Көй – күңелнең моңы

№ 146

(VII сыйныфта Әмирхан Еникинең «Курай» хикәясен өйрәнү)

Роза ЯКОВЛЕВА,

Казандагы 82 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Көтелгән нәтиҗәләр:

шәхескә карата: дәрескә карата уңай караш булу; дәрес, тема белән кызыксыну; сыйныфташларны тыңлый белү һәм аларга карата түземле, кайгыртучан, ихтирамлы булу; дусларга карата хөрмәт хисе, ярдәмчел булу хисләре тәрбияләү; сөйләмне камилләштерүгә омтылу.

Метапредмет нәтиҗәләре:

регулятив: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын һәм темасын билгели белү; үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

танып-белүдә: дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлегенә бәя бирә алу;

коммуникатив: парлап һәм күмәк сөйләмдә катнашып, үз фикереңне белдерү; укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек итә алу;

предмет буенча: Әмирхан Еникинең «Курай» хикәясен аңлап укуга ирешү; темага караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү; Ә.Еники иҗаты турында мәгълүмат бирү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру; алган белем һәм күнекмәләрен алдагы темаларны үзләштергәндә куллана алулары.

Предметара бәйләнеш: тарих, география.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Материал: Әмирхан Еники. Әсәрләр, 5 томда. 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшрияты, 2000. 447 б. Мөхәрләмова Г. Технологик карта: актуальләштерү һәм уку мәсьәләсен кую этаплары //Мәгариф. – 2016. – №7. – 25 – 27 бб; Фәтхуллова К. Заманча дәрес – сыйфатлы белем нигезе //Мәгариф. – 2016. – №8. – 48 – 51 бб.

Җиһазлау: рәсемнәр, компьютер, слайдлар.

Дәрес планы

  1. I.                  Оештыру. Мотивлаштыру

Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Уңай психологик халәт булдыру. Дежур укучы белән әңгәмә үткәрү.

  1. II.              Белемнәрне актуальләштерү

1. Слайдка язылган мәкальләрне уку, мәгънәләрен аңлату.

*Эч пошканга җыр файда.

*Эчең пошсаң, музыка уйна,

Уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла.

*Һәр кошның үз моңы бар.

Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.

*Көй – күңелнең моңы.

Укытучы. Укучылар, бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Алар нәрсә турында?

– Хәзер табышмакны укыйбыз.

Алты-җиде генә булыр

Тәнемдәге уемнар.

Миннән башка үтми иде

Аулак өйләр, уеннар.

Бу нәрсә?

Укучылар. Бу – курай уен коралы.

  1. III.           Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучылар. Курай, курай моңы, аның кешегә тәэсире турында сөйләшербез.

Укытучы. Ә сезнең курай тавышын тыңлаганыгыз бармы? Аның моңы сездә нинди хисләр уятты? Сез музыка тыңларга яратасызмы? Курайда яки башка музыка коралларында уйный беләсезме? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Дәреснең темасын билгеләү.

Укытучы. Без бүген сезнең белән Әмирхан Еникинең «Курай» хикәясе белән танышырбыз, сорауларга җавап бирергә, әсәрнең әһәмиятен ачыкларга тырышырбыз. Сез бу әсәрне өйдә укып, танышып килдегез. Бу безгә әсәрне анализлаганда ярдәм итәчәк.

IV.Танып-белүгә мотивлаштыру. Проблемалы ситуция тудыру

1. Проблемалы сорау кую.

– Ни өчен әсәр “Курай” дип атала? Ни өчен әсәр геройларының чын курай тавышын ишетәселәре килә? Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?

Без дәрестә бу сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

  1. V.               Яңа материал белән таныштыру. Проблемалы ситуацияне чишү юлларын эзләү.
  2. Әмирхан Еникинең “Курай” хикәясе өстендә эш.

Яңа сүзләр белән танышу. Слайдта язылган сүзләрнең, сүзтезмәләрнең  мәгънәсен аңлату, алар белән җөмләләр төзү.

(Сәке, кымыз, җайдак, пәке, һәлак булганнар, шартым бар, вәгъдә итү, ураза тоту, озын толым, маемларга (тазарырга) мөмкин.)

  1. “Курай” әсәре өстендә эш. Әсәрнең эчтәлеге белән танышу, тема һәм проблеманы билгеләү.

– Әйдәгез, башта әсәрнең эчтәлеге белән танышып китик. (Бер укучы әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйли.)

– Әсәрдә нинди вакыйгалар сурәтләнә? Хикәя нинди темага язылган? (Укучыларның фикере тыңлана.)

