Күңелемдә – гүзәл исемнәр

№86 

(110 яшьлек мәктәптә 60 елдан соң очрашудан соң туган уй-фикерләр)

Тәэминә БИКТИМЕРОВА,

тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Мөгаллимнәр юлыма маяк куйды:

Күңелемдә – гүзәл исемнәр;

Без укыткан идек, димәсеннәр,

Без кеше иттек аны дисеннәр.

Казан педагогия институтында бергә укыган сабакташым, атказанган мөгаллим, шагыйрь Мөхәммәт Садыйков әйткәнчә, «безне кеше иткән» мөгаллимнәребезгә рәхмәт хисе күңелләрдә мәңге саклана икән. Очрашканда ул хисләр кабат яңара, әмма шунысы кызык: мәктәп бусагасын атлап керүгә, алар һаман – укытучы, ә без укучыларга әйләнәбез икән.

Әтнә районы Күлле Киме урта мәктәбен без 1956 – 1957 нче уку елында барлыгы 32 укучы тәмамлаган идек. Быелгы очрашуга нибары 8 кеше килде. Кайберләребез сәламәтлекләре әйбәт булмау сәбәпле килә алмаса, шактые бакыйлыкка ук күчкән икән шул. Аларны искә алу, очрашуга моңсулык өстәде билгеле, әмма сагынулардан арынып булмаса да, исәннәребез күрешүгә шат идек. Чөнки бергә үткәргән яшьлек эзләрен табып, хатирәләр белән уртаклашу үзе зур сөенеч икән.

Безне укыткан укытучыларыбызның да күбесе юк инде. Аларны сагынып искә алдык. Күлле Кимедә туып, дөньяга аваз салган һәм яшәгән, халкыбыз кичергән авыр һәм караңгы елларда да мәгърифәтне саклау һәм баету, киләчәк буыннарга җиткерү өчен көрәшкән асыл затларыбызны онытып буламы соң?! Инде вафат булып, салкын туфрак астында ятсалар да, алар, күңелләребезгә кереп, хәтеребезне яңарта, мәгариф өчен көрәшкә чакырып тора кебек бит. Бу сүзләрне язганда мин Күлле Кимедә генә түгел, мәгариф тарихына гүзәл эшләре белән кереп калырлык зыялыларыбыз – Кименең атаклы мулласы, зыялы Фазыл бине Ибраһим, аның уллары Сибгатулла белән Гыйниятулла һәм аларның дәвамчыларын күздә тотам.

Сибгатулла Фазыл улы 1863 елдан Кимедә имам-мөдәррис вазифасын башкарган. Аның ике улы булганы мәгълүм. Берсе – Габдрахман, икенчесе 1887 елда туган Мәхмүт. Аларның икесе дә – халкыбыз тарихындагы гаять гыйбрәтле, катлаулы вакыйгалар эчендә катнашкан олы шәхесләр. Икесе дә атаклы «Мәрҗания» мәдрәсәсендә белем алган. Мәгълүм булганча, бу мәдрәсәне олуг галимебез, фикер иясе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани үзе ачкан һәм вафатына кадәр укыткан. Ул биредә шәкертләргә үзе төзегән программалар белән, дини һәм дөньяви фәннәрне бергә бәйләп белем биргән.

Габдрахман, мәдрәсәне тәмамлап, Диния нәзарәтендә имамлыкка имтихан биргәч, Күлле Кимегә кайтып мулла була һәм, авылындагы яшьләрне белемгә өндәп, яңача укыта башлый. Үзе тәмамлаган мәдрәсәсендәге кебек яшь буынны дөньяви фәннәр белән таныштырырга, киләчәккә яраклы, мәгърифәтле итәргә тырыша. Тик халык аңын яктыртуга багышланган тырышлыгы патшага каршы агитация дип бәяләнә һәм татар мәгарифе тарихына бик ямьсез сыйфаты белән кереп калган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның әләгенә дучар була. (1911 елга кадәр Г.Арсланов полициянең даими күзәтүе астында яши. – ТР МА, 199 ф., 1 язма, 795 эш, 69 б.).

Изге максатына ирешүгә өметен җуймый хәзрәт. Мәчет кысаларында укыту мөмкин булмагач, ул, бөтен тырышлыгын җыеп, мәктәп ачу хәстәренә керешә.

Дөрес, мәктәп ачар өчен бинасы, мөгаллимнәре дә кирәк бит әле. Башта хәзрәт үзенең иң сәләтле шәкертен – Сибгать Хәмитовны Казанга, «Мәрҗания» мәдрәсәсенә алып барып урнаштыра. Зур өметләр баглый ул үз шәкертенә (һәм өмете аклана да). Матди ярдәмен дә биреп тора, укытып та чыгара. Күлле Киме мәктәбе хәзрәтнең булышлыгы белән 1907 елның 1 октябрендә ачыла, һәм 17 яшьлек Сибгать Хәмитов биредә мөгаллим булып билгеләнә.

