Кышкы уеннар

Рәфидә СИБГАТУЛЛИНА,

Яшел Үзәндәге 11 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы   

 

Максат:

белем бирүдә: «Кыш» темасына караган лексиканы кулланып, диалог төзү;

үстерелешле: укытучы җитәкчелегендә, дәрес мәсьәләләрен куярга өйрәтү; уку хезмәтендә максат куя, бурычларны белгели ; нәтиҗә ясый белү; парларда һәм күмәк эшли белү күнекмәләрне үстерү;

тәрбияви: аралашу этикеты күнекмәләрен камилләштерү; татар теленә өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек, презентация, музыка, фишкалар, таратма материал.

Дәрес барышы

  1. I. Оештыру

Унай эмоциональ халәт тудыру.

– Исәнмесез, укучылар!

– Исәнмесез.

  1. Белем күнекмәләрен актуальләштерү

(Балаларга аудиоязма куям. һава торышы.)

Укытучы: Укучылар, бүген көн  нинди?Җылымы? Матурмы?

Укытучы: Бу елның кайсы вакыты? (Кыш.)

Укытучы. Бүген салкын җил, безнең сүзләрне туздырып кар өеме ясап куйган. Әйдәгез, сүзләр килеп чыксын өчен, иҗекләрне урыннарына куйыйк:

чаң – …

ча – …

ти – … – … –…

шу –… – …

кә – … –…

ал – …

ка, на, мер, як, лак, шә, кә, гы, ра, га, а.

Укытучы. Килеп чыккан сүзләрне дөрес итеп укыйк: чаңгы, чана, тимераяк, шугалак, кәшәкә, алка.

Укытучы. Укучылар мин сезне бүген тау шуарга чакырам. Без бүген поезд белән Сочи шәһәренә барабыз. (Музыка уйный.) Билетларның төсләренә карап, үз вагоннарыгызга рәхим итегез. (12 бала, 3 төрле билет.)

– Ләкин бу универсаль билетлар. Билетларның икенче ягында бәяләү шкаласы. Һәрбер этапта (тукталышта) үзегезгә билгеләр куя барасыз.

– Киттекме? Әйдә, киттек.

– Аудиоязма. Ишекләр ябыла. Киләсе тукталыш – «Спорт җиһазлары» тукталышы.

III. Дәреснең максатын, бурычларын билгеләү

Укытучы. Укучылар, әйтегез әле: чана, чаңгы, тимераяк безгә ни өчен кирәк? (Шуарга.)

– Димәк, без дәрестә нинди уеннар турында сөйләшербез? (Кышкы уеннар.) (Слайд)

Дәрес мәсьәләләре (без өйрәнергә тиеш):

1) ”Минем чанам бар. Минем чанам юк” сөйләм конструкциясе (сез чана, чаңгы, тимераякның барлыгын, юклыгын әйтә белергә);

2) “Әйдә, чана шуарга барабыз” сөйләм конструкциясе (дустыгызны чана шуарга чакырырга өйрәнергә тиеш);

3) “Син чана шуарга яратасыңмы?” (диалогны тулыландыру).

– О, бүген көн бик яхшы икән. Давайте, помечтаем, кто на чем будет кататься?

а) “Шапочка” уены! ( Если я не права, вы отрицаете).

Укытучы. Күзләрне ябабыз һәм уйлыйбыз.

– Наташа, син чана шуасың?

– Миша, син чаңгы шуасың?

– Никита, син тимераякта шуасын!

Б) Укытучы. Укучылар, ә хәзер сезнең тауга барыр өчен нәрсәләр бар икәнен тикшереп карыйк.

– Скажи, какие из этих предметов у тебя есть, каких нет. (Һәрбер командадан бер укучы чыга.)

Укытучы. Сезнең бөтен әйберләрегез бар икән. Бик яхшы!

– Әйдәгез, балалар, бергә әйтеп карый әле. Беренче команда кабатлый: Минем чанам бар. Икенче команда: Минем чаңгым бар. Өченче команда: Минем тимераягым бар. Минем чаңгым бар, минем чанам бар. Минем тимераягым бар..

Укытучы. Молодцы. Бу тукталышта үзегезгә билге куегыз.

В) Аудиоязма. Сак булыгыз, ишекләр ябыла, киләсе тукталыш, “Әйдә, уйнарга” тукталышы. По цвету вагона по одной ситуации: (Слайд)

Ситуатив күнегү

– играть вместе на горке;

– кататься вместе на лыжах;

– кататься вместе на коньках.

Играть вмете снежки

Яңадан кабатлаттырам.

Укытучы. Билетларны алдык, бу тукталышта үзегезгә билге куегыз.

  1. Ныгыту этабы

В) Киләсе тукталыш – ”Әйдә сөйләшик” тукталышы.

  1. Таратма материалларда эшләү.

Укытучы. Һәрбер команданың алдына диалог бирелгән. (2 минут вакыт бирелә, музыка уйный.) Диалогны тулыландырыгыз.

– Синең чанаң бармы?

– Әйе, минем чанам бар.

– Миңа чана бир әле.

– Мә, ал.

– Рәхмәт!

Парда эшләү, билетларны алдык бу тукталышта үзебезгә билге куйдык.

  1. V. Йомгаклау, бәяләү

Укытучы. Давайте вспомним, какие задачи мы сегодня решили? (Слайд)

Укучылардан сорау:

Как ты скажешь:

– Есть ли у тебя санки.

– Позовешь друга кататься на коньках.

– Как ты с просишь у друга с кем он пойдет кататься.

Укытучы. Булды! Молодцы! Ә хәзер билгеләрне санагыз!!

9 – 10 балл – “3”ле

10 – 12 балл – “4”ле

14 – 15 балл –“5”ле

  1. VI. Өй эше

Составить диалог на тему “Кышкы уен”.