Күркәм гаилә

№ 114

(IX – XI сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара)

Гүзәл ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Аксубай районының В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мукшы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Укучыларны киләчәктә ныклы гаилә төзүгә әзерләү, гаилә әгъзалары, өлкәннәр арасында үзара хөрмәт хисе тәрбияләү, яшь буында тәрбияле кеше булырга омтылу хисләре булдыру.

Кичә барышы

(Бүлмә уртасында түгәрәк өстәл. Өстәлдә татар халкының милли ашлары, чәчәкләр һәм самавыр. Өстәл тирәли гаилә әгъзалары җыелып утырган. Алдан эшләнгән «Гаилә альбомы» исемле презентация чара барышында ачылып бара. Милли көй яңгырый.)

Алып баручы. Хәерле көн, бүгенге матур кичәгә килгән барлык кунаклар һәм укучылар! Бүген без сезнең белән «Күркәм гаилә» дип аталган сыйныфтан тыш чарага җыелдык.

Мәгълүм булганча, хәзер мәктәпләрдә «Гаилә нигезләре» дигән дәресләр кертелә башлады. Әлеге дәресләрнең максаты – укучыларны ныклы гаилә төзүгә әзерләү.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер-береңне хөрмәтләп, бер-береңгә ярдәмләшеп яшәү – һәркемнең изге бурычы. Безнең бүгенге чарабыз да юкка гына «Күркәм гаилә» дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары белән аерылып торган Шәрәфетдиновлар гаиләсе – бүген бездә кунакта. Ә хәзер үзләре белән таныштырып китик әле. (Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)

Гаилә башлыгы – В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мукшы мәктәбе директоры Раил Галиәсгар улы, өй хуҗабикәсе – шул ук мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Фәсхетдин кызы, кызлары –Дилә, уллары Самат, Гүзәлнең әнисе, ә Раилнең әбисе – Фәридә ханым һәм Раилнең апасы – Әнисә туташ.

Шәрәфетдиновлар гаиләсенең чишмә-юл башы кайдан башланган, Раил абыегыз белән Гүзәл апагыз ничек кавышканнар икән? Әйдәгез әле, гаилә сандыгының серләрен ачу өчен сүзне гаилә башлыгы Раил абыегызга бирик.

Раил. Икебез дә – авыл балалары. Институтны тәмамлагач, туган якка кайттык. Дүрт ел дус булып йөргәч, бергә кушылып, гаилә корып җибәрдек. Безнең гаилә, Аллага шөкер, кешедән ким түгел. Бер-беребезне аңлап, санлап яшибез. Хатыным, кызым, улым белән бик горурланам.

Гүзәл. Раил иң беренче тапкыр институтка укырга кергәндә тәкъдим ясагач, ничектер югалып та калдым сыман. Чөнки ул XI сыйныфта укыганда минем физкультура укытучым иде. Хәзер дә хәтерлим: сыйныфташларым институтны әле генә бетереп кайткан чибәр, көчле егеткә Раил дип әйтәләр иде. Мин аларга: «Ничек инде укытучы кешегә алай дәшәргә ярамый бит, абый дип дәшегез!» –дип әйткәнемне хәтерлим. Ә язмыш юллары безне бергә кушкач, Раил – кадерлем дип тә яши башлыйсың икән.

Алып баручы. Гүзәл ханым, ә бу гаиләгә ияләшү авыр булмадымы? Нәрсә генә дисәң дә, бу бит ишле гаилә?

Гүзәл. Беләсезме, мин үзем дә ишле гаиләдә тәрбияләндем. Без гаиләдә дүрт бала үстек. Әти белән әнинең һәм әбинең җылы оясында безгә бик рәхәт иде. Алар бар яктан да безне бәхетле итәргә тырыштылар, мохтаҗлык күрсәтмәделәр. Чиксез рәхмәт аларга. Раил йортына килен булып төшкәннең беренче көннәреннән үк мин кадер һәм хөрмәттә яшим. Каенанам да, Әнисә  апа да – шундый ачык, киң һәм кече күңелле кешеләр. Алар мине читтән килгән килен кебек түгел, ә үз кызлары кебек кабул иттеләр. Һәр йортның үзенә генә хас һавасы булган кебек, бу йортның һавасында да үзенә хас бер шифалы җылылык бөркелә иде. Бу гаиләдә яшәвемә һич тә үкенмим, һәм ияләшү бер дә авыр булмады дип уйлыйм.

