Көзге урманга сәяхәт…

№41

(Рус төркеме. I сыйныф)

Альбина ХӘЙРУЛЛИНА,

Казандагы 179 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

1. Укучылар белән үткән материалны кабатлау һәм уеннар аша лексиканы ныгыту.

2. «Безнең урман дусларыбыз» темасына йомгак ясау.

3. Укучыларда табигать матурлыгына соклану хисе, җан ияләренә мәрхәмәтле караш тәрбияләү.

Дәрес барышы

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, хәлләрегез ничек?

Балалар. Исәнмесез, яхшы.

(Ишек шакыган тавыш ишетелә.)

Укытучы. Укучылар, кем икән анда? Әйдәгез сорыйбыз: «Кем анда?» (Сорау балалар белән 3 тапкыр кабатлана.)

(Шүрәле керә.)

Укытучы. Син кем?

Шүрәле. Исәнмесез. Мин – Шүрәле. Мин урманда яшим. Мин карт, миңа бик күп яшь.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез без дә үзебезне Шүрәле белән таныштырыйк әле. Дети, давайте познакомимся с Шүрәле.

Укытучы. Синең исемең ничек? Син кем? Сиңа ничә яшь?

1 нче бала. Мин – Арина. Мин кыз. Миңа 7 яшь.

2 нче бала. Мин – Артем. Мин малай. Миңа 7 яшь. (67 укучыдан сорала.)

Шүрәле. Карагыз әле, урамда матур көз. Мин сезне көзге урманга чакырам.

Укытучы. Укучылар, Шүрәле нас приглашает в осенний лес. Смотрите: листья пожелтели и опали. И под ногами у нас шуршат листья. Әйдәгез, укучылар, урманга барабыз. У нас под ногами шуршат листья. Как они шуршат ребята? Они шуршат «кыштыр-кыштыр».

(Укучылар «кыштыр-кыштыр» сүзен кабатлыйлар һәм, утырып, аяклар белән бару хәрәкәтен ясыйлар.)

Укытучы. Без урманга килдек. (Тактада урман рәсеме.)

Укытучы. Нинди матур көзге урман, укучылар.

Шүрәле. А вы знаете кто в лесу живет? Урманда нәрсә яши? Они мои друзья.

Шүрәле. Сейчас я вам загадаю загадки, если вы отгадаете, то узнаете, кто мои друзья.

1. Озын колаклы, кечкенә койрыклы, бик куркак. (Куян)

2. Кызыл туны матур, үзе хәйләкәр. (Төлке)

3. Килә лап-лап, үзе зур, үзе яхшы. (Аю)

4. Энәле туп, үзе кечкенә, батыр. (Керпе)

5. Усал, зур, соры тунлы. (Бүре)

6. Матур, йомшак, гөмбә ашый. (Тиен)

Балалар: Куян, төлке, аю, керпе, бүре, тиен.

Укытучы. Молодцы, укучылар. Давайте сейчас вспомним и скажем Шурале, какие они? Алар нинди?

3 нче бала.

Куян: куркак, йомшак, кечкенә.

Бүре: усал, зур, йомшак.

Тиен: матур, акыллы, кечкенә.

Аю: зур, усал,

Төлке: хәйләкәр, матур.

Керпе: энәле, кечкенә.

Укытучы. Вы знаете ребята, что в лесу у нас много животных. Давайте вспомним окончания множественного числа? Какие окончания имеют слова во множественном числе.

(Тактада күрсәтмә материал: -лар/-ләр, -нар/-нәр; Н, М, Ң)

•        Куян – куяннар

•        Төлке – төлкеләр

•        Аю – аюлар

•        Бүре – бүреләр

•        Керпе – керпеләр

•        Тиен – тиеннәр

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, җәнлекләрне саныйбыз. Дети, давайте посчитаем животных.

(Тактада урман җәнлекләре рәсемнәре.)

•        1 куян, 2 куян, 3 куян

•        1 төлке, 2 төлке, 3 төлке

•        1 аю, 2 аю

•        1 бүре 2 бүре

•        1 керпе, 2 керпе

•        1 тиен, 2 тиен

Укытучы. Булдырдыгыз, укучылар. Молодцы.

Физкультминутка.

Без барабыз урманга

Һәм күрәбез җәнлекләр:

Аю килә лап-лап,

Төлке бара тек-тек,

Куян сикерә дөп-дөп,

Керпе уза кыштыр-кыштыр,

Аю-бүрене күрәбез дә

Урыныбызга качабыз.

Укытучы. Давайте, сейчас мы накормим наших лесных друзей. Объяснить слово ярата (сердце).

(Балалар тактада рәсемнәр белән эш итә, күрсәтеп сөйли.)

– Куян кишер ярата.

– Аю бал ярата.

– Тиен гөмбә ярата.

– Керпе алма ярата.

– Бүре ит ярата.

– Төлке ит ярата.

Укытучы. Ребята, нам пора возвращаться домой. Давайте поблагодарим Шүрәле, подарим ему книгу и попрощаемся. Рәхмәт, Шүрәле, сау бул!

Укытучы. Молодцы, укучылар. Вы были очень активны и хорошо сегодня отвечали. Сау булыгыз.