Укучылар. Музыка уен коралларының, милли көйләрнең кешегә тәэсире сурәтләнә. Авыл халкының кешелеклелеге, ихласлылыгы, башка кешеләргә булган мөнәсәбәте турында сөйләнә. Кешелеклелек сыйфатлары, дуслык темасы да аерым урынны алып тора.

         Укытучы. Әсәр ничәнче елда язылган?

Укучылар. 1970 елда.

Укытучы. Вакыйгалар кайда бара?

         Укучылар. Башкортстан җирләрендә, Ык буйларында. Аннары Оренбург өлкәсендәге Куандык авылындагы вакыйгалар тасвирлана.

Укытучы. Әсәрдә нинди проблемалар күтәрелә? (Укучыларның фикере тыңлана.)

          Укучылар. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, чын курайда уйный белүчеләрнең кими баруы, яшьләрнең мондый уен кораллары белән кызыксынмавы, уйный белмәүләре, милли көйгә булган уңай карашларның кимү проблемасы ачык күренеп тора.

Укытучы. Димәк, язучы кешеләр өчен мөһим булган проблемаларны күтәреп чыга. Ничек уйлыйсыз: милли моңга, милли уен коралларына булган караш, уен коралларына булган кызыксынуларның кимү проблемасы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, кешелеклелек сыйфатларын саклау бүгенге көндә дә актуальме? (Укучыларның фикере тыңлана.)

Укытучы. Чыннан да, бик күп вакыт үтсә дә, бу проблемалар үзләренең  актуальлеген югалтмыйлар, кешелек дөньясында мөһимлеген искәртеп тора.

VI. Белем һәм күнекмәләрне беренчел ныгыту

1. Проблемалы сорауга җавап бирү.

2. Әсәр геройлары белән танышу.

– Хикәя ничек башланып китә?

– Курайның ничек килеп чыгуы турындагы легенданы сөйләү белән башланып китә. Күренекле башкорт язучысы Сәгыйть Агиш Әмирхан Еникигә бер легенда сөйли. (Бер укучы легенданы сөйли.)

– Ни өчен малай курай уйный башлый?

– Ул патшаның серен сөйлисе килгәндә генә түгел, ә телдән әйтә алмаган берәр уе, хәсрәте бар чакта да уйный башлый. Көй ярдәмендә эчендәге серен бушата, күңелен тынычландыра. Курай моңы рухи азык бирә.

– Әсәрнең төп геройлары кемнәр?

– Курайда уйный белүче, милли көйне яратучы кешеләр: Яңа Көрмәнкәй авылындагы Тимербай карт , бик матур уйный торган исемсез курайчы, Исмәгыйль абзый, Оренбург өлкәсендәге Хаҗиәхмәт агай, Миңзифа әби. Әмирхан Еники үзе.

– Әсәрне автобиографик дип тә атарга буламы? Ни өчен?

– Хикәядә Әмирхан Еникинең тормыш юлы, балачагы белән бәйле вакыйгалар, хатирәләр урын алган. Аның табигый курайга, милли көйгә булган мөнәсәбәте дә сурәтләнгән.

Әсәр геройларына характеристика бирү.

– Аларның барысы да – гади кешеләр, һөнәрләре дә төрле. Күбесе ярлы гаиләдән, курайда уйнау – алар өчен акча эшләү чарасы түгел. Киресенчә, шулай күңелләрен юаталар, кешеләргә куаныч, шатлык өләшәләр.Үзләре дә канәгатьләнү алалар.

VII. Мөстәкыйль эш, эталон буенча эшләү

– Сезнең алда таблица ята. Анда курайчыларның исеме язылган. Сезнең бурыч: характеристика бирү, аларга хас сыйфатларны язу.

Индивидуаль эш. Слайд карау.

3. Нәтиҗә ясау.

4. Ял вакыты.

– Сезнең курайда уйнаганны тыңлаганыгыз бармы? Курайчылардан кемнәрне беләсез? Милли уен коралларында башкарган көйне кайларда ишетергә мөмкин? (Фикер алышу. Слайдтан рәсемнәр карау.)

– Танылган гармунчы, композитор, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев бик күп милли уен коралларында уйный белгән. Шулай ук курайны да үз иткән.

Тагын бер танылган гармунчы, күп конкурслар лауреаты Ринат Вәлиев та милли уен коралларында уйный. Аның башкаруында курай моңын тыңлап үтәрбез.

VIII. Белем һәм күнекмәләрне  ныгыту

1. Күмәк эш. Сорауларга җавап бирү.

– Чыннан да, курай моңы күңелләрне юата, тынычландыра, көч өсти. Хикәяне күпмедер дәрәҗәдә автобиографик әсәр дир тә әйтергә була. Әйдәгез әле, Әмирхан Еникинең балачак елларына әйләнеп кайтыйк эле. Беренче тапкыр курай тавышын кемнән ишетә?