Алып баручы. Хәзерге вакытта яшьләр күбесенчә аерым яшәргә тырыша, килен белән каенана уртак тел таба алмыйлар. Сезнең гаиләдә каенана белән килен мөнәсәбәте ничек?

Гүзәл. Элек-электән олыны – олы, кечене кече итә белү үзара мөнәсәбәтләрнең гадәти нормасы булган. Каенананы хөрмәтләү – матур гореф-гадәт. Гореф гадәтләр – ул безнең тамырлар. Тамырлардан башка үсеш була алмый бит.

Минем әнием дә 35 ел каенанасын соңгы көненә кадәр хөрмәтләп яшәде. Каенанасын үз әнисе кебек итеп тәрбияләде, үзара мөнәсәбәтләре дә ягымлы, итагатьле булды. Әлбәттә, мин моны күреп үстем. «Оясында ни күрсә, очканында шуны эшләр», – ди халкыбыз. Аллага шөкер, каенанам белән дә, Әнисә апа белән дә бик тату яшибез. Татулыкның сере – сабырлыкта, бер-береңә юл куя белүдә, өлкәннәр каршындагы изге бурычны тоеп яшәүдәдер, мөгаен. Без һәрвакытта гаиләдәге эшләрне киңәшләшеп, уртак бер фикергә килеп, үзара ярдәмләшеп яшибез. «Киңәшле эш таркалмас», ди бит халкыбыз. Әнә шулай киңәшләшеп эшләгәнгә күрә, гаилә безнең нигезе ныктыр дип уйлыйм.

Шулай ук гаиләдәге тынычлыкны, кешелекле мөгамәләне булдыруда иптәшем Раилнең дә роле зур дип саныйм. Ул һәрвакытта ананы – ана, хатынны хатын итә белә. Кызганыч, каенатабыз гына исән-сау түгел, аның белән дә килештереп яшәгән булыр идек.

Алып баручы. Белүебезчә, сезнең гаилә укытучылар гаиләсе. Укытучы һөнәренең башы кайдан башланды? Фәридә ханым, бу сорауга җавап бирегез әле.

Фәридә ханым. Укытучы һөнәренең башы ерактан башлана. Минем әнием – Миңзифа Миңнехан кызы, заманында 80 километр араны җәяү йөреп, укытучылыкка укыган. Ул, 35 ел үз һөнәренә тугры калып, авылда башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Укучылары гел әнием янында булалар иде. Әниемнең хезмәтенә  ак көнләшү белән яннан карап торганым хәзер дә истә. Мин дә, әнием эзеннән китеп, Казан педагогия институтын тәмамладым. 40 елга якын мәктәптә рус теле укытучысы булып эшләдем. Менә кызым да укытучы. Җанын  биреп, укучылар дөньясында кайный. Ул да безнең эзне дәвам иттерә. Киявебез дә – мәктәп директоры, Әнисә дә –математика укытучысы. Инде оныкларым да, безгә кунакка килгәч, укытучы уенын мәш килеп уйныйлар. Әле укытучылар нәселе дәвам итәр дип, күңелемнән генә сөенеп куям. Аллага шөкер, балаларымның уңышына, гаилә тормышларын матур итеп алып баруларына бик шатланам.

Алып баручы. Гаиләдә бала үстереп, аны тиешенчә тәрбияләү – ата-ананың изге бурычы. Сезнең гаиләдә дә сөйкемле генә кызыгыз Дилә, тыйнак кына улыгыз Самат үсеп килә. Гаиләгездә балаларны ничек тәрбиялисез? Раил әфәнде, сүзне  сездән башлыйк әле.

Раил. Бала тәрбияләү – җиңел хезмәт түгел. Ул – бик җаваплы һәм түземлелек сорый торган эшчәнлек. Камиллекнең чиге юк. Беркем дә ата-ана булып тумый. Бу – вакыт белән килә торган вазифа. Халыкта тагы да шундый әйтем бар: «Атаны күреп, ул үсәр, ананы күреп, кыз үсәр». Хак сүзләр. Һичшиксез, балаларны тәрбияләгән вакытта үзебезнең эш-гамәлләребез аларга үрнәк булырга тиеш. Безнең үзара мөнәсәбәтебез, олыларга карата кадер-хөрмәтебез аларга шәхси мисал булып тора. Балалар барысын да күреп үсә, губка кебек күргәннәрен барысын да сеңдерә. Үзебез дә үскәндә ата-аналарның үрнәге нигезендә тәрбияләндек, эш белән үстек. Баланы туктаусыз өйрәтү, сүз белән генә тәэсир итү – ят күренеш. Аның үзәген хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә. Шуңа күрә Дилә белән Саматны да хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә тырышабыз. Нинди генә эш башкарсак та, алар яныбызда ары-бире ярдәм итеп йөри. Ир бала күбрәк ата янында инде, кызыбыз әнисе янында йорт җирендә ярдәм итә. Шулай ук балаларга тәрбия биргәндә спорт белән шөгыльләнү ярдәмгә килә. Йорт эшләре беткәч, балалар белән табигатьтә йөгерәбез, кайткач, төрле спорт күнегүләре башкарабыз. Ел саен диярлек районыбыз күләмендә оештырылган «Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» бәйгеләрендә катнашып, җиңүчеләр рәтендә булдык. Спорт ул балаларның характерын ныгыта, көчле булырга өйрәтә.

