Кызыклы сәяхәт

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика өлкәсеннән дәрес)

Лилия ХИСАМЕТДИНОВА,

Казандагы 60 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: ел фасыллары, атна көннәрен ныгыту; 1 дән 10 кадәр саннарның ике кечкенә саннан килеп чыгу ысулларын белән таныштыру; арифметик мәсәлләр һәм мисаллар чишүне ныгыту, хәреф таный белүләре өстендә эш, дәфтәр битендә ориентлашырга, график диктант язарга өйрәнүне ныгыту.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: лоик мәсәләләр һәм мисаллар чишү, 10 га кадәр булган саннарның ике кечкенә сан белән килеп чыгышын карау, график диктантлар язу, хәрефләрне танырга өйрәтү.

Методик алымнар: уен (сюрпризлы момент), күрсәтмәле (иллюстрацияләр куллану), сүзле (кабатлау, сораулар бирү, мөстәкыйль җаваплар), мактау, анализ ясау.

Җиһазлар: магнитофон, туп, интерактив такта, саннар һәм хәрефләр язылган карточкалар, шакмаклы дәфтәрләр.

Дәрес барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Бүген безнең төркемгә “Математика“ иленнән серле хат килгән. Әйдәгез, хатны ачып укыйк, игътибар белән тыңлагыз.

Хат

Кадерле балалар! Мин сезне “Тылсымлы” утрауга сәяхәткә чакырам. Утраулар гади генә тугел, алар моңҗизалы.  Уңышлар сезгә! Тылсымчы.

Тәрбияче. Балалар, сез тылсымлы сәяхәткә барырга телисезме? Ә без нәрсә белән сәяхәт итәрбез икән? Моны белер өчен безгә буталган саннарны тәртип буенча куярга кирәк. (Өстәлдә 1 дән 7 кадәр буталган саннар һәм хәрефләр язылган карточкалар ята. Хәрефләр карточкаларының уң почмагында саннар язылган. Шул хәрефләрне саннарга туры китереп сәяхәткә бара торган транспорт исемен табалар.)

1

 

2 3 4 5 6 7
К

 

О Р А Б Л Ь

 

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән корабльдә сәяхәт итәчәкбез. Хәзер барыгыз да үз урыннарыгызга утырабыз, юлга кузгалабыз. (Диңгез шавы тавышы.)

Тәрбияче. Балалар, без беренче утрауга килеп җиттек. Бу утрауның исеме “Аңла” дип атала. Утрауда 6 санынын ничек килеп чыгу ысулларын табарга кирәк. (Мольберт тактада таблица ясала, балалар буш шакмакларга 6 санынын килеп чыгу ысулларын язалар.)

 

1 5
2 4
3 3
4 2
5 1
6 0

 

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Биремне дөрес үтәдек, сәяхәтебезне дәвам иттерәбез. (Диңгез шавы тавышы.)

Тәрбияче. Икенче утрауга якынлашабыз. Бу утрау “Уйла” дип атала.  Утрауда кызыклы мәсьәләләр бар. Безгә аларны чишәргә, чишелешен тактада язып барырга кирәк. (Тәрбияче балаларны чакыра, балалар чишелешне тактада язып баралар.)

Мәсьәләләр

  1. Өстәлдә 3 алма ята. Бер алманы урталай кисәләр. Өстәлдә ничә алма калды? (3)
  2. Әби оныкларына 3 шарф һәм 6 бияләй бәйләгән. Әбинең барысы ничә оныгы бар? (3)
  3. Чыршы төбендә 4 гөмбә үсеп утыра. Яңгыр явып үтә һәм шулар янына тагын 2 гөмбә үсеп чыга. Чыршы төбендә барлыгы ничә гөмбә үсә? (4+2=6)
  4. Каенда 5 алма үсеп утыра. Каты җил чыгып, каеннан 3 алма өзелеп төшә. Каенда ничә алма кала? (Каенда алма үсми.)

Тәрбияче. Бу биремнәрне дә үтәдек. Юлыбызны дәвам иттерик. Балалар, диңгезне томан басып алды. Бу томанны тарату өчен, әйдәгез, түгәрәккә басып уйнап алыйк. (Тәрбияче, сораулар биреп, балаларга туп бирә. Балалар, сорауга җавап биреп, тупны кире тәрбиячегә кайтара.)

Сораулар

– Бүген атнаның нинди көне?

– Кичә атнанын нинди көне иде?

– Иртәгә атнанын нинди көне була?

– Яз фасылының беренче ае ничек атала?

– Җәй айларын әйтеп кит.

– Дүшәмбе белән чәршәмбе арасында нинди атна көне бар?

– Ике тычканнын ничә колагы бар?

– Өч песинең ничә койрыгы бар?

Тәрбияче. Афәрин, сез барлык сорауларгага да дөрес җавап бирдегез, томан да таралды. Юлыбызны дәвам иттерәбез. (Дингез шавы тавышы.)

Тәрбияче. Өченче утрауга якынлашабыз. Бу утрау “Кушу-алу” утравы дип атала. Бу утрауда мисаллар язылган. Әмма мисалларнын кирәкле тамгалары югалган. Безгә мисалларны чишеп, кирәкле тамгаларны куярга кирә. (+ һәм -)

6  4=2          7  1=8        6  3=9

3  3=6          5  5=10      2  2=4

7  4=3          5  4=1        8  4=4

(Балалар, алдан язылган мисалларга кирәкле тамганы куеп, мисалларны чишәләр.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Өченче утрауны артта калдырып, юлыбызны дәвам иттерәбез. (Диңгез шавы тавышы.)

Тәрбияче. Менә сонгы утрауга да килеп җиттек. Бу утрауга туктау җиңел түгел. Аны кемдер бик нык саклый. Кем саклаганын белер өчен, безгә график диктант язарга кирәк. Балалар, әйдәгез, карандашларны алдык, ноктага карандаш очын куйдык, игътибар белн тыңлыйбыз. (Укытучы әйтеп тора, балалар башкара.)

График диктант

1 шакмак унга, 3 шакмак өскә, 2 шакмак уңга, 1 шакмак өскә, 1 шакмак уңга, 3 шакмак аска, 6 шакмак уңга, 1 шакмак өскә, 1 шакмак уңга, 1 шакмак өскә, 1 шакмак уңга, 2 шакмак аска, 1 шакмак сулга, 4 шакмак аска, 1 шакмак сулга, 2 шакмак аска, 3 шакмак сулга, 1 шакмак өскә, 1 шакмак уңга, 1 шакмак өскә, 2 шакмак сулга, 1 шакмак аска, 1 шакмак сулга, 1 шакмак аска, 2 шакмак сулга, 1 шакмак өскә, 1 шакмак уңга, 2 шакмак өскә, 1 шакмак сулга, 1 шакмак өскә, 3 шакмак сулга, 1 шакмак өскә.

 

Тәрбияче. Балалар, нинди рәсем килеп чыкты? Бу утраунын да биремен үтәдек. Сез булдырдыгыз, барлык биремнәрне дәрес башкарып чыктыгыз. (Балалар белән бергәләп кул чабу.)

Тәрбияче. Балалар , сезгә кайсы утрау күберәк ошады? Ә кайсы утраудагы бирем сезгә авыр тоелды? (Балалар җавабы.)