менә булды, хәзер сихерчелек белән шөгыльләнергә дә була. Зирәк Ябалак, юкка ачуланма инде яме, дорфалыгым өчен гафу ит.

Зирәк Ябалак. Ярар, эшеңә кереш. Тылсым ул – бик гади һәм җиңел генә бирелә торган нәрсә түгел, бу эштә ялкауланырга һич тә ярамый.

Нәни тылсымчы. Мин үземне тагын яфрак яңгыры яудыруда сынап карыйм әле!

Зирәк Ябалак. Син яфрак яңгыры яудырырга тиеш, ә син нәрсә эшлисең? Беренче тапкырында әллә нинди кортлар, бөҗәкләр коелды, икенчесендә – үрмәкүчләр. Кызык, хәзер нәрсә коелыр икән?

Нәни тылсымчы (бик җитди тылсымчы кыяфәте ясап). Мин бөтен агачларга һәм яфракларга боерам! Яфраклар, бөтерелеп җиргә коелыгыз! (Агачлардан нарат күркәләре коела.)

Зирәк Ябалак. Нарат күркәләре! Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә. Тагын нәрсәләр китереп чыгарырсың икән?

Нәни тылсымчы (бик кәефсезләнеп агач төбенә утыра, кулына тылсымлы китапны ала, актара башлый). Нәрсә эшләргә соң инде миңа, ни эшләргә? Бу тылсымлы китапны шулай яттан өйрәнергә туры килер микәнни? Ләкин мин бит укый белмим.

Зирәк Ябалак. Ә мин нәрсә әйттем?! Тылсымлы китапны укый белмәгәч нинди тылсымчы инде син? (Нәни тылсымчы елый. Бәйрәмчә киенгән малай чыга. Кулында сумкасы. Нәни тылсымчыны күреп туктап кала, аннан акрын гына сөйләшә-сөйләшә, аның янына килә.)

Малай. Кара, кем елый анда? Бу бик сәер бер балага охшаган.  Исәнмесез!

Нәни тылсымчы (шаккатып, балаларга карый, аларны әйләнеп чыга). Исәнмесез!

Малай. Ә син нигә елыйсың?

Нәни тылсымчы. Мин укый да, яза да, саный да белмим. Шулай булгач, мин беркайчан да чын тылсымчы була алмаячакмын. Яфрак яңгыры гына да яудыра белмим бит. Ә син кем? Шундый матур итеп киенгәнсең!

Малай. Мин – укучы, мәктәпкә барам. Бүген гади генә көн түгел, бүген – 1 нче сентябрь. Каникуллар тәмамланды. Яңа уку елы башлана.

Нәни тылсымчы. Димәк, миңа да укырга барырга ярый? (Ябалакка карап.) Зирәк Ябалак, минем балалар белән укырга барасым килә. Барыйммы? (Зирәк Ябалак башын селки. Барысы да сәхнәдән чыгып китә.)

1 нче алып баручы.

Бүген бәйрәм – Белем көне,

Мәктәпкә илтә юллар.

Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә.

2 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле укытучыларыбыз, ветеран мөгаллимнәребез, әти-әниләр, кунакларыбыз! Менә тагын матур көзләр җитте. Без барыбыз да исән-сау, шау-гөр килеп, туган мәктәбебезгә җыелдык. Сагындык, мәктәп, сине! Сагындык Сезне, мөхтәрәм укытучыларыбыз! Мәктәп тормышындагы иң якты бәйрәмнәрнең берсе бит ул – Белем бәйрәме1 Матур бәйрәм,рәхәт бәйрәм, чөнки ул барыбызныкы да! Бирегә җыелган һәрберебез мәктәп елларын узган, һәркайсыбызның күңелендә бу тантаналы көн яши!

1 нче алып баручы: Бер караганда, ел да кабатланган бәйрәм кебек үзе. Ләкин бу көнне һәрберебезнең күңеле ашкына, талпына. Бергә укыган сыйныфташлар, һәрчак безне яратып, елмаеп каршы ала торган, үз әти-әниләребезгә тиң укытучылар, якты сыйныф бүлмәләре-барысы да сагындырган шул! Ә барыбер бәйрәм безгә иң-иң сөйгәннәре, аны түземсезлек белән көтеп алганнары, мәктәп формасы, букчасын инде әллә ничә тапкыр киеп-салып, көзге алдында әйләнгәннәре – безнең алмашыбыз, булачак укучылар, 1 нче сыйныфка килүче балалардыр. Әйдәгез, аларны да чакырыйк әле, бәйрәмебез тагын да түгәрәкләнсен. (11 сыйныф укучылары музыка астында 1нче сыйныф укучыларын сәхнәгә алып чыга.)

1 нче укучы.

Канатланып киләм, мәктәп, сиңа –

Гомеремнең тәүге баскычы.

Дулкынланып, ишегеңне ачам,

Тотып кулга белем ачкычын.

2 нче укучы.

Яшә, мәктәп – авылымның күрке!

Балкып тор син илем күгендә!

Белем канатларын куючы син,

Йолдыз булып ян син гомергә!

3 нче укучы.

Синдә алган белем җитә миңа

Уку йортларына керергә.

Галим, табиб, укытучы булып,

Кеше булып гомер итәргә.

4 нче укучы.

Күпләр, килеп, синнән үрнәк ала

Мәктәбем, син – белем учагым!

Гомеремнең якты хатирәсе,

Бәхетле, гүзәл балачагым!

2 нче алып баручы. Бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәбебез директоры Камалиева Рәмзия Усман кызына бирәбез.