Балаларга дини тәрбияне дә бирергә тырышабыз, бары тик хәләл ризык ашатабыз, гаеткә мәчеткә йөрибез, кирәкле догаларны ятлатабыз.

Гүзәл. Бу сорауга җавап итеп, мин тагын шуны әйтер идем: гаиләбездә ата тәрбиясе шулай ук мөһим. Мин һәрвакыт балаларга: «Әтиегез ни әйтер бит. Әтиегездән сорагыз. Иң элек әтиегез белән киңәшләшик», – дигән сүзләрне гел әйтеп торам. Раил сүзеннән чыкмыйбыз. Нәрсә генә әйтсәк тә, «ир – баш, хатын – муен» бит. Дөрес, баланы башыннан гына сыйпап торып та булмый, кирәк чакта йомшак та, кирәк чакта кырысрак та була беләбез.

Гаиләбездә балалардан саф татар телендә, телне чуарламыйча, матур итеп сөйләшүне таләп итәбез.

Шулай ук иремнең әнисенә һәм Әнисә апага бик рәхмәтлемен. Алар – безнең төп ярдәмчеләребез. Балалар тәрбияләүдә алар бик булыша. Бигрәк тә Әнисә апа кече күңелле. Аннан әйбәт кеше юктыр. Чиксез рәхмәт сиңа, Әнисә апа! Һәрвакытта үземнең әти белән әни нигезенә дә барабыз. Анда баргач, балаларга әби-бабай йогынтысы да зур роль уйныйдыр дип уйлыйм.

Әлбәттә, бала тәрбияләү бик күп белем һәм тәҗрибә туплауны таләп итә. Еш кына үзебезгә: «Баланы ничек тәрбияләргә?» дигән сорауны бирәбез. Бу сорауларга җавап табарга гаиләбез яздырып ала торган «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» җурналлары ярдәмгә килә, Риза Фәхреддиннең, Каюм Насыйриның «Нәсыйхәт»ләре өстәл китабы булып тора, чөнки галимнәрнең һәр әйткән сүзләре – төпле нәтиҗә. Кеше булып, милли җанлы булып үсеннәр инде балаларыбыз.

Алып баручы. Әйе, балалар – тормышыбызның бизәге. Балалар турында сүз башлаганбыз икән, әйдәгез әле, үзләренә дә сүз бирик.

Самат, син нәрсә белән шөгыльләнәсең?

Самат. Мин спорт белән шөгыльләнәм, төрле конструкторлар төзергә,  шигырьләр ятларга яратам. Дилә апа белән «Сабантуй» һәм «Ялкын» җурналларын укыйбыз. Интернетта да утырабыз, ләкин анда вакытлыча гына.

Алып баручы. Дилә, ә син нәрсә белән шөгыльләнәсең?

Дилә. Мин әниемә булышырга яратам, өй җыештырам, аш-су бүлмәсендә булышам. Шулай ук сәйләннәрдән, төрле тасмалардан беләзекләр ясыйм. Әнисә апа бәйләргә оста булгач, ул мине бәйләргә өйрәтә, шуңа күрә бераз бәйлим дә. Ләкин иң яраткан шөгылем – ул җырлау. Җырлау сәләте миңа бабамнан, әбиемнән һәм әниемнән күчкән. Алар бик матур җырлыйлар. Мин балалар бакчасыннан бирле үк җырлыйм һәм төрле бәйгеләрдә катнашам. Менә сезгә дә бүләккә җыр әзерләп килдем.

Алып баручы. Яле, безгә дә бүләгеңне күрсәт әле. (Дилә «Чәй эчәбез бергәләп» исемле җырны башкара.)

