Кошларга кышын ничек ярдәм итәргә?

№ 109

Сәвия ГАЙНЕТДИНОВА,

Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Кышлаучы кошларны күзәтеп укучыларның тормышчан тәҗрибәләрен камилләштерү.

Бурычлар:

– укучыларның безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү;

– табигать шартларының кошлар тормышында нинди роль уйнавын билгели белергә өйрәтү;

– телдән сурәтләү буенча кошларны танып белү күнекмәләрен камилләштерү;

– табигать объектларын практик тикшерә белү күнекмәсен үстерү;

– төркемнәрдә эш тәҗрибәсен формалаштыру;

– балаларда кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

– кышлаучы һәм күчмә  кошлар дөньясының төрлелеген белү;

– кошлар турында кайгыртуда турыдан-туры катнашырга өйрәтү.

Төп төшенчәләр: ел фасылы, кышлаучы кошларның исемнәре, җимлек төрләре.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, технология, математика, татар теле.

Ресурслар: дәреслек (Федотова О.Н., Трафимова Г.В., Трафимов С.А. Әйләнә-тирә дөнья. 1 сыйныф, 38 – 39 нче битләр), эш дәфтәре (29 нче бит), кулланма (82 – 84 нче битләр), «Туган тел» дәреслеге, 24 нче бит, «Әйләнә-тирәбездәге дөнья» дәреслеге. 1 нче кисәк, 54 – 55 нче битләр, хрестоматия, компьютер, җимлекләр, җимнәр, кошлар рәсемнәре, карточкалар, сигналлар, магнитофон, презентация.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль,  төркемнәрдә эш.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этабы Максат Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Оештыру өлеше (укучыларның эшчәнлеккә кереп китүләре)

 

Укучыларны эшчәнлеккә кертеп җибәрү.

 

– Балалар, карагыз әле,безгә бүген күпме кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле.

– Хәзер җайлап утырыгыз инде.

– Хәзер безнең нинди дәрес әле?

– Балалар, нәрсә инде ул әйләнә-тирә?

 

– Менә сез табигать дидегез. Бүгенге табигать турында безгә дежур укучы сөйләп китсен әле. Урамда кайсы вакыт? Һава торышы нинди? Нинди үзгәрешләр булды? Бүген кайсы көн? Атнаның ничәнче көне?

Исәнләшү.

 

 

– Әйләнә-тирә дөнья дәресе

– Табигать, һава, үсемлекләр, хайваннар, кошлар, кешеләр, йолдызлар, елгалар һ.б.

 

Дежур укучының сөйләве.

 

II. Белемнәрне актуальләштерү

 

Яңа белемнәрне ачу өчен кирәк булган материалны табу. – Балалар, әйдәгез, тагын бер урамга карыйк әле. Урамда сез кыш дидегез. Ә кыш икәнен кайдан белдегез? Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

– Дөрес әйтәсез, кыш җиткәч,бөтен җирне кар каплады, бар нәрсәләр кар астында калды. Сез ничек уйлыйсыз, кыш көне кемнәргә авыр икән? (Һәрбер рәсемне тактага куя барам.)

– Дөрес, балалар, сез санап киткәннәр барысы да дөрес. Ләкин иң авыры кемгә икәнен бергәләп ачыклап китәрбез.

– Кар яуды, суык,салкын җил исә, агачларның яфраклары коелып бетте.

 

 

 

– Кешеләргә, кошларга, хайваннарга,  агачларга, үсемлекләргә.

 

III. Уку мәсьәләсен кую

 

Кыенлыклар тууны ачыклау, дәрес максатын, темасын ачыклау өчен сораулар бирү – Кыш кешеләргә авырлык тудырамы?

– Авырлык тудырса да, без кышны җиңел генә уздырып җибәрә алабыз, чөнки газ янып тора, җылыда утырабыз, ашарга җәйдән әзерләп идән асларына төшереп куйдык, шуны алабыз да ашыйбыз, җитмәсә кибеткә китәбез.Урамда туңмыйбыз, чөнки киемнәребез җылы. Шулай булгач, иң авыры безгә була аламы инде?

– Үсемлекләргә авыр микән, ничек уйлыйсыз? Кыш көне алар кайда соң?

– Шулай булгач, иң авыры аларга була аламы инде?

– Хайваннар кыш көне кая китте? Узган дәресләрдә без сезнең белән ул турыда сөйләшкән идек. Кайбер хайваннар көз көне үк җылы өннәренә кереп яттылар.

– Кайберләре туннарын алмаштырдылар.

– Кайберләре  ашарларына көздән үк әзерләп куйдылар.

