Кызыл китап – табигатебез сагында

№ 125

(VI – IХ сыйныф укучылары өчен «Телдән журнал»)

Наилә ФӘСХЕТДИНОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы

Максат. Укучыларда тере табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү; кешенең кызыксынуы белән табигать законнары арасында гармония булдырырга өйрәтү.

Бурычлар:

– Татарстан Республикасы Кызыл китабы тарихы белән танышу;

– Кызыл китапның яңа (өченче) басмасына кергән умырткалы хайваннар белән таныштыру һәм аларны танырга өйрәнү;

– туган җиребезнең киләчәге яшь буынга – укучыларның үзләренә бәйле икәнлегенә төшендерү.

Телдән журналның бу чыгарылышына әзерлек эшләре алдан башлана. Теманы билгеләгәннән соң, журналның сәхифәләре ачыклана, тиешле әдәби чыганаклар өйрәнелә, стена газеталары чыгарыла.

Кичә барышы

1 нче алып баручы. «Буш фикерләр вә буш сүзләр белән шөгыльләнүгә караганда, берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, янәшә-тирәне чолгап алган нәрсәне танып белү, су вә һаваны, туфрак вә утны, үлән вә агачларны, ай вә йолдызларны өйрәнү, гомумән, табигать әхвәлләре белән таныш булырга тырышу яхшырактыр», – дип  язгна күренекле мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин.

Без яши торган төбәккә табигать үз матурлыгын бер дә кызганып тормаган. Яшәү чыганагы булган җире, суы, күз күреме җитмәслек болыннары, басу-кырлары, урманнары, тәбәнәк булса да таулары күңелгә ятышлы. Тик табигатькә зур бәла килә. Хайван, үсемлекләрнең күбесе юкка чыгу чигендә тора.

2 нче алып баручы. Халык саны арту һәм җитештерүнең киңәя баруы белән бергә әйләнә-тирә мохиткә кеше тарафыннан тәэсир итү дә көчәя бара, һәм бу йогынты табигатьтәге тигезләнешнең бозылуына сәбәпче була. Урманнарны күпләп кисү, сирәк очраучы җәнлекләрне аулау, атмосфераны завод-фабрикалардан чыккан төтен белән агулау тереклек дөньясы өчен эзсез узмый. Нәтиҗә буларак тере организмнар юкка чыга бара. Кешеләр күпләп авырый башлады, байтак кына үсемлек, җәнлекләр Кызыл китапта гына калды. Тик кешеләр әйләнә-тирәнең куркынычсызлыгы алар җавплылыгында икәнен соңрак аңлады. Глобаль экологик проблемалар килеп чыкты.

Үсемлек һәм хайван төрләренең күпләп юкка чыгуы – бүген төп глобаль экологик проблемаларның берсе. Бүген бездә үткәрелә торган «Телдән журнал»ның чираттагы чыгарылышын нәкъ  шушы проблемага багышлыйбыз.

1 нче алып баручы. Журналыбыз түбәндәге сәхифәләрне  үз эченә ала:

1 нче сәхифә – «Татарстанның Кызыл китабы тарихы»;

2 нче сәхифә – «Кызыл китапта имезүчеләр классы»;

3 нче сәхифә – «Канатлы дусларыбыз»;

4 нче сәхифә – «Безнең кечкенә дусларыбыз»;

5 нче сәхифә – «Табигатьне  саклау – халык эше, синең, минем эш».

Әлеге экологик проблеманы чишүдә Кызыл китап та зур роль уйный. Чөнки анда кергән төрләрне белмичә аларны саклау кыен. Кызыл китапка кертелгән төрләр аерым саклауга мохтаҗ.

Әйдәгез әле, дуслар, беренче сәхифәбезне Татарстан Республикасының Кызыл китабы тарихы белән танышудан башлыйк. Сүзне IX сыйныф укучыларына бирик.

1 нче укучы. Хайваннар дөньясы гаятъ бай һәм күптөрле, әмма, кеше эшчәнлегенә бәйле рәвештә, Җирдәге тереклекнең табигый яшәү шартлары туктаусыз үзгәрүе күп кенә хайван төрләренең юкка чыгуына сәбәпче була. Белгечләрнең исәпләвенә караганда, динозаврларның күпләп кырылып бетү чорында 100 елга бер хайван төре юкка чыккан, 1600 – 1950 еллар эчендә төрләрнең юкка чыгу тизлеге ун тапкырга арткан (10 елга бер төр кырылган), ә безнең заманда төрләрнең юкка чыгу тизлеге 100 тапкырга үскән.

2 нче укучы. XX гасыр башында хайваннар һәм үсемлекләрне саклау буенча ниндидер чара уйлап табарга кирәк була. Һәм 1948 елда халыкара конференциядә Халыкара табигатьне саклау оешмасы (МСОП) төзелә. Әлеге оешманың төп максаты – бетеп баручы үсемлекләрне һәм хайваннарны барлау. Дөньякүләм югалып баручы хайваннарны һәм үсемлекләрне язып алу 1948 елда башлана. Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла.

