Кычкырмый торган әниләрнең биш сере

(Ата-аналар җыелышы өчен практикум)

Фәрдия ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Венера ШАКИРОВА,

Әтнә районы Түбән Көек мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Практикум барышы

Укытучы. Хәерле көн, әниләр! Без хәзер урыннарга урнашырбыз, тик аның өчен сез рәсемнәр буенча үз балагызның эшен табарга тиеш, аларның рәсемнәре, язулары, буяулары сезгә ачкыч булып тора. Үз балагызныкын тапсагыз, шул урынга утырасыз.

1 нче слайд. Экранда – Норвегия рәссамы Эдвард Мункның «Крик» картинасы.

Күпләрегез бу картина белән таныштыр, бу – Эдвар Мункның  «Кычкыру. Җан авазы» дигән картинасы. Бугенге җыелыш темасының бер өлеше – кычкыру турында.

Сезнен алларда ак кәгазь битләре ята, шул биттәге урта түгәрәкнең өске өлешенә, кычкыру төшенчәсе сездә нинди ассоциация тудыра, шуны язып куегыз әле. Бу битләр бүген безнең күңел дәфтәре ролен үтәр. Аларны сез үзегез белән алып китәчәксез һәм шәхси көндәлегегез эчендә сакларсыз, вакыт-вакыт шушы күңел дәфтәре битенә әйләнеп кайтырсыз, әгәр кирәк тапсагыз. (Берничә фикер тыңланыла.)

2 нче слайд. Экранда татар халык мәкальләре. (Укып чыгарга һәм үзегезгә иң кулай булганын күңел дәфтәренә язып куярга.)

Бала көчен күрсәтергә ярата.

Бала, мина бәләкәй сөяк бирделәр, дип үпкәли.

Бала өчен юк дигән сүз юк.

Бишектәге бишкә төрләнер.

Буранда бала котырыр.

Бала үлгәнгә салынса, аны күмгәнгә салын.

Бала – безнеке, акылы – үзенеке.

Укытучы. Мәкальләр белән  ассоциацияне берләштерсәк …

Әйе, әниләр, без бүген бала тәрбияләүдә кычкыруның урыны һәм ул биргән нәтиҗәләр, шулай ук кычкырмый калу юллары турында сөйләшербез.

Бала тәрбияләгәндә, мин баламны кимсетмим, хурламыйм, кычкырмыйм, орышмыйм, ачуланмыйм, дип эйтергә яратабыз, ләкин тормыш үз таләпләрен куя һәм без ычкынып китәбез, чөнки тормыш без теләгәнчә генә бара алмый, вак проблемалар, эре проблемалар, мәшәкать, эш, гаилә…

Шундый вакытны искә төшерәбез һәм кычкырудан соң туган халәтегезне, кичерешегезне күңел дәфтәренең өске түгәрәгенә язып куегыз әле (гаепле сизәм, үкенәм, мин начар әни…, рәсем итеп ясасагыз да була).

Хәзер уйланыйк әле: без кычкырудан нинди нәтиҗә телибез, нәрсәгә ирештек? (Берничә фикер тыңланыла.) Таблицага язып куегыз.

тынлаттым начар йоклый башлый
игьтибар иттердем тик башланырга мөмкин
тик утыруга ирештем тотлыга
җыештырды экзема
  тирли
  энурез
  мин начар бала дигән фикергә килә
  әни мине яратмый дип уйлый
  мин генә гаепле, булмаган булсам
  мин гаиләдә артык кашык
  курку басып ала, бөтен нәрсәгә тотынырга курка
  үз эченә бикләнә
  агрессив була башлый, каршы дәшә
  куркытам, кызык итәм дигән уй килә
  читләшә, ерагая
  кызык итәргә тели, аларга да авыр булсын, ди
  иренен тешли
  тырнак кимерә
  серен сөйләми
  эшләп тормыйм, барыбер файдасы юк, ди
  алдаша башлый
  еш елый, кызгандыра
  башкалардан ачу ала
  башка кешегә күчерә

 

Укытучы. Хәзер, баланы туктату максатыннан, иң еш куллана торган кычкыру сүзен уйлагыз.

