Кышкы пейзаж. Лексика

(4 нче сыйныфта татар теле һәм сынлы сәнгатьтән  интеграль дәрес)

Әлфирә ГАЛИЕВА,

Аксубайдагы В.Г.Тимирясов исемендәге 1 нче   урта мәктәпнең I квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Елена КӘЛИМУЛЛИНА,

Аксубайдагы В.Г.Тимирясов исемендәге 1 нче   урта мәктәпнең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

белем бирүдә:  лексика турында төшенчә бирү; укучыларның сүзлек байлыган арттыру һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; сүзләрне актив сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Кышкы пейзаж турында төшенчә бирү, рәсем (пейзаж) ясарга өйрәтү;

үстерелешле: сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү; хәтерне үстерү; рәсем ясау серләренә төшендерү.

тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, татар теле һәм сынлы сәнгать дәресләренә кызыксыну уяту;хезмәтне яратырга өйрәтү; туган телгә, табигатькә   хөрмәт хисе  тәрбияләү.

Планлаштырылган   нәтиҗәләр:

предмет: лексика турында төшенчә бирү;  сүзләрне актив сөйләмдә кулланырга өйрәтү, рәсем ясарга өйрәтү, фон, пейзаж, салкын төс, җылы төс сүзләрен үзләштерү;

шәхси: уку  эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру;

регулятив: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтмәләр кертү; үз фикереңне  дөрес итеп әйтү;

коммуникатив:  үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә һәм башкаларны ишетә-тыңлый белү; рәсем ясый белү;

танып-белү: танып белү максатын билгеләү;кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ныгыту.

Төп төшенчәләр: лексика, сүзнең лексик мәгънәсе, пейзаж, кыш, фон, кышкы, эзләр, табигать, салкын һәм җылы төсләр

Эшне оештыру төрләре: парлап эш, шәхси якын килү, төркемнәрдә эш.

Җиһазлау :  презентация, И.И.Шишкин, И.И. Левитан, И.К.Айвазовский, А.И.Куинджи портретлары, аларның картиналары

Предметара бәйләнеш: әдәбият (шигырьләр), җыр (П.Чайковский «Ел фасыллары»).

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары Укучы эшчәнлеге Укытучылар эшчәнлеге Дәрескә материал УУГ
I. Оештыру этабы

Максат: укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү/

Укучыларның игътибарын туплау, мотивлаштыру.

Укучыларда яхшы кәеф, актив катнашу теләге булдыру.

Төркемнәргә бүленеп утыралар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы артыннан кабатлыйлар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар кояш формасындагы китапларына нурларны  җилем сылап беркетеп баралар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үзбәя (таблица алдан таратылып куелган)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучыларны эшкә әзерлиләр. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыралар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тактага нурларсыз кояш рәсеме элә

 

 

 

 

 

Кояшка сүзләр язылган беренче нурны беркетә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мәкальләр язылган икенче нурны кояшка элә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Кыш» тексты язылган өченче нурны кояшка элә.

 

 

 

«Кышкы урман» тексты язылган дүртенче нурны кояшка элә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сүзләр язылган бишенче нурны кояшка элә

 

Татар теле укытучысы/

Исәнмесез, балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Тәрбияле, матур гадәтле.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

Хәерле көн, укучылар! Шушы матур иртәдә сезне күрүемә бик шат! Әйдәгез, дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерик. Тәрәзәдән урамга күз салыгыз әле. Бүген нинди һава торышы?

– Матур кояш елмая!

– Табигатьтә кыш хакимлек итә!

– Искиткеч матур күренеш!

Сынлы сәнгать укытучысы. Тирә-юньдә аклык-сафлык. Бүгене көн уңышлы булсын. Барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк. Бер-беребезгә күтәренке кәеф теләп, эшне башлап җибәрәбез.

Татар теле укытучысы. Фонетик момент. Укучылар, минем арттан кабатлагыз.

А,ә, о,ө,э,ы,и.

Кыш, яз, җәй, көз. Кыш салкын, ап-ак кар, җем-җем итеп торган яңа матур күлмәк, җылы мамык шәл, шома боз.