Ни өчен Кызыл китапны шулай атаганнар соң? Кызыл китап кеше һәм кешелек намусының чагылышы булып тора. Һәр халык, милләт җиһан алдында табигать хәзинәләрен саклау өчен җаваплы.

3 нче укучы .Фәйзуллинның «Кызыл китап» шигырен яттан сөйли).

Яшел китап… Бәрхет китап… Чыкты Кызыл китап та!

Югалуы мөмкин төрләр анда барысы хисапта.

Җәнлеге дә, киеге дә, үләне дә, бөҗәге дә…

«Саклап калыйк» дип куелган игътибар үзәгенә.

Китаплар күп. Бусы – кызыл. Кызыл төс юкка димә!

Кызыл төс сискәндерә дә, кызыл төс: «Тукта!» – ди дә!

Димәк, яшәр Җиребездә хәлләр бар шомланырлык.

Табигатьтән ни алдык та аңарда ни калдырдык?

Бар соңгы кат очкан кошлар… Соңгы чәчәкле гөлләр…

Килер буынга калырмы алар рәсемдә генә?

Димәк, иртәгә бер аваз, бер төс – ямь җитмәячәк…

Бер көн үзенең хөкемен әйтер бит ул  Киләчәк.

4 нче укучы. «Кызыл китап» дигән исемне Англия зоологы Питер Скотт бирә. Аның тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла, һәм ул 1963 елда дөнья күрә. 1966 елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый.

5 нче укучы. 1974 елда СССРның Кызыл китабы дөнья күрә. Россиянеке 1983 елда бастырып чыгарыла. Аннан соң төрле республикаларның да шундый ук китаплары языла башлый. Кызыл китапның төбәкләрдә чыгарылуы, сирәк төр табигый популяцияләрнең ил территориясендә төрлечә таралуына бәйле. Кызыл китапның үзенчәлеге һәм өстенлеге – сирәк очраган һәм югала барган төрләрнең таралышын җентекләп тасвирлау. Кызыл китап – рәсми документ. Уникаль басма ун елга бер генә бастырыла. Ул хайван һәм үсемлек дөньясы объеклары турында мәгълүматларны үз эченә ала. Шулай ук анда аларны саклау һәм арттыру ысуллары да күрсәтелгән. Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлек дөньясы объектлары аерым саклауга мохтаҗ.

6 нчы укучы. Беренче тапкыр Татарстанның Кызыл китабы 1995 елда төзелә. Бу китап битләрендә 32 төр имезүче, 85 төр кош, 4 төр сөйрәлүче, 2 төр җир-су хайваны, 9 төр балык, 3 төр кысласыманнар, өч төр үрмәкүчсыманнар, 100 төр бөҗәк, 8 төр суүсем, 12 төр лишайник, 10 төр мүк, 211 төр чәчәкле үсемлек, 29 төр гөмбә турында мәгълүмат, төсле рәсемнәр, төрнең таралу урыннары картасы библиографиясе тупланган һәм аларны саклап калу юллары күрсәтелгән.

1 нче укучы. Икенче Кызыл китап 2006 елда дөнья күрә. Бу китапта 674 сирәк очрый торган хайван, үсемлек һәм гөмбә кертелгән. Шуларның 353 е – үсемлекләр. Шулай ук китапта лишайникның –24, гөмбәнең 40 төре урын алган. Умырткалы һәм умырткасыз 258 төр хайван кергән, шул исәптән 34 төр имезүче, 5 төр сөйрәлүче, 122 төр умырткасыз хайван, шулай ук 84 төр кош, 3 төр амфибия, 10 балык төре. Болардан тыш, Кызыл китапка ук алынмаса да, бүген игътибар таләп иткән үсемлекләр, хайван һәм гөмбәләр исемлеге төзелгән.

2 нче укучы. Кызыл китапның соңгы  басмасы өстендә бик күп галимнәр,   КФУ һәм Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемасы институты белгечләре көч куйды. Җентекле һәм тынгысыз 10 еллык эшнең нәтиҗәсе буларак Кызыл китапның өченче басмасы дөнья күрде. Ул кызыклы, актуаль, шул ук вакытта фәнни даирә белән беррәттән киң аудитория өчен дә файдалы, аңлаешлы килеп чыккан. Анда сирәк төрләрнең саны артуны чикләүче факторлар, аларның экологиясе һәм биологиясе буенча мәгълүмат, саклап калу буенча киңәшләр китерелгән. Кушымтасында сирәк очрый торган төрләрне саклау буенча норматив-хокукый актлар да язылган.

