Кунак чакыру

№ 135

(Зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү)

Ләзидә  ШАМСЕМӨХӘМӘТОВА,

Казан шәһәрендәге 27 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: кунак чакыру, кунакка бару турында сөйләшүне дәвам итү, Ш.Галиевның “Кунаклар”дигән шигыре белән, табын сүзенең мәгънәсе белән таныштыру, кунакта үзеңне дөрес тотуны тәрбияләү.

Җиһазлар: милли ризыклар фотосүрәтләре, альбом салынган тартма.

Матур әдәбият: К.В.Закирова. “Балачак аланы”, 203бит.

Алдан алып барылган эш: кунаклар турында мәкальләр өйрәнү, милли ризыклар белән таныштыру

Эшчәнлек барышы:

1.Танышу.

-Балалар, танышудан башлыйбызмы?

-Минем исемем… мин әйбәт кыз (малай)

Минем исемем…мин акыллы  (тырыш, тыйнак, оялчан, матур, көчле,..)кыз (малай)…

2. Кунак чакыру турында әңгәмә

-Без кунаклар турында сөйләшүне дәвам итәбез. Баскан көе сөйләшәбезме, утырыпмы?

-Искә төшерик әле. Кунакларны көнендә чакыралармы, әллә берничә көн алданмы?

-Син ничә көн алдан чакырырсың? \Һәр баланың җавабын тыңлау\

-Кунакны ничек чакырып була?

-Барып әйтеп, хат язып, шалтыратып.

-Әгәр дә сезне кунакка чакырып, сез бара алмасагыз, нишлисез?

-Рәхмәт әйтәбез. Гафү үтенәбез.

-Килә алмауны кайчан әйтәсе?

-Бара алмау билгеле булгач та.

— Дөрес, балалар.

3. Шәүкәт Галиевның “Кунаклар” дигән шигыре белән таныштыру

Шәүкәт Галиевның “Кунаклар” дигән шигыре бар. Тыңлыйбызмы?

Кунаклар.

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына чәк-чәк.

Бавырсак һәм кош теле

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

-Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

4.Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә

-Нинди таныш сүзләр очрады шигырьдә?

Чәчәк, чәк-чәк,бавырсак, кош теле,…

-Нинди сүзне аңламадыгыз?

Табын— эзерләнгән, ризыклар куйган өстәл.

Сезнең әни, әби нәрсә пешерә?

Кунакларны ничек сыйлыйбыз?

Ашагыз, авыз итегез, җитешегез.

5. Мәкальләр кабатлау.

Минем өстәлдә серле тартма бар. Ул нәрсәгә ошаган?

Китапка ошаган.

Бу тартманы ачар өчен безгә кунаклар турында мәкальләр әйтергә кирәк.  Балалар түгәрәккә басып, тартма белән уен

Һәр бала тартма тотып мәкаль әйтә, ул әйткән мәкальне балалар бергә кабатлыйлар.

Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт.
Җылы сүз – җан азыгы.
Кунак ашы – кара каршы.
Кунакка сирәк барсаң, кадерең артыр.
Олылардан алда табын янына утырма

Кем эшләми – шул ашамый;
Тырышкан табар – ташка кадак кагар;
Тирләп эшләсән – тәмләп ашарсын;

Эш агачы һәрвакытта – бик юмарт китерер жимеш;
Кунак булсаң, тыйнак бул;

Кунакка барсаң, кунак көт;

Яхшы ашка кыстау кирәкми

Тартма түгәрәкне әйләнеп чыкты. Ачсак та була.

6.Тартма эчендәге фоторәсемнәрне карап, алар турында сөйләп альбомга тезү. Тартма эчендә фоторәсемнәр һәм фотоальбом.

-Бу нәрсә?-Бу чәчәк.

-Чәчәкне аш янына куябызмы, эллэ чәй янынамы?-Чәй янына.

-Бу нәрсә? Бу бәлеш.

-Бәлеш эченә нәрсә салалар?-Ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч.

-Бу нәрсә? Бу кыстыбый.

-Кыстыбый эчендә нәрсә бар? Бәрәңге бар.

-Анда бәрәңгене изеп салабызмы, әллә турапмы? Изеп салабыз.

-Вак бәлеш. Вак бәлешнең эчлеге төрле булырга мөмкин.

-Өчпочмак. Кемнең әбисе өчпочмак пешерә?

-Өлеш. Өлешнең эченә нәрсә салабыз?

— Ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч.

-Токмачлы аш. Кем ярата?

-Кабартма эчендә нәрсә бар? Пешкән камыр

-Пәрәмәч. Майда пешереләме эллә мичтәме?

-Кош теле. Кош теле юка буламы, калынмы?

-Коймак. Кемнең әнисе коймак пешерә?

-Бавырсак майда пешереләме, мичтәме?

-Чәк-чәк. Чәк-чәкне чәй белән эчәләрме, аш белән ашыйлармы?

-Гөбәдия эчендә нәрсә бар?

-Сумса. Майда пешереләме, мичтәме?

-Күчтәнәч итеп нәрсә алып барырга була?

-Чәк-чәк, бәлеш, гөбәдия, кош теле, бавырсак.

Балалар, рәхмәт сезгә, бу бик матур альбом булды. Ләкин альбомга яңа тышлык кирәк. Аның эчтәлегенә туры килә торган.  Без яраткан ризыклар дип, яки татар халык ашлары, милли ризыклар дип тә әйтергә була. Бу альбомга тышлыкны сез өйдә әти-әниләрегез белән ясап алып килсәгез  бик әйбәт булыр. Ясарсызмы? Арасыннан иң матурын альбомга тышлык итеп урнаштырырбыз.

7. Йомгаклау. Без бу дәрестә нәрсә белән таныштык? Сез өйдә нәрсә турында сөйләрсез? Сезгә иң ошаганы нәрсә булды?