Сынлы сәнгать укытучысы. Урамдагы кояш елмая, аңа күңелле! Ә рәсемдәге кояшка, сезнең алда ятучы кояш формасындагы китап макетларына гына моңсу. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен  кояшларга моңсу икән? (Нурлары җитми.)

– Әйдәгез, кояшка нурларын эзләп табарга булышабыз.

– Биремнәрне дөрес үтәсәк, кояшка нурлар кайтачак.

1 нче бирем. Бирелгән сүзләрне салмак кына укый башлагыз, акрынлап тавышны көчәйтегез, кычкырып укыгыз.

Кышкы

Ап-ак

Энҗе

Кояш

Күк йөзе

Чаңгы эзе

Офык

Кар ява

Ялтырый

Шыгырдый

Кышкы могҗиза

– Булдырдыгыз, барыгыз да тырыштыгыз. Бу сүзләр беренче нурга язылган икән. Аңа беренче нурны беркетәбез. Алдыгызда яткан кояшка да нурларын беркетегез. Рәхмәт. Сез тырышканга, кояшыбыз шатланып балкып, көлеп тора башлады.

Татар теле укытучысы. Гади генә кыш турында нинди матур сүзләр бар икән. Ни өчен сүз байлыгын гел арттырып торырга кирәк? (Сөйләм матур булсын өчен.)

– Килешәм. Сөйләмең матур булса, максатыңа тиз ирешерсең. Әйдәгез, менә бу кыш темасына караган сүзләрне сөйләмебездә кулланыйк. Кыш турында нинди мәкальләр, әйтемнәр, канатлы сүзләр беләсез? (Җаваплар тыңланыла.)

Кыш күзе –караңгылык.

Кышкы кар –көзге икмәк.

Кышкы көннәр җәйне әйтер.

Кыш кышлыгын итмәсә, җәй җәйлеген итмәс.

Кышның сапламы озын.

Кышның яме ут белән.

Кыштан соң язы булыр.

– Бик зур рәхмәт. Сез әйткән мәкальләр «Сүз эчендә хикмәт бар» китабында бар, мин аларны кояш нурына язып куйган идем, инде кояшка нурны беркетәм. Сез дә үз кояшларыгызга беркетегез.

Өй эшен тикшерү

1. «Аңлатмалы сүзлек»тән дүрт сүзнең мәгънәсен укып килергә: кыш, пейзаж, рәссам, кар.

2. Кыш турындагы  тексттан ачкыч сүзләрне язып килергә.

Кыш

Салкын кыш килде. Кышкы көчле җил карларны очырта. Карлы, бозлы җилләр агач башларын селкетә. Урман шаулый.

Кызыл шарфлы эшчән тукраннар җилне сизмиләр. Алар агачларның җыерчыклы кәүсәләреннән зарарлы кортларны чүплиләр. (Г.Хәсәновтан)

3. Текстны укыгыз. Эчтәлеге буенча сюжетлы рәсем ясагыз.

Кышкы урман

Балалар һәр кыш саен, чаңгыга басып,урманга киләләр. Алар кышкы йокыга талган көчле имәннәрне һәм төз каеннарны күзәтәләр, кышкы табигатьне тыңлап, саф һава сулап кайталар.Бала-чагага бик тә кар өстендәге эзләрне танып белү ошый. Боз белән капланган карда чаңгы шәп шуа. Бөтен урманга балаларның күңелле тавышы яңгырый.

– Укучылар, өй эше өчен үзбәя таблицасына билгеләр куегыз.

Сынлы сәнгать укытучысы. Укучылар, бүген без сезнең белән гадәти булмаган дәрес уздырабыз. Татар теле дәресе һәм сынлы сәнгать дәресе. Ике дәреснең эш нәтиҗәсе – кояш формасындагы рәсемле китап булыр. (Китап нәрсә ул? Анда нәрсәләр бар? Китап нинди булырга тиеш?)

– Сезнең алда китапның макеты ята. Иң беренче эш итеп китапка исем куярга кирәк. (Ахырдан эчтәлегеннән чыгып та исем куеп була.) Бу сүзләргә таянып, китапка нинди исем куяр идегез? Үзегез китапларыгызга исем уйлап табыгыз яки сайлап  языгыз. (Мисал өчен, “Кыш, “Кышкы матурлык”, “Кышкы күренеш”, “Суык кыш”, “Кышкы могҗиза”.)

