Лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе

(5 нче сыйныфта татар теле дәресе)

 

Чулпан КОРБАНОВА,

                                                         Әтнә районы  Яңа Шашы төп мәктәбенең

I квалификация категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: 1. Укучыларның сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, белем һәм күнекмәләрен ныгыту, үстерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү.

  1. Лексика һәм лексикология турында төшенчә бирү.
  2. Сүзнең нинди көчкә ия икәнен укучыларга аңлату.

Җиһазлау: дәреслек, видеороликлар, карточкалар, кар бөртекләре, сүзлекләр, китап тоткычлары.

Предмет нәтиҗәләре:

– лексикология, лексика терминын аңлау;

– сөйләмдә сүзнең мәгънәсен аңлап сөйләшү.

Метапредмет:

– рус теле һәм инглиз теле белән сүзләрне бәйләү

Регулятив: укытучы белән бергә дәрес темасын ачыклау, дәрескә максатлар кую.

Коммуникатив: укучыларга үз фикерләрен әйтергә, җиткерергә өйрәтү.

Шәхси: сүз белән кеше рәнҗетмәскә өйрәтү, башкаларга карата мәрхәмәтле булырга өндәү.

Эш формалары: индивидуаль, парлы, группалы, фронталь.

Дәрес  барышы

  1. Мотивлаштыру-оештыру

Дәресне оештыру:

Ява карлар, ява карлар –

Кышның ак гөлләре.

Якты булсын, ап-ак булсын

Илемнең көннәре.

Ишетелеп торсын җирдә

Балалар көлгәне.

Хәерле көн, укучылар, бүгенге дәресебезне әлеге шигырь юллары белән башлыйсым килә.

Шушы югары ноктада, әйдәгез, дәресебезне башлыйк.

Мин телимен сезгә тыныч күк йөзе  һәм тел ачкычлары.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

– Сезнең каршыгызда кроссвордлар, әйдәгез әле, бергәләп әлеге кроссвордны чишик. Мин сорауларны укыйм, сез, җавапларын кычкырып әйтеп, әлеге кроссвордка язасыз.

  1. Кызлар тырнак буярга кулланалар … (лак)
  2. Кечкенә бала … (елак)
  3. Хәзер нинди ел фасылы … (кыш)
  4. Бүген көн … (салкын)
  5. Предметны белдерә (исем)
  6. Кышын ява …  (кар)
  7. Кар нинди төстә? (ак)

 

1      
2        
3      
4          
5        
6      
7    

Укучылар, мин сезгә кар бөртекләре бирәм, әлеге кар бөртекләрен сез дөрес җавап биргән очракта алырсыз. (Үзбәя)

Укучылар беренче баганада нинди сүз чыкты?

Лексика

Ә нәрсә соң ул лексика?

Әйдәгез, бергәләп әлеге сорауга җавапны  эзлик әле.

Игътибар белән экранга  карыйбыз. (Тавышсыз кино карыйлар.)

Укучылар, әйтегез әле, әлеге кинода ни җитми?

Көтелгән җавап аралашу, сүз.

Дөрес  фикерләр ишетүемә мин бик шат.

Укучылар, безнең  дәреснең темасы нинди булыр икән?

(Укучылар фикере.)

Без бүген «Лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе» дигән тема узарбыз.

Булышыр өчен, хәрефләр җыелмасы бирәм.

III. Уку мәсьәләләре кую

Дәрестә ниләр эшләрбез икән?

– укыйбыз

– сөйлибез

– аралашабыз

– язабыз

–тыңлыйбыз

Әлеге максатлар кояш нурына тактада куелачак (3 мин китсә)

  1. Уку мәсьәләләрен өлешләп чишү:

Әйдәгез әле, бергәләп уйлыйк, лексикология нәрсә икән ул?

Укучылар фикере.

Бергәләп китаптагы кагыйдәне чыгарабыз.

Лексикология ул –телнең сүзлек составын өйрәнә торган  фән. Лексика – сүз, логос фән дигәнне аңлата.

Татар телендә нинди генә сүзләр юк. Сүзләрнең мәгънәсен без каян карыйбыз?

Укучылар. Аңлатмалы сүзлекләрдән.

– Әйдәгез, бергәләп 213 нче күнегүне эшләп алыйк әле ( дәреслек, 94 нче бит).

Дәфтәргә җавапларны гына язабыз:

1) токмач

2) хәбәр

3) юрган

4) җөмлә

5) юмарт

Бик дөрес җаваплар өчен кар бөртекләре алабыз.