– Шулай булгач, иң авыры аларга була аламы инде?

(Магнитофоннан кош тавышларын яңгыратам.)

Балалар, нәрсә тавышлары ишеттегез? Таныган кошларыгыз юкмы соң? 1 нче слайд

– Алар нәрсә дип әйтәләр икән, ничек уйлыйсыз?

– Әйе.

 

 

 

 

– Юк.

 

 

 

– Алар кар юрганы астында калдылар. Аларга анда җылы, дым бар.

 

– Юк.

 

 

 

– Аю, керпе, бурсык.

– Куян.

 

– Тиен.

 

– Юк.

 

 

– Чыпчык, ала карга, саескан, күгәрчен, песнәк, чәүкә, тукран һ.б

 

– Безгә суык, ашыйсыбыз килә

    – Узган дәрестә без сезнең белән аларны нинди кошлар дип атадык әле?

– Кышлаучы кошлар, исемнәреннән үк күренгәнчә, алар бездә кышлый.

– Кошларның тагын ниндиләре  була әле?

– Күчмә кошлар, көннәр суыта башлау белән, кышлау өчен җылы якларга китәләр.

– Балалар, безнең якка кышларга килүче кошлар юкмы икән? Мин сезгә бер кызык мәгълүмат та әйтеп китим әле. Кайбер кошлар безгә кышларга киләләр икән. Менә алар – … (4 нче слайд) чечетка – ясмык чыпчыгы, снегирь –карабүрек, свиристель – черелдәвек, щур –корташар.

– Ә хәзер сезнең белән кошлар турында  бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә җөмләләр укыйм, сез бу җөмлә кошлар турында булса, партагыздагы кызыл билгене күтәрегез, киресенчә булса, зәңгәр билгене күтәрегез.

* Тәне каурый белән капланган.

*Тешләре бар.

*Томшыгы бар.

*Азыкны томшыклары һәм аяклары белән эзлиләр.

*Аяклары ике пар.

*Озын йонлач койрыклары.

* Очалар

* Төрле тавышлар чыгаралар

* Безнең якларда да кышлыйлар

* Җылы якларга да китәләр

– Димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәбез икән?

– Кыш көне бездә нинди кошлар булды инде?

– Димәк, без кышлаучы кошлар турында сөйләшәчәкбез икән.

– Кышлаучы кошлар дип. 2 нче слайд

 

 

 

– Күчмә кошлар. 3 нче слайд

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

(+)

(–)

(+)

 

(+)

(–)

(–)

( +)

(+)

(+)

(+)

 

– Кошлар турында.

 

– Кышлаучы кошлар.

IV. Яңа белем ачу.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Физминутка

Мәсьәләне ачыклау, чишү юлларын табу.

 

1. – Балалар, әйтегез әле, ни өчен кошларның барысы да җылы якка китми икән? Оча белмиләр микәнни?

– Ә кышлаучы кошлар нәрсә ашыйлар икән соң?

– Ә алар беткәч?

– Аларга без ярдәм итә алмыйбызмы икән?

2. Г.Лотфиның «Балалар ярдәм итә»  шигырен уку. (Язучының рәсемен эләм.)

– Балалар, бу язучы безнең  Иске Өҗем авылында туган. Димәк,ул безнең яклардагы кошлар турында язган булып чыга инде.

3. – Ни өчен кошлар кышын кеше яшәгән җирләргә якынрак киләләр икән?

– Ни өчен аларга ярдәм итәргә кирәк? Без ничек ярдәм итә алабыз?

– Мин сезгә өйгә бирем дә биреп җибәргән идем. Өегез янына җимлек ясап элергә. Җимлегегезгә нинди кошлар килде соң? Күзәттегезме? 5 нче слайд

– Бездә кыш көне азык таба алабыз дип уйлаганнары кала, ә калганнары китә.

 

– Балан, миләш, агачларда калган җимешләрне.

 

(Укучылар җавабы.)

 

 

 

 

 

 

(Укучылар җавабы.)

 

 

 

 

(Балаларга сөйләтү.)

V. Беренчел ныгыту.

 

Яңа белемне ныгыту, кабатлау.   1. Карточкалар белән эш.

Син куйган җимлеккә килгән кошны тап һәм буя. (1 нче кушымта)

2. Дәреслек белән эш.

– Рәсемнәрне карагыз, җимлегегезгә килгән кошларны табыгыз.

VI. Мөстәкыйль эшләү, үз-үзләрен тикшерү.

 

Һәркем үзенең нәрсә эшли белүе-белмәве турында нәтиҗә ясарга тиеш.  

