Китап яратмаган бала тәрбияле була алмый

№58

Зөлфия ГОБӘЙДУЛЛИНА,

Казандагы 9 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Бу мәкаләмне «Мәгариф» журналының 2014 ел, 11нче санында Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, педагогика фәннәре докторы А.Кондаковның редакция хәбәрчесе белән булган әңгәмәсен укыгач язарга алынган идем. Галим әлеге әңгәмәсендә: «…были  созданы новые матрицы – таблицы опросов населения. Мы неожиданно для себя выяснили, что общество и государство, семья не очень-то заинтересованы в том, знает ли ребенок бином Ньютона или не знает. Их гораздо больше волнует, является ли ребенок личностью, уважает ли старших и заботится ли о младших, умеет ли он коммуницировать в коллективе, умеет ли избегать конфликты, и т.д. И в результате, кстати говоря, с помощью коллег из Татарстана в 2007 году появилась Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина России, которая позволила нам впервые взглянуть на воспитание как на важнейшую составляющую процесса образования, заставила признать, что на самом деле главная задача образовательного процесса – это духовно-нравственное воспитание, воспитание личности», – дип белдерә. Бу сүзләр һәр татар кешесенең күңеленә хуш килгәндер. Ниһаять, безнең борынгы бабаларыбызның күп гасырлар буе чаң суккан  фикере халык аңына килеп җитте, галимнәр колагына керде. Борынгы төрки шагыйребез Йосыф Баласагуни  ун гасыр элек язылган «Котадгу белег» [“Чын мирас”. – 2013. – №11] әсәрендә юкка гына:

         «Белем һәм акыл ул – антлы дустыңдыр,

         Ул миһербанлы кардәшең булыр.

         Тик акыл һәм белем булсын тиң-таман.

         Акылың булмаса, белемең дошман», – дип язмагандыр.

Бу концепция,  алтын хакыйкать булып, бөекләре тарафыннан XX гасыр башларына кадәр татар халкы күңеленә сеңдерелеп килә. Халкыбызның бөек мәгърифәтчесе Р.Фәхреддин 1908 елда басылган «Укыту кагыйдәләре» хезмәтендә, яшь буынны югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләүгә ирешү өчен, укытучылар алдына 13 вазифа куя. Шулар арасыннан яхшы холыклы булырга өйрәтүгә һәм аңны тәрбияләүгә аерым басым ясый. «Бу гамәлләр кешегә сулый торган һава кебек кирәк, чөнки аңны тәрбияләү нәтиҗәсендә генә мәдәният тә, гыйлем дә үсә ала, кешеләрнең холык-фигыльләре гүзәлләнә, тормыш-көнкүреше яхшыра», – дип яза ул. Яхшы холыкның белемгә караганда да әһәмиятлерәк булуын күренекле язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» әсәре герое Солтан авызыннан да ишетәбез: «Мондый укымышлы ирләрнең безгә файдасы, бәлки зурдыр, ләкин боларның меңе авыр көрәш көннәрендә бер Гыйлаҗиның, бер Шаһбазның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйлар бит. Фазыйл, бәлки, яхшы да булыр, әмма Гыйлаҗилар, Шаһбазлар бөтенләй башка егетләр алар». Бу юлларда автор Солтан исеменнән, башта Колчак ягында сугышып, соңыннан Совет власте ягына чыккан, ярәшкән кызыннан качып китеп, еллар узгач, шул ук кызның кулын сорап кайткан, төпле фикерсез, ләкин укымышлы авылдашын тәнкыйтьли, ягъни, белем яхшы гамәлләр, яхшы холык белән тулыландырылганда гына файдалы. Бу – белем бирүнең яхшы гадәтләр өйрәтү белән янәшә барыга тиешлегенә тагын бер раслау.

 Дәүләтебез дә, бүгенге тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, толерантлык, хезмәттәшлек, әхлаклылык кебек сыйфатлар бик нык таләп ителгән шартларда, мәгариф системасы каршына белемле, милли һәм чит милләтләр мәдәниятен яхшы белүче, хөрмәт итүче, конкурентлыкка һәм хезмәттәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүне куя. Әлеге максатка ирешүнең юллары нинди, киләчәк буыннарга дөрес тәрбия бирү өчен кемнәргә, нәрсәләргә таянырга?

