«Күк капусы ачылганда»

№ 102

(Күренекле математик Н.Лобачевскийга багышланган «Йолдызлар сәгате»)

Вәфия КӘРИМУЛЛИНА

Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Максат. Бөек математикларның тормыш юлы һәм гыйльми эшчәнлеге белән таныштыру. Математика фәненә кызыксыну уяту. Тапкырлык, төгәллек, җитезлек, фикерләү эзлеклелеге тәрбияләү.

Җиһазлау. Бөек математикларның портретлары, магнитлы такта, призлар өчен тартмалар, призлар, йолдызлар, плакатлар, саннар (1, 2, 3, 4, 5, 6), плакатта кроссворд, магнитафон, хәрефләр язылган кубиклар.

Кичә барышы

Укытучы. Әйдәгез әле, укучылар, шушы викторинаны чишсәк, безз кирәкле сүзне, ягъни сыйныф сәгатенең темасын укырбыз.

1. Безнең эрага кадәр яшәгән бөек грек математигы.

2. Төп геометрик фигура.

3. Барлык яклары да тигез булган параллелограмм.

4. Кисешмәүче турылар.

5. Геометрик фигура.

6. Турының өлеше.

7. Диагональләре тигез булган дүртпочмак.

8. Математикада исбатланмый торган раслау.

9. Француз математигы.

10. Яклары бер-берсенә өстәмә ярымтурылар булган почмаклар.

11. Геометрик фигура.

Димәк, балалар, безнең бүгенге «Йолдызлар сәгате»без атаклы математик Николай Лобачевскийның тормыш юлына багышланачак.

I тур

(Бу турда 8 уенчы катнаша.)

1. Сезнең каршыгызда – бөек математикларның портретлары. Лобачевский портреты ничәнче номер астында?

2. Бөек математикларның яшәгән еллары язылган. Лобачевскийның туган елы ничәнче номер астында?

3. Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Түбән Новгород, Екатеринбург, Казан.

А) Н.Лобачевский кайсы шәһәрдә туган? (Түбән Новгород)

Ә) Галим кайсы шәһәрдә яшәгән һәм эшләгән? (Казан)

4. Һиндстан, Греция, Россия, Англия, Германия, Италия. Геометрия фәне бу илләрнең кайсысында барлыкка килгән?

5. 1. Толстой. 2. Бунин. 3. Аксаков. 4. Тургенев. 5. Пушкин.

А) Аларның кайсысы Казан университетында Н.Лобачевский белән бергә укыган? (Аксаков)

Ә) «Геометриядә дә шигърияттәге кебек илһам кирәк», – дип кем әйткән? (Пушкин)

6. 9, 14, 23, 10, 19, 30.

А) Казан гимназиясенә укырга кергәндә Коляга ничә яшь булган? (9)

Ә) Казан университетына укырга ничә яшендә кергән? (14)

Б) Ничә яшендә профессор гыйльми дәрәҗәсен алган? (30)

7. Гимназиядә уку дәверендә Коля математика буенча җитди хезмәтләрне нинди телләрдә укый алган? (Биш телдә: латин, немец, грек, француз, рус телләрендә)

Һәр дөрес җавап өчен йолдыз бирелә; иң аз санда йолдыз җыйган 3 укучы уеннан чыга.

II тур

Бу турда 5 уенчы катнаша. Һәрберсенә берәр хәреф язылган 10 кубик тәгәрәтелә. Бер минут эчендә һәр хәрефне бер генә тапкыр кулланып сүзләр төзергә. Иң озын сүз төзегән кеше өч тартманың берсендәге бүләкне ала. Иң кыска сүз төзегән 2 кеше уеннан чыга.

III тур

Бу турда 3 уенчы катнаша.

1. Атаклы математикларның фамилияләре яшәү еллары буенча дөрес эзлеклелектә язылганмы?

Евклид, Декарт, Брадис, Лобачевский.

2. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы бу рәткә ялгыш кергән?

Мәсьәлә, агач, почмак, тангенс.

(Ике сорауга да дөрес җавап биргән ике укучы финалга чыга.)   

Тамашачы өчен сорау. Казан гимназиясендә укыганда Лобачевский Коляның кушаматы нинди булган? (Математик)

IV тур

Бер минут эчендә Лобачевский сүзеннән, һәр хәрефне бер генә кулланып, кем күбрәк сүзләр төзи?

(Җиңүче игълан ителә. Бүләк тапшырыла.)