Житте!

Авызыңны яп!

Тукта, дидем!

Укытучы. Тынласын өчен нәрсә эшләргә соң? (Сипкә утыртыйммы? Тотып ярам, аннан үтерәм, диде бер ханым минем практикада.)

Безнең бик зур хатабыз бар: безгә әлеге минутта тыңлый, буйсына торган бала кирәк, безнең инструмент бар, ул – кычкыру, тыю, куркыту яки битараф булу. Ә киләчәктә безгә максатына ирешә торган көчле, бәхетле, мөстәкыйль шәхес кирәк. Нишләргә соң, үзеңне ничек тотарга?

Чыгу юллары: җаваплы булу! Мин начар әни, начар хатын, начар дус, начар бала дигәнче…

Әйе, мин шулай эшләдем, бу минем ялгышым һәм мин моны төзәтәм:

1) бала белән аңлашам (ни өчен кычкырдым, сәбәбе синдәме, әллә башка сәбәп бармы?).

2) чыгу юлларын күрсәтәм.

Күренекле педагог А.Макаренко: «Бала тәрбияләү иң авыры, диләр! Юк, бала тәрбияләү авыр түгел, әгәр үзең дөрес үрнәк күрсәтә белсәң!» – дип әйткән. Сез, әниләр, монда да үрнәк булырга тиеш. Бу темага әзерләнгәндә мин шундый юлларга юлыктым, хәзер бергәләп укырбыз. Әйткәнемчә, терсәкне тешләмәс өчен, үрнәк була белергә кирәк.

3 нче слайд. «Каждый человек на земле должен чему-то научиться, пройти свои жизненные уроки и вашему ребенку нужно пройти  свои пути именно с такой мамой как вы: в меру крикливой, в меру ласковой, в меру ранимой, в меру впечатлительной, в меру ворчливой, в меру  нежной, в меру обидчивой, в меру  внимательной».

Кычкырмый торган әнинен биш сере

4 нче слайд. «Я – идеальная мама, пока у меня не родились дети».

«Мин яхшы әни булам! Миннән дә яхшы белүче булмаячак! Минем балам, ничек телим тәрбиялим баламны!». Бала туганнан соң бу сүзләр эшләп бетерми шул, һәрвакыт нәтиҗәсен бирми. Нишләргә?

Сезне нәрсә шулкадәр дулкынландыра, чыгырдан чыгара? Беренче эш итеп, шуны язып чыгарга: эш, ир, җитешсезлек, акча юклык, туганнар,  баланың ниндидер сыйфатлары.

Алар гаепле түгел, гаеп сездә, бездә бит.

Сәбәбе: бөтен кешегә ярарга тырышу, яхшы килен булу, акыллы әни, уңган хатын булу! Югыйсә, бүген җинелчә генә ризык та ашап торып була, өй җыелмый калса да, гаеп түгел.

Чыгу юллары:

1) өй җыештыру көнен, датасын бөтен кеше күрерлек итеп язып куеп була, эш бүленешен кертергә кирәк, шунда ук ял көнегезне дә тамгалагыз, гаиләдә бу көнне сезнен көн икәнне белергә тиешләр;

2) ярдәм сорарга кыенсынмагыз, очрашып сөйләшер кешегез, дустыгыз, туганыгыз булырга тиеш, елашып алыгыз;

3) көндәлек башлагыз, 5 минут шул көндәлеккә язарга вакыт табыгыз, авыр моментларны сырлагыз;

4) айга бер мәртәбә массаж, маникюр, педикюр, керфек, каш, чәчтарашка барыгыз. Саф һавада йөрергә була, яраткан җырларны тыңларга, физик күнегүләр, хобби;