Мин, тел һәм әдәбият укытучысы буларак, әлбәттә: «Шәхесләребезгә, милли-мәдәни кыйммәтләребезгә, күп гасырлык әдәбиятыбызга», – дип җавап бирәм. Мәгълүмати технологияләр турында күпме генә горурланып сөйләсәк тә, китап укымаган бала күңелендә әхлак та, мәрхәмәт тә була алмый. Әдәбиятыбызның, бигрәк тә классик әдәбиятның, кайсы гына әсәрен алып карасак та,  алар – бөек тәрбия чарасы булырлык әсәрләр.

Әлеге тема турында уйлап йөргәндә, танылган язучыбыз Х.Сарьянның уены-чынын бергә кушып әйткән: «Галимҗан Ибраһимовны узып китәргә була ул, ләкин, башта аны куып җитәргә кирәк», – дигән сүзләрен истә тоткан хәлдә, күңелемдә туган сорауларга җавап эзләп, бөек әдибебез Г.Ибраһимовның «Сайланма әсәрләр»ен (ТаРИХ, 2002) кабат укып чыктым, яшүсмер елларымнан бирле күңелемдә йөрүче Солтан, Шаһбаз, Закир, Фәхриләр тормышы белән «яшәп алдым», әлеге иҗатның бөеклегенә тагын бер кат хәйран калдым. Бер гасыр элек язылган әлеге әсәрләр безнең өчен дә, безнең балаларыбыз өчен дә, тормыш дәреслеге икән бит, күпме генә «заманалар үзгәрде, балалар башка төрле», дип сөйләргә  яратсак та, үзебез дә, яшь буыныбыз да нәкъ әлеге геройлар кебек үк уйлый, шаяра, көрәшә икән, нәкъ алар кебек үк төрле икән бит без. Язучы, үзләрен бер гасыр эчендә бик нык алга киткән, дип санаучы бүгенге буынга да тәэсир итәрлек итеп, аларны да дөрес яшәргә өйрәтерлек фикерләр әйтеп калдырган икән бит. Язучы Чыңгыз Айтматов язганча, «Галимҗан Ибраһимовтан җитди тормышны җитди өйрәнергә мөмкин», чөнки язучыларыбыздан классигыбыз үзе таләп иткәнчә: «тормышны күрсәтеп кенә калмый, шул тормышның рухын, җанын ача». [Г.Ибраһимов. Сайланма әсәрләр, 2002].

Социаль катламнарга аерылган бүгенге тормышта балага тормышта дөрес юл сайлау, үз урынын табу бик авыр. Адәм баласы нинди катламнан чыгуына карамастан, тәрбиялелек,тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык кебек сыйфатларга ия булса гына, бәхетле тормыш кора ала. Галимҗан Ибраһимов әсәрләре әнә шул хакта сөйли. Тормышта иң кирәкле көч – спорт залларында ныгытылган физик көч түгел, ә күңелеңдә булган ихтыяр көче. Мин бу турыда һәр дәрестә балаларның исенә төшерергә тырышам, әсәр геройларын мисал итеп күрсәтәм. Бу фикер «Уты сүнгән җәһәннәм» хикәясендәге Садыйк һәм Гыйльман Каһиров образлары аша бик үтемле бирелә. Садыйк укучыларны үзенең сабакташы белән «Мин мәдрәсәдә чагымда….байларча гына яши идем… Мин, әлбәттә, үзем самавыр куеп, пешеренеп йөрмәдем. Минем мондый эшләремне ярлы ятим шәкерт үти, ул бичара акча алмый, тик тамак ялына эшли иде. Бу шәкертнең йөзе күңелсез, өсте-башы һәрвакыт ертык һәм керле булганга, сабакка да чамалы күренгәнгә, аны бер дә санга сукмыйлар иде, аның урыны мич буеннан күчмәде… Аны һәммәсе кимсетәләр, исеме белән дәшмичә, башы зурлыктан «тубал» дип кенә йөртәләр иде», дип таныштыра. Шушы герой, еллар узгач, дини белем өстенә дөньяви белем алып, европача киенеп, яңа тарантаска утырып, алтын күзлекләр киеп, авыл мулласы Садыйкның хәлен белергә килә, һәм тормышыннан канәгать булып, тыныч кына яшәп яткан мулланың тынычлыгын ала, чөнки «ул ерак, югары һәм алга омтыла, хәяттән алуы мөмкин булган насыйбына ирешергә үкереп бара…». Авырлыклардан сынмыйча, үзалдыңа максат куеп, алга барырга өйрәтүче нинди үтемле әсәр, сыйныф сәгате өчен бик актуаль тема.