–  Безнең  китапка  нәрсә җитми? (Эчтәлек.)

– Китап язу җиңел эш түгел. Әйдәгез, китапның исеменә туры килгән эчтәлеген бергәләп язабыз. Моның өчен безгә төрле биремнәр үтәргә туры килә. Үзбәя таблицасын тутырып барыгыз.

Татар теле укытучысы. Бирелгән сүзләр арасыннан кыш темасына сүзләр сайлап алыгыз. (Җавап слайдта.)

– Карагыз әле, балалар, нур өстәгән саен кояш тагын да балкый. Бу сүзләр икенче нурга язылган.

Кышкы

Ап-ак кар юрганы

Энҗе

Кояш

Күк йөзе

Чаңгы эзе

Офык

Кар ява

Ялтырый

Шыгырдый

Ап-ак кардан тун

Мамык кебек карлар

Кар шундый йомшак

Исәнләшү;

Хезмәттәшлек итү;

Регулятив УУГ: уңай халәт тудыру

 

II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую

Максат: яңа мәгълүмат үзләштерүгә әзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үзмаксат кую

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бу сүзләр язылган алтынчы нурны кояшка элә

 

 

 

 

 

Презентация

 

 

 

 

 

 

 

Проблемалы сорау куя

 

Максатларны тактага язып куя

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар теле укытучысы. Слайдтан рәсемнәрне һәм  аларның эчтәлегенә туры килгән сүзләрне укыгыз:

Агачлар

Куаклар

Яфрак-яфрак кар

Салкын һава

Күңелле

Кышкы урман

Чаңгы эзе

Агач башында тиен

Ап-ак тун

Бирем. Җаваплар белән килешәсезме? Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? (Юк. Чөнки рәсемнәр һәм бирелгән сүзләр  мәгънә буенча туры килми.)

– Ә ни өчен? (Һәр сүзнең мәгьнәсе була, сүз нәрсә дә булса аңлата. Монда «Кыш» темасына караган сүзләр.)

– Димәк, бүгенге тема нинди? («Лексик мәгънә» яки «Сүзләр».)

– Әйдәгез ,бергәләп дәрескә максат куябыз. үзләрне  сөйләмдә дөрес  кулланырга өйрәнү. «Кыш» темасына төсләрне дөрес сайларга өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм үстерү.)

Теманы актуальләштерү

– Сез ничек уйлыйсыз, бу теманың киләчәк тормышыбызда кирәге чыгармы? Кайсы өлкәдә кирәге чыгар икән?

– Күп сүзләр белү, сүз байлыгыңны үстерү, матур рәсем ясау ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

Сынлы сәнгать укытучысы. Табигатьне тасвирлаган нинди рәссамнарны беләсез? (Укучылар санап китә.)

– Әйдәгез, рәссамнәрнең  портретларына карыйк. Л.Фәттахов, Б.Урманче, И.И.Шишкин, И.И.Левитан, И.К.Айвазовский, А.И.Куинджи һ.б. (Әңгәмә вакытында укучыларның тулы җаваплары тыңланыла.)

– Сезнең алдыгызда аларның картиналары. Бу картиналарны нәрсә берләштерә? (Җаваплар тыңланыла.)

– Бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Тау.)

– Бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Диңгез.)

– Бу рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән? (Кышкы табигать матурлыгы сурәтләнгән.)

– Икенче төрле мондый рәсемнәр ничек дип атала? (Пейзаж.)

– Дөрес. Димәк, бүгенге тема «Кышкы пейзаж».

– Кышкы пейзажны көзге пейзаждан нәрсә белән аерып була? (Җаваплар тыңланыла.)

КУУГ:

бер-берсенең фикеренә колак салу

 

III. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: сүзләрне кабатлау, булган белемнәрне яңа теманы өйрәнүдә куллануга әзерләү

 

Сорау-җавап

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кагыйдә китереп чыгаралар

 

Аңлатмалы сүзлек күрсәтә

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар теле укытучысы. Укучылар, әйдәгез, кагыйдә китереп чыгарабыз. (Һәр сүзнең мәгънәсе бар.)

– Сүзләрнең мәгънәсе «Аңлатмалы сүзлек»тә аңлатыла. (Сүзлек күрсәтү.) Сез бу сүзлек белән таныш. (Җаваплар слайдта.)

