Көзге табигать

№ 162

(Татар теле. IV сыйныф. Рус төркеме)

Альмира ГОБӘЕВА,

Казандагы Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат:

– көз темасына караган лексика белән таныштыру һәм аны тиешле мәгънәдә куллану, актив кулланылышка кертү, парларда һәм күмәк эшли белү күнекмәләрен камилләштерү;

– укучыларның танып-белү активлыгын үстерү; диалогик һәм монологик  сөйләмне үстерү,сөйләм телен баету;

– укучыларда туган як табигатенә соклану һәм ярату хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, экран, көзге күренешләр тасвирланган рәсемнәр.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

1. Исәнләшү.

– Исәнмесез, укучылар!

– Исәнмесез.

– Хәерле иртә, укучылар!

– Хәерле иртә!

– Хәлләрегез ничек?

– Әйбәт, кояшлы иртә кебек,

– Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.

2. Укучылар белән әңгәмә. (Укытучы укучыларга сораулар бирә.)

– Бүген ничәнче число?

– Бүген атнаның кайсы көне?

– Бүген көн нинди?

– Елның кайсы вакыты? һ. б. сораулар бирелә.

3. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү, уңай психологик халәт тудыру.

II. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү

– Укучылар, әйдәгез экранга карыйк әле.

1. Фонетик күнегүләр: татар теленә генә хас булган авазларны кабатлау.

Ә – әкият, әни, әти, әдәбият, әдәпле

Җ – җөмлә, җиң, җиләк, җир, җиде

Ң – яңа, аңа, зәңгәр, миңа, бәрәңге

Ө – өчпочмак, өтер, өчен, көз, өстәл

Ү – үлән, үрнәк, үзебез, үрдәк, күл, үрмәкүч

Һ – һөнәр, һәйкәл, һәр, шәһәр.

III. Өй эшен тикшерү

Укытучы. Укучылар, сезгә Җәвад Тәрҗемановның «Табигать китабы» дип исемләнгән шигырен ятлап килергә бирелгән иде. (Берничә укучы яттан шигырьләр сөйли.)

Укытучы (шигырь сөйли).

Үтте китте матур җәйләр.

Көзләр килеп җиттеләр.

Агачларның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Яңгыр түгел ,кар да түгел,

Яфраклар ява җиргә.

Табигатнең гүзәллеген

Сөйләшик әле без бергә.

Укучылар, бу шигырьдә сүз елның кайсы вакыты турында бара? (Көз турында.)

IV. Яңа теманы үзләштерүгә әзерлек

– Укучылар,карагыз әле, рәсемдә нинди ел фасылы? (Алтын көз)

– Хәзер елның кайсы вакыты?

– Көз елның матур вакытымы?

– Ни өчен көзне алтын дип атыйлар?

– Көз көне үләннәр, яфраклар  нинди төскә керәләр?

– Бүген көн нинди?

– Урамда яңгыр явамы?

– Салкын җил исәме?

– Көз көне табигать нинди була? (Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр.)

V. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1. Сүзлек эше үткәрелә.

Табигать – [] – природа

коңгырт –[] – коричневый

матурлык – [] – красота

саргая – []-желтеет

озыная-[]-становиться длиннее

алан-[]-поляна

балан-[]-калина

миләш-[]-рябина

җәнлек(ләр)-[]-животное

яңгыр-[йаңгыр]-дождь

яфрак(лар)-[]-листья

2. Укытучы (сәнгатьле итеп хикәя укый).

Менә алтын көз җитте. Табигать үзгәрде . Агачларның яфраклары  сары,  кызыл, кыңгырт төскә керде. Урманда һәм урамнарда алтын, сары яфраклар оча. Алар әкрен-әкрен җиргә коелалар.Урманнарда, алан­нар­да ба­лан, ми­ләш ку­ак­ла­ры бал­кып уты­ра…Искиткеч матурлык.  Еш кына салкын җилләр исә. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Күк йөзен кара болытлар каплый. Салкын яңгырлар ява. Безнең яраткан кошларыбыз  җылы якларга очып китәләр. Җәнлекләр кышка әзерләнәләр.

3. Сүзләрне  уку, укытучы артыннан кабатлау, аерым-аерым кабатлау; шул сүзләр белән сүзтезмәләр төзү.

(Укучылар сүзтезмәләр белән җөмләләр төзи. 3 – 4 укучы җавап бирә. Укучыларның эшләре тикшерелә, хаталарын төзәтеп билгеләр куела.)

4. Укучылар текстны укыйлар һәм тәрҗемә итәләр, исем куялар.

5. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

Ике раслауның кайсысы дөрес?

1. Менә алтын көз җитте.

Менә ямьле яз җитте.

2. Алар әкрен-әкрен җиргә коелалар.

Алар тиз-тиз җиргә коелалар.

3. Көннәр кыскара, төннәр озыная.

Көннәр озыная, төннәр кыскара.

4. Салкын яңгырлар ява.

Салкын яңгырлар яумый.

Физкультминут

VI. Алынган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү

Укытучы. Укучылар без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?

– Көз көне көннәр нинди?

– Кошлар кая очып китәләр?

– Сез көз фасылын яратасызмы?

– Ни өчен?

2. Укучылар көзге табигать турында диалоглар төзиләр. (Икешәр укучы.)

Укытучы. Укучылар без көз турында күп сөйләштек, әйдәгез үзегез хикәя төзеп карагыз әле.

3. Төркемнәрдә эшләү. (Укучылар көз турында хикәя төзиләр.)

4. Ситуатив күнегүләр эшләү. (Китап белән эшләү, 40 бит, 12нче күнегү.)

Спроси у  своего друга:

– нравится ли ему осень;

– какая погода бывает осенью;

– куда улетают птицы;

–есть ли у них огород?

5. Тест.

1. Хәзер нинди ел фасылы?

а) җәй; ә) кыш; б) көз; в) яз.

2. Көзнең бер ае?

а) март; ә) октябрь; б) апрель; в) август.

3. Көз билгесе

а) чәчәк ата; ә) кояш кыздыра; б) яфраклар коела; в)җәнлекләр уяна.

4. Выбери признаки осени:

а) агачлар яфрак яра, көннәp жылыта; ә) кояш кыздыра, балалар су коена; б) салкын жил исә, буран чыга, кар ява; в) салкын яңгыр ява, кошлар жылы якка китә.

5.Укажи месяца осени:

а) март, апрель, май; ә) сентябрь, октябрь, ноябрь; б) июнь, июль, август; в) декабрь, гыйнвар, февраль.

6. Найди правильный перевод: (Птицы  улетают в тёплые края.)

а) Кошлар җылы яклардан очып кайталар.

ә) Кошлар очалар.

б) Кошлар җылы якларга очып китәләр.

в) Кошлар иртәгә очалар.

6. Эш дәфтәрләре белән эшләү.

VII. Дәресне йомгаклау

(Укытучы укучылар белән бергә нәтиҗә ясый.)

Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

– Әйе, укучылар, һәр ел фасылы үзенчә матур. Туган ягыбызның табигате искиткеч. Без аны яратырга һәм сакларга тиеш.

(Укучыларның дәрестә катнашуларын бәяләү.)

Билгеләр кую.

VIII. Өй эше

1 нче төркем. Рәсем ясарга һәм хикәя уйларга.

2 нче төркем. Көз турында табышмаклар эзләргә.