Космонавт буласыбыз килә

№ 176

(Зурлар төркемендә шөгыль)

Диләрә ЗАКИРОВА,

Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме тәрбиячесе

Максат: балаларның белемнәрен системлаштыру, космос турында белемнәрен тирәнәйтү, танып-белүчәнлеген үстерү, атаклы шәхесләргә ихтирам, батырлыкка, кыюлыкка соклану хисләре тәрбияләү.

Методик алымнар: рәсемнәр карау (компьютер яисә интерактив тактада), мәкальләр, табышмаклар әйтү, әнгәмә.

Сүзлек: космос, космонавт, скафандр, кыю,җитез.

Җиһазлау: глобус, космос иллюстрациясе, Ю.Гагарин портреты, аудиоязма, кечкенә һәм зур туплар.

Шөгыль барышы

1. Кереш

(Галәм киңлеген чагылдырган музыка яңгырый.)

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Быел – 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп билгеләнде. Без бакчада тәрбияләнүче балаларда туган телебезне яратырга, хөрмәт итәргә бурычлы, үз дәресләребездә ике теллелекне дә саклап шөгыльләнербез, яңа сүзләр бедән үзебезнең сөйләм телебезне баетырбыз. Безнең бүген шөгылебез дә бик эчтәлекле, үзенчәлекле, кызыклы булыр, дип уйлыйм.

Балалар, 12 апрель – Космонавтика көне. Космонавт булыр өчен, сәламәт булырга, күп укырга һәм махсус әзерлек үтәргә кирәк. Бүген без дә космонавтлар булырга әзерләнербез һәм төрле тукталышларда эшләрбез.

2. Төп өлеш

Тәрбияче. Балалар, безнең 1 нче тукталыш «Космик рәсемнәр» дип атала. Космос сурәтләнгән рәсемнәргә карап сөйләшик әле. Сезнең төнлә күк йөзенә караганыгыз бармы? Анда нәрсәләр күрәсез?

Балалар. Төнлә күк йөзе аяз булса, ул бик матур. Анда йолдызларны, Айны күрәбез. Безнең бакчада алар сурәтләнгән карта да бар. (Балаларның җаваплары кабул ителә.)

Тәрбияче. Бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Рус телендә өйрәнгән табышмакны әйтегез әле, балалар.

Балалар.

Чудо-птица, алый хвост,

Прилетела в стаю звезд. (Космик ракета)

Тәрбияче. Балалар, галәм картасына карагыз әле, без яши торган Җир шары Кояш тирәсендә әйләнә икән бит. Кояшка иң якын планета – Меркурий. Икенче планета – Венера. Аларның берсендә дә тереклек юк. Без яши торган Җир шарында гына тереклек бар. Барча галәмне, күк дөньясын космос диләр. Галәм сүзенең русчасы вселенная була. (Бергәләшеп кабатлыйлар.) Башка планеталардан аермалы буларак, Җир шарында тереклек, кеше яшәр өчен һава, су бар. Карта белән танышуыбызны дәвам иттереп, галәм һәм планеталар турында алдагы шөгыльләрдә дә сөйләшербез әле.

2 нче тукталыш – «Кыюлык – смелость»

(Экранда Юрий Гагарин портреты күрсәтелә.)

Тәрбияче. 1961 елның 12 апрель көне Байконур космодромыннан беренче тапкыр кеше космоска оча, ул Юрий Гагарин була. «Восток» кораблендә Ю.Гагарин Җир шарын бер тапкыр әйләнеп чыга. Аннан соң төрле милләт кешеләре космоста булдылар. Космонавтлар арасында хатын-кызлар да бар. Беренче космонавт хатын-кыз – Валентина Терешкова. Ул 1963 елның июнь аенда космоска оча. Әйтегез әле, балалар, космонавт нинди булырга тиеш?

Балалар. Сәламәт – здоровый, батыр – храбрый, көчле – сильный, кыю – смелый.

Тәрбияче. Әйе, балалар, космонавт җитез, кыю, көчле булырга тиеш, чөнки космоста төрле хәлләр булырга мөмкин, мәсәлән, ракетаны төзәтергә, ачык космоска чыгарга.

Космонавтлар, космоска очар алдыннан, тренажерларда, су астында бик күп шөгыльләнәләр. (Рәсемнәр күрсәтелә.)

Балалар, ә космонавтларның костюмы ничек атала? Ул нинди төстә?

Балалар. Скафандр, ул ак төстә. Скафандрны ачык космоска чыкканда кияләр.

Тәрбияче. Космока чыкканда скафандр трос белән корабльгә тоташтырыла.

Физкультминут: «Космоста».

(Балалар музыка астында әкрен генә атлау хәрәкәтләре ясыйлар, куллар белән йөзү хәрәкәтләрен күрсәтәләр.)

Тәрбияче. Космонавтлар космоска галәмне карар өчен генә очмыйлар, алар экспериментлар да үткәрәләр. (Балаларга алдан ак кәгазь, төсле карандашлар бирелә. Аудиоязмада табышмаклар яңгырый. Табышмакларның җавабын балалар үз рәсемнәрендә чагылдыралар.)

1. Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта. (Кояш)

2. Вак кына үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар)

3. Мич тулы пәрәмәч,

Уртасында бер калач. (Ай белән йолдызлар)

Тәрбияче. Безнең  3 нче тукталыш «Сүзлек» дип атала

Балалар (кара-каршы басып, эшчәнлек вакытында космос белән бәйле сүзләрнең татарчасын һәм русчасын әйтешәләр). Җир – Земля, луна – ай, галәм – вселенная, космос – космос, сәламәт – здоровый, батыр – храбрый, көчле – сильный, кыю – смелый.

3. Йомгаклау

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән буген космик рәсемнәр ясарбыз һәм әти-әниләрегезгә үзегезнең рәсемнәрегез аша дәрестә өйрәнгәннәрегезне сөйләрсез. Сез өйдә йолдызлар, галәм, космос турында табышмаклар уйлап килерсез. (Рәсем ясарга бирелә, талгын гына музыка куела.)

Тәрбияче. Мин хәзер сезгә шагыйрь Мөхәммәт Садриның «Корыч канатлар янында» дигән шигырен укыйм. (Шигырьне укый.) Шуның белән, балалар, шөгылебез тәмам.