Сынлы сәнгать укытучысы. Агачлар, куаклар, кар, һава, табигать сүзләрен бергә рәссам ничек атар иде? (Пейзаж)

– Бүген тәрәзә аша нинди пейзажны күзәтәбез? (Кышкы пейзаж.)

– Җөмләләр төзегез. (Урамда йомшак кар ява. Зәңгәрсу һава күзне иркәли. Кыш патшабикәсе сурәт ясап утыра. Сурәте ошамаса, туздырып ата.0

 

Бирем. Кышның матурлыгына тагын бер кат инану өчен кыш турында видеоязма карау. (2 минут)

– Рәсемгә, видеога карап, сез нәрсәләр турында уйланасыз? (Җаваплар тыңланыла.)

– Ә сез кышны яратасызмы? (Җаваплар тыңланыла.)

– Кар бөртеге турында нинди матур сүзләр әйтеп була? (Матур, салкын,ак, йомшак, серле, кышкы чәчәккә охшаган, әйтерсең таҗлары бар.)

– Рәхмәт.

Физкультминут

Кар бөртекләре мамыктай җиңел. Әйдәгез, кар бөртекләре булып әйләнәбез. Аннары ял итәргә утырабыз.

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда актив катнашу
IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

Максат: элек алган белемнәрне куллану, яңа белемнәр куллануга юнәлеш бирү

  Эшне оештыра (парлап эшләү) Сынлы сәнгать укытучысы. Кышкы пейзажны нинди төсләр кулланып иҗат итәр идегез? (Ак, зәңгәрсу, куе зәңгәр, сары, көмеш, соры, карлы, кояшлы.)

– Болар нинди төсләр? (Салкын төсләр.)

– Шул төстәге  буяуларны әзерләп куегыз

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә инициатива күрсәтү
V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Максат: белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру

Гамәли эш

Синквейн төзү

 

Пазллар белән эш

Аңларга ярдәм итә.

Юнәлеш бирә, иҗади эшне оештыра

 

Синквейн язылган  җиденче нурны кояшка  элә

 

 

 

 

 

 

 

 

“Зимой” тексты язылган сигезенче нурны кояшка элә

 

 

 

«Прогулка» тексты язылган тугызынчы нурны кояшка элә

Татар теле укытучысы:

Төркемнәрдә эш

1 нче төркем. «Кыш» темасына  синквейн языгыз. (Бер укучы укый, икенче төркемнең сорауларына җавап бирә.)

Сынлы сәнгать укытучысы.

2 нче төркем. Пазллардан рәсем җыегыз. (Кышкы урман рәсеме килеп чыга. Төркемнән бер бала пазллардан килеп чыккан рәсем буенча сөйли, икенче төркемнең сорауларына җавап бирә.)

Татар теле укытучысы. Текстны телдән  тәрҗемә итегез.

1 нче төркем

Зимой

Зима. Снег укрыл пни и кусты. Толстый лед сковал быстрый ручей. Снежные шубы надели сосны и ели. Пушистый шарф лежит на ветках кедра. Вот сугроб. Там спит медведь. (По В.Бианки)

Сынлы сәнгать укытучысы.

2 нче төркем

Прогулка

Стояла чудная погода. Ярко светило солнышко. Блестел и искрился снег.Мы поехали в лес на лыжах. Вот крутой спуск. Весело гудит ветер.Быстро летят лыжи. Но вот тучи стали закрывать небо. Закружились в воздухе снежинки. Вдруг снег повалил хлопьями. Быстро стало заметать тропики. Мы поспешили домой. (По Н.Сладкову)

 

 
VI. Яңа белемнәрне ныгыту  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рәсем ясыйлар

 

 

 

Смайликлар сайлыйлар, ни өчен шундыйны сайлаганнарын аңлаталар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шигырьләр язылган унынчы нурны кояшка элә

Сынлы сәнгать укытучысы. Укучылар, рәссамнәр үз картиналары аша нинди күңел халәтен күрсәтергә теләгәннәр икән? Әйдәгез, җавап табарга тырышабыз. Сезнең алда смайликлар, смайликлар ярдәмендә күрсәтергә мөмкин.

