Кошларны беләсезме?

№ 172

(Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән VIII cыйныф балалары өчен биологиядән 1 апрель – Халыкара кошлар көненә багышланган дәрес)

Фәридә НАСРЕТДИНОВА,

Апас районы Апас урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы

Максат. Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

белем бирүдә:

– балаларның күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен арттыру;

– кошларның төрлелеген күзаллау;

үстерелешле:

– балаларның логик фикерләүләрен, сөйләм телен камилләштерү;

– танып белү эшчәнлеген үстерү;

тәрбияви: кошларга һәм аларның тормышына сакчыл караш тәрбияләү.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәресебезне кошлар көненә багышлыйбыз. Халыкара кошлар көне – ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. СССРда рәсми рәвештә 1926 елдан башлап бәйрәм ителә, Россиядә 1994 елда яңадан торгызыла.

Җир йөзендә барлыгы 100 млрд. чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200 ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.

Шулай итеп, дәресебезне викторина сорауларына җавап бирүдән башлап җибәрәбез.

1. Дөньядагы иң зур кош. (Африка страусы)

2. Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

3. Дөньядагы иң кечкенә кош. (Колибри)

4. Кыш көне бала чыгаручы кош. (Чукыр)

5. Нинди кош үз йомыркасын төрле ояларга салып калдырып йөри? (Күке)

6. Кошлар нинди ике төркемгә бүленә? (Кышлаучы һәм күчмә)

7. Кошларны өйрәнә торган фән ничек дип атала? (Орнитология)

8. Нинди кошлар йомырка салмый? (Ата кошлар)

Укытучы. Афәрин, укучылар. Сезнең каршыгызда кош исемнәре язылган биремнәр ята. Аларны кышлаучы һәм күчмә кошлар төркемнәренә дөрес итеп  бүләргә кирәк. Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.

Кош исемнәре: карга, чәүкә,чыпчык, суер, күгәрчен, тукран, кызылтүш, песнәк, ябалак,саескан, кара карга, сыерчык, торна, күке, карлыгач, аккош, лачын, сандугач, челән.

(Кошларның дөрес бүленеше таблицада.)

Кышлаучы кошлар Күчмә кошлар
Карга, песнәк, чәүкә, чыпчык, суер, күгәрчен, ябалак. тукран, кызылтүш,  саескан.(Кызылтүш һәм песнәк безгә кышларга килә.) Кара карга, сыерчык, торна, күке, карлыгач, аккош, лачын, сандугач, челән. 

 

Укытучы (тактага зур хәрефләр белән «КАРЛЫГАЧ» сүзен элеп куя.)

Бирем. Кайсыгыз бирелгән кош исеменнән күбрәк сүз яза? (Биремне үтәү өчен 2 минут вакыт бирелә. Соңыннан балалар, чиратлашып, җавапларны әйтә.)

Балалар. Кар, чага, лак, агач, кыл, акыл,  ач…

Укытучы. Һәрбер рәткә бирем бирелә. Биремнәрдә – кошлар рәсемнәре. Аларның бу төркемдә кайсысы артык икәнен аерырга.

1 нче рәткә бирем. Сыерчык, песнәк, чыпчык.

Балалар. Сыерчык артык, чөнки ул – күчмә кош.

2 нче рәткә бирем. Козгын, лачын, ябалак.

Балалар. Ябалак артык, чөнки ул – төнге кош, ерткыч түгел.

3 нче рәткә бирем. Аккош, үрдәк, сандугач.

Балалар. Сандугач артык, чөнки ул су кошы түгел.

4 нче рәткә бирем. Тукран, карга, суер.

Балалар. Карга артык, чөнки ул урман кошы түгел.

Укытучы. Афәрин, укучылар, булдырасыз. Ә хәзер һәрбер укучыга 2 минут эчендә өч иҗектән торган кош исемнәрен язарга кирәк булачак.

Балалар. Күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак, карлыгач …

Укытучы. Бирелгән вариантларда бу кошларның нәрсә белән туклануы дөрес бирелгәнме? (Балалар укытучы белән берлектә бу сорауга кошларның азык тупланмаларының дөреслеген тикшерәләр.)

Хаталы вариант

Карабүрек агач һәм куак кайрыларындагы бөҗәкләр белән туклана, җимлеккә дә бик рәхәтләнеп очып килә.

Песнәк көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән туклана.

Чыпчык ярма, төрле орлыклар, ипи валчыкларын яратып ашый.

Миләш чыпчыгы яшелчә кабыклары һәм теләсә нинди азык калдыклары белән туклана.

Ала карга миләш һәм балан җимешләре белән туклана.

Дөрес варианты

Карабүрек көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән туклана.

Песнәк агач һәм куак каерыларындагы бөҗәкләр белән туклана, җимлеккә дә бик рәхәтләнеп очып килә.

Чыпчык ярма, төрле орлыклар, ипи валчыкларын яратып ашый.

Миләш чыпчыгы миләш һәм балан җимешләре белән туклана.

Ала карга яшелчә кабыклары һәм теләсә нинди азык калдыклары белән туклана.

Укытучы. Балалар, сезнең каршыгызда – җимлек. Күргәнегезчә, аның янында кошлар рәсемнәре. Сез рәсемдәге кошлар арасыннан Татарстанда яшәүче кошларны сайлап алырга тиешсез.

(Рәсемнәрдә карлыгач, чәүкә, сыерчык, чыпчык, күгәрчен, киви кошы, дүдәк, карга, саескан бирелгән.)

Йомгаклау

(Видеофильм күрсәтелә. Эчтлеге: урманда үз-үзенне тоту кагыйдәләре чагылдырылган.)

Укытучы. Ә хәзер алдагы биремнәрдән, шулай ук видеофильмның эчтәлегеннән чыгып, урманны саклау буенча үз фикерләрегезне, парта өстенә куелган ак битләргә рәсем итеп төшерәбез. (Укучылар рәсем ясый. Музыка яңгырый. Дәрес ахырында билгеләр куела.)