5) бәхет тартмасы булдырырга мөмкин, анда конфет, фото, хат, бүләк, истәлек, әле ачылмаган бүләк, сатып алган открытка, сагыз да булырга мөмкин. Ин авыр киеренке вакытта шул вак кына әйберләр сезнең кәефне күтәрер;

6) яраткан йорт хайваны булдыру;

7) аерым ял зонасы булдырырга була, төрле мазь, таблетка, пилюля, косметик процедуралар ясарга онытмагыз.Үз чикләрегезне булдырыгыз, чөнки әниләр юк дип әйтә белмиләр, артык күпкә үрелеп, хатын-кыз үзе булып калудан курка, чөнки әйләнә-тирәдәгеләрнең фикереннән бәйле була.

Идеалдагы әни булырга тырышмагыз!!!

5 нче слайд. «Мамы – они как пуговки, на них все держится» (устами младенца).

Укытучы. Самолетта стюардесса куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырганда: «Битлекне беренче үзегез киегез, икенче итеп балага киертегез», – ди, чөнки балага кидереп, үзегез кими калсагыз, беркем дә булмаячак бит. Ә без киресенчә эшлибез, чөнки электр тогы бирүче станция кебек, ток килми башласа, тормыш туктала. Сез кояш кебек, болыт капласа, җылылык бетә. Электр станциясе янып чыкмасын өчен сез ресурста булырга тиеш. Янып чыкмасын өчен, (эмоциональное возгарание) нишләргә була?

1) үз-үзеңне ашамыйча гына, гаепләмичә генә ял итәргә!!!

2) рәсем ясарга, рәсем буярга.

3) ин төп чыгу юлы – йокы. Әгәр йокы туймый икән, димәк, стресс гормоны – кортизол организмда кала, чыкмый. Көн дәвамында сез шырпы кебек кабынырга торасыз! «Сул аяктан торган», «Йокысы туймаган», диләр.

6 нчы слайд. «Если ваши дети кажутся вам невоспитанными свиньями и уродами-резко увеличьте себе количество сна!» (Л.В.Петрановская)

7 нче слайд. Көн тәртибе, көн режимы. «Бәбкәләрен алып чыгучы үрдәк» картинасы.

Укытучы. Нинди фикер туа? Әйе, үрдәк бәбкәсе беркайчан да алдан йөгерми, үз мәнфәгатьләрен алдан кайгыртмый. Әти-әни алдан бара, бала әти-әнигә охшап атлап барырга тиеш. Баланың – үз урыны, сезнең үз урыныгыз булырга тиеш.

Мона ничек ирешергә? Барысына ничек өлгерергә?

Режим, бары тик режим коткара, ярдәм итә. Режим ул – өлгерү өчен генә түгел бит, ә даимилек булдыру өчен. Даимилек кенә балага физик һәм психологик  сәламәтлек бирә. «Стабильлелек!» – диләр, матур итеп.

Мәктәп баласына чирек саен 8 бүлекне  атналыкның һәр көненә бүлеп куярга кирәк. 8 бүлектән торган режимга ашау, мәктәп, түгәрәкләр, өй эшләре, шәхси вакыт, өстәмә уку, шәхси-гигиена вакытлары, йокы керә. Чирекне бергәләп төзергә, бала фикере дә булырга тиеш. Үзегезнең график белән чагыштырырга ансат булачак. Ял көннәрен дә кертергә һәм атна башында ук планлаштырырга, язуларны бала алып бара икән, бигрәк тә яхшы. Монда уртага салып сөйләшкәндә, бернинди кычкыру да була алмый.

