Кышкы урман. Графикада пейзаж

№ 172

(Сынлы сәнгать. III сыйныф. «Бу дөнья никадәр гүзәл, кара син…» бүлегенең 2 нче дәресе)

Венера ШАКИРОВА,

Әтнә районы Түбән Көек төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Фәрдия ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату

Максат: рәссам-графиклар иҗаты белән танышу; график күнекмәләрне һәм табигатьне сурәтләү мөмкинлекләрен киңәйтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предметлы: график пейзаж нигезләрен, хроматик һәм ахроматик төсләрне, кышкы урманны график чаралар белән сурәтли белү;

шәхси: төгәл үтәү, пөхтәлек, күзәтүчәнлек күнекмәләрен үстерергә; сәнгать әсәрләренең сәнгати зәвыгын һәм эстетик бәясен күрсәтә белү;

предметара: дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Җиһазлау: 

укучылар өчен: кара төстәге картон бите, пумала, ак гуашь.

укытучы өчен: презентация, күрсәтү өчен төсле картон, ак гуашь, пумала, тартма, кар бөртекләре, диск.

Сүзлек эше: графика, сурәтләү чаралары: линия, таплар, штрих, нокта; хроматик һәм ахроматик төсләр.

Дәрес барышы

I. Оештыру. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

(Балаларның дәрескә әзерлекләрен күзәтү. Эш урыннарын әзерләү.)

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Тәрәзәгә күз салыгыз әле. Тышта нинди матур көн! Кояш та үзенең кышкы нурларын безгә бүләк итә. Әйдәгез, без дә кояшка елмаю бүләк итик. Ул да шатлансын.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Балалар, бирегә карагыз әле. Тәрәзә төбендә бер тартма тора. Каян килде икән ул? Кем куйды икән аны? Сез ничек уйлыйсыз? (Балаларның фикерләре тыңланыла.)

Укытучы. Тартманың эчендә ниләр бар икән? (Балаларның фикерләре тыңланыла.) Әйдәгез, ачып карыйк әле. (Тартма ачыла, өстә диск ята.) Укучылар, менә нәрсә бар монда! (Диск.) Тыңлап карыйк, дискка ниләр язылган икән? (Диск тыңланыла.)

«Кадерле балалар! Мин сезнең рәсем ясарга яратуыгызны беләм. Дус кызым «Алтын көз», тәрәзә артында басып, сезне еш күзәтүе һәм аның турында рәсемнәр ясавыгызны сөйләде.

Мин дә сезнең минем турында рәсемнәр ясавыгызны телим. Мин табигатьне кышкы киемемдә бизәргә яратам. Нинди картинаны күрергә теләвемне чамалау өчен, мин сезнең өчен күрсәткечләр әзерләдем. Сеңелем –кар бөртекләре миңа бу эштә ярдәм итәр. Аларны яхшылап карасагыз, бик тиз аңлап алырсыз. Ә мин уңайлы вакытны сайлармын һәм сезнең рәсемнәрегезне карармын.

Очрашканга кадәр. Сезнең дустыгыз – Тылсымчы кыш.

III. Проблема кую

Укытучы. Менә эш нәрсәдә икән! Безгә тартманы Тылсымчы кыш җибәргән икән. Ул безгә нәрсәләр ясарга тәкъдим итә икән? Нәрсәләр күрергә тели икән? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)

– Ә хәзер Тылсымчы кышның безгә җибәргән ярдәмлекләрен карыйк әле. «Сеңелем – кар бөртекләре ярдәм итәр», – дигән бит.

– Кар бөртекләре дә тартмада икән. Карап карыйк. (Тартмадан кар бөртекләре алына. Аларга кыш турында шигырьләр язылган.)

– Балалар, чираттан чыгабыз, кар бөртекләрен алабыз, шигырьләрне укыйбыз. Шигырьдәге терәк сүзләрне табып, тактага язабыз.

Кар бөртекләрендәге шигырьләр

Ап-ак төстә кышкы урман

Нинди тынычлык тора!

Агачлары көмеш сыман,

Бәскә төренгән бары.

Мин сокланып карап торам әле

Кышкы матур сихри урманга.

Җем-җем килеп тора бар агачлар

Төренгәннәр ап-ак юрганга.

Шундый рәхәт бүген урманда,

Язга тартым, җылы булганга.

Күктә йөзә соры болытлар

Әллә карга, әллә буранга.

Ак бәс белән каплаган ул үзе

Каен, усак, чыршы. наратны.

Оста гына итеп ясап куйган

Комнан түгел кардан барханны.

Әйтерсең, бу дөнья – ак диңгез,

Күпергән мамыктай җир өсте.

