Кыш китерсә кыш бабай, чәчәк алып килә яз

№40

Гөлинә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казандагы катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 366 нчы балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

– кошлар, чәчәкләр турында мәгълүмат бирү;

– балаларның табигать турындагы белемнәрен киңәйтү;

– юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлау, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы

Бала. Кышның салкын бураннары үтте,

Менә кабат яз килде.

Бала. Таллар бөре ача, кояш көлә

Язын кошлар җиргә тавыш бирә.

Бала. Әйе шул, туган җиребезгә яз килде.

Тәрбияче. Балалар, ә без яз килгәнен каян беләбез соң?

Бала. Кар эри, сулар ага.

Бала. Тамчылар тама.

Бала. Кояш җылыта башлады.

Балалар кошлар киеменнән киенгәннәр.

Тукран. Безнең дусларыбыз җылы яктан кайттылар.

Чыпчык. Без аларны сагындык, кайтуларына шатландык.

Залга кара карга һәм сыерчык киеменнән балалар керәләр.

Кара карга. Әйе, без канатларыбызда яз алып кайттык.

Сыерчык. Туган якларны мин дә сагындым.

Тургай. Язгы кыр эшләре җиткәнне мин дә сизендем.

Тәрбияче. Әйдәгез әле балалар, бездә кышлаучы кошларның исемнәрен искә төшерик әле.

Балалар. Күгәрчен, чыпчык, песнәк, тукран.

Тәрбияче. Ә хәзер күчмә кошларның исемнәрен саныйк.

Балалар. Сыерчык, сандугач, кара карга, тургай.

Тәрбияче. Балалар, ә кошлар безгә ни өчен кирәк? Кем ничек уйлый?

1 нче бала. Агачтан кортларны чүпләр өчен.

2 нче бала. Тавышлары белән шатландыру өчен.

Тәрбияче. Әйе шул, алар агачларны корудан саклап калалар. Зыян салучы бөҗәкләрне юк итәләр. Ә тавышлары белән безнең күңелне күтәрәләр. Ә без аларга үзебез ничек ярдәм итә алабыз соң? Алар да бит безнең ярдәмгә мохтаҗ.

1 нче бала. Кышын бездә кышлаучыларга җимлекләр куябыз.

2 нче бала. Аларга ипи валчыгы, бөртекләр салабыз.

3 нче бала. Яз көне кайтучыларга оялар ясап эләбез.

4 нче бала. Без аларны кыерсытмыйбыз, куркытмыйбыз.

Тәрбияче. Сез дөрес әйттегез, балалар. Ә хәзер мин сезгә уен тәкъдим итәм. Шушы рәсемнәрне дөрес итеп җыеп, бездә һәм җылы якта кышлаучы кош рәсемнәрен дөрес әйтергә кирәк булачак.

«Дөрес итеп җый» (дидактик уен).

Тәрбияче. Балалар, без кошлар тормышы турында берникадәр белеп уздык. Яз килүнең билгесен тагын нәрсәдә күреп була соң?

Кара карга. Без үзебез белән беренче чәчәкләргә җылылык алып кайттык.

Тәрбияче. Бу безгә таныш нинди чәчәк әле, балалар?

Бала. Умырзая чәчәге.

Тәрбияче. Умырзая кайчан чыга?

Бала. Умырзая кар бетүгә чыга башлый.

Тәрбияче. Ә бу чәчәкнең исемен кем хәтерли икән?

Бала. Бу – үги ана яфрагы чәчәге. Ул сары төстә чәчәк ата.

Тәрбияче. Балалар, бу чәчәк безнең балалар бакчасы түтәлендә дә үсә. Без аны беренче кайсы урыннарда күрәбез әле?

 

Бала. Ул кояш күбрәк җылыткан урында үсә. Җилсез урыннарда үсәргә яраталар.

Бала. Үги ана яфрагының бер ягы салкын, ә бер ягы җылы. Җылы ягы – үз әниең, салкыны – үги әни.

Тәрбияче. Балалар, без үзебезгә таныш чәчәкләрне кабатлап үттек. Әйдәгез карыйк, яз урманга нинди үзгәрешләр алып килгән икән? Шуны күзәтеп кайтыйк. Юлда барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә дә онытмыйк. Аяк, өс киемнәребез юлда бару өчен уңайлы булсын. Һәм безгә кайсы юлдан бару уңайлы булыр соң?

1 нче бала. Урманга тигез юлдан гына барырга кирәк.

2 нче бала. Юлда тыныч кына, бер-беребезгә комачауламый гына атлыйбыз.

Тәрбияче. Әйдәгез, кузгалыйк, үзебез белән дару савытын да алыйк. Кирәге чыгар! Әкрен генә, ашыкмый гына атлыйк. Бергәләп иркенләп сулыш алыйк. Үпкәләребез киңәеп китсен әле. (Сулыш алу гимнастикасы.) Балалар, урманда рәхәтме? Карагыз әле нинди матур чәчәк үсеп утыра.

