Кышкы матурлыкка сәяхәт

№ 138

Гөлшат ГАЛИУЛЛИНА,

Казан шәһәре 167 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат

Кышкы ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү. Кыш билгеләрен күреп, сөйләп бирә белергә өйрәтү. Кышның  матурлыгын күрергә, сокланырга өйрәтүне дәвам итү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез җавабын әйтегез.

Һәр  җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран, –

Бу кайчак, туган?  (Г.Тукай)

Балалар: Кыш көне.

Тәрбияче:

–        Менә шушы рәсемгә карап, кыш билгеләрен санап чыгыйк әле.

“Кыш килде”дигән зур рәсем эленә.

–        Урамда салкын.

–        Ап-ак кар ява. Агачларга бәс кунган.

–        Агачларда яфраклар юк, ялангач.

–        Бөтен җирдә кар ята.

Тәрбияче чиләктәге карны балаларга күрсәтә.

–        Балалар, бу чиләктә нәрсә бар?

–        Кар.

–        Кар нинди, тотып карагыз әле?

–        Кар йомшак, кар ак.

–        Хәзер учларыгызга алыгыз.(Балалар учларына кар алалар)

–        Учыгызда кар калдымы?

–        Юк.

–        Ул нишләде?

–        Кар эреде.

–        Әйе, балалар, кар җылыда эри дә, су була.

Хәрәкәтле ял минуты: “Кар  ява ” уены.

Ябалак-ябалак кар ява,

(балалар йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Чыгабыз уйнарга

Урамга – һавага.

(кул чабалар,сикерәләр)

Чуарлап өсләрне,

Ябалак кар , яу-яу!

(кулларын югары күтәреп  күрсәләр)

Без ясыйбыз кар малай.

(балалар куллары белән кар малай әвәләгән булып күрсәтәләр).

Тәрбияче: Балалар, бу кардан нәрсә әвәләп була?

Балалар: Кар малае.

Тәрбияче: дөрес, балалар.

(Ишек шакыйлар. Моңсуланып кар малае керә.)

Кар малае: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Кар малае, сиңа нәрсә булды? Нигә син моңсу?

Кар малае: Нигә моңсуламаска? Минем белән уйнарга дусларым да юк.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, кар малайга  дусларын табарга булышабызмы? Камырдан кар малайлары әвәлибезме?

Балалар: Булышабыз.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар камыр малайны карап китик әле. Ул нинди өлештән тора.

Балалар: өч өлештән тора.

Тәрбияче:  Камыр малае нинди геометрик формадан тора.

Балалар: түгәрәк, борыны озынча  формада тора.

Тәрбияче: Дөрес балалар. Башта камырны  өч  кисәккә бүләбез. Беренче кисәге зуррак. Ә икенче кисәге зур кисәгеннән кечкенәрәк. Өченче кисәге икенче кисәгеннән тагын да кечкенәрәк.  Камырны  уч төбенә куеп тәгәрәтәбез. Калган камырдан ике кечкенә түгәрәк формасын ясап  кулларын, борынын озынча формада әвәләп, беркетеп (ябыштырып) куябыз. Менә безнең камыр малае да әзер.

Тәрбияче: Кар малае,  кара әле, безнең балалар сиңа күпме дуслар бүләк иттеләр.

Камыр малае: Рәхмәт балалар! Менә хәзер уйнарга күпме дусларым бар. Сау булыгыз!