Татарстанның яңа Кызыл китабына сирәк очрый торган 612 төр хайван, үсемлек һәм гөмбә кертелгән. Лишайникларның – 24, гөмбәнең 48 төре, умырткалы һәм умырткасыз 224 төр хайван кергән, шул исәптән: 33төр  имезүче, 4 төр сөйрәлүче, 66 төр  кош, 3 төр  амфибия, 11 төр балык, 340 төр үсемлек (чәчәкле үсемлекләр – 252, ачык орлыклылар – 1, абагасыманнар − 11, наратбашсыманнар – 1, плаунсыманнарның – 6, мүксыманнарның – 34, суүсемнәрнең 11 төре) тәшкил итә.

3 нче укучы. Кызыл китапта хайваннар билгеле бер система буенча 6 төрле категориягә бүленгән:

0 категория. Татарстан территориясендә умырткасыз хайваннардан – соңгы йөз елда һәм умырткалы хайваннар арасыннан соңгы илле елда юкка чыккан төрләре.

I категория. Юкка чыгу куркынычы янаган төрләр саны кискен дәрәҗәгә кадәр кимегән, ә аларны саклау махсус чаралар үткәрүне таләп итә.

II категория. Cанын азаю куркынычы булган төрләр, ягъни якын киләчәктә аларның юкка чыгу ихтималы туарга мөмкин.

III категория. Сирәк төрләр, алар зур булмаган санда һәм чикләнгән территорияләрдә генә очрый.

IV категория. Статусы буенча билгесезлек, саны һәм торышы борчылу уята торган төрләр, ләкин мәгълүматлар җитенкекрәмәү аларны югарыда күрсәтелгән категорияләрнең берсенә дә кертергә мөмкинлек бирми.

V категория. Саклау чаралары яки табигый сәбәпләр аркасында сан ягыннан торгызылган төрләр.

1 нче алып баручы.  Журналыбызның икенче сәхифәсендә «Кызыл китапта имезүче хайваннар» бүлегенә сәяхәт кылырбыз. Хәзер сүз VII сыйныф укучыларына бирелә. (Алдан әзерләнгән укучылар чыгыш ясый. Слайдлар  күрсәтелә.)

4 нче укучы. Бу бүлектә имезүчеләр классына кергән хайваннарның Кызыл китап битләренә кертелгән төрләре вәкилләре тупланган. Әмма вакыт чикләнгән булу сәбәпле без аларның кайберләре белән генә танышып үтәрбез. Карыйк әле, нинди хайван төрләре икән ул? Алар турында нинди мәгълүматлар билгеле соң?

Кызыл китапның  соңгы чыгарылышында  исемлеккә ак куян (заяц-беляк) төре өстәлгән (V категориягә керә), ә җофар (выхухоль) белән ас (горнастай) исемлектән төшереп калдырылган.

Көрән аю – урман һәм урман-дала зонасының типик вәкиле. Үткән заманнарда ул Евразия һәм Төньяк Американың урман, урман-дала һәм дала зоналарында, Төньяк Африка тауларында булган. Кеше йогынтысы аркасында аларның ареалы нык кимегән. Хәзерге вакытта Евразиянең Белоруссиядән алып Камчаткага кадәр булган тоташ массивларында, урыны-урыны белән Европаның көнбатыш һәм көнчыгыш тауларында, Кавказда, Тянь-Шань, Памирда, Төньяк Монголия һәм Төньяк Кытайда очрый. XIX гасырда Казан губернасында аю иң куе урман массивларында яшәгән, ә XX гасырдан төньяк-көнчыгыштагы урманнарда гына очрый. Узган гасыр уртасына Югары Ослан, Тәтеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында алар белән очрашуның аерым очраклары теркәлгән. Узган гасырның 80нче елларыннан Татарстанда аюларның саны һәм яшәү ареалы артуга бара. Аю республикабызның төньяк районнарында шактый еш очрый. Әмма Кайбыч, Тәтеш, Алексеевск, Нурлат, Минзәлә районнарында аларга сирәгрәк тап буласың. Дәүләт ау хуҗалыгы реестры буенча республикабызда 90 көрән аю яши. 2014 елда Сирәк һәм югалу куркынычы булган төрләр комиссиясе киңәшмәсендә аю III категориядән IV категориягә күчерелuoy.

5 нче укучы. Ак куян – куянсыманнар отрядына керүче чагыштырмача эре хайван. Аның киң табаннары куе йон белән каймалап алынган, бу – аңа кар өстендә батмыйча чабарга ярдәм итә. Төсе сезонга карап үзгәрә: җәен – мехы коңгырт-көрән, корсак асты ак; кышын ап-ак төскә керә, колак очлары гына кара кала. Күбрәк вакытын урман буйларында, сирәк агачлыкларда, куаклыклар һәм яшь агач араларында уздыра. Азыкны нигездә төнлә эзли, көндезен куак астына качып яки әрәмәлекләрдә посып ята.