Терәк сүзләр: кышкы урман, агачлар, көмеш бәс, каен, чыршы, нарат, күк йөзе, соры болытлар, кар көртләре.

Укытучы. Укучылар, төп сүзләрне тагын бер кат укып чыгыйк та сүзле картинаны күз алдына китерик. (Хор белән укыйлар.)

Укытучы. Гомумән, нәрсә сурәтләргә тиеш икәнбез?

Укучылар. Кышкы урманны, табигатьне.

Укытучы. Рәсем сәнгатендә табигать сурәтләнгән картина ничек атала?

Укучылар. Пейзаж дип атала.

Укытучы. Экранга карагыз әле, нинди матур пейзажлар! (1 нче слайд) (Ике төсле пейзаж, икесе – графикада.) Игътибар итегез әле, бу пейзажлар нәрсә белән аерыла?

Укучылар. Берсе – төсле буяулар белән, икенчесе – ак һәм кара төсләр белән генә.

IV. Яңа белемнәрне ачу

Укытучы. Бу пейзажлар (2 нче слайд) нәрсәләр белән башкарылган?

Укучылар. Карандаш, тушь белән.

Укытучы. Мондый сәнгать жанры ничек атала?

Укучылар. Графика дип.

Укытучы. Димәк, безнең бүгенге темабыз ничек атала?

Укучылар. Кышкы урман. Пейзаж графикада. (3 нче слайд)

Укытучы. Искә төшерик әле, нәрсә ул графика?

(4 нче слайд) Карандаш, күмер, тушь белән ясалган рәсемнәрне графика дип атыйлар.График әсәрләр иҗат итүче рәссамнарны графиклар дип йөртәләр. 

Укытучы. Графиклар нинди төсләр куллана?

Укучылар. Ак, кара, соры.

Укытучы. Ике төрле төс: хроматик һәм ахроматик буяулар була. (5 нче слайд)

Сүзлек өстендә эш

Бу исемнәр грек сүзеннән төс дигәнне аңлата.Хроматик төсләр – барлык төсле буяулар.Ахроматик төсләр төссез булалар.

 

Укытучы. Нинди буяуларны ахроматикка кертә алабыз?

Укучылар. Ак һәм кара төсләрне.

Укытучы. График эшләрне карыйк. (6 – 8 нче слайдлар) Рәссам кышкы урман, агачларның матурлыгын нинди сәнгать чаралары ярдәмендә сурәтли?

Укучылар. Линия, штрих, тап, нокталар ярдәмендә. (9 нчы слайд)

Укытучы. Линия һәм штрихлау ысулларын карап китик. График пейзажларда нинди штрихлар, линияләр, нокталар кулланылган? (Укучыларның җавабы тыңланыла.)

Укытучы. Димәк, без кышкы урманны графикада сурәтлибез. Кара төстәге картон битенә ак гуашь белән төшерәбез.

Планны карап китик. (10 нчы слайд)

1. Битнең уртасыннан бераз түбәнрәк итеп горизонтның юка линиясе ясала.

2. Таплар белән күк йөзе, болытлар.

3. Ерак урман, агачлар.

4. Линия,штрих, таплар белән алгы планда кар көртләре.

V. Гамәли эш

1. Педагогик күрсәтмә.

2. Укучыларның мөстәкыйль эшләүләре. (Эш вакытында да музыка яңгырый.)

Укытучы. Ә хәзер үзебез графикада кышкы урманны сурәтлибез.

VI. Эшләргә күргәзмә

Эшләрне анализлау.

Укытучы. Менә искиткеч пейзажлар килеп чыкты! Теләкләрегезне әйтергә мөмкин. Кайсыгыз әйтә?

VII. Рефлексия

– Бүген без сынлы сәнгатьнең нинди төре белән таныштык?

– Графиканың сәнгать чараларын әйтегез.

– Бүгенге дәреснең кайсы өлеше бигрәк тә истә калды?

(Ишек шакыйлар. Тылсымчы кыш керә.)

Тылсымлы кыш. Мин бу вакыт эчендә тәрәзә артында басып тордым, сезнең ничек рәсем ясавыгызны күзәттем һәм искиткеч рәсемнәрегезне күрдем. Булдырдыгыз! Сөендердегез, рәхмәт! Мин сезгә истәлеккә кар бөртекләре калдырам. Исегездә тотыгыз: мин – сезнең дустыгыз. Тимераякта, чана-чаңгыда  шуыгыз. Сәламәт һәм шат күңелле булыгыз! Хушыгыз.

Укытучы. Дәрестә актив булуыгыз өчен рәхмәт! Дәресебез тәмам.

VIII. Эш урыннарын җыештыру