Инде мәгълүм булганча, татар мәгърифәтчеләре кыз балаларны да белемле итәр өчен аеруча зур тырышлык күрсәтә. «Балаларыбызны надан аналар тәрбияләмәсен. Кыз балалар милләт аналары булып өлгерергә тиеш», – дип фикер йөртә алар. Шундый мәгърифәтчеләрнең берсе Габдрахман хәзрәт тә кыз балаларга тормышка яраклы белем бирергә тырыша.

Шул максат белән ул, 1915 елда Оренбургтагы атаклы «Багъбостан» мәктәбендә башлангыч белем алып, туган авылы Кимегә кайткан Саимә Хәйретдинованы «абыстай» булырга күндерә ала. Заманында «Багъбостан» мәктәбе хакында язмалар күп булды. Аларны кабатламыйча, бу уку йортында кемнәр мөгаллимлек иткәнен генә язып үтәм. Алар – татар халкының атаклы педагоглары Фатих Кәрими, Кәбир Бәкер, Борһан Шәрәф, Сөнгатулла Бикбулатов, Ибраһим Терегулов, Нургали Надиев, Риза Фәхреддин, Шәрәф Манатов һ.б. Менә нинди затлы зыялыларыбыздан белем алган булачак Саимә мөгаллимә!

Күлле Киме мәктәбендә дини белем белән бергә дөньяви фәннәр укытыла, соңрак мәктәп иң алдынгы мәктәпләрнең берсенә әйләнә. Бу уңышларда укытучылар белән бергә кулга-кул тотынып эшләгән, белемен, тәҗрибәсен һәм ярдәмен кызганмаган Габдрахманның да өлеше зур.

Мәктәп ачылганда махсус бинасы булмаган әле. Башта мәчетнең бер бүлмәсендә, соңрак авыл кешеләренең йортларында да укытырга туры килгән. 1913 елда гына Чар өязе мәгариф бүлеге инспекторы Гыймран Уразов бина төзү хакында килешүгә ирешкән, һәм мәктәп биналы булган.

Күңеле гыйлемгә тартылган авыл халкы балаларын мәктәпкә йөртә башлаган. «Мәрҗания»дә алган белемнәрен кулланып дәресләр биргән һәм җәмәгать эшләренә дә катнашкан яшь мөдирнең халык арасында абруе бик тиз үскән. Күлле Киме балалары гына түгел, тирә як авыллардан да «Сибгать мәктәбе»нә килеп укучылар елдан-ел арта барган.

Вакыйгалар агышы да мәктәп тормышына да, укытучыларның үзләренә дә тәэсир ясамый кала алмаган. 1920 елда Татарстан республикасы төзелгәч, административ-территориаль берәмлекләр оештырыла башлый. Шушы 1920 елның 5 октябрендә Күлле Киме волосте Арча кантонына кертелә. 1925 елда волость башкарма комитеты әгъзалыгына бертавыштан Сибгать Насыйбулла улы да сайлана.

1921 елда Күлле Киме мәктәбе кантонда (хәзергечә әйткәндә, районда) иң беренче булып «җидееллык ударный мәктәп»кә әйләнә. Мәктәптә шул чорның иң алдынгы укытучылары – Газиз Бәдриев, Тәкый Бәдигов, Абдулла Баязитов, Габделхәй Шакиров, Каюм Фәтхуллиннар эшли. Укыту-тәрбия эшендә зур хезмәт куйганнары өчен аларның һәркайсы илнең иң югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнә.

1920 – 1921 елларда Татарстан өстенә төшкән иң зур бәла – ачлык чорында Киме волосте, андагы мәктәпләр тормышы хакында язсам, сүзем бик озынга китә. Бу фаҗигане берничә сүз белән генә яза алмыйм («Казан утлары» журналының 2013 ел, 1 нче санында мәкаләм басылган иде).

Халык акрынлап ачлыктан чыга. 1923 – 1925 еллардан башлап мәгариф, мәдәни агарту тармакларында зур борылыш башлана. Авылларда мәктәпләр, клублар, уку йортлары, китапханәләр оештырыла башлый. Бу эштә дә башлап йөрүчеләр укытучылар була. Күлле Киме мәктәбендә укучыларның сөекле укытучыларының берсенә әйләнеп барган Абдулла Сабировка да авылда уку йорты ачу эше йөкләнә. Бу уку йорты 1926 елда ук «иң алдынгы, үрнәк» дип атала башлый. Газеталарда макталып, күпләргә аның эш тәҗрибәсен өйрәнергә кинәш ителә (Кара: «Кызыл юл» газетасы, 1926 ел, 22 май; ТР МА, Р-1514 ф., 1 язма, 224 эш, 39 б.). Абдулла Сабировның яраткан эше – укытучылыктан да китмичә (шулай икегә ярылып) намуслы хезмәт иткәнен әйтсәм дә артык булмас төсле.