Бу – Казаяк (җилдәк) чәчәге. Ул урманның кардан арчылган урынында өем-өем булып утыра. Чәчәге кечкенә, сары төстә. Үзенә генә хас исе дә бар. Исемен кабатлыйк әле – Казаяк. Аның яфрагының формасы каз тәпиләренә охшаганга күрә – шундый исем биргәннәр.

Ә менә бу – Күкебаш чәчәге. Ул бер төптә үссә дә, чәчәге төрле төстә. Күкебаш чәчәге дә өем-өем булып та, таралып та үсеп, урманны матур төсләргә бизи. Әле үләннәр дә чыкмаган, агачлар да яфрак ярмаган чакта, бу чәчәкләр урманны матурлап торалар. Әйдәгез, истә калдырыйк әле – Күкебаш.

Тәрбияче. Әйтегез әле балалар, бу чәчәкләрне өзәсегез киләме, яисә урманда үсеп матурлык бирүләрен генә телисезме? Балалар, бу чәчәкләрдән җәй көне нәрсәләр үреп була?

 

Балалар. Тәкыялар үрәбез.

Тәрбияче. Мин сезгә шушы чәчәкләрдән “Тәкыя” уенын тәкъдим итәм. Түгәрәк ясап басабыз, әйләнеп җырлыйбыз:

Без йөрибез урманда,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз.

Тәкыялар үрәбез.

(Туктыйлар.)

Алып баручы. Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә бер чәчәк кирәк.

Умырзая кил әле.

Бер елмаеп көл әле.

Умырзая. (Уртага чыга.) Умырзая чәчәге мин!

Бар чәчәктән уздырып,

Җир өстенә калыктым,

Кар мендәрен туздырып.

Күкебаш. Охшасам да кыңгырауга,

Шалтыратып чыңламыйм.

Җил исмәгән вакытта да,

Торамын башны иеп.

Казаяк-җилдәк. Янып тора чәчәкләрем,

Мин урманны балкытам.

Тышта – апрель, ә чәчәкләрем

Яз исләрен аңкыта.

Үги ана яфрагы. Үги ана чәчәкләрем җилдә

Баш иеп серләшәбез.

Бер-беребезгә карап,

Үзара сөйләшәбез.

Тәкыя үрелеп бетә, чәчәкләр – бер якка, балалар – икенче якка әйләнәләр, җырлыйлар.

Балалар. Без урманда йөрибез

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәкләр җыйдык без,

Тәкыялар үрдек без.

Тәрбияче. Балалар, ә урманда чәчәкләрне кем карап үстерә дип уйлыйсыз?

1 нче бала. Аларны кояш җылытып үстерә.

2 нче бала. Яңгыр аларны су белән туендыра.

Тәрбияче. Әйе, балалар, аларны табигать үзе үстерә. Бары тик чәчәкләрне җыйганда тамырын гына йолкымаска кирәк. Ә бүлмә гөлләрен кем карап тәрбияли соң?

Бала. Бүлмә гөлләрен кешеләр карап үстерәләр.

Тәрбияче. Бик дөрес фикерлисез, балалар. Әйдәгез, урманны тагын бер кат карап әйләник әле. Иркенләп сулыш алыйк.

Балалар, карагыз әле, бу агачның ботагына зыян килгән икән. Әйдәгез, бинт белән җайлап бәйләп куйыйк. Ул яңадан терелеп китсен. Булышыгыз әле миңа! Менә шулай.

Чыбык-чабыкларны бер өемгә өеп куйыйк. Кошларның, җәнлекләрнең аякларына уңай булсын.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Гел шулай табигатьне саклаучылар булыгыз! Урманыбыз чиста, тәртиптә булсын! «Чисталык – сәламәтлек нигезе» дигән мәкальне истә калдырыйк әле.

Балалар, сәяхәтне тәмамлап, бакчабызга кайтыйк әле. Юлда кайтканда тагын игътибарлы булыйк. Кагыйдәләрне онытмыйк.

Менә кайтып җиттек. Балалар әйдәгез, үзебез дә бүлмәбезгә ямь биреп торыр өчен Яран гөлен утыртыйк әле.

Балалар белән бергәләп эш барышын сөйли-сөйли яран гөлен утырталар.

 

 

Тәрбияче. Балалар, шөгылебезне тәмамлар алдыннан уен уйнап алыйк әле.

“Яз килде” уены.

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр),

Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

Елмаеп тора кояш (кулларын өскә күтәрәләр),

Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән).

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).

Тәрбияче. Шуның белән безнең шөгылебез тәмам, барыгызга да бик зур рәхмәт, булдырдыгыз, бик тырыштыгыз.