Күптелле белем бирү шартларында экологик тәрбия бирү

Розалия ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Казандагы «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексының I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен мәктәпләрдә  әйләнә-тирәне  өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Татар халкында элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган. Туган җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә, табышмаклар, сынамышларда да киң чагыла. Мәсәлән,

“Без –табигать хуҗалары, табигатьне саклау – туган илеңне саклау”.

“Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.”

“Аккан су кире кайтмас”.

Мондый мәкаль һәм әйтемнәр яңа  формалашып килүче яшь буын өчен бигрәк тә файдалы. Мәсәлән, “Агачны үстерергә илле ел, кисәргә биш минут кирәк”, “Үсемлекнең тереклеге су белән”, “Табигать-илнең байлыгы”, “Әрекмәнем: кызу капса – яулыгым, баш авыртса – саулыгым”, “Чәчәк булган җирдә бал була” мәкальләре дә үсемлекләр, тирә-юнебез хакында һәрдаим кайгыртып торырга кирәклеге турында сөйли. Агачлар турындагы мәкальләр балаларга әйләнә-тирәне танып-белүдә дә ярдәм итә. Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре экологик тәрбия бирерлек зур көчкә ия. Элекке буыннар мирасы тере һәм тере булмаган табигать турында бай эчтәлекле материал туплаган. Аларны дәресләрдә куллану, мәгънәләренә төшендерү укучыларны уйланырга мәҗбүр итә, аларның фикерләү сәләтен үстерә.

Татар халык иҗатында әйтемнәр үзенчәлекле бер урын алып тора. Еш кына алар мәкальләр белән бер үк җыентыкларда урын алалар. Мәкальләр белән чагыштырганда, әйтемнәрнең формасы, күләме дә, димәк, иҗтимагый функцияләре дә гадирәк. Аларның барысы да диярлек бер һәм гадәттә кыска гына җөмләдән тора. Мәсәлән, «Ай күрде, кояш алды»; «Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, көзге боз көз калынлыгы булса  – ышан“.

Дәреслекләрне язганда авторларның халык педагогикасына таянуы зур роль уйный. Алар белән танышу кече яшьтәге мәктәп балаларын, беренчедән, үсемлекләр дөньясы белән  таныштырса, икенчедән, бу матурлык белән  хозурланырга, аның кадерен белергә, сакларга өйрәтә. Нәтиҗәдә, болар барысы да экологик аң формалашуга китерә. Мисал өчен генә  “Әдәби уку” дәреслекләренә кертелгән берничә әсәрдә күтәрелгән проблемаларны санап китик.

Габдулла Тукай “Яшь агач” мәсәле, “Шүрәле“ поэмасы урманны саклау, “Бала белән күбәләк“ бөҗәкләрне, Муса Җәлилнең “Чишмә” шигыре чишмәләрне, Җәүдәт Дәрзаманның “Тукран баласы Шуктуган“ әкияте урманны саклау, Зәкәрия Әхмәрованың “Агачлар да авырый“, Гыйльмия Таһированың “Даниянең тополе” тирә-юнебезгә ныграк күз салуга ишарәли, балаларны гаҗәеп серле табигать дөнясына алып кереп китә. Аларны тере табигатьнең дә җан ияләре икәнлегенә төшендерә.

Безнең мәктәп “Әйләнә-тирә дөнья” дәресләрен  укыту-тәрбия бирүне  “Перспектива” укыту-методик комплексы буенча алып бара (А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая, Җ.А.Хөсәенов. “Әйләнә-тирә дөнья”. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өсчен  1, 2, 3, 4 сыйныфлар өчен дәреслекләр (2022)). Россия Федерациясе тарафыннан тәкъдим ителгән, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырылган бу дәреслекләрнең балалар өчен белем һәм тәрбия бирү ягыннан әһәмияте чиксез  зур. Алар халык мәкальләре, сынамышлары, милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, татар халкының күренекле шәхесләре  белән якыннан  таныштыралар. Үсемлекләрне ничек итеп  үстерергә, тәрбияләргә кирәклеге хакында  әһәмиятле киңәшләр бирәләр.

Дәреслек балалар белән төрле экологик бәйрәмнәр үткәрергә юнәлеш бирә: “Сөмбелә”, “Карга боткасы”, «Нардуган», «Нәүрүз» һ.б. Бу бәйрәмнәрдә  балалар алган  белемнәрен тирәнәйтәләр, жәнлекләрнең кышкы әзерлеге белән танышалар,  язын кошларны каршы алырга әзерләнәләр.

Татар балалар фольклоры аркылы туган табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергә өйрәтү,табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак караш hәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә. Менә шуңа күрә дә без экологик тәрбия бирү өстендә эшләгәндә табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр, сынамышларны, тизәйткечләрне еш кулланабыз.

Укучылар татар халык авыз иҗаты әсәрләре бик күп булса да, дәрестә аларның бик аз өлеше генә өйрәнелә. Алар белән таныштыруда сыйныф һәм сыйныфтан тыш тәрбия формалары ярдәм итә.Болар рәтендә сыйныфтан тыш уку,китап укучылар конференциясе,бәхәсләр кичәсе, әдәби–музыкаль кичәләр,түгәрәкләр, язучылар белән очрашу һ.б. керә. Балаларның фольклор буенча гыйлемнәре көндәлек тормышта, үзара һәм өлкәннәр белән аралашу, халык иҗаты әсәрләрен мөстәкыйль уку,фильмнар карау, сәнгать әсәрләре белән танышу процессында тулылана бара.

Халык авыз иҗатын өйрәнү уңае белән сыйныфтан тыш язма эшләр үткәрү дә зур әһәмияткә ия. Язма эшләр өчен “Халык авыз иҗатының тәрбияви роле“, “Әкият – тәрбия чыганагы“, ”Табышмак – тел ачкычы“ һ.б. шундый темалар алына.

Билгеле, бөтен балаларның да уйлау, фикерләү hәм белемне кабул итү дәрәҗәсе бер үк төрле түгел, шуңа күрә hәр баланың шәхси үзенчәлеген күз алдында тотып эшләнелә. Кече яшьтән табигатьне аңлап, аны яратып үсү бик мөhим. Киләчәктә балаларның табигать сакчылары булуына ышанабыз.