Бу шулаймы икән, аңлатмалы сүзлектән тиз генә тикшереп алыйк.

Укучылар, мин сезгә хәзер бер хикәя укыйм, әлеге хикәя сезнең каршыгызда.

Игътибар белән тыңлыйбыз.

                                Кышкы урман.

Уйнап-көлеп, Яңа елның чыршы бәйрәмен үткәрдек. Күңелле кышкы каникуллар башланды, әмма җәйге каникуллар барыбер сагындыра. Икенче көнне үк ап-ак карга күмелгән урманны карарга киттек. Урмандагы агачларда кап-кара кошлар күренә.

Йомшак яуган ак кар өстеннән тирән уйга батып, минем күршем атлый. Кар шундый тирән, аның киез итекләре батып кала. «Абзар эчендә кия торган итегем җиңелрәк иде», – дип уйлыйдыр дустым.

Ураман кырыендагы басу да ак кардан киенгән. Матур, серле, ямьле әкият! Җил юк. Карт наратлар, бер-берсенә сыенышып, мәңгелек уйларын уйлап җырлап утыралар. Шулвакыт агачта тиен күренде. Мин, тиенне сыйларга теләп, кесәмә кулымны тыксам, ә анда бер тиен.

Укучылар,  сезгә әлеге хикәя ошадымы?

Әйдәгез әле, хикәядәге калын  хәрефле сүзләргә күз салыйк:

Кышкы – җәйге.

Ап-ак – кап-кара.

Без бүген сезнең белән сүзнең лексик мәгънәсе турында сөйләшәбез, дидек.

Бу сүзләр нинди сүзләр соң?

(Капма-каршы мәгънәле сүзләр.)

Бик дөрес, без аларны икенче төрле ничек атыйбыз соң. (Антонимнар)

Үзегез дә антонимнарга мисаллар китереп китегезче. (Кар бөртекләре бирелә.)

Кабат хикәябезгә кире кайтыйк әле.

Матур,  ямьле сүзләре кызыл белән билгеләнгән. Әлеге сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз һәм аларны икенче төрле без нинди сүзләр дибез?

(Синонимнар.)

Әйдәгез, синонимнарга мисаллар әйтеп китик. (Кар бөртекләре бирәм.)

Хикәябездә абзар, басу сүзләре очрады. Без сүзләрнең мәгънәләрен белмәсәк, кайдан карый алабыз?

Сүзлекләрдән: аңлатмалы сүзлекләр, синонимнар, антонимнар, орфографик сүзлекләр бар.

Әйдәгез,  бергәләп абзар, басу сүзләрен мин биргән сүзлектән карап китик әле.

Әлеге сүзләрнең мәгънәсен аңладыгыз инде, үзебез дә әлеге сүзләр белән  телдән генә җөмләләр төзик.

Тиен сүзе хикәядә ике җирдә очрады. Ул  сүз нинди мәгънәгә ия соң? (Бер төрле язылалар, мәгънәләре төрле – омонимнар.)

Сез нинди омонимнар беләсез? (Дөрес җавапка кар бөртекләре бирелә.)

Тирән уй, тирән кар нинди лексик мәгънәгә ия?

Димәк, сүзләр күчерелмә һәм туры мәгънәдә дә була икән бит.

Әйдәгез, укучылар, бер уен уйнап китик, мин сезгә китаплар бирәм. Сез шул китапларны алгач, китап тышлыгына игътибар итәсез. Китаплар тылсымлы. Кемнәрдә күчерелмә мәгънәдәге исемле китаплар уң  якка  тезеләләр, туры мәгънәдәге исемле китаплар сул якка басабыз.

Әлеге китап тышлыкларын рус телендә һәм инглиз телендә дә бергәләп әйтик әле. Бәлки, әлеге сүзләр белән җөмләләр дә төзерсез.

  1. Рефлексия

Укучылар, без бүген ниләр эшләдек?

Әйдәгез, мин сезгә «Сүз» турында шигырь тыңлатам. Сез уйлый  торыгыз.

Сүз нинди көчкә ия икән ул? (Марсель Әхмәдуллин башкаруында «Сүз» турында шигырь видеороликта карала.) Укучылар  белән фикер алышу.

 

 

  1. Өй эше
  2. Синонимнар, антонимнар, омонимнар белән җөмләләр төзергә (4 җөмлә).
  3. Китаптагы кагыйдәне белергә (96 нчы бит).
  4. Кыш турында әкият язарга ( синоним, антоним, омоним, туры, күчерелмә мәгънәдәге сүзләр кулланып).