1 нче алып баручы. Сүз район үзәгеннән килгән кунагыбыз, Пенсия фонды җитәкчесе Вәлиева Минзия Госман кызына бирелә.

2 нче алып баручы. Сүзне Биектау авылы җирлеге башлыгы Гыйләҗиева Альбина Рафаэль кызына бирәбез. Рәхим итегез!

1 нче алып баручы. Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Ничек шулай булмасын!? Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра! Ул матур итеп киенгән, бер кулында – портфель, икенчесендә –чәчәкләр. Күңелендә бәйрәм.

2 нче алып  баручы. Бу уку елында мәктәбебезнең 1 нче сыйныфына 4 укучы керә. Әйдәгез, сүзне аларга бирийк. (1 нче сыйныф укучылыры чыгыш ясый.)

1 нче алып баручы.

Исәнмесез, безнең нәни дуслар!

Хуш киләсез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

Нәни дусларыбыз! Белем иле дигән серле дөньяга аяк бастыгыз, юлларыгыз уң булсын! Сезгә без үз мирасыбызны, белем дөньясының ишеген ача торган «алтын ачкыч»ны тапшырабыз. Сез дә аны кадерләп саклагыз! Ул сезгә белем дөньясына юл күрсәтүче маяк булсын! Тагын унбер елдан сез дә аны нәни дусларыгызга тапшырырсыз. Бу – буыннардан буыннарга килә торган күркәм гадәт. Катлаулы һәм кызыклы дөнья дәшә сезне, нәни дусларым! Юлыгызда гел яхшы дуслар гына очрасын!

2 нче алып баручы.

Әлифбам,әлифба,

Син-минем юл башым!

Син – Белем илендә

Иң якты кояшым.

Нәни дусларыбыз! Безне шушы китап кеше итте, серле белем иленә ишекләрне ачты, сез дә озын юлга – үзегезнең белем дөньясына шушы китапны алыгыз! (Укучыларга әлифба китабы таратыла.)

1 нче алып баручы. Борынгылар белем алуны энә белән кое казуга тиңләгәннәр. Дөрес сүзләр бу! Мәктәп еллары сездән бик күп тырышлык сорый. Ләкин мин ышанам: сез булдыклы һәм тырыш балалар, әти-әниләрегез, яраткан укытучыгыз сезгә һәрчак ярдәм кулы сузар, булдырырсыз сез! Булдырасызмы, балалар? (Укучыларның җавабы.)

2 нче алып баручы. Еллар узып, сез дә, безнең кебек мәктәпне тәмамлау алдында торганда, һәрберебезнең әти-әнисе: «Бу бит минем балам! Бигрәкләр дә булдыклы, бигрәкләр дә акыллы булып үсте инде», – дип, сөенеп карап торырлык булсын!

Яңа уку елында без дә аеруча тырышып укырга, җәмгыяьткә файдалы, хезмәттә актив катнашырга, мәктәбебезнең гүзәл традицияләрен тагын да баетырга тиешбез. Бу ук елы безнең өчен аеруча җаваплы. Алда – дәүләт имтиханнары. Ышаныгыз, хөрмәтле укытучыларыбыз, кадерле әти-әниләребез, без имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен, вакытның кадерен белеп, хезмәтнең ямен тоеп, тырышып укырбыз һәм эшләрбез. («Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җыры башкарыла.)

Нәни дусларыбыз, сез бүген хезмәт иртәгезне башлыйсыз. Мәктәпнең күркәм традицияләрен тагын да үстерегез, эзләнегез, тырышып укыгыз.Юлларыгыз якты, әшләрегез уң булсын!

Укытучым биргән белем

Итте ярдәм.

Мәктәбемә рәхмәт укыйм

Чын күңелдән.

Бар белемнең нигезе була

Шушы мәктәп.

Һәрвакытта истә тоту

Аны кирәк.

Мәктәп җаны булып тора

Укытучы.

Яктылыкка, иркенлеккә

Юл ачучы.

1 нче алып баручы: Белем бәйрәме-кадерле остазларыбыз, мөгәллимнәребез өчен тагын да зуррак бәйрәм. Ел артыннан еллар уза, чәчләргә көмеш куна, маңгайлар сырлана. Ә укытучым, безне ничек 1 сыйныфка алганда иң матур апа булган булса, һаман да иң матуры, иң сөйкемлесе! Ә бит безне кеше итәр өчен күпме көч куелган, күпме төннәр йокысыз үткән. Кадерле остазларыбыз! Без сезнең алдыгызда гомеребез буена бурычлы. Сезнең кебек мөгәллимнәр  барында, килер юлыбыз якты, мәгърифәтле булыр. Хөрмәт  йөзеннән шушы чәчәк бәйләмнәрен кабул итеп алыгыз. (Укытучыларга чәчәкләр тапшырыла. «Укытучыма» җыры башкарыла.)

2 нче алып баручы.

Мә, дустым, чылтырат,

Бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга:

Хәерле сәгатьтә!

(Кыңгырау шалтырату.)

1 нче алып баручы.

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елын башларга!

Көмеш кыңгырау менә тагын дәресләргә дәшә. Нәни дусларыбыз бу тәүге кыңгырау чыңын бик күп еллар хәтердә тотар. Хәерле юл сезгә, сабакташларым! (11 сыйныф укучылары нәни укучыларны җитәкләп классларына алып керәләр)

2 нче алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле әти-әниләр! Барыгызны да яңа уку елы белән котлыйбыз. Ә хәзер Белем бәйрәмен дәвам иттерергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!