Күңелле ярминкә

(Зурлар төркеме балалары белән фольклор бәйрәме)

Айсылу ӘСХӘТДИНОВА,

Казандагы 146 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Энҗе ВӘЛИЕВА,

Казандагы 146 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Максат: борынгылардан сакланып калган гореф-гадәтләребезнең бүгенге буын арасында тыгыз бәйләнештә булуын ачыклау.

Бурычлар:

өйрәтү: балаларны Идел халыкларының милли йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам иттерү;

үстерелешле: ярминкә күренеше аша балаларның сөйләм телен үстерү;

тәрбияви:

– милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү;

– төрле милләт вәкилләре арасында үзара дуслык, бердәмлек сыйфатлары булуын ныгыту.

Җиһазлау: сәүдәгәрләрнең милли бизәкләре белән бизәлгән өстәлләр; татар халкының бизәнү әйберләре, муенсалары, беләзекләре, алкалары, түбәтәйләр, калфаклар, кулъяулыклар, гармун, чәк-чәк; рус халкының милли ризыклары, самовыр, чәйнек, чынаяклар; эрлэгеч, оекбашлар, бияләйләр, шәлләр; итек, читек, аяк киеме өчен щетка, чүкеч, энә, без; бал тутырган савытлар, бал кисмәге; кәрзиннәр, чыбыктан үрелгән төрле савытлар, тартмачыклар.

Бәйрәм барышы

(Тын гына татар көе яңгырый. Зал уртасында ярминкә күренеше, матур итеп сату-алу әйберләре белән өстәлләр урнаштырылган. Музыка фонында автор сүзләре яңгырый.)

Автор. Бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Көнчыгыш ягы да әкрен генә алсулана. Кояш та тын гына үрелеп, җиргә күз сала. Сандугач сайравы иртәнге тынлыкны җанландырып җибәрә. Әрәмәлектә күке, ә ишек алдында таң әтәчләре аваз сала.

Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык әкрен генә юкка чыга, җирдә яңа көн башлана.

Әнә, күрәсезме, сәүдәгәрләр дә берәм-берәм Казан уртасындагы ярминкәгә җыела башлады. (Татар халык көенә төрле милли киемнәрендәге сәүдәгәрләр биеп чыгалар һәм  әкрен генә эш урыннарын әзерли башлыйлар.

Беренче булып татар халкының милли киемнәрендәге малай һәм кыз очрашалар. Аннары рус киемендәге малай капчык күтәреп, ә башкорт киемендәгесе бал мичкәсе тәгәрәтеп чыга. Алардан соң рус һәм чуваш милли киемендә ике кыз бер-берсен сәламлиләр. Бию хәрәкәтләре ясап һәрберсе үзләренең эш урыннарына керешәләр: татар малае читек тегә, татар кызы милли бизәкләр сата,  рус малае уклау белән камыр тәгәрәтә, чуваш кызы чыбыктан үрелгән әйберләр тәкъдим итә, рус кызы эрләгечтә йон эрли, башкорт малае төрле сорт балын мактый. Иң соңыннан татар милли киемнәреннән гармун уйнап малай һәм чәк-чәк тотып кыз чыгалар. Алар бар халыкны ярминкәгә чакыралар.)

Татар малае.

Ярминкәгә чакырабыз,

Рәхим итеп килегез.

Тәмле сыйлар, шәп товарлар

Сезне көтә күрегез.

Татар кызы.

Әйдәгез, тизрәк,

Атлагыз, җитезрәк.

Иң шәп товарлар алырга

Өлгерергә бит кирәк.

Чуваш кызы.

Ни кирәк, шул бар!

Җаның теләгәнең сайлап ал.

Кәрзин, чиләк, көянтә

Дустым, сатып ал, әйдә.

Башкорт малае.

Алып килдем ярминкәгә

Төрле сорт башкорт балы.

Салкын тиеп китсә әгәр,

Безнең бал бик шифалы.

Әйдә, әйдә, килегез,

Сатып алып китегез.

Татар кызы.

Чиккән чүәк, кулъяулыклар,

Түбәтәйләр, калфаклар.

Муенсалар, беләзекләр –

Барысы да бар монда.

Татар малае.

Итек, читек, энә, без –

Матур итеп чигәбез.

Кирәкмиме, алмыйсызмы?

Әллә киеп карыйсызмы?

Рус кызы.

Ап-ак итеп,тигез итеп,

Йоннан җепләр эрлим мин.

Җылы,йомшак йомгаклардан

Сезгә кием бәйлим мин:

Шәл, бияләй,оекбаш.

Сатып ал әле, иптәш.

Рус малае.

Ипи, күмәч, клиндер –

Барысы да бар бездә.

Перәннек һәм пәрәмәчләр

Тәкъдим итәбез сезгә.

Чәй эчәргә самавыр да

Кайнап утыра әнә.

Хуш исле чәй янына

Мичтә коймаклар пешә.

Татар кызы.

Баллы чәкчәк, бавырсактан

Авыз итегез әле.

Тәм-томнарны үзегез белән

Алып китегез әле.

Татар малае.

Матур гармун көйләренә

Җырлап басаек әле.

Кызык такмакларга биеп,

Күңел ачаек әле.

(Үз товарларын мактаганнан соң, барысы бергә «Әнә, килә автомобиль» такмак көенә җырлый-җырлый бииләр.)

Татар кызы һәм малае.

Базарларда булдык без,

Күп нәрсәләр алдык без.

Прәннек һәм күмәчләрне

Букчаларга салдык без.

Башкорт малае.

Әй ярминкә, ярминкә

Алышбиреш бит монда.

Татар, чуаш, башкорт, рус

Дус булып сата шунда.

Чуваш кызы.

Ныклы дуслык, рухи байлык

Безнең йөрәк түрендә.

Өфе, Казан һәм Ырынбур

Кан кардәшләр гомергә.

Рус кызы, малае.

Ямьле татар илендә

Яшибез бергә-бергә.

Дуслык җыры канат җәйсен

Бар халыклар иленә.

Бергә.

Сату иттек, эх, дусларым,

Бүген барыбыз бергә.

Килдегез дә карадыгыз –

Рәхмәтләр яусын сезгә.

(Сәүдәгәрләр үз өстәлләре артына басып сату итүне дәвам итәләр.)