– Яңа Көрмәнкәй авылындагы Тимербай карттан ишетә. Ул кешене бик хәтерләми, чөнки кечкенә була. Бу карттан бераз курка да, бигрәк тә аның кечкенә пычагыннан шүрли.

– Бу картның тагын нинди үзенчәлекле сыйфатларын әйтә аласыз? Аның нинди шөгыле бар?

– Тимербай карт – оста балыкчы. Аның шаянлыгы, авыл буйлап балык сатып йөрү күренеше кызык, бераз җиңелчә юмор хисе тудыра.

– Курайга мөнәсәбәте нинди? Ул аңа ничек карый? Шул урыннарны табып укыгыз әле.

– Курайда шәп уйныймы, юкмы, авторга әйтүе кыен. Уен коралына мөнәсәбәте уңай, кадерләп саклый. (316 нчы биттәге өзекне уку.)

– Исемсез курайчыны каян белә? Ничек таныша?

– Бу вакытта Әмирхан Еникигә 14 – 15 яшьләр тирәсе була. Аларның күршеләрендә Миңнегәрәй исемле башкорт кешесе тора. Ул ат тота. Ял көннәрендә тирә-як муллалары аның йортына җыелалар. Базардан кайтканда, үзләре белән бер курайчыны да алып кайта торган булалар.

– Бу курайчының уйнавы авторга ничек тәэсир итә?

– Ул аны сихерли. Сәгатьләр буе аның уйнаганын ачык тәрәзәдән тыңлап тора торган була. Шушы курайчының уйнавы аңа бик нык йогынты ясый. Тәмам җелеккә үтеп керерлек итеп уйный иде, дип яза Әмирхан Еники. (Исемсез курайчының уйнавы турында язылган урыннарны табып уку. 317 нче бит.)

– Өченче курайчы белән ничек таныша? Аның исеме ничек?

– Фронттан кайтып, радиокомитетта эшли башлагач, Исмәгыйль исемле профессиональ курайчы белән таныша. Ул күп уен коралларында уйный белсә дә, болар берсе дә аның өчен төп кәсеп була алмый. Шәһәрдә аны бердәнбер курайчы буларак беләләр, бәйрәмнәргә, радиога еш чакыралар.

– Исмәгыйль абзый нәрсә өчен борчыла? Аның нинди хыялы бар? Күңелен нәрсә борчый? Шул урыннарны табып укыгыз.

– Ул курайлар җыя. Аны бер сорау борчый: ни өчен табигый курай башкортларда сакланып калган, ә татарларда юк. Татар халкы ясалма курайны кулай күрә. Ә бит аның моңы табигый курайдан аерылып тора. Тимер курай күңелдәге чын хисләрне җиткерә алмый. Исмәгыйль абзыйны курайда уйный белүчеләрнең кими баруы да борчый. (318 – 319 нчы биттәге өзекләрне уку.)

– Ни өчен ул үзе ялан, ягъни табигый курайда уйнамый? Аңа нәрсә комачаулый?

– Табигый курай бу якларда юк, аны табарга авыр. Ялан кураен белүче, табигатьтән табып бирерлек, чын курайны аера белүче кешеләрнең булмавы күңелен борчый.

– Әмирхан аңа ничек ярдәм итәргә була?

– Ул Оренбург өлкәсе Куандык авылына экспедициягә бара. Шул яклардан табигый курайны алып кайтырга була. Дустын куандырасы килә, чөнки бу әйбернең Исмәгыйль өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуын күңеле белән сизә.

– Хаҗиәхмәт агай, Миңзифа әби турында сөйләгез. Алар нинди кешеләр, ничек ярдәм итәләр?

– Оренбург өлкәсендә яшиләр. Авторга табигый курай табарга булышалар.

– Аларның нинди сыйфатлары сезне таң калдырды, уйланырга мәҗбүр итте?

– Кешелекле булулары, әйткән сүзләрен үтәүләре, үз сүзләрендә торулары, эчкерсез, чиста күңелле, гади, юмарт кеше булулары сокландыра. Аеруча Миңзифа әби. Өлкән яшьтә булса да, унбиш чакрым җирне җәяүләп, таякка таянып, курайлар күтәреп килә. Хезмәте өчен бер тиен дә акча алмый.

– Әлбәттә, мондый кешеләрнең булуы күңелне күтәрә, алар яшь буынга, безгә үрнәк булып торалар. Акны карадан, яхшыны начардан аерырга өйрәтәләр. Бу дөньяда бар нәрсәнең дә акчага корылмаганын, кешелеклелек сыйфатларының мөһим булуын, намусың кушканча яшәргә кирәк икәнен искәртеп торалар. Ни өчен Исмәгыйль абзыйга бу курайларда уйнау насыйп булмый?