Үр куяныннан кечерәк. Елына 2 – 3 тапкыр үрчем бирә. Куян балалары җитлегеп туа: күзләре ачык, тәне йон белән капланган була. Ана куян үз балаларын гына түгел, читләрне дә имезә. Сөте бик куе (майлылыгы 15 процентка җитә), шунлыктан куян баласына, ныгып китү өчен, берничә тапкыр имү җитә, аннан ул үзе үлән белән туклана башлый.

Куяннар ау объекты булып тора, ите ашарга яраклы, ә тиресеннән төрле мех әйберләр тегәләр. Элек ак куян республикабызда киң таралган булган, ләкин соңгы кырык ел эчендә аларның саны ун тапкырга кимегән һәм хәзер алар 7 меңләп кенә калган. Сан ягыннан кимү сәбәбе – азык һәм саклану шартлары начараюга китергән табигый биотопның бозылуы һәм браконьерлык.

6 нче укучы. Җофа́р – сукыр тычканнар семьялыгына керүче имезүче хайван. Ул Идел, Дон һәм Урал елгалары бассейнында гына очрый. Татарстан территориясендә 1983 елга кадәр Идел алдының көньяк өлешендә күренә. Иж елгасы бассейнында сакланып калуы мөмкин. Гәүдәсе тыгыз, 20 см га кадәр озынлыкта. Авырлыгы 520 г га кадәр. Башы зур, хәрәкәтчән озын борын белән тәмамлана. Җофар бөтенләй сукыр диярлек, шуңа күрә аның күзләрен хортумы алмаштыра. Койрыгы 17 – 20 см озынлыкта, ике ягыннан кысылган, кабырчык һәм сирәк төк белән капланган, койрык төбендә исле майлы матдә бүлеп чыгаручы мускус бизләре урнашкан. Май тирене юешләнүдән саклый. Аяк бармаклары араларында киң йөзү ярылары бар; арткы аяклары алгыларыннан озынрак һәм көчлерәк. Йон капламы ефәксыман, куе, өске ягы кара-коңгырт, аскы ягы — көмешсыман соры төстә. Яртылаш суда тереклек итә. Өнен, чыгу юлларын су астында калдырып, текә ярларда куак тамырлары астына казый. Эңгер-меңгердә һәм төнлә активлык күрсәтә. Суда яшәүче умырткасызлар, вак балык, үсемлекләр белән туклана. Ана җофар елга бер тапкыр 1-5 бала китерә. Җофар борынгы җәнлек. Ул бары тик Франциянең көньягында, Пиреней ярымутравында һәм Россиядә генә сакланып калган. Озак вакыт дәвамында мускус һәм сыйфатлы җылы мех алу өчен зур булмаган хайваннарга актив ау алып барыла. Бөтен җирдә ерткычларча аулау аларның тулысынча юкка чыгуына сәбәп була. 2006 елгы  Кызыл китапта ул 0 категориядә тора. Җофарның республика территориясендә булуы расланмаган һәм ул исемлектән чыгарылган.

Европа байбагы (сурок), гади тиен (белка-телеутка) саклау елларында күп үрчегәннәр, һәм хәзер аларның санына берни дә янамый. Аларның популяциясе торгызылды. Бу хайваннар Кызыл китаптан төшереп калдырылган.

2 нче алып баручы. Журналыбызның 3 нче сәхифәсе – «Канатлы дусларыбыз» дип атала. Сүз VIII сыйныф укучылары бирелә. (Тиешле кошларның  рәсемнәре, фотосурәтләре күрсәтелә, аларның тавышлары язылган язмалар тыңлана, укучылар шул кошларга кагылышлы зур булмаган чыгышлар ясый.)

1 нче укучы. Кошларны Җир шарының барлык экосистемаларында, шул исәптән Антарктиданың эчке өлешләрендә дә очратырга мөмкин. Халыкара орнитологлар берлеге мәгълүматларына караганда, 2019 елның мартына кошларның 10738 төре (20046 астөр), шулай ук хәзерге вакытка югалган 158 төре билгеле. Россия территориясендә 789 төр (657 оя ясаучы төрләрне кертеп), оялары күрсәтелмәгән 125 төр һәм югалган 7 төр билгеләнгән. Хәзерге вакытта һәр унынчы кош төренә югалу куркынычы яный.

Бергәләп фикер йөртеп алыйк әле. Республикабызда кошларның 321 (19 отряд) төрен очратырга мөмкин һәм аларның 66 (14 отряд) төре Кызыл китапка кертелгән. Шулар арасыннан безгә таныш булганнарын гына атап үтик: кызыл муенлы чомга (красношейная поганка), зур күлбога (выпь большая), зур ак челән (цапля большая белая), нәфис аккош (лебедь кликун), ысылдык аккош (лебедь шипун), бөркет (беркут), дала лачыны (сапсан), соры каз (серый гусь), соры торна (серый журавель), кызыл үрдәк (огарь).

