Курчаклар

(Беренче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге)

Гөлфия МӨСЛИХОВА,

Лениногорскидагы 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларны предметлар белән таныштыру.

Бурычлар:

тәрбияви:

курчакларның матурлыгына соклану, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү;

– татар халык иҗатына кызыксыну уяту;

үстерелешле: балаларның сорауларга ашыкмыйча, эзлекле итеп җавап бирүләрен, логик фикерләү, уйлау, сенсор тою сәләтен, игътибарлылык үстерү;

белем бирүдә:

– курчакларны чагыштыра, сыйфатын билгели белергә өйрәтү;

– курчакның гәүдә төзелешен атый, “бер-күп”,”зур-кечкенә” төшенчәләрен куллана белүләрен ныгыту;

– музыка буенча хәрәкәтләрне башлый һәм тәмамлый белүне, тәрбияче үрнәге буенча хәрәкәтләрне башкаруны формалаштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү-тикшеренү эшчәнлеге, матур әдәбият уку, аралашу, музыка сәнгате.

Методик алымнар һәм чаралар: уңай халәт тудыру, сөенеч мизгеле, танып-белү-тикшеренү, сорау-җавап, кабатлау, матур әдәбият куллану, күрсәтмә әсбаплар, сүзлек өстендә эш, аудиоязма.

Җиһазлау:төрле киемдәге, төрле размерлы, төрле материалдан курчаклар, рәсемнәр.

Сүзлек өстендә эш: зур, кечкенә, кузләр, борын, авыз, колаклар, үчтеки, әлли-бәлли бәү, Айсылу, йоклый, уяна, хәерле иртә, калфак, камзул, чүәк.

Алдан үткәрелгән эш: бишек җырын өйрәнү, курчаклар белән уйнау, “яхшы-начар” төшенчәләрен төшендерү

Планлаштырылган нәтиҗә: эшчәнлек төрләрендә үз яшьләренә туры килгән татар хлык иҗатын кулланалар, тәрбияче күрсәтмәсе буенча кирәкле үлчәмдәге предметларны таба, гади бию күнегүләрен башкара беләләр.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Кереш өлеш.Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Төп өлеш:

– предметларның сыйфатын билгеләү;

– “Курчакның кулын (күзен, борынын, колагын һ.б.ш) күрсәт” уены;

– ял минуты – “Курчагым”;

– предметларның “бер”,”күп” төшенчәләрен билгеләү;

– “Игътибарлы бул” уены;

–“Курчак турында кайгырту” темасына әңгәмә;

– “Йокла курчак” Г.Таһирова шигыре;

– бишек җыры;

– курчакларны уяту, үстерү;

– курчаклар белән бию.

  1. Йомгаклау. Рефлексия.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, нинди матур көн бүген, кояш та елмая безгә, без дә аны сәламлик

Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә, кулларым!

Хәере иртә, аякларым!

Хәерле иртә, кояшым!

– Балалар, карагыз әле, безгә кунаклар килгән, (Зур һәм кечкенә курчакларын күрсәтү.) Нинди алар? Тотып карагыз. (Йошмак.) Аларның берсе тукымадан ясалган, шуңа күрә ул йомшак. Бергәләп кабатлыйк – йомшак. Ә монысы нинди? (Каты.) Ул резинадан ясалган, шуңа ул каты.

– Игьтибар белән карагыз (ике курчакны бергә куеп). Бу курчак нинди? (Зур.) Ә монысы? (Кечкенә.)

“Курчакның гәүдә өлешен әйт уены

(Авыз, борын, күзләр һ.б.ш.)

Ял минуты. “Курчагым”.

Син – минем курчагым,

Биеп күрсәт әле.

Бер болай, бер шулай,

Әйләнеп тә ал әле.

Куллар белән чәп-чәп-чәп,

Аяк белән тып-тып-тып.

Бармак белән син яна,

Башың да селкет син.

– Без курчакларны утыртыйк, ял итеп алсыннар. Монда ничә курчак утыра? (Бер.) Ә монда күпме курчак? (Күп.)

– Карагыз әле, безгә бит тагын бер курчак килгән (татар киемендә) Таныш булыйк: аның исеме – Айсылу. (Өс-башын күрсәтеп.) Айсылу нинди матур итеп киенгән, аның күлмәге бала итәкле, нинди төстә ул? Күлмәк өстеннән камзул кигән. (Кабатлау.) Башына калфак япкан. (Кабатлау.)

– Айсылу – бик матур татар курчагы. Айсылу безгә бер уен алып килгән.

“Игътибарлы бул” уены

Тәрбияче. Бу рәсемдә Әминә исемле кыз. Ул курчак белән уйнарга ярата. Аның кулында – курчагы. Шундый ук курчакны башка курчаклар арасыннан табып күрсәтә алмассызмы икән? (Табып күрсәтәләр.) Рәхмәт сезгә, булдырдыгыз.

– Карагыз әле, балалар, монда да бит тагын  бер курчак бар. Нинди икән ул? Әйе, ул пычрак, чәчләре таралмаган, битләре юылмаган. Нигә ул шундый икән? Аны хуҗасы карамаган, ана бик начар мөнәсәбәттә. Шулай эшләргә ярыймы, балалар? Бу курчак белән нишләргә инде, балалар? (Рәсемнәр күрсәтеп.)

Балалар. Юындырырга, чәчен тарарга, өс-башларын алыштырырга кирәк.

Тәрбияче. Әйдәгез без  бу курчакны  үзебезгә алып, аның турында кайгыртырбыз.

Айсылу. Сез бик тә булганнар. Мин бик тә шат, сез курчакларны яратасыз, алар турында кайгыртасыз. Шуңа күрә курчакларыгыз бик күп икән. Тик курчаклар бик арыганнар түгелме соң? Аларны йоклатырга кирәк, бер бишек җырын башкарып китәм.

Йокла, курчак, нәни курчак,

Йокласаң ял итәрсең.

Әлли-бәлли итәрсең.

Таза булып, матур булып,

Курчагым, зур үсәрсең.

Ә сез, бишек җырлары беләсезме, балалар?

Тәрбияче. Әйе, Айсылу, без дә бишек җырларын беләбез. Курчакларны алып, аларны йоклатыйк.

Әлли-бәлли, бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка, җиләккә –

Дәү әнигә бүләккә. (Тирбәтү хәрәкәтләре ясыйлар да курчакларны “йоклатып” караватка куялар.)

– Курчаклар йоклаган арада бер уен уйнап алыйк “Без-без-без идек”

– Курчаклар уянганнар, без аларны үстерик

Үчти-үчти, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз (егет) булыр!

– Бергәләшеп курчаклар белән биеп тә алыйк. (Курчаклар белән бию.)

– Сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Нинди уенчык белән без уйнадык? Без алар турында ничек кайгыртабыз? Курчакларны саклап тотыйк, яратыйк. Сез бүген бик тә булганнар!