Алып баручы. Сезнең гаилә турында ишле дип әйттек инде. Ләкин шул ук вакытта гыйбрәтле язмышлы ике баланы үз гаиләгезгә сыендырдыгыз. Сезгә  ятимнәрне сыендырырга авыр булмадымы?

Раил. Язмыш кешегә төрле сынаулар бирә шул. Бу сынау безнең гаилә аша да узды. Абый белән аның иптәше җиде ел яшәгәч, алар аерылды. Кызганычка, балалар аларга кирәкмәде. Олы малайлары Радик шунда ук бездә калды, Алмаз әнисе белән яши башлады. V сыйныфта Алмаз авырды, мәктәпкә йөрми башлады. Хәлен белергә кергәч, мин бу баланың нинди шартларда яшәгәнен күреп шаккаттым, күңелем өзгәләнде. Чын мәгнәсендә, Алмаз яшәгән йортта яшәрлек түгел иде. Гүзәл, әни һәм Әнисә апа белән киңәшләшкәч, Алмазны үзебезгә алып кайтырга булдык. Аларны урамда калдырып булмый бит инде. Әнисенә ул балалар кирәкмәде. Шулай итеп, энеләремне үзебезнең гаиләгә сыендырып, бер тормыш белән яши башладык. Радик XI сыйныфны тәмамлагач, техникумга укырга керде. Алмаз да матур гына унышларга ирешеп, Казанда спорт академиясендә белем ала.. Балаларны сыендыру безгә авыр булмады. Беренчедән, нәрсә генә дисәң дә, алар – минем бертуган абыйның уллары. Икенчедән Гүзәлнең шул балаларга карата рәхимле, шәфкатьле булуы, мине аңлавы, авырлыкларны җиңәргә булышты.

Әнисә апа. Әйе, алар миңа да үз балаларым кебек. Ана назыннан мәхрүм булмасыннар,  ятимлекнең ачысын татымасыннар дип, бар күңел җылымны бирергә тырыштым. Аллага шөкер, алар да миһербанлы булып үстеләр, хәзергә кадәр йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Бу балаларның гаиләбездә булуларына Гүзәлебезгә чиксез рәхмәтлебез. Киң күңелле, бала җанлы булуына, үз балалары кебек якын иткәненә. Шуңа күрәдәдер инде, алар безнең янга ашкынып, сагынып кайталар.

Алып баручы. Бу гаилә өчен үткән атнаның сишәмбе көне чын мәгънәсендә истәлекле көннәрнең берсе булды. Олы уллары Радик исән- сау армия хезмәтеннән кайтып җитте. Ә хәзер әлеге гаилә тәрбияләп үстергән Радикны да бирегә чакырыйк әле.

Радик. Беләсезме, мин Раил абый белән Гүзәл апага, Әнисә апага, әбигә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр сыман. Алар безгә бернинди мохтаҗлык күрсәтмәделәр, үз гаиләләренә сыедырып, ата-ана назын, җылысын бирделәр, тәрбияләделәр, укыттылар. Без аларга гомер буе бурычлы. Бик зур рәхмәт сезгә, кадерлеләрем. Мин сезне бик яратам һәм барлык яхшылыкларыгыз алдында баш иям.

Алып баручы. Видеоөзектә Алмазның да сәламе бар. Ягез әле, аны да тыңлап китик. (Видеоөзек күрсәтү.)

Алып баручы. Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Сезнең гаилә нинди гадәтләр белән яши? Гаиләгез ялны ничек оештыра?

Гүзәл. Балаларыбыз туган чакта егермешәр пар дуслар-туганнар бәби ашларына килгән иде, баланың беренче мәртәбә «әннә», «әттә» дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс-төкәнмәс бәхет китерә инде ул. Туган көннәр билгеләп үтү дә гаиләбездә матур бер традициягә әверелде. Ел саен якын туганнар очрашып, гаилә сабантуйлары уздырабыз. Балаларыбыз өчен бик зур бәйрәм ул. Казлар үстергәнгә күрә, күмәкләшеп аларны эшкәртү, аулак өйгә җыелу – үзе бер матур гадәт. Ел саен Кыш бабайга балалар белән хат язабыз. Тылсымлы бабай бүләк кенә куеп калдырмый, ә өйгә үк кереп, балаларның кулларына бүләк тапшыра. Балалар гына аптырап калгалый, я Кыш бабай килгәндә әтисе, я әнисе өйдә булмый. Аннары гаиләбез белән табигатьтә ял итәргә яратабыз. Мәсәлән, көзен, махсус атап, көзге урманга барабыз. Андагы матурлык белән хозурланып кайту – үзе бер бәхет бит.

