Китапнамә – укучыларны матур әдәбият укуга кызыксындыруда отышлы проект эше

№ 126

(Мастер-класс)

Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мастер-классның максаты. Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда китап укуга кызыксындыру уяту максатыннан китапнамә (буктрейлер) эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Мастер-классның бурычлары:

– китапнамә жанры, аның үзенчәлекләре, төзү тәртибе белән таныштыру;

– балаларның игътибарын китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуына юнәлтү;

– китап укуның файдалы якларын ачу;

– танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту.

Гипотеза. Мәктәпкә китап уку яхшы гадәткә кереп китсә, укучыларның белем дәрәҗәләре югарырак күтәрелер, рухи байлыклары артыр.

Проектның тормышка ашыру өлкәсендә көтелгән нәтиҗәләр:

– проект буенча китапнамә эшләү;

– укучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау;

– бәйгеләренә тәкъдим итү;

– балаларда кызыксынучанлык, иҗади, танып-белү активлыгы, коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү.

Проектның әһәмияте, актуальлелеге. Җәмгыять интернет, телевизор, телефон, планшет белән «сихерләнгән» чорда, китапнамә ясау эшчәнлегенә нигезләнеп, балаларны тылсымлы китап дөньясына алып керү, китап укуга кызыксыну уяту иң актуаль проблема булып тора.

Җиһазлау. 3 ноутбук, проектор, интернет челтәр ресурсы, экран, презентация, карточкалар, МР4 форматында китапнамә, ак һәм төсле кәгазь битләре, фломастер.

Көтелгән нәтиҗә. Мастер-класста катнашучылар китапнамә ясау алымнарын үз тәҗрибәләрендә дә куллана ала.

Эшне планлаштыру:

  1. Оештыру. Дәрескә уңай мотивация тудыру.
  2. Уку мәсьәләсен кую. (Төркемнәрдә эш. Мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне табу).
  3. Төп өлеш.

1. Төркемнәрдә эш. Кластер төзү.

2. Китапнамә ясау тәртибе белән таныштыру.

3. Үрнәк китапнамәләр карап чагыштыру, анализлау.

IV. Рефлекция. Нәтиҗә ясау.

Мастер-классның барышы

I. Оештыру

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Барыбызга да уңышлар һәм яхшы кәеф теләп, осталык дәресен башлыйбыз.

Сезнең алдыгызда кәгазь битләре ята, шуларны кулларыгызга алыгыз.

Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазь битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазь битләрен алыгыз һәм өскә күтәрегез. Биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?

Көтелгән җавап. Бизәкләр төрле.

Алып баручы. Әйе, һәркем – индивидуаль шәхес, һәркемнең үз фикере бар. Шуңа күрә бүгенге дәрестә сез миңа булышырсыз һәм үз фикерләрегезне җиткерерсез дип ышанып калам.

II. Уку мәсьәләсен кую

Алып баручы. Хәзер төркемнәрдә эшләп алабыз. Мин сезгә мәкальләр тәкъдим итәм, ләкин алар тулы түгел. Нинди сүз төшеп калды икән?

1 нче төркем.белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла.

2 нче төркем. … тормыш көзгесе.

3 нче төркем.галим – телсез мөгаллим.

Алып баручы. Нинди сүз төшеп калган? Төркемнәрнең җавапларын тыңлап үтик. (Җаваплары тыңлана.)

Алып баручы. Рәхмәт. Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

– Китап турында.

II.Төп өлеш

– Нәрсә соң ул китап?

– Ни өчен кирәк?

Кластер төзү.

Китап – ул …

  • серле дөнья.
  • әдәпле булырга өйрәтә.
  • грамоталы язарга өйрәтә.
  • якын дус.
  • белем чишмәсе.
  • юлдаш.
  • яхшыны яманнан аерырга өйрәтә.

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык – тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

– Сез китап укырга яратасызмы?

– Ә укучыларыгыз?

– Бүгенге көндә китап укуга караш ничек тора? (Җаваплар тыңлана.)

Алып баручы. Заман безгә – татар теле  һәм әдәбияты укытучыларына зур проблема куя: меңьеллык тарихы булган татар әдәбиятына яшь буынның игътибарын ничек, нинди юллар аша арттырырга?

Сез – тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары, арагызда гомере буе китапханәче дигән мактаулы изге вазифа башкаручылар да бар.

