Күркәм эшләребез бар

№ 139

Хәмит ХӘКИМҖАНОВ,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директоры

Мәктәбебез педагогик коллективы укучыларга сыйфатлы белем бирү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Төгәлрәк әйткәндә, без түбәндәге  бурычларны тормышка ашыру өстендэ эшлибез:

– шәхескә якын килеп укыту технологиясен үзлǝштерү исǝбенǝ укучыларның белемлелек сыйфатын күтǝрү;

– укучыларны белемле, тәвәккәл, көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләү;

– сәләтле балаларны кече яшьтән үк ачыклау, аларның сәләтен тагын да үстерү юнәлешендә максатчан эш алып бару;

– методик эшне шǝхси-юнǝлешле итеп оештыру нǝтиҗǝсендǝ педагогик кадрларның квалификациясен, һөнәри компетентлылыгын күтǝрү.

Безнең төп максат – эшен алдан планлаштыра,  уйлый белергә сәләтле, әдәпле, тәрбияле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, Ватанын яратучы һәм саклаучы, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.

Педагогик коллективыбыз үз алдына куйган максатларын тулысынча тормышка ашырырга омтыла. Мǝктǝптǝ аттестациялǝнгǝн укучылардан «4» легә һǝм «5»легǝ укучылар саны  60 булды, бу – уку сыйфаты 64 % дигән сүз.

Узган 2018/2019 нчы уку елында XI сыйныф укучыларының барысы да, имтиханнарны тапшырып, урта белем турында аттестат алды, югары уку йортларына  укырга керделәр.

Укучыларга сыйфатлы белем бирү, имтиханнарга  хәзерлек мәктәптә ел дәвамында алып барыла. Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре педколлективның төп эш күрсәткече булып  тора. Имтихан нәтиҗәләре уңай: математикадән (профиль) уртача балл – 70, рус теленнән – 83, җәмгыять белеменнән –74. Бу баллар Россия һәм Татарстан буенча булган уртвча күрсәткечләрдән шактыйга югарырак.

Мәктәбебездә укучыларны БДИга әзерләү планлы рәвештә ел дәвамында алып барыла. Уку елы дәвамында уздырылган контроль эшләр, репетицион һәп апробация формасындагы имтиханнар – укучылар өчен яхшы тренировка. Мәктәп компоненты исәбендәге дәресләрне БДИ бирәсе фәннәргә бүлеп бирүнең дә файдасы зур.

Шулай ук укытуда эзлеклелек булу да укучыларның БДИ ны уңышлы тапшыруына зур йогынты ясый. Фән укытучылары имтихан  биреләсе фәннәр буенча КИМнарның структурасын яхшы белә, шуңа охшашлы эш төрләрен даими үткәрә, дәрес материалын авыррак үзләштерүче укучылар өчен өстәмә эшләр дә оештырыла. Имтиханнарга хәзерлек планлы рәвештә дәресләрдә, дәрестән тыш та алып барыла. Укучылар аерым консультацияләр графигы буенча өстәмә рәвештә дәресләрдән тыш та шөгыльләнәләр. Дәресләрдә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, алар белән индивидуаль эшне тиешенчә оештыру, белем бирү процессында кулланыла торган методларның белем эчтәлегенә туры килүенә һәр педагогның игътибар итүе таләп ителә. Укучыны уйларга, фикерләргә өйрәтергә, аңарда белем алуга омтылыш булдыру төп максат булып кала. Дәресләр, консультацияләр, профиль алды дәресләре, олимпиадалар, конкурслар һәм фән атналыклары укыту процессын оештыру формалары һәм алымнары булып тора.

Республикакүләм  олимпиадаларда призлы урыннар яулаган укучыларыбыз: XI сыйныф укучысы Зөһрә Газизова татар әдәбиятыннан (укытучысы – Г.З.Сөнгатова), X сыйныф укучысы Назгөл Мортазина рус әдәбиятыннан (укытучысы – С.Ф.Батршина) уңышлы катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Аерым укучыларыбыз математика һәм  физика фәннәреннән «Олимпка – юл» олимпиадасында катнаштылар. Барлык төр олимпиадага баручы  укучылар белән системалы эш оештыру, хәзерлекне дәвамлы һәм эзлекле дәрәҗәдә планлы итеп үткәрү кирәк. Шулай ук укучыларның да мөстәкыйль булып укулары, аерым фәннәр буенча дөрес юнәлешне түбән класслардан ук сайлавы – кирәкле шартларның берсе.