 

 

 

 

 

 

– Ни өчен барлык кошларны да тоташтырмадыгыз?

1. Эш дәфтәренең 29 нчы битендә эшләү: Кошларны таны, исемнәрен яки баш хәрефләрен яз.

2. Төркемнәрдә эш. Кышлаучы кошларның рәсемнәре белән исемнәрен тоташты-рырга.(кушымта №2) Эшләрен алмаштырып, үзара тикшерү. 6 нчы слайдтан тикшерү.

– Чөнки алары – күчмә кошлар

VII. Яңа белемне белемнәр системасына кертү, кабатлау, ныгыту.

 

  1. – Балалар, мин сезгә кышлаучы кошлар –  тукран, чукыр, черелдәвек турында кызыклы мәгълүматлар укып китмәкче булам.  Күрдегезме, балалар, кошлар үзләре нәни генә, үзләре нинди серле икән.

2. – Без сезнең белән кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

3. Сүзлек эше.

– Балалар, менә монда сезнең өчен бер кызык сүз бар әле. Кем укыды безнең?

– Әйе, дөрес, меню. Нәрсә соң ул меню? (Тактага меню сүзен эләм, аңлатма бирәм.) – Менюул – аш төрләрен күрсәткән исемлек.

– Әйдәгез, без дә меню төзеп карыйбыз. (Меню төзү, тактага куя барам.)

– Мин сезгә өйгә кызыклы гына эш биргән идем. Сез җимлекләр ясап килергә тиеш идегез.

– Әйдәгез, карыйк әле, кошлар өчен кайсыгызның җимлеге иң уңайлысы икән? (Карау.)

– Җимлекләрне кая эләбез инде?

– Әйе, балалар, ул җимлекләр кошларга килеп кунарга җайлы да, сезгә җим салырга уңайлы  да булсын.Әле безнең җимлекләргә нинди кошлар килгәнен күзәтәсебез дә бар. Димәк, мәктәп тәрәзәсеннән дә күренеп торырга тиеш икән әле алар.

– Ә җимлекләребезгә нинди җимнәр салып була инде?

 

– Мәктәптә сез ашагаганнан соң калган ипи валчыкларын да җыеп барып, шул җимлекләргә салып кайтып китә торган булырбыз.

– Дәресләр тәмамлангач, без сезнең белән җимлекләребезне элеп тә керербез.

2. 7 нче слайдтан җимлекләрне, җимнәрне  карау.

 

 

 

 

 

– Җимлекләр элеп, җимнәр

салып.

 

 

– Меню.

 

 

 

.

 

 

 

 

 

 

 

(Укучылар җавабы.)

 

 

 

 

 

 

– Көнбагыш орлыклары, ипи калдыклары, төрле ашлыклар, кабак, карбыз орлыклары,туңмай

VIII. Эшчәнлекне бәяләү.

 

 

Укучыларның эшчәнлекне ничек башкаруларын, белемнәрне үзләштерүләрен аңлаулары. – Дәресебез ахырына да якынлашты. Без нинди яңа сүз белдек инде? Кайсыгыз исендә калдырды икән?

– Нинди яңа кош исемнәрен истә калдырдыгыз?

– Нәрсәләр турында өстәмә мәгълүмат алдыгыз?

– Дәрестә кемгә нинди билге куярга икәнен белмим әле мин. Әйдәгез, бәлки сез булышырсыз.

– Иң беренче билгене кемнәргә куяр идегез?.Нинди билге куябыз инде? Рәхмәт билгесе .Өйгә кайткач, әтиләрегезгә зур итеп рәхмәт әйтегез.

– Ә сезгә билгене кемнәр куяр икән? Алар сезгә бүген рәхмәт әйтәләр. Чөнки без аларны сыйлыйбыз, җим салачакбыз.

–  Сезгә бүгенге дәресебез ошадымы? Мин сезгә өйдә җимлегегезгә килгән бер кошның рәсемен дә ясап килергә биреп җибәрәм.

– Әйдәгез, нәтиҗә ясап куйыйк.

– Дәрес тәмам. Актив булганыгыз өчен рәхмәт!

 

– Меню.

 

– Черелдәвек, корташар, ясмык чыпчыгы.

– Кошлар безнең якларга да кышларга киләләр икән.

 

 

 

 

– Әтиләргә.

 

 

– Кошлар.

 

 

 

Димәк, кошларга ярдәм итәргә кирәк икән. Җимлекләр эләргә, җимнәр салырга. 8 нче слайд

 

 

 

                                                                                                           

1 нче кушымта

87

2 нче кушымта

98