– Ул курайларга бик шат була, чөнки теләге тормышка аша. Моның өчен Әмирхан агага чын күңелдән рәхмәт әйтә. Авырту аны бу дөньядан алып китә.

– Әмирхан Еникинең ни өчен күңеле әрни?

– Беренчедән, ул дустын югалта. Икенчедән, курайда уйный белүче кешеләрнең булмавы, чын курай моңын ишетергә мөмкин булмавы күңелен әрнетә. Өченчедән, Хаҗиәхмәт агай тау битләреннән кыркып алган, әнисе Миңзифа карчык җәяүләп Куандыкка китерә килгән курайлар Тел, әдәбият институтының музыка кабинеты шүрлегендә, иске газеталарга төрелгән килеш яталар. Аларда уйнаучы юк.

– Шул өзекне табып укыгыз әле.

– «… Сүтеп карагач, мин аларны таныдым. Исмәгыйль абзый һәркайсына өстән дүрт, астан бер тишек ясаган (нәкъ башкорт курае төсле итеп), кулыңа ал да сыздырып сузып җибәр!.. Әмма алар өнсезләр, сыздырып сузып җибәрердәй кешесе юк – әкияттәге теге малай кебек кешесен, кешесен кайдан табарга?!» – дип яза Әмирхан Еники.

– Хәзер әсәр турындагы белемнәрне ныгытып, хикәядә тасвирланган вакыйгаларны тагын бер кат искә төшереп алыйк әле.

2.Таблицаны тутыру. Мөстәкыйль эшләү. Слайдны карау.

3. Әсәрнең төп идеясын ачыклау.

– Көй – күңелнең моңы. Безнең дәреснең темасы шулай атала. Көй, музыка кешегә тормышта ничек ярдәм итә?

– Көй кешене тынычландыра, авыр вакытта юата, сүз белән әйтеп бирә алмаган уйларны җиткерергә ярдәм итә. Нинди музыка тыңлавына карап, кешенең күңел халәтен белеп була. Шатлыгы булса – куана, борчуы булса – елый, шулай бушана. Кеше яхшы эчтәлекле музыканы, милли көйләрне тыңлый икән, димәк, ул үзенең тарихын, телен, үткәнен онытмый, дигән сүз. Үзеңнең үткәнеңне белү, гореф-гадәтләреңне, телеңне сакларга тырышу, киләчәк буынга тапшырырга омтылу — яшәүнең мәгъ

нәсен тәшкил итә. Бу әсәрнең төп идеясе дә булып тора.

4. Әсәрнең әһәмиятен билгеләү, нәтиҗә ясау.

– «Курай» хикәясе безне нәрсәгә өйрәтә?

– Үз тарихыңа, үткәнеңә битараф булмаска өйрәтә. Үз телеңдә сөйләшү, милли көйләрдә тәрбияләнеп үсүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә. Дуслыкның кадерен белергә, хөрмәт итәргә, өлкәннәр сүзенә колак салып, аларның киңәшләрен тыңлап яшәргә өйрәтә. Бердәмлек булганда гына, кушкан эшне бергәләп эшләгәндә генә җиңел, нәтиҗәсе дә сөенечле була. Кешелеклелек сыйфатларын югатмаска, авыр вакытларда ярдәм итеп яшәргә, өлкәннәр күңелен күрә белергә, кадерләп яшәргә өйрәтә. Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк.

5. Укучылардан музыка, уен кораллары турында язылган шигырьләр, әкият, хикәяләрнең исемнәрен  сорау. (Укучыларның фикерләре тыңлана.)  

6. Башкорт язучысы Ринат Хәйринең «Курай» хикәясен уку.

Мәшһүр курай!

Син беренче карашка

Тауда үскән гади бер үлән.

Моңлы халкым минем шул үләнгә

Йөрәгеннән алып җан өргән.

Сөйләгән ул бары аңа гына

Бар язмышын, барлык моң-зарын,

Бар өметен, якты хыялларын

Бар тарихын, барлык булганын.

IX Рефлексия. Дәрескә нәтиҗә ясау

1. Сорауларга җавап бирү.

– Нинди әсәр белән таныштык? Бу әсәр сезгә ничек тәэсир итте? Нинди хисләр калдырды? Сез нинди нәтиҗә ясадыгыз?

2. Билгеләр кую.

3. Дәрескә нәтиҗә ясау.

4. Өй эше бирү.

I вариант. «Минем музыкага карашым» темасына хикәя язып килергә.

II вариант. Ә.Еникинең бер хикәясен укып килергә.