Көз килде. Сап-сары яфраклар җиргә сибелде

(Икенче кечкенәләр төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Гөлназ ГЫЙМАДИЕВА,

Казанның КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәре тәрбиячесе

Максат: балаларга көз турында гомуми белем бирү.

Бурычлар:

табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү, көзге яфраклар турындагы белемнәрен (яфракларның төсләре үзгәрә, алар коелалар) киңәйтү. Авазлар әйтелешен ныгыту;

– балаларның игътибарын, аңга алуларын, хәтерен, бәйләнешле сөйләмен үстерү;

– көзге табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү. Балаларда чиста, пөхтә эшләү теләге тәрбияләү, сөйләм телен үстерү эшен дәвам иттерү, буяулар белән эшләгәндә пөхтәлеккә ирешү;

– монологик һәм диалогик сөйләмнең гади төрләренә өйрәнү; сүзле уеннардан киң файдалану, сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру.

Белем бирү өлкәләре: коммуникация, танып белү, социальләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

Җиһазлар: көзге пейзаж сурәтләнгән рәсем, агач рәсеме ясалган ватман. Һәр балага җитәрлек сары яки кызыл төстәге яфраклар, пумалалар, җилем, салфеткалар; «Яфрак бәйрәме» (Л.Лерон сүзләре, Р.Еникиева көе, ) җырының аудиоязмасы.

Кулланылган әдәбият: «Туган телдә сөйләшәбез» (методик әсбап),

З.М. Зарипова, Р.С. Исаева «Үстерелешле уеннар».

Л.Г. Гыйләҗева «Татар телендә сөйләм үстерү».

Эшчәнлек барышы

(Тәрбияче балалар белән исәнләшә.)

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар!

Тәрбияче. Кәефләрегез ничек соң? Балалар, мин сезгә матур көн телим. Балалар, карагыз әле, безнең бакчабызга күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле, кунаклар белән матур итеп елмаеп исәнләшик.

Тәрбияче. Балалар, безгә хат килгән. (Тәрбияче хатны күрсәтә.) Кем җибәрде икән бу хатны? Әйдәгез, ачып карыйк әле. (Тәрбияче конвертны ача, аның эченнән сары яфраклар ала.)

Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә? (Сары яфраклар.) Бу хатны безгә көз җибәргән. Конверт эчендә сары яфраклар гына түгел, тагын нәрсәдер бар. Менә нәрсәләр бар! (Тәрбияче көзге пейзаж белән рәсем күрсәтә.)

Тәрбияче. Балалар, анда кайсы ел вакыты сурәтләнгән? (Көз) Көз нинди буяулар, төсләр ярата? (Сары, кызыл, яшел) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.) Дөрес, балалар, көз сары, кызыл, яшел төсләрне ярата, шуңа күрә көзнең киеме дә чуар. Көзнең киеме нинди? (Чуар) Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк.

Балалар, көз сезне бик ярата, шуңадыр, күрәсең, ул сезгә шушы рәсемнәрне, үзенең фотосурәтләрен бүләк итеп җибәргән. Ә сез көзне яратасызмы? Ни өчен? (Балалар җаваплары.)

Тәрбияче. Балалар, нинди көз билгеләрен беләсез? (Балалар көз билгеләрен саныйлар.)

Тәрбияче. Көз көне җил исә, яфраклар коела, яңгырлар ява, уңыш җыела һ.б.

Ә хәзер без сезнең бер уен уйнап алырбыз. Ул «Күңелле туп» дип атала.

Бу көзге тылсымлы туп Сезнең кулларга сикерер. Мин сезгә көз турында сораулар бирермен, сезнең дөрес җавапларга яфраклар бүләк итәрмен.

Көз көне яфраклар нишли? (Көз көне яфраклар коела.)

Көз көнне яфраклар нинди төсләргә керәләр? (Яфраклар сары, кызыл, яшел төсләргә керәләр.)

Көз көне яңгыр нишли? (Көз көне яңгыр еш ява, күп ява.)

Көз көне кошлар нишли? (Көз көне кошлар җылы якка оча.)

Көз көне агачлар нишли? (Көз көне агачлар яфракларын коя.)

Хайваннар көз көне нишли? (Хайваннар көз көне кышка әзерләнә.)

Көз көнне без ничек киенәбез? (Җылы киенәбез.)

Тәрбияче. Шуның өчен көздән сезгә бүләк – һәрберегезгә берәр яфрак! (Тәрбияче балаларга яфраклар өләшә.) Сездә ничә яфрак бар? (Бер.) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)

Тәрбияче. Балалар, яфракларыгызны күрсәтегез әле. Алар нинди? (Сары, кызыл, матур.) Хәзер үз яфракларыгызны очыртыгыз һәм тотып алыгыз! Яфраклар авырмы, әллә җиңелме? (Җиңел.)

(Кабатлау.)

Тәрбияче. Балалар, сезгә көзге яфраклар ошыймы?

(Аудиоязмада «Яфрак бәйрәме» (Л.Лерон сүзләре, Р.Еникиева көе) җыры яңгырый. Алдан ук ватманнан әзерләп куела. Балалар агачка яфраклар ябыштыралар.)

Тәрбияче (ябыштыру кагыйдәләрен искә төшерә). Пумала белән юка гына итеп җилем буяп, буялган ягы белән яфракны ябыштырырга һәм салфетка белән басып торырга.

Тәрбияче. Хәзер сары, кызыл яфракларны менә бу агачка ябыштырабыз. Агачыбыз матур килеп чыксын өчен, яфракларны бар җиренә дә ябыштырыгыз. Булдырдыгыз, балалар! Менә нинди матур көзге агач килеп чыкты! Дөрес, чиста, пөхтә итеп эшләдегез!

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, көз турындагы шигырьләрне сөйләп үтик. («Көз» Ә.Ерикәй)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, яфрак исемнәре белән бармак уенын уйнап алабыз.

Бер, ике, өч, дүрт, биш.

Алтын сары яфракларны

Кулга җыябыз ич.

Бу – каен яфрагы,

Бу – имән яфрагы,

Бу – өрәңге яфрагы,

Бу – юкә яфрагы,

Бу – миләш яфрагы.

Яфракларны җыябыз,

Кәрзиннәргә салабыз.

Тәрбияче. Көзнең байлыклары – яшелчә, җиләк-җимеш. Балалар, безнең бакчаларда нәрсәләр үсә?

Балалар. Яшелчә, җиләк-җимеш.

Тәрбияче. Ә яшелчә бакчасында нәрсәләр үсә?

Балалар. Бәрәңге, помидор, кыяр, кәбестә, кишер…

Тәрбияче. Балалар, сез әниләрегезгә булышасызмы икән? Тикшереп алыйк әле: яшелчәле аш һәм җиләк -җимешле компот пешереп алыйк. Бу уен «Тәмле» дип атала.

Йомгаклау

Тәрбияче. Балалар, бүгенге шөгыль сезгә ошадымы? Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? (Җаваплар.)

Тәрбияче. Балалар, сез көз турында, көз билгеләре, көзге уңышлар турында бик күп белдегез, уеннарда актив булдыгыз. Афәрин! Шуның белән безнең шөгыль тәмам.