– Алсу , син ни өчен моңсу смайлик сайладың? (Моңсу смайлик – соры, күңелсез, уйландыра.)

– Азат, син ни өчен күңелле смайлик сайладың? (Күңелле, шатлыклы, позитив, кояшлы, ачык төсләр, кошлар сайрый, ләкин суык.)

– Димәк, кышкы пейзаж рәсемен ясаганда нинди төсләрне кулланырга кирәк икән? Кышны мактагыз әле. (Җаваплар тыңланыла.)

Татар теле укытучысы. Беренче төркемнең  кулында төенчек. Алар – шигырь әйтүче. Шигырьнең беренче яртысы аларның  телендә, икенче яртысы – шушы төендә. Алар  сезгә шигырьнең  яртысын әйтерләр, сез аларга  икенче яртысын әйтерсез.

1 нче төркем

А) Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

2 нче төркем

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

1 нче төркем

Ә) Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

2 нче төркем

Үзләре матур һәм салкын була.

1 нче төркем

Б) Килеп җитте кыш та,

Ай-яй салкын тышта…

2 нче төркем

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

1 нче төркем

В) Көн салкын,

Тышта уйный буран.

2 нче төркем

Ак төскә керде –

Бизәлде урам.

1 нче төркем

Г) Урамнарга, бакчаларга,

Урман-кырлар өстенә.

2 нче төркем

Ак мамыктай күбәләкләр

Төшә дә төшә генә.

Сынлы сәнгать укытучысы. Укучылар, сез нинди бай эчтәлекле китап ясадыгыз. Аны үзеннән-үзе укыйсы килеп тора. Инде аны матур рәсемнәр белән бизисе калды. Сезнең каршыгызда, «Кыш» темасына сүзләр, текстлар, синквейн, пазллардан җыелган рәсем, бөек рәссамнарыбызның картиналары, кыш турында шигырьләр. Шул чыганакларны кулланып, китапның киләсе битенә «Кышкы пейзаж»  рәсемен  ясагыз. (Талгын гына П.Чайковскийның «Ел фасыллары» әсәре яңгырый.)

– Укучылар, сез миңа бик ошадыгыз, тырышып эшләдегез, булдырдыгыз.

– Китап төзү эшен тәмамлыйбыз. Рәхмәт. Бу – сезнең үзегез язган беренче китабыгыз. Аны саклап тотыгыз. (Өй эше итеп китапны тулыландыру биреме бирелә.)

– Кояшның нурлары үз урыннарына утырып бетте, ул тәмам тулды, хәзер гел балкып, кешеләргә җылы биреп торыр инде. Кояш – безнең дәреснең моделе булды. Кояш моделе өй эшен башкарганда ярдәмлек булыр.

 
VII. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

 

    Өй эше

1. Китапның сигезенче битенә кыш көне урамда уйнаганда сез истә тотарга тиешле киңәшләр уйлап языгыз.

2. Китапны тулыландырыгыз. Кыш турында табышмаклар языгыз, кыш темасына   кроссворд төзегез.

Мәсәлән,

1) Оча – юк канатлары,

Чаба – юк аяклары.

Тышта булса өелә,

Өйгә керсә җәелә. (Кар бөртеге)

2) Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)

3. Китапның соңгы битенә «Куян кышкы урманда» дигән темага әкият языгыз, әкият буенча рәсем ясагыз. Әкияттә бүген өйрәнгән сүзләрне дә кулланыгыз.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

VIII. Дәрескә йомгак. Эшчәнлеккә рефлексия Нәрсә белүләре, өйрәнүләре, булдыра алулары турында сөйлиләр

Үзбәя таблицаларынтапшыралар

Укучыларның үзләренә билге куюны оештыра Рефлексия

– Бүгенге дәресебездә нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә, тактадан укыйлар.)

– Ничек эшләдек?

– Кайсы эш аеруча ошады? Гаҗәпләндерде? Шатландырды?

– Синең өчен бүген нәрсә ачыш булды?

– Ниндиләре уйланырга мәҗбүр итте?

– Үзеңне (иптәшеңне) бүген ни өчен мактый аласың?

– Нинди нәтиҗә ясадык?

– Рәхмәт! Сау булыгыз

Нәтиҗә. Үзбәя

ШУУГ:  үз уңыш һәм уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу