Куянга булышабыз

№ 186

(Танып-белүне үстерү буенча 1нче кечкенәләр төркемендә эшчәнлек)

Әлфия САФИУЛЛИНА,

Саба районы Байлар Сабасындагы 2 нче «Әллүки» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып, балаларда танып белүгә теләк тудыру.

Бурычлар:

белем бирүдә:

– ике предметны зурлыгы буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, кубик, төсләр турында күзаллауларны формалаштыру;

зур, кечкенә, күп төшенчәләрен ныгыту, предметларны формасы буенча аеру, җавап бирергә өйрәтү;

– «Яшелчәләр лексикасын ныгыту, сүзләрне активлаштыру;

нинди? соравына җавап биргән сүзләрне кабатлау;

үстерелешле: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү;

тәрбияви:

– математика фәненә мәхәббәт тәрбияләү;

– ярдәмчел буласы килү теләге уяту.

Белем бирү өлкәләре: танып-белү (математика), музыка, физкультура, социальләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар: сюрприз моменты, уеннар, әңгәмә, сорау-җавап, үсендерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, музыка.

Сүзлек өстендә эш: кубик, зур, кечкенә, озынча, түгәрәк, кызыл, сары, яшел, зәңгәр.

Алдан эшләнгән эш: геометрик фигуралар белән танышу, төсләрне өйрәнү, кабатлау, зур, кечкенә, озынча, түгәрәк сүзләрен сөйләмгә кертү, яшелчәләр турында табышмаклар, шигырьләр өйрәнү, рәсемнәр карау.

Көтеләчәк нәтиҗә: геометрик фигуралар турындагы белемнәрен арттыру, төсләрне ныгыту, истә калдыру, ярдәм иткәч, сөенү, тагын кемгә дә булышасы килү теләге тудыру.

Җиһазлау: магнитофон, зур һәм кечкенә тартмалар, зур һәм кечкенә кубиклар, яшел, сары, кызыл, зәңгәр төстәге чынаяклар, шундый ук дүрт төп төстә тугәрәкләр, куянга бүләккә кишерләр, кәбестә, кәрзин.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Психологик көйләү.
  2. Төп өлеш.
  3. Сюрприз өлеше.
  4. Үстерешле диалог.
  5. Актуальләштерү: «Тартмаларга кубикларны тарат» уены.
  6. Ял минуты: җыр белән физминутка.
  7. Гамәли эш: «Төсләре буенча аер» уены.
  8. Куянкайга бүләкләр бирү.

III. Куянкай нәрсәләр белде?

  1. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

(Балалар ярымтүгәрәктә утыра.)

Тәрбияче. Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле.

Балалар, ишек шакыйлар түгелме, чып карыйк әле., кем бар икән анда? (Рюкзак аскан Куян кызы килеп керә. Исәнләшә.)

Куян кызы. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Исәнме, куянкай! Ни булды сиңа, нигә бер дә кәефең юк?

Куян кызы. Менә әти-әнием миңа кубиклар алып кайтып биргәннәр иде, мин аларның төсләрен дә белмим, зур-кечкенәләрен дә аера алмыйм, булышмассызмы икән?

Тәрбияче. Булышабызмы, балалар?

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Куянкай, син бер дә кайгырма. Әйдә әле, син кубикларыңны балаларга таратып бир, алар сиңа хәзер аерып бирерләр.

«Тартмаларга кубикларны тарат» уены

(Зур һәм кечкенә тартмаларга кубикларны бүлеп кую.)

Тәрбияче. Балалар, кая күрсәтегез әле, кая сезнең зур кубикларыгыз? Ә кечкенәсе? Сез зур кубикларны – зур тартмага, ә кечкенәләрен кечкенә тартмага салырсыз. (Балалар берәмләп килеп салалар.)

Тәрбияче. Менә, Куянкай, безнең балалар аерып та куйдылар. (Куянкай шатлана, авызын ера.)

Тәрбияче. Коробкаларда кубиклар ничәү, балалар?

Балалар. Күп.

Тәрбияче. Ә сездә ничә кубик?

Балалар. Берәү дә юк.

Тәрбияче. Балалар, бераз арып та киттек, әйдәгез, без дә куяннар булып ял итеп алыйк әле. (Аудиоязмада «Куянкай» җырына физкультминут күнегүләре эшләнелә. Өстәл артында «Төсләре буенча аер» уены уйнала.)

Тәрбияче. Бераз ял итеп алдык. Әйдәгез, өстәл янына барыйк әле. Утырышыгыз. (Өстәлдә дүрт төп: зәңгәр, кызыл, сары, яшел. торган төстән тәлинкәләр таратыла. Уртада – төрле төстәге тәгәрәкләр. Балалар нинди төстә тәлинкә алсалар, шул төсне сайлап тутырырга тиешләр.)

Тәрбияче (тәлинкәләрне алып күрсәтеп). Карагыз әле, Куянкай безгә тагын нәрсәләр алып килгән?

Балалар. Тәлинкәләр.

Тәрбияче. Әйе, балалар, болар – тәлинкәләр. Әйдәгез, төсләрен дә әйтеп чыгыйк әле. Монысы нинди төс? Ә монысы? (Төсләрен әйттертү.) Менә Куянкай безнең балалар инде төсләрне дә беләләр.

Тәрбияче. Тагын әле түгәрәкләре дә бар. Куянкай бу түгәрәкләрне әлеге тәлинкәләргә аерып тутырырга куша. Тәлинкә нинди төстә булса, түгәрәкне дә шул төстән салабыз. Менә мин кызыл тәлинкәгә кызыл түгәрәкләрне генә сайлап тутырам. Әйдәгез, сез дә тырышып карагыз әле. (Балалар тәлинкәләрнетөсләренә карап аералар.)

Тәрбияче. Балалар кунак Куянкаебызның китәр вакыты җитә. Куянкай безгә буш кул белән килмәгән, без дә аны күчтәнәчсез җибәрмик. Куян нәрсәләр ярата соң?

Балалар. Кишер, кәбестә.

Тәрбияче. Ә кишер нинди төстә соң, балалар?

Балалар. Кызыл-сары – оранжевый.

Тәрбияче. Формасы буенча нинди ул?

Балалар. Озынча.

(Кәрзин белән күчтәнәчләр: 7 балага – кишер, берсенә кәбестә чыга.)

Тәрбияче. Кәрзиндә күчтәнәчләр ничәү?

Балалар. Күп.