2 нче укучы. Соры каз (серая гусь) – үрдәк кошлары семьялыгыннан казлар ыругының суда йөзүче кошы. Кыр казларының иң билгеле төре. Озынлыгы 70 – 90 см га кадәр, авырлыгы якынча 2,1– 4,5 кг, канатларының колачы 147 – 180 см. Каурыйлары сорылы-көрәнле, муенда һәм түштә дулкынлы рәсем бар. Томшыгы алсу яки кызгылт-сары төстә. Соры каз XIX гасырда Идел-Кама төбәгенең гадәти казы иде. Шуннан соң орнитологлар соры казның аучыларның табышы буларак кына түгел, ә яшәгән җирлекләрендә дә өзлексез кимүенә тап булды. Казларның төп яшәү урыннары Кама, Иж, Агыйдел, Ык елгалары иде. Узган гасырның 70 – 80 нче елларында Куйбышев сусаклагычының (Спас районы) сул як ярында, шулай ук Түбән Кама сусаклагычында (Минзәлә районы) алар күпләп оялаган иде. Түбән Кама сусаклагычында суның күләме арткач, 2003 елда аларның яшәү урыннары 1,5 м га су астында калды. Шул вакыттан сон соры казларны, башка җирләргә очып китү сәбәпле, үрчү чорында очратмаганнар.

Соры казлар төркем булып яши. Парлашканнан соң, су якын булган урыннарда, җирдә оя ясыйлар. Ана каз апрель-май айларында 5 – 12 аксыл төстә йомырка сала һәм ояда утырып бала чыгара. Ата каз якында гына йөри, куркыныч янаганда саклап тора. Соры казлар – күчмә кошлар.

3 нче укучы. Бөркет яки каракош (беркут). Аны шулай ук сәмруг кош дип тә атыйлар. Бөрке́т – карчыга кошлар гаиләлегеннән булган эре ерткыч кош. Гәүдәсенең озынлыгы 90 см га кадәр, канат җәеме 2 м га җитә, авырлыгы 6,5 кг га кадәр. Ана кошлар ата кошларга караганда зуррак. Куе көрән, корсак тирәсе ачыграк төстә. Башы һәм муены алтынсыман җирәнрәк. Койрыгы озын, түгәрәк, яшьләренеке – ак төстә. Аяклары нык, бармакларына кадәр төкле, каты тырнаклы. Биек карт агач башларында оялый. Көрән тимгелле 1 – 2 аксыл йомырка сала. Тоткынлыкта үрчи ала. Имезүчеләр (куян, йомран, кайвакыт төлке һәм этләр), үләксә, сирәк кенә кошлар белән туена. Кимерүчеләрне юк итүе белән файда китерә. Хәзерге вакытта республикабызда 4 – 5 пар бөркет оя кора. Миграция вакытында затлар саны 10 – 20 җитә.

Кызыл үрдәкләр (огарь) – суда йөзүче үрдәк кошлар семьялыгыннан. Каурыйлары кызгылт-көрән төстә. Башлары аксыл, канат каурыйлары ак һәм кара төстә. Суда яхшы йөзәләр, ләкин авыр очалар. Оя ясау чорында ата үрдәкләрнең муенында кара төстә боҗра, ә ана кошларның башында ак тап барлыкка килә. Гадәттә, кызыл үрдәкләр парлашып яки кечкенә төркемнәр белән яши һәм кышлау күлләрдә яки салмак кына агучы елгаларда зур төркемнәргә җыелалар.

Күпчелек очракта үсемлек азыклар белән тукланалар. Кичке һәм иртәнге якта активлар. Үрдәкләр бик озакка парлаша. Ояларын судан читтә, биегрәк урыннарда ясыйлар. Ана үрдәк 8 – 12 йомырка сала һәм ояда утырып бала чыгара. Ата үрдәк ояны саклый, куркыныч янаганда хәтта кешегә дә ташланырга мөмкин.

Соңгы ун елда Татарстанның Арча, Лениногорск, Спас, Әгерҗе районнарында күренгәннәр. Үрчү чорында 20 ләп пар күзәтелгән. Сан ягыннан кимү сәбәбе: аучылык һәм оя ясау урыннарының кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә бетүе.

Кызыл китапның соңгы басмасында сан ягыннан арту, популяцияләрен торгызу нәтиҗәсендә кыр тавыгы, бытбылдык, ак яңаклы акчарлак, яңгыр чыпчыгы популяциясе торгызылды.  

1 нче алып баручы. Кызыл китап белән танышуны дәвам иттерәбез һәм журналыбызның «Безнең кече дусларыбыз» сәхифәсенә тукталырбыз. Әлеге сәхифәдә сөйрәлүчеләр, җир-су хайваннары, балыкларның кайбер төрләре турында белән танышып китәрбез.