Әйдәгез, бергәләп китап укуга кызксындыру ысулларын санап чыгыйк әле. Эшне нинди формаларда оештырырга мөмкин?

ü    Китап күргәзмәләре (юбиляр әдипләргә, халык авыз иҗатына багышлап).

ü    Язучы иҗаты, әсәр буенча викторина оештыру.

ü    Әсәрләрне сәхнәләштерү.

ü    «Балалар китабы» атналыгы.

ü    «Гаилә китапханәсе» иҗади проеклары.

ü    Балалар журналы көне.

ü    Әдәби әсәрләр буенча ребус, кроссвордлар төзеп чишү.

ü    Тематик рәсем һәм иллюстрацияләр күргәзмәсе.

ü    Якташ язучылар буенча әдәби-музыкаль кичәләр.

ü    Китап укучылар конференциясе һ. б.

Алып баручы. Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Үзем, «Бөтенросси әдәби җәүһәрләр» викторинасында, Бөтенроссия #әдәбимарафон китап укучылар марафонында даими  катнашып, вк челтәрендә укучыларымны, әти-әниләрне китап укуга кызыксындырам.

Бүген сезне информацион чаралар эчендә кайнаган замана баласын китап укырга кызыксындыруның компьютер технологиясен кулланып эшли ала торган ысулы белән таныштырып үтәм. Мин аны үз тәҗрибәмдә яратып кулланам. Ул – китапнамә ясау һәм куллану.

– Нәрсә соң ул китапнамә?

Китапнамә (буктрейлер – booktrailer дигән инглиз сүзеннән алынган) – китапка реклама, китап яки әсәр турында кыска видеоролик.

– Китапнамә кайчан барлыкка килгән?

Алып баручы. Тарихка күз салыйк.

ü    2003 елда Луизианада оештырылган китап ярминкәсендә Кристин Фиханның «Темная симфония» дигән китабына беренче китапнамә тәкъдим ителә.

ü    Россиядә бу жанр 2010 елда кулланылына башлый. Бездә беренче китапнамә Алексей Мавринның «Псоглавцы» китабына була.

Китапнамә ясау этаплары:

  1. Тема сайлау.
  2. Жанр һәм стилен билгеләү.
  3. Сценарий төзү.
  4. Монтаж.
  5.  Премьера (экспертиза).

Игътибар иттегезме, китапнамә ясау – үзе бер проект эше.

Һәр этапны карап үтәбез.

I. Тема сайлау буенча түбәндәге эшләр башкарыла:

1. Яңа китап яки язучының аерым бер әсәрен сайлап алып уку, эчтәлеген аңлау.

2. Интернет ресурслардан үрнәк китапнамәләр белән танышу.

II. Стиль:

1. Слайд-шоу.

2. Китап буенча интерактив плакат.

3. Сәхнәләштереп уйнауга корылган видеоролик.

4. Мультипликацион видеоролик.

III. Сценарий

Төп фикер, идея чагылыш тапкан  план төзелә. Аерым әсәр буенча төенләнеш, кульминацион нокта һәм чишелешне күрсәтергә була яки интрига итеп калдырырга мөмкин. Эчтәлек буенча фото, рәсемнәр, видео, музыка cайлыйбыз, эчтәлекне аудиоязма формасында да бирергә  мөмкин.

IV. Монтажлау

Power Point, Windows Novie Maker, киностудия L программаларында монтажларга була.

Монтажлауга  таләпләр.

1. Видеролик күләме буенча 3 минуттан артмаска тиеш.

2. Ролик башында яшь үзенчәлеге тамгасы куела. (3 секунд)

3. Логотип.

4. Кулланылган аудио-, видеоматериалларның чыганагы  күрсәтелә.

Авторлык хокуклары сакланган булса, исеме, авторы, студия һәм елы күрсәтелә.

V. Премьера!!! (Экспертиза)

Алып баручы. Әзер видеороликны тикшерәбез.

Китапнамә ясау шактый вакыт таләп итә. Ә хәзер берничә китапнамә карап үтик. Игътибар белән карагыз. (Берничә китапнамә үрнәге белән танышалар.)

VI. Рефлекция

Нәтиҗә ясау.

Алып баручы. Мастер-класс барышында сез нәрсәләр белдегез?

Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Әлеге мастер-класс педагогик эшчәнлегегездә файдалы булыр дип ышанып калам.