Режим төзегәндә дә балага чикләр булырга тиеш, әниләр! Өйрәтмәсәк, бала вакытны дөрес бүлеп өйрәнә алмый. Бер әйттем бит инде! Син игьтибарсыз! Тагын син генә анламыйсың!!! Болар – чыгырыннан чыккан әни сүзләре, чөнки режимсыз яшәгән баланың соравы күп була, ул истә калдыра алмый… бәргәләнә, бүген кайсы, ничек, нәрсә сорауларын еш кабатлый.

Режимга сыешу өчен кагыйдәләрне язып элергә була! Мәсәлән,

– Өстәл артына берәү дә телефон белән килми!

–Ашаган савыт-сабаны һәр кеше үзе илтеп куя яки юа!

– Эчке киемне һәр кеше үзе юа!

– Сөлгене кибәргә элеп куярга!

– Һәр кеше үз шүрлеген тәртиптә тота!

8 нче слайд. «Твердость и послушание – две стороны одной медали». (Сент-Экзюпери)

Укытучы. Кычкыруны нәрсә белән алыштырып була? Ресурс булган кеше, үзен тулылыандырган кеше кычкырмый, әгәр ресурс булмаса, әйтеп куярга: “Минем кәеф юк”, “Зинһар, мина тимәгез!”, “Әниегез арды!”. Болар киеренкелектән чыгу юллары бит, файдалана белергә кирәк. Нигә кәефегез киткәнне, күпме вакыт кирәклекне әйтегез. Сәбәпчесе бала икән, аны кимсетми генә, мин сине анламадым, мина синең үз-үзеңне тоту ошамады, мин аптырадым… Инде әйтә булмыйсыз икән:

– Ачулану сүзләренә әйтү тонын үзгәртегез.

– Су эчегез.

– Юлбарыс тавышы чыгарыгыз, ырылдагыз.

– Кәгазь алып йомарлагыз һәм балага ыргытыгыз.

– Чит тел сүзләре әйтегез, начар сүзе – грузинча “цудат”, дөрес түгел –японча “сорэ ва тигаимас”.

– Унга кадәр санагыз.

– Бер сигнал уйлап табыгыз: ул хәрәкәт тә, сүз дә булырга мөмкин. Ул чиккә килеп җиткәндә әйтелә һәм гаилә сезнең халәтне аңлый.

Психолог. Әгәр инде кычкыргансыз икән?

– Гафу үтенү;

– Хатаңны әйтү;

– Бала хисен, кичерешен анларга тырышу;

– үз халәтеңне, хисләренне сөйләү дөрес булыр.

9 нчы слайд. Бер адым алда барырга!

“Слёзы – это слова, которые  сердце не может произнести” (Омар Хайям)

Укытучы. Бала сезнең игътибарга мохтаҗ, аның сезгә ишеттерәсе килә.

Сез тыйдыгыз – бала елый. Елый, димәк сезне ишетте, ләкин сезнең фикер белән килешми: яки ул сезне сыный, яки чикләрне узып чыгарга тели.

Тәртипсезләнүдә өч сәбәп бар:

  1. Гаиләдә роле булмау аркасында.
  2. Балага нидер җитми, гел бер схема белән тавыш чыгара.
  3. Басылган, әти-әни белән эмоциональ бәйләнеш юк;

Тыныч булырга. Кычкыра икән, бергә кушылып кычкыру, ләкин яхшы булырга тырышмагыз.

Куркытмыйбыз!

Таләп иткәнне эшләтәбез!

Читенсенүне күрсәтмибез!

Балага нинди сүзләр ишетәсең килә, ә ниндиләрен килми, дип сорарга була.

Мөстәкыйльлек бирегез!

Анекдот

– Улым, өйгә кайт!

– Мин тундыммы әллә, әни?

– Юк, синең карының ачты!

20 минут бала белән булыгыз, артык нагрузкадан азат итегез, сөйләшегез!

10 нчы слайд. “Если ваш ребёнок сейчас делает что-то, что вас раздрожает, не переживайте! Подождите годик, и он будет делать что-то совершенно новое, что будет вас так же раздрожать”.