Раил . Безнең гаилә традицияләре җәмәгать эшләре белән дә тыгыз бәйле. Үзебезнең төп һөнәрдән тыш, башка вазифаларыбыз да бар. Үзем –депутат, Гүзәл апагыз – ансамбль җитәкчесе, әби дә – «Ялкын» ансамбле солисты. Шуңа күрә  дә, намусыбыз кушканча, еллык даими эшләрдән бер дә читтә кала алмыйбыз. Гаиләбез белән авыл зират кырыйларын тәртипкә китерәбез, мәчеттә чистарту эшләрен алып барабыз. Менә күптән түгел генә авылыбызның чишмәсен төзекләндерүдә дә катнаштык. Гүзәл ел саен укучылары белән Изге кыз тавында чистарту эшләрен алып бара, үзем исә, гел  халык белән.

Алып баручы. Без бик матур, мул табын артында утырабыз. Инде күңелләр дә кытыклана башлады. Бу аш-суларның барысын да кем әзерләде.

Раил. Минем өйдә уңган хуҗабикәләрем аш-суга бик оста. Әнисә апа да, Гүзәл дә бик тәмле әзерлиләр. Ничек әйтәләр әле, «Ир-атка юл ашказаны аша», диләр бугай халыкта.

Гүзәл. Гомумән алганда, безнең йорттан кунак өзелми. Төп йорт та булгач, барысы да безгә кайта. Кунак чакырырга да яратабыз. Кунакка чакырып, туганнарны күрештерү туган-тумачалык хисләрен яңарта, кардәшлек җепләрен ныгыта. Ә өйгә кунак килде икән, аны хөрмәт итү, ачык йөзле кунакчыл булу – хуҗаның бурычы. «Ачык йөз, такта чәй», – диләр татар халкында. Аш-су тирәсендә булырга бик тә яратабыз, ялкауланып тормыйбыз, халкыбызның буын-буыннан килгән милли ризыкларын пешерәбез. Җәй җитсә, урманнан кайтып кермибез, ә кышларын булган тәмле-томны рәхәтләнеп авыз итәбез.

Алып баручы. Безнең Самат баярак шигырь сөйләргә яратам дип әйткән иде. Яле, Самат, безгә бер матур шигыреңне сөйлә әле. (Самат Ш.Галиевның «Кунаклар» исемле шигырьне сөйли.)

Алып баручы. Тату булып яшәүнең төп шартын нәрсәдә күрәсез?

Раил. Ир белән хатын һәрчак бер-берсен үзара аңлашып, хөрмәт итешеп яратып һәм яратылып яшәргә тиешләр.

Гүзәл. Мин дә Раилнең сүзләре белән тулысынча килешәм Һәм өстәп, тату булып яшәү өчен, иң беренче чиратта, сабырлык кирәк дип саныйм. Сабыр булып авырлыкларны үткәреп җибәрсәң, гаилә тату була. Һәрчак бер-береңә юл куя белергә дә кирәк. Татулыкка ни җитә!

Раил. Беләсеңме, Гүзәл, менә мин гаиләмә карыйм да ихластан шатланып куям. Шундый ишле гаиләдә тату яшәү, бер-береңне хөрмәт итү, олыны – олы, кечене кече итә белеп яшәү, эшеңдә дә өеңдә дә изгелек кылып яшәү – ул бит үзе бер зур бәхет.

Гүзәл. Әйе, Раил, шулай яшәгәндә генә чын гаилә бәхете дип әйтергә мөмкиндер.

(Гүзәл «Иң зур бәхет» дигән җырны җырлый. Ике куплет җырлагач, гаилә ярым күпер ясап артка баса. Җырга иптәше Раил, кызлары Дилә, уллары Самат та кушыла.)

Алып баручы. Һәр гаилә – үзе бер сандык ул. Бүгенге чарабызда без шул сандыкка ачкыч яратырга тырыштык. Әгәр без, ул сандыкны ачып, сезгә күрсәтә алганбыз икән – максатыбызга ирешкәнбез дигән сүз.

Хөрмәтле Шәрәфетдиновлар гаиләсе! Очрашуыбызда катнашканыгыз өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә үрнәк һәм күркәм гаилә булып яшәгез. Шуның белән очрашуыбызны тәмамлыйбыз. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.