Күк җисемнәрен, галәмне өйрәнәбез

№ 119

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә аппликация алымы кулланылган йомгаклау эшчәнлеге)

Әлфия ХӘЙБУЛЛИНА,

Казандагы 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Галәм, күк җисемнәре буенча алган белемнәрен камилләштерү.

Бурычлар:

– космос темасы буенча алган белемнәрен рәсемгә төшерү;

– хәтер, вак моторика, матурлыкка омтылуны үстерү;

– балаларда тирә-юньгә кызыксыну, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Хәерле көннәр сезгә.

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Хәзер безнең нинди ел фасылы?

Балалар. Яз.

Тәрбияче. Хәзер һава торышы, көннәр нинди?

Балалар. Көннәр җылына, кояш безгә матур итеп елмая.

Тәрбияче. Бүген безнең нинди көн?

Балалар. 12 апрель- –Космонавтика көне.

Тәрбияче. Кем сон ул космонавт? Кем беренче галәмгә очкан? (Балаларның җавабын тыңлау. Беренче тапкыр галәмгә очкан этләр – Белка, Стрелка турында кинофильм карап китү.)

Тәрбияче. Әйе, без беләбез, галәмгә беренче булып эт очкан, ә кешеләрдән кем?

Балалар. Юрий Гагарин.

Тәрбияче. Нишләп галәмгә очарга кирәк?

Балалар: Андагы яшәешне күзәтү өчен.

Тәрбияче. нинди күк җисемнәрен, алар турында ниләр беләсез? (Балалар Кояш, Меркурий, Венера һ.б. санап китә.)

Тәрбияче. Әйдәгез, без сезнең белән «Яшәү чыганагы» дигән өзекне тыңлап үтик.

«Кешеләр, сусыз, һавасыз тора алмаган кебек, кояшка да мохтаҗ. Чөнки кояш нурлары җиребезне яктылык һәм җылылык белән тәэмин итә. Кояш – Җир планетасында яшәешне тотып торучы, кешеләр өчен иң кирәкле йолдыз. Димәк без бу күк җисеме турында күбрәк белергә тиеш.

Кояш – Җир шарына иң якын бердәнбер йолдыз. Ул үз тирәсендә урнашкан күк җисемнәре белән Кояш системасын барлыкка китерә. Аңа Кояш, Ай һәм 8 зур планета: Меркурий, Венера, Марс, Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун, Җир керә. Шулай ук кояш тирәсендә кечкенә планета, комета һәм метеоритлар бар. Ә күктә 100 миллиардтан артык йолдыз исәпләнә, ләкин аларның иң яктысы – Кояш. Кояш 4,6 мк зур ел яна. Ул түгәрәк  формасында, бик зур водород  болытыннан һәм йолдыз тузаныннан  тора.

Балалар кояш турында  белдек, ә хәзер башка күк җисемнәрен дә өйрәник. Аларны  белү өчен рәсемдәге мисалларны чишик һәм күк җисемнәрен тиешле төскә буйыйкк.

 1000

1 – зәнгәрсу, 2 – зәнгәр, 3 –сары, 4 – кызыл, 5 – кызгылт- көрән, 6 – соры, 7 – саргылт.

(Балалар, мисалларны чишеп) күк җисемнәрен буйыйлар.)

Тәрбияче. Хәзер без инде күк җисемнәрен беләбез. Бергәләп күк җисемнәреннән торган стена газетасы ясыйк.

Әйдәгез, өстәл янына якынрак килегез. Салфеткаларны вак итеп ваклыйбыз. җилем сылап, һәрбер күк җисеменә туры китереп вакланган салфеткаларны ябыштырабыз. Һәрбер планета астына матур шигырьләр дә ябыштырып куйыйк.

Менә нинди матур стена газетасы барлыкка килде.

1001

(Балалар үзләренең нинди планета ясаулары турында сөйли.)

Нәтиҗә ясау.

– Балалар, бүгенге дәрес сезгә ошадымы?

– Нинди күк җисемнәрен белдегез?

Әйдәгез, хәзер эш урыннарын җыештырып куйыйк.