«Кызыл чәчәкләр»дәге тормыш төбеннән күтәрелгән Солтан һәм заманының «алтын» баласы Галинең язмышларын чагыштырып та, бик файдалы бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе үткәрергә була (бу әсәр программада каралмаган). Солтан, әти-әнисен чүплек башыннан күчерү максаты куеп, эш эзләп чыгып китә, ихтыяр көче, тырышлыгы ярдәмендә генә, карта уеннарыннан, эчкечелектән, бозык хатыннардан сакланып, әнисенең хәер-догасы ярдәмендә, хезмәттәшләреннән аермалы буларак, өй салырлык акча җыеп кайта ала. Бу турыда язылган өзекне үземә дә максатка ирешү үрнәге буларак кабул итәм, балаларга да тәкъдим итәм. Әсәр язылганга бер гасыр узса да, тормыш шартлары әллә-ни үзгәрмәгән бит, акча эшләү бүген дә бик авыр, эшләгән акчаны ярамаган эшләргә сарыф итми саклый белү тагын да авыррак.

Заманыбызның «алтын яшьләре»н хәтерләтүче, әтисенең байлыгына типтереп яшәп, төрле чирләр ияртеп, Германияләрдә дәваланып, акча түләп сугышлардан качып исән кала алса да ,үз-үзеннән кача алмаган , күңел тынычлыгын югалтып, үз-үзенә кул салган Галинең язмышы шулай ук бик гыйбрәтле. Бу язмыш аша балалар күңеленә әти байлыгы белән генә ерак китеп булмавын, акчага акылны да, яхшы холыкны да сатып алып булмавын төшендерәсе иде.

VII сыйныфта өйрәнелә торган «Алмачуар» әсәре дә бүгенге көн балалары өчен атап язылган диярсең. Без мәктәп елларында табигатьне, хайваннарны яратучы буларак өйрәнгән Закир образын балалар, Альберт Яхин өйрәткәнчә, үз-үзен генә ярата дип кабул итәләр, эгоистлык аркасында, бүләк өчен староста белән сугышыр өчен, атын туктатып «яндыруын» гафу итә алмыйлар. Бу әсәрне укып без, «үз-үзеңне генә ярату бәхетсезлеккә китерә, кешеләрне, тормышны яратып яшәргә кирәк» дигән фикергә киләбез. Иркәләп кенә бер яки ике бала үстерүче бүгенге гаиләләр өчен эгоистлык – бик актуаль мәсьәлә.

Г.Ибраһимовның кайсы гына әсәрен ачып укысаң да, бүгенге көн проблемаларына чишелеш табарга була, алар шундый җиңел укыла, һәр катлам укучыга аңлаешлы, әйтерсең, ул әсәрләр кичә генә табадан төшкән дә, аларның авторы безнең арада яши. Бу иҗат әле бик күп буыннар өчен тормыш дәреслеге, без – укытучылар өчен хезмәтебездә зур таяныч, гади галилеге белән каләмгә тартылучылар өчен үрнәк булып торыр. Туган телебездә белем бирүче мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре телне камилләштерү һәм әдәби әсәрләр белән танышу дәресе генә түгел, яшәргә өйрәнү, тормышка әзерлек дәресләре дә. Әгәр дә бу дәресләрдә без халкыбызның бөек шәхесләренә хөрмәт, милли кыйммәтләренә игътибар тәрбияли, әдәбиятыбызның асыл каһарманнарына хас булган сыйфатларны укучыларыбыз күңеленә сала алмасак, бүгенге «туган йорттан – зур дөньяга» принцибына корылган укыту-тәрбия чылбырының иң төп буыны төшеп калырга мөмкин. Укучыларның игътибарын китап укуга җәлеп иттерү өчен нинди генә алым куллансак та, үзебез совет мәктәпләрендә укыганча, эчтәлек сөйләтүме, укытучының, уңайлы вакыт табып, үзе укыган китабының эчтәлеген балаларга сөйләвеме (мәктәп бетергәнемә 25 ел булса да, татар теле һәм әдәбияты укытучым Фирдәүсә апаның Ринат Мөхәммәдиев әсәрләрен сөйләве, математика укытучым Минзилә апаның  дәрес башындамы, мәктәп бакчасында эшләгәндәме, Мәгъсүм Насыйбуллин, Рафаэль Мостафин әсәрләреннән өзекләр укулары бүген дә хәтеремдә, бу әсәрләр программада юк иде бит, димәк, укытучылар үзләре дә укыганнар, укучыларда әдәбиятка да, үзләренә дә, шул рәвешле хөрмәт уятканнар), бүгенге яңа технологияләргә корылган тирән эчтәлекле анализмы, берсе дә гаеп түгелдер.