Алдагы сәхифәбездә әйтелгәнчә, Кызыл китапның соңгы басмасында сөйрәлүчеләр саны бергә кимегән (саз ташбакасы исемлектән чыгарылган), балыклар төре бергә арткан: чөгә (терлядь), гади елгыр балык (обыкновенная быстрянка), күл ләргесе (озерный гольян) исемлеккә өстәлгән, ә мыеклы сагалак (голец усатый), ләрге балык (голян обыкновенный) исемлектән чыгарылган.

Сүзне VI сыйныф укучыларына бирәбез. (Алар стена газетасанда язылган хайваннар турында кызыклы мәгълуматлар белән  таныштырып үтә.)

1 нче укучы. Халыкта җир-су хайваннары турында күп кенә риваятьләр яши. Һәртөрле яманлыкларны алардан күрәләр һәм очраганда аларны юк итәләр. Ә бит алар, корткычларны бетереп, безгә бары тик файда гына китерәләр.

10 төр җир-су хайванының өчесе сирәк очраучы буларак исәпкә алынган һәм саклауга мохтаҗ. Шулардан соры гөберле бака (серая жаба) турында берничә сүз әйтеп үтик. Аның зурлыгы 20 см җитә, ә тәпиләре кыска, тиресе төерчекле, коры. Әлеге төр гөберле бака акрын хәрәкәтләнә, агрессив түгел. Ул Татарстан урманнарында яши, әмма бик сирәк очраштыргалый. Аның яшәү рәвеше тәүлекнең эңгер-меңгер вакытына бәйле, умырткасызлар белән туклана һәм зур файда китерә. Табигатьтә 20 ел, ә тоткын шартларда 36 ел чамасы яши. Бу гөберле бакалар зәһәр лайла бүлеп чыгарганлыктан, аларга башка хайваннар тими диярлек. Әмма кеше юк итүдән, урманнар киселүдән, агулы химикатлар кулланудан бу хайваннарның саны чиктән тыш кимегән.

Сөйрәлүчеләр – коры җирдә яшәүгә чынлап җайлашкан беренче төркем умырткалылар, аларның үрчүе һәм үсеше коры җирдә уза. Татарстан фаунасы сөйрәлүчеләргә чагыштырмача ярлы. Хәзерге вакытта республикабыз территориясендә ике отряд вәкилләре –ташбакалар отрядының бер төре һәм тәңкәлеләр отряды вәкилләренең җиде төре исәпләнә.

2 нче укучы. Саз ташбакасы (черепаха болотная) уртача зурлыкта, панцирының озынлыгы – 200 мм, койрыгының озынлыгы – 100 – 120 мм га кадәр. Төсе караңгы-көрән төстә, панцирының аскы өлеше сары һәм кара таплы полосалардан тора. Суда яшәгәнлектән бармак араларында ярылар бар. Ул акрын агымлы сулыкларны үз итә.

Ташбака үсемлек азык, моллюсклар, бөҗәкләр белән туклана. Июнь-июль айларында 20 ләп йомырка сала һәм җиргә күмеп куя. Кышны су астында йоклап үткәрә. Саз ташбакасы Кызыл китапның 2005 елгы басмасында «халык санын азайткан төрләр, якын киләчәктә аларның юкка чыгуына куркыныч туарга мөмкин» категориясендә тора. Ә өченче басмада ул исемлектән алынган. Соңгы ун елда ул Татарстан территориясендә очрамаган.

Юкка чыга барган хайваннар исемлегенә дөньяда иң агулы һәм Татарстанда иң вак җир-су хайваны – кызыл корсаклы «су үгезе»н дә (жерлянка краснобрюхая) кертергә мөмкин. Баканың озынлыгы зур түгел, якынча 6 см. Кыска аяклы, йөзү ярысы начар үскән. Тиресе соры төстә, кара төстәге таплары, төерләре бар, корсак ягында – кызыл, кызгылт-сары таплар. Бака үзенчәлекле зәһәр исле сыеклык бүлеп чыгара.

Куркыныч килгәндә аркасына әйләнеп ятып, ачык кызыл төсе белән кисәтә. Судагы озынборын личинкалары белән туклана. Күбрәк вакытын суда үткәрә, уылдык чәчеп үрчи.