Мәктәбебездә тәрбия эшчәнлеге дә үз дәрәҗәсендә алып барыла. Төп тәрбияви максатыбыз: укучыларда рухи-әхлакый кыйммәтләрне, шәхси белем бирү траекториясен, җәмгыятьтә уңышлы социальләшүгә сәләтне җаваплы итеп сайлап алу сәләтен формалаштыру өчен шартлар тудыру, проект эшчәнлеген үзләштерүне дәвам иттерү һәм тормышта куллана белүгә этәргеч ясау.

Шушы максатлардан чыгып, бу уку елында мәктәбебездә тәрбия эшчәнлеге буенча проект эше җәелдерелде. Аның темасы «Якташ язучылар» дип аталды. Һәр сыйныфка үзебезнең җирлектән чыккан әдип бүлеп бирелде. Ел дәвамында укучыларыбыз сыйныф җитәкчеләре ярдәмендә проект эше алып бардылар: якташ әдипләрнең тормыш юлын, иҗатын, шигырьләрен, җырларын яттан өйрәнү, папкаларга туплау, кечкенә буклетлар, буктрелерлар ясау бу эшчәнлеккә керде. Музейларында булу, әдипләр турында күбрәк белү белән дә укучыларыбыз бик теләп кызыксындылар. Соңгы этапта һәр сыйныф үз проектын яклады. Иң зур чара булып бу эшчәнлектә Самат Шакирның юбилее уңаеннан оештырылган бәйрәм – проект яклау иде. X сыйныф укучылары оештырган бу чарага әдипнең кызы Зөбәрҗәт ханым, оныгы Нәргиз, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы-сатирик Камил Кәримов, Татарстан сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшин да кайтты. Очрашу бик җылы атмосферада үтте. Кунаклар бик канәгать калды. Укучыларыбыз өчен бу чара бик тәрбияви һәм эчтәлекле булды. Үз авылыңнан чыккан әдип белән горурлану хисе уятты.

Тәрбия эшендә укучыларның иҗади – интеллектуаль сәләтләрен үстерү өстендә дә эш алып барабыз.

Мәктәбебезнең өч укучысы ике ел рәттән инде халыкара «Тамчы-шоу» иҗади-интеллектуаль бәйгесе җиңүчеләре булды.

VIII сыйныф укучысы Ландыш Хөснетдинова республикакүләм «Искиткеч вожатый» бәйгесенең  район турында III урынга лаек булды.

Укучыларыбыздан Илзат Хөснетдинов белән Гөлия Кәлимуллина «Созвездие-йолдызлык – 2019» бәйгесенең зона турында конферансье номинациясендә III урын алдылар, ә Илзат Хөснетдинов вокал-соло юнәлешендә зона бәйгесендә шулай ук III урынга ия булды.

Мәктәбебезнең театр коллективы «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең район турында III урын яулады (җитәкчесе – А.Г. Садриева).

Ата-аналар белән эшчәнлекккә аерым игътибар бирәбез. Жыелышлардан тыш, мәктәптә үткәрелгән һәр чара, һәр ачык дәрес, «Ачык ишекләр» көне әти-әниләрдән башка үтми.

Тәрбия өлкәсендә төрле оешмалар белән дә тыгыз эшчәнлек алып барыла: авылның фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәдәният йорты, «Кояшкай» балалар бакчасы, хокук саклау органнары, участок инспекторы, район психологы белән берлектә һәрдаим очрашулар, эшлекле сөйләшүләр алып барыла. Укучылар катнашында төрле  чаралар үтә.

Мәктәбебезнең һәр укучысы дәрестән тыш эшчәнлеккә тартылган. Төрле юнәлешләрдә эш оештырыла. Дәрестән тыш эшчәнлек укучыларда  рухи-әхлакый сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше, ватанпәрвәрлек, иҗади-интеллектуаль фикер үсешен булдыруга ярдәм итә.

Мәктәбебездә драма төркеме эшләп килә. Алар, төрле бәйге, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Бу эшчәнлектә укучылар сәхнә осталыгына өйрәнә, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерә.

Шулай ук спорт буенча дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәле эш күрсәтә. Үзебезнең хоккей командасы оештырылды. Ул район, зона күләмендә җиңүчеләр сафында бара. Хоккей мәйданчыгы булу – нәтиҗәле эшчәнлекнең нигезе, минемчә.

Тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә максатчан эш алып барабыз, шунлыктан уңышларыбыз да куанырлык. 2019 ел күп куанычлар һәм уңышлар алып килде. 2020 елдан да без күп сөенечләр көтеп калабыз. Киләчәктә проект эшчәнлеге  нигезендә  ТАССР төзелүнең – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү өчен тыл һәм сугыш ветераннары белән очрашулар оештырырга, гомумән, укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү өстендә эшне дәвам иттерергә уйлыйбыз.