Менә шундый изге җанлы, саф күңелле укытучылар эшләгәнгә күрә мәктәп, чын мәгънәсендә белем йортына әйләнә дә инде. 1930 елларда Күлле Киме мәктәбенә 24 авылдан 318 бала килеп укыган. Укучылар барысы да торак һәм азык белән тәэмин ителгән. Мәктәп тирә-як авыллардагы мәктәпләрне методик күрсәтмәләр белән ярдәм итеп торган.

Мәктәпнең мондый югарылыкка ирешүенә Арслановларның икенчесе, ягъни Габдрахман хәзрәтнең энесе Мәхмүт Арслановның да ярдәме тими калмагандыр дияргә нигез бар. Киме, «Мәрҗания» мәдрәсәләреннән соң Казандагы Татар укытучылар мәктәбен, Петербургтагы Педагогик тәҗрибә җәмгыятенең югары курсларын (институт программасы белән эшләгән) тәмамлаган зыялы үзе гыйлем чишмәсе бит!

Укуын тәмәмлагач, Чиләбе өяз земство мәгариф бүлегендә, Самараның губерна мәгариф комиссариатында, Акмулла, Омск, Оренбург һәм Башкорстанда мәгарифнең иң җаваплы тармакларында оештыручы булып эшли ул. Соңгы эш урыны – Көнчыгыш педагогия институты доценты. 1930 елда вафат. Ник эш урынын шулай еш алыштырган дигән сорау туса, җавап бер – бердән, андый гыйлем ияләре һәркайда кирәк, икенчедән – мулла баласы. Бу галимнең киләчәктә дин әһелләренә һөҗүм булачагын «Алласызлар» җәмгыяте төзелгәч тә аңлавы шик тудырмый.

Бу шикләнүләре, ни кызганыч, дөрескә дә чыга. Дин әһелләрен һәм илдәге иң зыялы шәхесләрне күпләп кулга алу башлана. Бу эшне, ягъни күпме кешене кулга алырга, күпме кешене шунда ук атарга үзәктән план җибәрелеп, шул планны ничек урындагы палачлар арттырып үтәгәне хакында күптән түгел «Московский комсомолец» газетасы язып чыкты (Кара: МК, 9 – 16 август, 2017). Йә Аллам, кабат күрергә язмасын.

План нигезендә, партиягә хөкүмәткә каршы бернинди хилафлык эшләмәгән, бары халыкка белем бирүне вөҗдан эше дип санаган Габдрахман Арсланов, Сибгать Хәмитов, Абдулла Сабиров һ.б. кулга алына. Нинди җәзалауларга дучар булганнары билгеле инде. Кабатламыйча бары тик ахун, мөхтәсиб Габдрахман Арслановның 1938 елның августы – 1939 елның феврале арасында 35 мәртәбә сорау алуга дучар ителүен һәм Красноярск краена, Абдулла Сабировның шул ук җәзалардан соң Колымага җибәрелгәннәрен генә әйтеп үтәм. Ә татарның горурлыгы булырдай педагогы Сибгать Насыйбулла улы Хәмитов палачлар тарафыннан үтерелә. Хатыны Саимә ханым, аның кулындагы  өч бала – Йолдыз, Нур, Марслар ятим кала.

Кем бәхетеннәндер, Абдулла Сабиров 10 елдан соң, Аллага шөкер, исән-сау кайта алган. Кайткач, нинди җәфаларга, нинди мыскыллауларга ничек түзгәндер, кем белә?

Инде әйтеп үткәнемчә, без Күлле Киме мәктәбен 1957 елда тәмамладык. Сугыш беткәнгә нибары 12 ел, шәхес культын фаш иткән ХХ съезд үткәнгә бер генә ел узган иде шул әле. Мәктәбебезнең тарихын, ягъни кемнәр эшләгән, кемнәр укыганын безгә сөйли алмады укытучыларыбыз. Әмма аларның үзләрен рәхмәт хисләре белән искә алырлык сәбәпләр җитәрлек иде. Әйе җитәрлек иде.

