М.Җәлилнең «Әтәч» шигырен ятлау

№44

Энҗе ВӘЛИУЛЛОВА,

Алабугадагы 35 нче «Ләйсән» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Шигъри әсәр аша балаларның матур әдәбиятка кызыксынуларын арттыру.

Тәрбия бурычлары:

  • әдәби әсәргә кызыксыну тәрбияләү.

Белем бурычлары:

  • балаларны шигъри әсәр белән таныштыру;
  • тәрбияче ярдәме белән шигырьне символик аналогиягә таянып яттан сөйләү;
  • сорауларга текст сүзләре белән җавап бирүдә күнектерү;
  • төсле тасмалар кисүдә күнектерү.

Үстерү бурычлары:

  • балаларның игтибарын, хәтерен үстерү.

Сөйләм бурычлары:

  • сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, сүз байлыгын арттыру.

Җиџазлар: әтәч уенчыгы, таң ату вакыты күрсәтелгән рәсем, Муса Җәлил портреты; әтәч, тавык, чеби, каз рәсемнәре.

Сүзлек эш: таң ата, кикрик, томшык.

Методик алымнар: бармак уены, сюрприз моменты, әтәчнең өлешләрен карау, уен-күнегүләр, сораулар.

Әзерлек эшләре: бармак уенын өйрәнү, йорт кошлары белән танышу.

Шәхси эш: авыр ятлаган балалар белән шигырьне ятлап бетерү.

Эшчәнлек барышы 

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, без сезнең  белән  «Хәерле иртә» уенын уйнап алыйк.

Хәерле иртә, күзләрем, (күзләрне сыйпау) уяндыгызмы? (Бинокль кебек ясыйбыз.)

Хәерле иртә, колакларым, (колакларны сыйпау) уяндыгызмы? (Кул учларын колакларга кую.)

Хәерле иртә, кулларым, (кулларны сыйпау) уяндыгызмы? (Кул чабу.)

Хәерле иртә, аякларым, (аякларны сыйпау) уяндыгызмы? (Аяклар белән тыпырдау.)

Хәерле иртә, кояш, мин уяндым. (Башны бераз янтайтып, елмаю.)

Хәерле иртә, кунаклар!

Балалар. Мин сезгә табышмак әйтәм: «Ул зур, матур. Кызыл тәпие һәм кызыл кикриге бар. Койрыгы кызыл, сары, зәңгәр каурыйлардан тора. Таң атуга матур итеп җырлый. Нәрсә ул?»

Балалар. Әтәч.

(Музыка астында Әтәч булып киенгән бала керә.)

Әтәч. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнме, Әтәч!

Тәрбияче. Әйдәгез, аның белән якынрак танышыйк. Балалар, карагыз әле: бу – әтәчнең кайсы өлеше?

Балалар. Башы.

Тәрбияче. Ә башында нәрсәсе бар?

Балалар. Кикриге. («Кикрик» сүзен активлаштыру.)

Тәрбияче. Әтәчнең кикреген кем күрсәтер?

Тәрбияче.  Алия нәрсә күрсәтте?

Балалар. Кикрик.

Тәрбияче. Кикрик нинди төстә?

Балалар. Кызыл.

Тәрбияче. Әтәчнең баш өлешендә тагын нәрсә бар?

Балалар. Томшыгы. (Томшык сүзен активлаштыру.)

Тәрбияче. Томшыкны кем күрсәтә?

Тәрбияче. Айнур нәрсә күрсәтте?

Балалар. Томшык.

Тәрбияче. Томшык астында нәрсәсе бар?

Балалар. Сакал. («Сакал» сүзен активлаштыру.)

Тәрбияче. Әтәчнең тагын нәрсәләре бар?

Балалар. Күзләре, койрыгы, каурыйлары.

Тәрбияче. Балалар, бу – безнең зур әтәч. Ул, иртүк торуга, яңгыратып, каты итеп җырлый. Әйдәгез, зур әтәч булып алыйк әле.

(Балалар зур әтәч булып кычкыралар.)

Тәрбияче. Ә менә бу – яшь, кечкенә әтәч, ул әле кычкырып җырлый алмый, аның тавышы да тыныч, җыры да әкрен чыга.

(Балалар әкрен итеп кычкыралар.)

(«Әтәч нишли?» дигән уен уйнала.)

Балалар. Кычкыра, җырлый, чукый, җим чүпли.  (Бу сүзләрне активлаштыру.)

Тәрбияче. Бөек шагыйрь Муса Җәлил «Әтәч» турында бик матур шигырь язган. Игътибар белән тыңлагыз.

Тан ата бугай,

 Әтәч кычкыра:

    – Кикри-күк,

    Кикри-күк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

   – Кикри-күк,

   Кикри-күк!

Бакчага килдек

Ашыга-ашыга:

  – Кикри-күк,

   Кикри-күк!

(Шигырь буенча әңгәмә.)

– Әтәч кайчан кычкыра?

– Ничек кычкыра?

– Кемнәр уянды?

– Кая килдек?

– Ничек килдек?

Шигырьне тагын бер кат укыйм, игътибар белән тыңлагыз. Шигырьне ятларга безгә схемалар ярдәмгә килер. Схемалар ярдәмендә шигырьне тагын бер кат укыйм.

(«Мин башлыйм, сез дәвам итегез» дигән уен уйнала.)

Ял минуты. («Әтәч белән уен»)

Әтәч.

Күрсәтегез, балалар,

Ничек әтәч кагына?

Балалар.

Менә шулай, менә шулай

Шулай әтәч кагына.

Әтәч.

Күрсәтегез, балалар,

Ничек әтәч җим чүпли?

Балалар.

Менә шулай, менә шулай,

Шулай әтәч җим чүпли.

Әтәч.

          Күрсәтегез, балалар,

Ничек  әтәч сикерә?

Балалар.

Менә шулай, менә шулай

Шулай әтәч сикерә.

(«Мин башлыйм, кызлар дәвам итә» уены уйнала.)

Тәрбияче. Балалар, кемнең шигырьне Әтәчкә кычкырып сөйлисе килә?

(Бер-ике бала шигырьне кабатлый.)

(«Кайсы артык?» дигән уен уйнала. Балаларга әтәч, тавык, чеби, каз  рәсемнәре күрсәтелә.)

Тәрбияче.  Карагыз әле, бу әтәч бик күңелсез. Ничек уйлыйсыз, ни өчен икән?

Балалар. Әтәч койрыксыз.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, әтәчнең койрыгы юк. Ә без ничек әтәчкә булыша алабыз соң?

Балалар. Койрыклар ясарга кирәк.

Тәрбияче. Бик дөрес, койрыклар ясыйбыз. Моның өчен без төсле тасмалар кисәбез һәм чиратлаштырып ябыштырабыз. Чөнки әтәчнең койрыгы төрле төсләрдән тора.

(Төсләрне ныгыту. Балалар эше.)

Тәрбияче.  Балалар, сез булышкач, әтәч койрыклы да булды. Кәефе күтәрелеп китте. Рәхмәт, балалар.

Дәресне йомгаклау.

Тәрбияче. Сезгә дәрес ошадымы? Нәрсә ошады? Ни өчен?

(Балалар  җавап бирә.)

Тәрбияче.

Рәхмәт әйтик Әтәчкә

Кунакка килгән өчен.

Рәхмәт әйтик балаларга

Яхшы җаваплары өчен.

Шуның белән шөгылебез тәмам.