3 нче укучы. Бакыр елан яки шома тузбаш (медянка) – тузбашсыманнар семьялыгыннан булган елан. Европада, Көнбатыш Азиядә таралган. Татарстанның барлык районнарында да очрый, һәркайда диярлек аз санлы. Яфраклы һәм нарат урманнарында яши, күбрәк урман буенда, агачлары киселгән урыннарда, агачлы аланнарда очрый. Гәүдәсенең озынлыгы – 60 – 70 см, аркасы саргылт-көрән яки соры-көрән төстә, 2 – 4 кара тимгеле бар, алар буй-буй рәт булып урнашкан. Башы буйлап борын тишегенә кадәр күз аша тар кара сызык үтә. Бәбәге түгәрәк. Бакыр елан көндез актив, кояш яхшы яктырта һәм җылыта торган урыннарны кулай күрә, ә төнлә кимерүчеләрнең һәм кәлтәләрнең ташландык өннәренә, таш асларына, агач тамырлары арасындагы бушлыкларга, черегән агач төпләренә кереп кача. Октябрь-ноябрьдә кышкы йокыга тала, март-апрельдә уяна. Июль-августта ана зат 12 – 17 см озынлыктагы 9 – 10 бала тудыра. Күбрәк кәлтәләр, кыр, урман һәм җир тычканнары белән туклана. Табышны таза мускуллы гәүдәсе белән уратып алып буа, ә аннан соң йота. 20 елга кадәр яши. Кешене күргәч, гадәттә тыгыз йомгак булып йомарлана, башын шуның эченә яшерә. Бакыр еланның чагуы кеше өчен бөтенләй зарарсыз.

4 нче укучы.Татарстан акваториясендә чөгә балыгы (стерлядь) популяциясе кимүенең сәбәбе – табигый уылдык салу урыннары азаю, сулыкларның ләмләнүе һәм пычрануы, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына караган экосистемаларда тәртип бозылу. 1980 – 1990 елларда чөгә балыгын максималь тоту 40,5 т тәшкил иткән. Соңрак бу балыкны тоту күләме сизелерлек кимегән, һәм 2010 елда бу сан 1,3 т гына булган. Хәзерге вакытта Урта Идел һәм Түбән Камада, шулай ук республикабыз сусаклагычларында аларның максималь саны саклана. Иң күбе алар Идел-Кама, Кама һәм Куйбышев сусаклагычына кергән Каманың киң урыннарында очрый. Сулыкларның түбәндә урнашкан киң урыннарында да бар, биредә алар үрчеми, бары йөзә генә. Түбән Кама сусаклагычында, аеруча аның киң урыннарында һәм елгалар кушылган участокларда, чөгә балыгы яши.

Чөгә балыгы – мәрсин балыклар гаиләсендәге елга балыгы. Гәүдә озынлыгы 125 см га җитә, авырлыгы – 16 кг (гадәттә азрак). Бу балыклар тәңкәсез, озынча гәүдәләре буйлап калкан сөякләр тезелеп киткән, авызлары томшыгының аскы өлешендә урнашкан. Башка балыклардан очлы борыны белән аерылып тора.

Башка мәрсинлеләр арасында җитлегүенең иртә башлануы белән аерылып торалар. Ата балыклар беренче тапкыр 4 – 5, ана балыклар 7 – 8 яшьтә уылдык чәчә. Гадәттә май аенда елгаларда уылдык чәчү чоры башлана. Уылдыклары саны 4 меңнән алып 140 меңгә кадәр җитә. Чөгә балыгы бөҗәк, карышлавык, кортлар, кучкарлар белән туклана. Ата балыклар – ачык суда, ана балыклар су төбендә яши. Кыш көне су төпләрендә ашамыйча торалар. Якынча гомер озынлыгы – 30 ел. Бу балыкны аулау катгый рәвештә тыела.

Күл ләргесе (гольян озерный) карпсыманнар семьялыгыннан. Тыныч сулыкларда һәм зур булмаган ябык күлләрдә, шулай ук кеше тарафыннан хуҗалык максатларында төзелә торган кечкенә ясалма сулыкларда (карьер буаларда) яши. Тән озынлыгы – 6 – 8, кайчагында 10 см кадәр, гәүдәсе калын.  Авызы кечкенә, бераз өскә таба күтәрелеп тора. Йоткылык тешләреиеке рәтле, ян- яктан кысылган, өске өлешендә ыргаксыман әйбер бар. Йөзгечләре чагыштырмача кыска, өстән түгәрәкләнеп килә, ә корсак йөзгече аз гына уелган. Арка ягы йөзгече бераз арттарак башлана. Балыкның арка ягы йөзгече – алтынсу, аркасы яшкелт-соры төстә, ян-яктан кара таплары бар. Ләрге балык көтү булып йөри. Көз көне ләмгә күмелеп кышны үткәрәләр.

Май-июнь айларында 1,6 – 18,7 мең уылдык чәчә. Суүсемнәр, бөҗәкләрнең личинкалары белән тукланалар.

2 нче алып баручы. Журналыбызның соңгы – 5 нче сәхифәсенә күчик. Ул «Табигатьне саклау – халык эше, синең, минем, безнең эш!» дип атала.