Хәзер дә исем китә: сугыштан соңгы иң авыр еллар. Укытучыларның да хезмәт хаклары аз, бүтән керемнәре дә юк. Гаиләлеләрендә балалар да бар. Ничек безнең алда шулкадәр пөхтә, чиста, матур итеп йөри алдылар икән?! Ничек шулай керсез, саф күңелле, ихласлык белән яши һәм эшли белделәр икән авыл җирендә?! Безне шулай кеше итеп, шәхес итеп караулары булдымы икән? Әллә шулай олыларны, бер-береңне хөрмәт итәргә үз мисалларында өйрәтүләре идеме икән? Укытучы исеменә бик тә лаек иде безнең укытучыларыбыз! Хәзер дә һәрберсен күз алдына китерәм, алар һаман матур, саф. Мәктәбебез дә безнең өчен туганлык, кардәшлек йорты булып калды.

Шунысын да әйтми китеп булмый: без бик ярлы гаиләләрдән идек. Күбебезнең өс-баш ташка үлчим, уку әсбапларыбыз да җитешле түгел иде. Безнең белән бергә Күлле Кимедә урнашкан балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә укыды. Аларның барысы да өсләренә өр-яңа җылы пальто, аякларына яхшы ботинкалар киеп йөри иде. Мәктәп формасы, алъяпкычлар бары аларда гына. Аларның матур өс-башына кызыга идек. Кайберәүләребез, мәктәпкә фотограф килсә, рәсемгә төшәргә «детдом кызлары»ннан пальто сорап тора иде. Бик күпләрнең әтиләре сугыштан кайтмады, салым түләп җәфа чиккән әниләребезнең безгә матур киемнәр киертергә дә, тәмле ашатырга да хәлләре юк иде шул.

Матур киемнәргә кызыкканыбызны күргән укытучыларыбыз: «Балалар, алар – ятим, ә сезнең әниләрегез исән әле, шөкер, матур киемнәрне үскәч киярсез», – дип юаталар иде.

Шулай, юкны таптырмадылар, булганы белән риза булып укыттылар безне укытучыларыбыз. Рәхмәт аларга, сүзләребез дога булып барсын, рухларын шатландырсын иде!

Олы җанлы, чын педагогларыбызның кайберләренең исемнәрен әйтеп китим әле. Алар – мәктәп директоры Мотыйк ага Кушаев, математика укытучылары Мөнирә апа Мөгыйнова (кызганыч, бары VIII сыйныфта гына укытты), Мәсгуть абый Гыйниятуллин, химия укытучысы Әнвәр абый Әхмәтов, биология укытучысы Хәлимә апа Әхмәтшина, астрономия укытучысы Рәмлә апа Җәләлиева, тарих укытучылары – Шәрифел апа Паутова, Шәмсеруй апа Касыймова, немец теленнән Венера апа Мөхәммәтҗанова, татар теле һәм әдәбиятыннан Миңшәрәф апа Фазылҗанова, Әлфинур апа Сәмигуллиналар һ.б.

Мин туган авылым Яңа Шимбердә – башлангыч, күрше Түбән Көектә җидееллык мәктәптә укыдым. Авылыбыз мәктәбендәге Кәүсәрия апа Гыйлемханова, Түбән Көек мәктәбендәге укытучыларым Хәмбәл абый Шәрәфиев, Маһинур апа Заһидуллина, Наил абый Сабиров, Һидият абый Галәветдиновларга карата йөрәгемдә әле дә иң олы рәхмәт хисләремне саклыйм. Исемнәрен искә алган укытучыларыбызга мең рәхмәт!

Без дә аларның йөзләренә кызыллык китермәдек дип әйтә алам. Авырлыклар белән булса да, югары уку йортларына кердек. Хәзерге кебек кемнеңдер ярдәме белән, акча белән түгел, фән өлкәсенә дә аяк бастык. Безнең X А сыйныфыннан ике фән кандидаты чыкты: берсе мин – Тәэминә Сәфәрова, тарих фәннәре буенча; икенчесе – Дамир Гыйлаҗев – техник фәннәр буенча диссертация якладык. Мин утыз елга якын – Казан авиация, Дамир төзүче инженерлар институтларында укыттык. Госман Хәсәнов – химия-технология, Лидия Хәмитова педагогия институтларын тәмамлады һәм белгечлекләре буенча эшләделәр. Авыл хуҗалыгы, мәдәни-агарту өлкәсендә дә  эшләүчеләребез күп…

Мәктәптә җыелудан бик матур тәэсир калды. Шулкадәр җылы, ачык йөз, өстәл тулы затлы ризыклар белән каршы алдылар безне.  Укытучыларыбызны искә төшереп җаннарыбыз рәхәтләнде.

1994 елда мәктәп өчен яңа бина салынган. Матур, заманча эшләнгән, эченә кергәч сөенүдән тыннар кысыла, рәхәтлек били. Тик балалар саны гына елдан-ел кими бара икән. Ә хәзергә мәктәп исән, укытучыларга һәм укучыларга зур уңышлар, якты киләчәк телим.