1 нче алып баручы. Кызыл китап битләренә кергән хайваннарны өйрәнеп, без шундый нәтиҗәгә килдек:

– кешенең хайваннар дөньясына йогынтысы даими көчәя һәм төрлеләнә бара: гадәти аудан – тимер юллар һәм автомобиль юллары салуга, чирәм җирләр һәм яткын җирләр сөрүдән – ясалма диңгезләр һәм сусаклагычлар ясауга, шәһәрләр төзүдән – иң көчле агулы химикатлар куллануга кадәр;

– нефть һәм газ ткәргечләре төзеп, аяк басмаган җирләргә үтеп кереп, кеше  хайваннар дөньясына, биоценозларда күп еллардан бирле килә торган үзара бәйләнешләргә зыян сала. Күп хайваннар аз гына тавышка да чыдамый. Икенче затлар өчен автомобиль юллары үлем урынына әйләнә. Өченчеләре өчен кеше-эзәрлекләүче һәм юк итүче булып тора.

Дөрес, кеше эшчәнлегенең уңай мисаллары да бик күп.

1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Россия Конституциясе Россия  Федерациясенең хайваннар дөньясын саклау турында законнары нигезендә ята.

1995 елда «Аеруча саклана торган табигый территорияләр турында»гы федераль закон кабул ителде, анда территорияләр системасы аныкланган, аларны файдалану режимы һәм бу режимны бозган өчен чаралар билгеләнгән. Закон кабул ителгәннән соң, биологик төрлелек турында концепция расланды һәм аны үтәү буенча чаралар күрелде.

Күпсанлы кыргый хайваннарның яшәү урыны булган табигый ланшафтларны саклау максатыннан, илебездә закон белән төрле дәрәҗәдә  саклана торган территорияләр билгеләнгән. Болар – тыюлыклар, заказниклар, табигать һәйкәлләре, милли парклар. Табигатьтән күпме затны алсаң, шулкадәр яңа буын торгызырга кирәклеге турында онытырга ярамый.

Укучылар, сез үзегез табигатьне саклау максатыннан нәрсәләр эшли  аласыз? (Балалар җавабы тыңлана.)

Сүзне яңадан IX сыйныф укучыларына бирәбез. 

1 нче укучы. Мәктәптә табигатьне саклау буенча экологик өмәләр, төрле акцияләр иртә яздан башланып, ел буена дәвам итә. Без аларда актив катнашабыз, бер укучы да читтә калмый. Мәктәп янында, авылыбыз җирлегендә ел саен агачлар утыртабыз, аларны тәрбияләп, сулар сибеп карап үстерәбез. Иксез-чиксез зәңгәр күкләрнең хуҗасы булган кошларның яз көне җылы яктан кайтуларын сагынып көтеп алабыз, ояларын чистартып куябыз. Ә кышын җимлекләр ясап эләбез һәм көнаралаш җим салабыз. Чишмә һәм елга буйларын, урман полосаларын чүп-чардан чистартып торабыз

2 нче укучы. Табигать гүзәллеге юкка чыкмасын өчен, табигатьне сакларга кирәк. Экологик һәлакәт булмасын өчен, һәр эш-гамәлне уйлап эшләргә тиешбез. Урманда, болында, елга буйларында үз артыңнан чүпләрне җыярга, шырпы белән уйнамаска, кош ояларына тимәскә, агачларны сындырмаска, гөмбә җыйганда таныш булмаганына, агулысына тимәскә (аның кемгәдер кирәк булуы бар), елга буйларын чиста тотарга кирәк. Шул вакытта гына абигатебез матур, урманнарыбыз төрле җәнлекләргә, елгаларыбыз балыкларга бай булыр. Табигать юмарт, әмма кеше үзенең хезмәте һәм табигатькә мөнәсәбәте белән җир байлыкларын арттырырга тиеш. Шул чагында гына без сау-сәламәт булырбыз, тирә-ягыбыз матур булыр. Мин туган табигатемнең  матур, ямьле булуын телим!

2 нче алып баручы. Журналыбызның бъгенге чыгарылышы ахырына якынлаша. Уйлавыбызча, планетабыздагы һәр төр тереклек иясен саклап калуның нинди әһәмияткә ия булуына сез инандыгыз шикелле. Әйдәгез, бу табигать байлыгын юкка чыгармыйк, ә киресенчә – тагын да арттырыйк кына.

Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә:

Без – табигать балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда ялгышлар да

Була шул кайчагында.

Учак яксак урманнарда,

Сүндерәбез кисәвен.

Тик җыярга онытмагыз

Чүп-чар, кәгазь кисәген.

Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да,

Тирбәлмәгез бишек итеп

Агачлар ботагында.

Без – табигать балалары –

Кояш белән янабыз

Бездән һәрчак риза булсын

Шул табигать-анабыз.

1 нче алып баручы. Безнең очрашулар әле дәвам итәчәк, дуслар. Журналыбызның киләсе чыгарылышы умыртасыз хайваннарга (моллюсклар, үрмәкүчсыманнар, бөҗәкләргә) багышланачак.